поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.01.2013 Мәдәният

Ренат Еникиев: Тукай хыялы тормышка ашармы?..

Арабызда гаҗәеп талантлы кешеләр яши. Кайчагында без аларга игътибар да биреп бетермибез. Башкарган хезмәтләре илне данларлык һәм тарих битләрендә калырлык булса да, алар үзләрен бик тыйнак тота, Аллаһы биргән сәләтләрен бары тик уңай максатларда гына куллана. Татарстан музыкасы сәнгатендә дә андый шәхесләребез аз түгел.

Академик сәнгать белән дөньяда нибары 5 процент халык кына кызыксына дигән караш яши. Бәлкем чыннан да шулайдыр ул, чөнки катлаулы сюжетка, тирән образларга корылган сәнгатьне теләсә кем аңлап та бетерми. Ә аңламагач, ул аңа кызыклы да түгел. Татарстанның җитди музыка сәнгатендә үз сүзен әйткән, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаровтан фатиха алган, аларның традидияләрен дәвам итүче композитор һәм пианист Ренат Еникиев гомере буе академик музыка иҗат итә.

Ул 1952-1956 елларда Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. Биредә Юрий Виноградов җитәкчелегендә композиция буенча даими дәресләр ала башлый. 1956-1961 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор Альберт Леманның композиция классында белемен тирәнәйтә.

Олуг юбилее алдыннан Intertat.ru газетасы Ренат агага берничә сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Ренат абый, юбилейларга карашыгыз нинди?

- Юбилейлар уздыру бик зур кешеләргә генә тиешле дип саныйм. Заманында Шәриф Камалга эшләгәннәрен хәтерлим. Язучыларга уза торган иде. Шунысын әйтә алам, кешенең бөеклеген вакыт кына билгели.

- Хәзерге татар академик музыка сәнгатенең торышын ничек бәялисез?

- Үз заманында Тукай, яшь Сәйдәшнең рояль уйнаганын тыңлагач: “Килер бер көн, үзебезнең Чайковскийларыбыз булыр!” - дигән. Бу сүзе белән ул татарның академик музыкасы туып килүен белдергән. Шәхсән үзем гомерем буе Мансур Мозаффаров иҗатына сокландым. Аның кебек иҗат иткән композиторны мин әле белмим. Мансур абыйның әсәрләрен уйнадым. Килешмәгән якларын да үзенә әйткән чакларым булгалады. Минем тәкъдимнәрне һич тә кире какмады. Миңа ышана иде ул, һәм аның күп сөйләшә торган гадәте дә юк иде. “Син киләчәктә үз күңелеңә ничек килә, шулай эшлә!” - ди торган иде (янәсе аның әсәрләрен мин формасыннан чыкмый гына үзгәртә алам). Безнең татар арасында әсәрләре бөтен дөньяга таралган композитор бар дип әйтә алмыйм. Бездә, әлбәттә, әйтәләр: теге илдә моны уйнадык, монысында бу композиторны башкардык, дип. Әлбәттә, үзебезнекеләр татар композиторларын уйнап кайта торганнардыр, ә бит чит илләр үзләре татарныкын уйнамый! Безнең операларны кайсы ил театрының куйганы бар икән? Тукайның хыялы кайчан тормышка ашар, анысы билгесез әле…

- Ренат абый, киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан “Ариетта”ның язылу тарихын сөйләп үтегез әле.

- Күпләр аны хатын-кызга багышлана дип уйлый инде, мин моны беләм, үземә дә шулай килеп әйтәләр. Заманында дустым Шамил Монасыйпов тәкъдиме белән язылган әсәр ул. Скрипка өчен балалар башкарырдай җитез, моңлы әсәр яз әле дигәч, алынган идем. Чыннан да, ул хатын-кызга багышлана, кемгә икәнен, исемен әйтмим. Җиңелчә уйнар өчен дип языла башлаган музыкаль пьеса чынлыкта җитдирәк образлы килеп чыкты. Аннан соң популярлашып китте, төрле музыкантлар үз репертуарына алдылар. Әйтик, Шамил Монасыйповның кыллы квартеты, “Рух” скрипкачылар ансамбле, хәттә КФУның татар халык хоры да башкара. Әле аны интернетка да элгәннәр икән. Анда да үз тыңлаучысын тапкан дип әйтәләр.

Ренат Еникиевның иҗатына киңрәк күз ташласаң, анда инструменталь һәм вокаль әсәрләр, балалар музыкасы төп урынны биләгәнен күрербез. “Муса Җәлил истәлегенә вокаль-симфоник поэма”; “Фортепиано һәм оркестр өчен концерт”; Виолончель һәм оркестр өчен триптих, Габдулла Тукай шигырьләре буенча тавыш һәм оркестр өчен “Дошманнар”, “Рапсодия”, симфоник оркестр өчен “Крылов буенча дүрт мәсәл” дә мәгълүм әсәрләр. Композитор шулай ук популяр җырлар, романслар авторы да. Аның кайбер әсәрләре “Татарстан музыкасы җәүһәрләре” проекты уңаеннан Германия оркестрлары тарафынан да яңгыратылганы мәгълүм.

Татарстан музыка сәнгатендә аның иҗаты киң, үзгә урын биләп тора. Төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләре музыкантлар тарафыннан гел уйнала.Татар музыкасында яңа жанр – авторлаштырылган транскрипция - Ренат Еникиевның иҗади ачышларының берсе булып тора, ди музыка белгечләре. Әйтик, “Сәйдашстан” китабына кергән 20 пьесаны – Салих Сәйдәшевнең халык арасында киң танылган көйләрен үз эченә ала. Алар фортепиано өчен эшкәртелеп тәкъдим ителә. Транскрипцияләр авторы Еникиев беренчел чыганакның көй төзелешен саклаган хәлдә, яңа гармония, фактура һ.б. музыкаль алымнарны иҗади уңышлы кулланып, заманча яңгырашлы инструменталь форма тудыруга ирешкән.

Сәнгать белгечләре раслаганча, Ренат Еникиев татар камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш керткән. Фортепиано музыкасы өлкәсендә дә уңышлы хезмәтләре белән сөендерде ул.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге иясе, танылган композитор, пианист Ренат Еникиевка быел җитмеш биш яшь тула. Әлеге уңайдан 30 гыйнварьда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында симфонияләр остасы хөрмәтенә симфоник музыка кичәсе оештырылачак.

Юбилейга багышланган концерт программасында композиторның төрле елларда язылган әсәрләре яңгыраячак. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестрына кушылып Рөстәм Маликов (вокал), Лариса Маслова (виолончель), Шамиль Монасыпов (скрипка), Марат Сираҗетдинов (фортепиано) чыгыш ясаячак.


 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 28.01.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»