Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

26.01.2013 Җәмгыять

Авырткан башка тимер тарак, яки Терминал дигән терминатор

Ни пычагыма кирәк булды икән хөкүмәткә коммуналь түләүләрне электронлаштыру? Кемгә файдалы икән ул яңалык? И-и, элек тәмле йокылар йоклый идем. Айның урталары җитәрәк соңгы елда манма тиргә батып уянам: бүген акча түлисе көн!

Акча чыгудан түгел, түли алмый интегүдән стресска юлыгырсың!!! Чөнки терминал дигән терминатор уйлап таптылар. Мисал өчен: без яши торган Айдаров урамында Россия саклык банкының бердәнбер филиалы бар. Анда да гел чират булгач, Мәскәү базарына барып түләштергәләдем. Инде Айдаров урамындагысын бөтенләй бикләп куйдылар. Почтада түләр идең, процент алалар. Халыкта бит “әндри казнасы” юк. Әле җитмәсә, пенсия биргән көннәргә туры килү сәбәпле, почта лаеклы ялдагылар белән мыжгып тора. Чиратсыз кергәнеңне сизсәләр, әби-бабайлар, Сталинны искә ала-ала, сине туфрак белән бергә чәйнәп төкерергә мөмкиннәр.

Мескен халык (бигрәк тә эш кешесе) кая барырга тиеш икән соң? Элек җайлы иде, тере кешегә – кассир янына килеп акчаңны түләп сдача ала идең. Хәзер “түгәрәкләү” гамәлен искә төшердек. Мәсәлән, газ өчен 303 сум килде ди. Терминалга 310 сум итеп түгәрәкләргә кирәк. 300 генә түләр идең – куркыта, чөнки икенче айга сиңа пинә язарга мөмкиннәр. Яисә, өй телефоны өчен 917 сум килгән дип алыйк. 920 сумга кадәр түгәрәкләр идең – унлыклар юк! Бөтен кибетләрне урап ай башыннан ук йөзлек, иллелек, унлыклар туплый башлыйм – күзгә кырып салырлык бер кәгазь унлык табышлы түгел. Хет ятып ела... 950 тәңкә итеп түлисе килми. (Эшләп тапкан хәләл акча бик кадерле була). Бөтен кибетләргә хәзер тимер унлык тутырдылар. Ә тимерне бит, гафу итегез, терминал кабул итми. Шушы хәлләрне уйлап карагач, безнең дәүләт әллә юри халыкка мәшәкать чыгару өчен бу адымнарны тормышка ашыра микән дигән көфер уйлар башка килә. Алла сакласын!

Без бәяләр артуга, коммуналь чыгымнарның күтәрелә баруына күнектек. Шулар өчен түләүне дә катлауландырмасыннар иде инде. Пәйгамбәребез дә авырайтмагыз, җиңеләйтегез, дигән. Чиратта 80 яшьлек әбиләр иза чигә. Кассадан киңәш биреп тору өчен куелган кызлар да кайчак аңлатып-булышып җитешә алмый, һәркемнең үз эше җитәрлек бит. Шундый кызларның берсенә ачу килгән чакта:

– Ник кенә бу геморройны уйлап чыгардыгыз соң? – дидем.

– Өйрәнергә кирәк, апа, урамда ХХI гасыр! Рәсәй Президентының боерыгы шундый, – ди.

– Әбиләрне интектерәсез бит...

– О-о-о! Ул әбиеңнәр Сездән кәттәрәк эш итәләр электрон ысул мәсьәләсендә, артларыннан җитешеп булмый...

Юк, килешмим. Элек барыбер җиңел иде. Хәзер проблема өстенә проблема: акча вакларга (таба алсаң), эшли торган терминал эзләргә һәм, кертә алсаң, акчаңны кертергә. 4-5 төрле түләүне аңышып башкарганчы 5-10 минут үтә, арттагы кешеләр кыбырсый, сине әкрен уйлауда, тормозлыкта гаепли башлый. Ә еш кына тоткарлык ясаучы – компьютер-терминал булып чыга. Элек бер сәгатьтә хәл итә торган түләүләр буенча бүген бер атна йөрергә кирәк! Ә вакыт бит ул үзе дә акча, җәмәгать!

Архивларны да электронлаштыру турында сүз бара. Әгәр шулай була калса, бөтен тарихи мирас юкка чыгарга ихтимал. Кәгазьдәге тарихи информация, барыбер, ышанычлырак. Ә монда бер вирус керде исә, “Хуш, авылым!” Галәмнән ниндидер электр-магнит дулкыннары җиргә килеп афәт чыгару мөмкинлеге турында да фикер йөри. Әгәр рас килсә, бөтен электрон система, энергетика гамәлдән чыга дигән сүз бу. Исән кала алган бәндәләр урамда казан асып аш пешерә торганга әйләнә. Бер Аллакаем саклый күрсен, шул хәл килеп чыкса, коммуналь түләүләрнең дә хаҗәте калмаячак.

Минем сүзем шул: йә кәгазь унлыкларны кайтарыгыз, йә долой терминалыгызны! 

Гөлҗиһан ГАЛЛӘМОВА
Интертат.ру
№ | 26.01.2013
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (827061) / 27.01.2013 19:33:19

Шул инде безнең халык! Шуннан соң безнең ил артта калган, чит илдә фәлән-фәлән дип зарлана.
Халык гади бер терминаллар белән кулланырга өйрәнмәгәндә, нинди илнең алга китеше булсын ди?
Гөлҗиһан ханым, 917 сум түләргә кирәк икән, курыкмый 950 сум салыгыз. 33 сум акчага перерасчет белән киләчәк киләсе айдагы квитанция.
Ә банк карталары белән кулланы тагын да уңайлырак. Өйдән дә чыкмый бар нәрсәне интернет аша түләп ала.
Заманадан артта калмагыз, җәмәгать!

№14 (827051) / 27.01.2013 18:00:45

гумер буе Россия буйлап йөрим дальнякта,бик җайлы. зарплатаны да шуда күчеләләр. бер авырлыгы юк.
мин бүген как стеклошко,иртәгә рейска.

№13 (827039) / 27.01.2013 14:21:08

Бердәм социаль картаны мин дә алырга мәҗбүр булдым, чөнки шунсыз автобуста йөрергә мөмкин булмаячак,ул проездной урынына булачак икән.Аена 400 сум түлисең дә күпме йөрсәң дә була.Бакчага көн саен барып кайту 30 сумга төшә,күрше шәһәргә дә барырга була.Бездә кайбер магазиннарда карта белән акча алалар да ул,мин әле батырчылык итмим.

№12 (827006) / 27.01.2013 09:38:38

На чеку булыгыз дип инде, кесәдә наличный булса да, шулай ук, даже тизрәк тә урларга мөмкиннәр. Иркә №10 очрагында, карточка булу файдага да булган әле, блокировать итеп өлгергән. Наличныйын чәлгән булсалар, амин тотасы гына калган булыр иде. Мансур. Оренбур., син башка карточка турында язасың. Бик рәхәт карточка булачак инде ул "бердәм социаль карточка". Хокук бозарга җыенмасаң, гадәти тормыш белән яшәүчегә, бармы да юкмы ул, жуликлар сөйли торган "кеше хокукларын бозуга китерә" дию. Бер рәхәтнең бер михнәте була инде аның. Аннан, жуликларга авырлык китерсә дә, сине жуликлар кыерсыта калганда, ярдәм тизрәк килү өчен ярдәм дә итәргә мөмкин әле ул, "бердәм социаль карточка".

№11 (826998) / 26.01.2013 23:59:15

Бер генә нужадан коткары кәртечке дигәннәре.
Зряплата көнне касса төбендә чират торудан.

Калган очраклар..
Берсендә запрос ясадым билгеле суммага. Чекны бирде мин сораган сумманы,ә тишектән ярты сумма чыкты. Калганы шиш!
Шалтырату,үзәк банкка барып заявление язу.. Бер атна тикшерделәр чуттагы акчамны.
Ә беркөнне картагыз заблокирована дигән СМС алдым. Ярый әле әйтмәдем теге 4 цифрны
Берәү дә гаепле булмый, если чту

№10 (826997) / 26.01.2013 23:52:31

Тик сак булыгыз. Бик күптән түгел әле. Болай үзен бик акыллы санап йөрүче хатын. Телефоннан шалтыратып, сезнең карта заблокирована, хәзер деблокировать итәбез дип одноразовый кодлар сораганнар. әйткән монысы. Очкан бөтен акчасы. Мәйтәм, как ты могла??? Югыйсә, үзем блокировать иткән карта артыннан йөргән җәфаларны сөйләгән идем.

Стоматолог кабинетында бер сәгать экзекуция узып чыктым. Карта белән түләдем. Мин договорга кул куйган арада бер егет картамны урлап өлгергән. Мин аптыраган идем, ник бу миңа якыная соң һаман дип.Киеннеп беткәч, аңга килдем, картамны сумкага тыкмадым түгелме соң мин дип. Эзлим юк. Регистратурадагы кызлар блокировать итәргә ярдәм итте.Тиз искә төшкәч, кчасын алып өлгәрмәделәр.Яңага алыштыру өчен бер ай йөрдем.3-4 тапкыр банкка барырга туры килде. Югыйсә барысын сөйләгән идем аңа.

Чынлап та, бер караганда рәхәт. сдача белән азапланасы юк.әмма на чеку булырга кирәк.

№9 (826996) / 26.01.2013 23:50:09

пинсиәнир,яшьләрдә корсак кайгысы гына түгел бит,башка хәсрәтләре дә бар.Ярый ла синең җырың җырланган!
Пука!

№8 (826995) / 26.01.2013 23:47:53

Нигә! Бөтен планета буенча без алда атлыйбыз! Әллә начармы?

№7 (826994) / 26.01.2013 23:44:41

Электронлаштыру - кешене чиплауның, тотал контрол астына кертүнең бер этабы. Тик бар планетаны чиплаштыру нишләп Рәсәй халкында сынау үтә соң ул, ә Рәсәйдә - иң алда Татарстагнда, татарларда.
Татарлар сынау тычканнары мәллә?

№6 (826992) / 26.01.2013 23:39:24

пенсә сбирбанк кәртечкәсенә килә. камунал услугаларны шул кәртечке белә түлим. тиене тиенгә. шулкәдәр рәхәт. рәхәт дисәм дә шул учырт дигәннәре бар инде ул рәсәйдә. мәңге бетмәс ул учырт!
сөткә,ипигә - прадуктларга учырт торып өйрәнелгән. әгәр учырт булмаса,сагындыра башлый. хәзерге яшләр бигрәк инде... ул безнең аракыга учырт тырганнарны искә төшерсәңң....

күңелсез ул учыртсыз яшәүе.

кәртечкәнең тагы шул уңай ягы бар,бетен рәсәйдә %сыз акча алырга була. балаларга кунакк барсам,(җәһәннәм асты 2500км)пенсәне кетеп өйдә утрасы җук,киләсе кенне шул шәһәрдә бакаматтан алам.

әй җәмәгәт,яхшы заманалар килде бу яшләргә. безнең яшлек кенә...


җууук зарланмыйм,ярый әле картлыгыбыз рәхәттә, Аллага шөкер дим.
ачлыкны белмәсәк,бу рәхәт тук тормышның кадерен белмәсиек...
пука.

№5 (826990) / 26.01.2013 23:36:57

Мансур. Оренбур.,

чынлыкта син под под колпаком икәнне аңлата инде.
Лбюое твое телодвижение можно вычислить. Телефонның батареен отключать итеп булса, моны отключать итеп тә булмаячак.

№4 (826987) / 26.01.2013 23:30:00

Тотальный контроль, цивилизацияле юл белән килә Мансур агай.

№3 (826982) / 26.01.2013 23:15:40

gaisha, үтә продвинутая булып кыланма әле! Әнә беркөн инетта карап утырдым әле: бездә быел әлегә теләүчеләргә бирелә башланган "бердәм социаль карточка"ны күп кенә чит илләрдә кеше хокукларын бозуга китерә дип гамәлгә керттермәгәннәр. Ә мин тиле, шуны тизрәк алырга иде дә, паспорт, проездной, сберкнижка урынына бер карточка йөртергә иде дип уйлап йөри идем. Алмыйм мин аны башка бәла итеп.!Бер югалтуың үтә берәгәйле булып чыкмагае... Бердәнбер көнне ыштансыз калуың бик ихтимал.
Бездә әлегә "үзәкләштерү сәясәте" сездәгедәй үк дәрәҗәгә күтәрелмәде әле. Күбрәк кассирлар белән эш итәбез. Тик бездә дә "процесс пошёл" инде.

№2 (826973) / 26.01.2013 22:37:24

Гөлҗиһан җаным, банк карточкасы белән эшли башла, бик уңай, магазинда да, башка җирдә дә шуның белән түлим, тиеннәр санасы юк, бик уңай. Айга 2-3 мең обналичивать итәм, анысы да, базарга мазарга барганда гына кирәк. Базарларда да, күпчелек сатучыларда банк карточкасы белән түләп була хәзер.

№1 (826968) / 26.01.2013 22:23:37

Телефонга 100 сум керткәндә ярый ла,ну зуррак акчаларны терминаторга тыгасы килми шул... Нинди гарантия? Беркөн хезмәттәшнең банк карточкасын йоткан тимер аждаха!Акчасын гына бирергә оныткан.Мескен эшкә соңга калып килде.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте