поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
26.01.2013 Шоу-бизнес

Илсур Мортаза: «Җитешсезлекләрне сәхнәдә сөйлисе килми» (ИНТЕРВЬЮ)

Соңгы вакытларда юмор остасы Илсур МОРТАЗИН тамашачыны юксындыра башлады. Ни дисәң дә, җор телле, теләсә кемне елмайта ала торган сәхнә кешесен халык ярата шул. Аның кайларда йөрүе, ниләр белән шөгыльләнүе хакында Илсур Мортазинның үзе белән сөйләштек.

– Илсур, Казан сәхнәләрендә озаграк күренми тордың шикелле. Аның сәбәпләре бармы? Бөтенләй сәхнәдән китмәгәнсеңдер бит.

– Соңгы елларда без хатыным Мәүлидә белән Зөлфия һәм Мөхтәр Минһаҗевлар төркемендә эшлибез. Күбрәк авылларда йөрергә туры килә. Мәскәүгә һәм Нижгар якларына туйларга еш чакыралар. Февральдә Казанда чыгыш ясарга әзерләнәбез.

– Бүген халыкны билет сатып кына концертларга тартып буламы соң?

– Авыл җирләрендә кеше хәзер начар яшәми, әмма барыбер мескенләнергә ярата. Бер-берсе белән аралашмыйлар. Халыкта сәнгать чаткысы сүнде. Байлары, үзләрен күрсәтү өчен, концертны Казанга килеп карый. Әле дә ярый шул өлкәннәребез бар. Сирәк кенә булса да, яшьләр кызыксына. Безгә генә түгел, популяр артистларның концертына да шулай аз йөриләр. Шуңа күрә җир җимертеп эшләргә күңел бармый. Мин болай да төшенкелеккә бирелә торган кеше.

– Ә читтә ничек кабул итәләр?

– Мәсәлән, Пензадагы авылларда хәзерге татар җырчыларын бөтенләй белмәүләре безне гаҗәпләндерде. Алар бары тик өлкән җырчыларны гына таный. Әллә башкалары белән халык үзе кызыксынмый, әллә җырчыларыбыз анда барып җитмәгән.

– Илсур, син сәхнәдә күбрәк юмор сөйлисең. Аларны үзең дә язасың. Бу язучы булмаганнанмы, әллә күңелгә ятышлысы табылмагангамы?

– Шаян хикәяләр бар бездә. Әмма аларны сәхнәгә яраклаштырып язучы сирәк. Бездә бит рус эстрадасындагы кебек түгел. Чәйнәп каптырмасаң, йота белмиләр. Тормыштагы җитешсезлекләрне күп күрсәк тә, аларның бөтенесен дә сәхнәдән сөйләп булмый, чөнки халык ул проблемалардан болай да туйган. Тамашачы концертка күңел ачарга килә.

– Сәхнәдә беренчеләрдән булып рус җырларына охшатып язылган көйләрне дә син күрсәтеп бирдең. Үзешчән композиторлар колак салдымы ул тәнкыйтькә?

– Юк, бүген ул көйләрне аерып ала торган түгел. Татар көе бик аз хәзер. Безнең тәнкыйтькә игътибар да итми, ишетми дә ул көй язучылар.

– Синең хатының Мәүлидә дә көйләр яза. Аларны кемнәр башкара?

– Безнең уртак иҗат җимешләре дә бар. Концертларда аларны бергәләп башкарабыз. Тиздән җыр дискыбыз дөнья күрергә тиеш. Әгәр җырларын башка җырчылар ошата икән, Мәүлидә аларны бүләк итеп бирә. Башкалар җырласа, безнең өчен сөенеч кенә. Шушы арада Бәширә Насыйрова берничә җырын сорап алды. Әле күптән түгел Нижгар өлкәсендәге бер авылга багышлап җыр яздырганнар иде. Бик матур килеп чыккан, диделәр. Без мишәр булсак та, үткенлек тә, әрсезлек тә юк. Сәхнә кешесе өчен алар бик кирәк сыйфатлар югыйсә.

– Илсур, әгәр абыең Фирзәр үзеңне сәхнәгә тартмаган булса, бүген үзең нәрсә белән шөгыльләнер идең?

– Мин бит, Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлап, рәссам булырга хыялланып йөргән кеше.

– Бүген ул һөнәреңнән файдаланырга туры киләме?

– Әле күптән түгел аш бүлмәсенә ремонт ясыйсы иттек. Шуңа күпме акча китәсен белү өчен Мәүлидә осталар чакыртып китергән дә, тегеләр утыз мең сумга төшәчәген әйткәннәр. Шуны ишеткәч, үзем дә өнсез калдым. Шуннан соң, тукта әле, алар кебек мин дә булдыра алам бит, дип эшкә тотындым. Дизайнын да үзем ясадым. Әйбәт кенә килеп чыкты үзе. Килгән кеше бик ошатып китә.

– Үзеңә заказ бирүчеләр юкмы соң әле?

– Бирсәләр дә, куркып тормыйм инде хәзер. Баштагысы уңышлы килеп чыкса, эшлисе генә килә бит ул.

– Сезнең улыгыз Робертның да талант иясе икәнен беләбез. Бүген ул ниләр белән шөгыльләнә?

– Без Робертка, сәнгатьтән туеп читләшмәсме дип, уналты яшендә үк музыка җиһазлары алып биргән идек, ә ул, киресенчә, тартыла башлады. Үзе көйләр яза, татар, рус, инглиз телләрендә җырлый, аранжировка да ясый. Раяз Фасыйхов белән аралашып киткәннән соң татар җырларына мәхәббәте уянды аның. Музыка мәктәбендә укыган җиреннән, миңа анда кирәк нәрсә юк, дип ташлаган иде югыйсә. Роберт үзебез белән гастрольләргә йөри. Аның тавышы үзенчәлекле. Тамашачы килеп: «Улыгыз үзегездән уздыра», – дисә, сөенәбез генә. Ул ди-джей булып та эшли. Бүгенге көндә технология университетында укый. Факультетның мәдәни чараларын оештыручы. Университетта уен кораллары ансамбле оештырды. Үзе гитарада уйный. Аларны Универсиадада чыгыш ясау өчен сайлап алганнар. Роберт студентлар арасында узган конкурста узган ел беренче урынны яулады. Апрель аенда ул Сочига волонтер булып барачак. Әнә шулай улыбызның уңышларына сөенеп яшибез.
 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы