поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.01.2013 Милләт

Корылтайдан соң уйланулар

Гомер-гомердән Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казан татарларның тарихи һәм мәдәни үзәге булып санала. Илдә, дөньяда булган төрле үзгәрешләр сәбәпле татар халкы бөтен дөньяга сибелгән. Безнең Сафаҗай авылы вәкилләрен дә тормыш төрле почмакларга сипкән – Россиянең төрле төбәкләрендә, СНГ илләрендә, чит илләрдә – кая гынамы яшәми авылдашлар. Кече ватаннан, үз илеңнән читтә яшәп, үз телеңне, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне саклап калу җиңел эш түгел. Менә шундый бөтен галәмгә чәчелгән татар халкын берләштерү максаты белән 20 ел элек Бөтендөнья татар конгрессы булдырылган да иде.

Күптән түгел Казанда аның бишенче корылтае булып үтте. Анда милләтебезнең иң күренекле вәкилләре җыелып, күп кенә катлаулы мәсьәләләрне чиштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар, эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, эшләнәселәре билгеләнде, тәкъдимнәр кертелде. Конгрессның эшен тәнкыйтьләүчеләр дә булмады түгел, бүтән регионнарда яшәүче милләттәшләребезгә игътибар, ярдәм аз дип зарланучылар булды. Конгресс тулаем 20 елда да, соңгы биш елда да бик күп эшләр башкарды – ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларын булдыру үзе нинди зур эш, аларны карап без төрле җирләрдә яшәүче татар халкының тормышы, көнкүреше белән танышабыз. Татар телендә масса-күләм информация чаралары бастырыла, сабантуйлар, төрле конкурс-фестивальләр уздырыла, борынгы Булгар реконструкцияләнде – бу эшләнгән эшләрнең күзгә күренгән бер өлеше генә, бүтән юнәлешләрдә дә Конгресс, ТРсы күп һәм нәти-җәле эшлиләр. Ә инде регионнарга килгәндә, кул кушырып ярдәм көтеп утырырга кирәкми, үзебезгә эшләргә кирәк һәм эшлибез дә. Безнең өлкәдә алты районда 34 татар авылы бар һәм бишенче корылтайга делегат итеп өлкә татарларының иң лаеклылары сайланган иде. Мин эшем буенча һәрбер татар авылында күп тапкыр булганым бар һәм соңгы ике дистә елда уңай якка үзгәрешләр күп – яңа мәчетләр төзелде, искеләре торгызылды, берсеннән-берсе матур өйләр арта бара, сабантуйлар уздырыла, татар телендә бастырылган “Туган як” газетасы һәрбер өйгә килә, тарихчылар, шагыйрьләр китапларын бастыра һәм бу эшләр барысы да диярлек хөкүмәт ярдәменнән башка, халыкның үз теләге, спонсорлар ярдәме белән эшләнә.

Делегатлар Шамил Нуриманов һәм Рамил Салихҗанов әйтүенчә, бишенче корылтай катлаулы шартларда узды – соңгы елларда татарлар саны да бераз кимеде, күп төбәкләрдә мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр ябылды, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бирелгән сәгатьләр кыскартыла. Әмма монда инде шулай ук үзебезгә тырышырга кирәк, клуб директоры җылы, уңай бинада кул кушырып утырса, андыйга Конгресс түгел, Аллаһ ярдәм итсә дә, ул, әлбәттә, ябыла, ә эшләгәне ягылмаган, бернинди уңайлыклары булмаган бинада да эшли һәм ул мәдәният учагы гөрли.

Авылда бер дистә бала калып, мәктәп ябылса да, Конгресс аны үз исәбенә тота алмый, телне саклауда да шулай ук – балалар белән вата-сындыра русча сөйләшсәк, тел югалыр. Менә шуларны барысын да искә алып, үзебез тик ятмыйк, урыннарда, ә иң мөһиме – гаиләдә милли мәсьәләләргә, милли тәрбиягә игътибарны арт-тырыйк.

Корылтайга килгәндә, анда яңгыраган тәкъдимнәрдән безнең делегация, тулаем Конгресс латин алфавитына күчүгә, Татарстанның Россиядән аерылып, аерым ил булуына һ.б. каршы килделәр һәм бу дөрес тә, чөнки Россия составында булып, татарларның үзләренең тырышлыгы белән генә барлык кыйммәтләрне саклап кала алабыз.

Ахырда үзем яшәгән Пильна районы татар авыллары турында да бераз әйтеп үтәсем килә. Соңгы 20 елда Петрякста ике, Иске һәм Яңа Мочалида өч, Сафаҗайда биш мәчет төзелде һәм торгызылды. Безнең Сафаҗайда һәр мәчет актив эш алып бара, милли бәйрәмебез сабан туе уздырыла, җәен укучылар өчен ислам лагере эшли, төрле дини, мәдәни, спорт чаралары уздырыла. Соңгы корылтайда чыгышлары белән Сафаҗайдан булган өч делегатның катнашуы да очраклылык түгелдер. Алар Киров исемендәге җирле СПК җитәкчесе Шәмил Нуриманов, ВТБ банкының Германиядәге бүлеге вәкиле Бари Дианов һәм Финляндия мөселманнарының имамы Рамил Беляев. Пленар утырышта Рамил хәзрәт БТК исеменнән “За укрепление нации” медале белән бүләкләнде. “Бу югары бүләкнең дәрәҗәсен мин туган илләреннән читтә яшәп милләт өчен хезмәт итүче барча ватандашларым белән бүлешәм”, - диде Рамил хәзрәт.

Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез динне, телне, мәдәниятне, милли көнкүрешне гасырлар буе саклап, буыннан буынга тапшыра киләләр. Барыбыз да шул юлдан барганда, татар яшәр әле, ә Конгресс безне берләштерүче үзәк булып торыр.

Фәрит БЕЛЯЕВ,
Түбән Новгород өлкәсе татарлары тарихының региональ музее директоры.



 


Фәрит БЕЛЯЕВ
Туган як
№ 3 | 25.01.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»