|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2013 Җәмгыять
Татарстан гимнына сүзләр табылдыТатарстан гимны озакламый сүзле булачак. 200дән артык шигырь арасыннан Рамазан Байтимеров сүзләре сайлап алынган. Дөрес, кызы Гөлшат ризалыгы белән, текстка күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхим тарафыннан әдәби төзәтмәләр кертелгән. Республика парламенты вице-спикеры Римма Ратникова әйтүенчә, гимн тексты рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Дистәләгән вариант арасыннан комиссия яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемәсен сайлап алган. 18 февраль көнне Зур концерт залында җыелып, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары гимнның әлеге вариантын тыңлаячак һәм, бәлки, раслаячак. Гимн татарча – ике һәм русча ике куплеттан торыр, дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|