25.01.2013 Милләт
“Игелекле балаларың – киләчәгең!”
Үткән елның матур бер кыш көнендә кафедра җитәкчебез конкурс хакында хәбәр итеп, мине бик каршылыклы хисләргә, уйларга салды. Бер яктан, әлбәттә, шатландым, чөнки туган телемне бик яратам, икенчедән, бераз аптырап та калдым. Самара татары түгел бит мин.
Мин - Башкортостан кызы. Әти-әнием - татарлар. Кечкенәдән әнием көйләгән бишек җырын тыңлап үскән, татарча әкиятләр укыган, мәктәп елларында Габдулла Тукай, Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнгән, бөек татар шагыйрьләренең иҗатына багышланган кичәләрдә катнашкан бәхетле татар кешеләре рәтенә үземне дә кертә алам. Алай гына да түгел, Фатих Кәримнең авылдашы да мин. Әлбәттә, туган телемне белүемә бик шатмын. Әти-әниемә миңа татар телен өйрәтүләре өчен мең рәхмәтлемен. Өйдә һәрвакыт татарча гына сөйләшәбез. Шуңа күрә татар теле минем өчен бөтен телләрдән дә якынрак. Әти-әниемнең: «Кызым!» - дип дәшүе - үзе бер бәхет! Уйларым да, иң изге теләкләрем дә, беркемгә дә әйтмәс серләрем дә күңелемдә генә калсалар да, татар телендә генә яңгырый.
Бүгенге көндә минем Самара шәһәрендә укуыма инде биш ел була. Шушы вакыт эчендә Самара миңа бик якын шәһәргә әйләнде. Уку йорты, тулай торак, яңа дуслар - барысы да Самара шәһәре белән бәйләнгән. Дусларым,танышларым арасында татар телен белеп, татарча җырлаучылар да бар. Әмма Самара урамнарына чыксаң, матур итеп татарча сөйләшүче кешеләр бик сирәк очрый. Шулар арасында да күбесе олы яшьтәге апалар һәм абыйлар. Яшьләрдән татарча сөйләшергә теләүчеләр, кызганыч ки, бик аз. Бу хәл күңелне кыра. «Самара татар яшьләре үзләренең туган телләреннән ояла микән?»- дип тә уйлап куясың.
Минем бертуган апам да биредә яши. Без аның бе¬лән очрашып сөйләшергә тотынсак, чын татар теле бәйрәме башлана, мәкальләр әйтә-әйтә, көлешә-көлешә чәй эчәбез. Дөньяда сине бала вакытыңнан алып бүгенге көнгә кадәр белгән, сине аңлаган якын кешең булуы – үзе зур бәхетләрнең берсе.
Әлбәттә, татар телен белү, һичшиксез, гаиләдән башлана. Әти-әни татарча сөйләшсә, балаларының да теле татарча ачыла. Беренче сыйныфта Азбука, Математика белән беррәттән Әлифба китабы да булса, мәктәптә беренче ятлаган шигыре:
“И туган тел, и матур тел
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син
туган тел аркылы...” - дигән сүзләрдән башланса, яшь кеше бернигә дә карамыйча татарча сөйләшәчәк, чөнки татар теле - аның әти-әнисенең теле... Әйе, бер татар телен генә өйрәнеп, еракка китмәссең, диючеләр дә байтак. Хәзерге заман яшь кешенең белеменә, һөнәри сыйфатларына, шәхси сыйфатларына бик таләпчән. Шуңа күрә бу фикерне дә күз алдыннан чыгарырга ярамый. Икенче яктан, үзенең туган телендә аралаша алмаган, бәлки, теләмәгән кешене калганнарга үрнәк итеп куярга ашыкмас идем мин...
Без интеграция һәм глобализация чорында яшибез. Җир шарында уртак законнар, уртак виза режимы, уртак аралашу теле, уртак җир кешеләрне берсе-берсенә охшауга өнди. Товар-акча мөнә¬сәбәтләре көннән-көн ныгый бара. Шул уртаклык, товар-акча мөнәсәбәтләре эчендә кешенең үз-үзен югалту куркынычы бар. Минем күп татар танышларым соңгы бөтенроссия халык исәбен алганда үзләрен урыс дип язылганнарын әйттеләр. Шулай итеп, Наилә, Миләүшәләребез Неля белән Милага әйләнделәр. Минем күзләрдә “Ни өчен татар дип язылмадыгыз”, - дигән сорауны күреп: “Хәзерге заманда бернинди аерма юк, барысы да байтак вакыт инде урыслар”, - дигән җавап яңгырады. Күңелсез хәл бу. Шулай кайбер яшьләрнең фикере буенча хәзерге заманда милләтләрнең дә гап-гади товарларныкы сыман куллану вакыты бар...
Мин урыс теленә каршы берни дә әйтергә теләмим. Тик татар кешесе үз милләтен, үз тамырларын онытмаска тиешлеген генә әйтергә телим. Башка милләтләр белән аралашканда киеренкелек тә булырга мөмкин... Кешенең табигый сыйфаты шулай корылган, күрәсең, безгә таныш булмаган телдә аралашкан кешеләр начарлык китерергә мөмкин, дип кабул ителә. Бөтен бәла тик белмәгәнлектән генә. Бәлки, бу 90нчы еллардан соңгы иммиграция белән дә бәйледер. Бик күп Урта Азия вәкилләре Россия кешеләре белән начар мөнәсәбәтләрдә яши. Шуңа күрә урыс теленнән башка телләргә дә урыс кешесенең карашлары үзгәрә. Аның белән генә чикләнеп калмый, ислам диненә дә, дөньядагы соңгы вакыйгалар белән бәйләп, дошманнарча караучылар саны арта. Ә Коръәндә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялган сүз сөйләү, кеше канын түгү, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән балалар әдәпле, сабыр, тәртипле булып үсәләр. Динле гаиләләрдә балалар әти-әниләрен хөрмәт итәләр. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дигән мәкаль бар бит татар халкында.
Кече яшьтән балага яхшы эшнең - савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә күз салыйк. Ул бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлаган. Мәгърифәтче-галим: «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», - дип язган. Шуңа күрә бала-чагага дөрес тәрбия бирү кечкенәдән башланырга тиеш.
Татар телендә сөйләшмәүнең тагын бер сәбәбе булып, милләтара никахлар тора. Без Россиядә яшибез, шуңа күрә татар белән урыс никахында балалар урысча сөйләшә, татар белән чуаш ни¬кахында да балалар урысча сөйләшә. Әлбәттә, мин урыс кешеләренә бер начар сүз дә әйтергә теләмим, һәрбер милләттә дә үзенең бөек галимнәре, язучылары, мәгърифәтчеләре бар.
Дөньядагы иң кадерле ке¬шеләрнең берсе - әнием, әйткәнчә: “Кем булуың әһәмиятле түгел, нинди кеше булуың әһәмиятле”. Мин әнием белән тулысынча килешәм. Ләкин татар культурасын, гореф-гадәтләрен, сәнгатен, татар телен белмичә, тулысынча аңлап булмый. Мәкальләрне, җырларны, такмакларны, халык иҗатын тәрҗемә итеп кенә мәгънәләрен тулысынча тыңлаучыга җиткереп булмый. Тәрҗемә иткәндә дә тыңлаучы, укучы тәрҗемә ителгән телнең тарихын, шул телдә сөйләшүче халыкның гореф-гадәтләрен белергә тиеш.
Мин инде өч ел инглиз телен кичке сәгатьләрдә уку йортында өйрәнәм. Бик күп сүзләр, җөмлә төзелешләре инглиз теленең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Төрки телләрнең дә шундый үзенчәлекләре күзәтелә.
Шуңа күрә татар сәнгатен аңлар өчен татар телен өйрәнергә кирәк. Телне белгән кешегә матур әдәбият дөньясы тулысынча ачыла. Классик музыка һәм бию яратучылар бәхәс кузгатырга да мөмкин. Әйе, классик музыканы без образлар аша аңлый алабыз. Ләкин Галимҗан Ибраһимов, Гариф Гобәй, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази кебек проза язучыларның, Фатих Кәрим, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин кебек шагыйрьләрнең ижаты тел белмәгән кеше өчен мәңгегә ачылмаячак.
Татар теленә игътибарны зурайтыр өчен, татар авылларына күбрәк игътибар итәргә кирәк, дип уйлыйм мин. Авылларда элек-электән гореф-гадәтләр сакланып калган. Авыллар күбесенчә кечкенә булган, милләтара аралашу еш таралмаган, шунлыктан тел дә сакланып калган. Моны мин туган авылым буенча да әйтә алам. Биредә бер меңнән артык кеше яши, барысы да татарлар, һәммәсе бер-берсен белә.
Туган авылыма кайткан саен Сәгыйть Рәмиевнең “Авыл” шигыре искә төшә.
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда...
Нинди тын һәм нинди буш.
Нинди иркен, нинди рәхәт.
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнең дә
Бер болытлы көн генә.
Авыллар яшәсә, гореф-гадәтләр дә сакланачак. Дини бәйрәмнәр белән беррәттән Каз өмәсе, Сабантуй бәйрәмнәре дә яшьләр арасында кызыкcыну табачак. Каз өмәсе дә шундый матур бәйрәм бит ул. Апалар, хатын-кызлар жырлый-җырлый каз мамыгын йолкалар, соңыннан чишмәгә төшеп, казларны юалар. Ә каз мамыгы гаиләдә үсеп килгән егет яки кызга бирнәгә булган бүләк булып туй вакытына кадәр сакланып кала.
Сабан туе инде бала чагымнан бирле яраткан бәйрәмем, Ат чабышларына, баганага үрмәләүләргә карап без бик тә шатлана торган идек.
Һәр кеше бу дөньяга юкка гына килми, юкка гына татар, урыс, чуаш гаиләсендә тумый. Һәрберсе кабатланмас шәхес булырга тели. Без, татар кешеләре буларак, татар булуыбызны ачык күрсәтеп, Коръән өйрәткәнчә яшәсәк, телебезне онытмыйча, матур итеп татарча сөйләшсәк, менә шунда безне үрнәккә куярлык булыр иде!
Язмамны шагыйрь Равил Фәйзуллинның шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Бу дөньяда һәркем лаек
ихтирамга,
раслый алса яшәвенең
олылыгын.
Туган халкым! Илен-телен
саклый алган,
югалмыйча кала алуың -
горурлыгым!
Матурлыкка, гаделлеккә,
тынычлыкка
хезмәт итсәң - намусың пакь,
иҗатың чын.
Туган халкым! Сынауларда
сабыр булып,
жиңүләрдә ныгаюың -
таянычым!
Йолдызларга меңгән кеше,
ялгышып та,
таптап китмәс шушы
җирнең бер чәчәген.
Туган халкым! Тарихларның
давылында
игелекле балаларың -
киләчәгең!
Алсу МУЛЛАГАЛИЕВА, “Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе”нең татар студентларына бирелүче грант бүләге иясе.