Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

25.01.2013 Җәмгыять

Байлар да елый

Руслан – тормыш иптәшемнең якын дусты. Кечкенәдән үк бергә аралашып үскәннәр. Җитеш, мул тормышлы гаиләдән. Заманында әтисе шактый танылган прокурор булган, әмма шау-шулы 90 нчы елларда аны үтергәннәр. Ирен югалткач, әнисе Анна Аделевна башкага кияүгә чыкмаган, бердәнбер улын ялгызы тәрбияләгән.

Улын җил-яңгыр тидертми үстергән, югары белемен дә биргән, башкаланың иң яхшы рестораннарының берсендә купшы туй ясаган. Кыскасы, Руслан акчага кытлык кичереп үскән дип әйтеп булмый. Әмма аңа карап ул бервакытта да борын чөеп сөйләшмәс, акчаның кадерен белә торган ир-ат. Моның өстенә, җаваплы, төгәл һәм ярдәмчел кеше булуын да өстәсәң, хөрмәткә лаек сыйфатлары шактый җыела. Тормыш юлын бергә үтәргә сайлаган ачык йөзле, аралашучан сөйгән яры белән дә уртак телне тиз таптык. Әмма ни дисәң дә, безнең кебек авыл кызларыннан аерыла инде.

Руслан, дүрт бүлмәле фатирда әнисен ялгызы калдырырга теләмәде, шуңа күрә туйдан соң яшьләр бергә яши башладылар. Әдилә исемле кызлары да туды. Тик менә Анна Аделевнаның сеңлесенә уңышсыз операция ясалды һәм нәтиҗәдә аның аяклары йөрмәс булды. Хәзер ул ханым да Русланнар белән бергә яши, Анна Аделевна да вакытлыча эштән чыгарга мәҗбүр булды.

Тормыш мәшәкатьләренә чумып, дусларыбыз белән күптән очрашкан юк иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә үзләренә кунакка чакырдылар. Табын артында сөйләшеп утыргач, хуҗабикә белән чәй алып керергә дип кухняга чыктык.  

– Туйдым инде бергә яшәп, – диде Алена кинәт кенә. – Көн саен Русланга, үзебезгә фатир алыйк та аерым яшик, дип әйтәм. Мин үземне каенанага кияүгә чыккан кебек хис итәм. Руслан эштә, без Анна Аделевна белән көне буе бергә. Бер-беребездән арыганбыздадыр инде. Җитмәсә, ул салкын тидереп еш авырый. Аны да, баланы, авыру сеңлесен карау да минем җилкәгә төшә. Ипотекага басып, аны гомер буе түлисе дә килми. Әни бер айдан эшкә чыгарга тиеш тә, тик аның авыру сеңлесен кем карар икән инде?

Әллә нишләп киттем шунда. И, мәйтәм, сезгә дә акча җитмәгәч инде. Бар булганына шөкрана кылып, сабыр итәргә өйрәнсәк иде без. Ә тормышлары шөкер итмәслек түгел. Аллага шөкер, үзләре дә, балалары да сау-сәламәт. Руслан яхшы эштә эшли. Туйдан соң ук фатирларына менә дигән итеп ремонт ясадылар, бар иске җиһазлар урынына яңаларын кайтарып тутырдылар, шәп машина сатып алдылар. Алена бәби алып кайтканчы бер генә көн дә эшкә чыкмады. Аңа да карамастан, танышлары аркылы документлар ясатып, декрет акчасын бездән күбрәк алды. Хәзер дә миннән ике тапкыр артыграк пособие килеп тора. Бала өчен кирәк-яраклар да иң яхшылары гына. Шуңа дә канәгать булмасаң инде.    

Шөкер итә белү-белмәү дигәндә, күңелемдә гел бер вакыйга яңара да, ирен читенә елмаю менеп кунаклый минем. Баламны табибларга акча түләмичә генә табам, иң мөһиме Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип карар иткән идем. Аллага шөкер, тулгак ачысын кичереп, сау-сәламәт нарасыемны күкрәгемә кысып сөяргә насыйп булды. Ул вакытларда берничә хастаханәдә ремонт эшләре бару сәбәпле, 1 нче балалар тудыру йорты шыгрым тулы иде. Яңа гына бәби алып кайткан хатын-кызларның барысына да палатада урыннар җиткерә алмыйлар. Кичкә кадәр коридордагы ятакларда яткыралар да, урын бушагач, палатага күчерәләр. Минем белән дә шулай булды. Янәшәмдәге ятакка тагын бер яшь әнине китереп салдылар. «Ни пычагыма 15 мең сум акча түләдем соң мин? Шушы коридорда ятар өченме? Баланы да авырлык белән таптым. 12 сәгать чирләдем. Ятып та, басып та торып булмый  җитмәсә», – диде бу, бераз хәл җыйгач.

Кичен безне дә палатага күчерделәр. Теге коридордан соң рәхәт инде, сумкаларыбызны бушатып, хастаханә өчен кирәк-яракларны урнаштырып та куйдык. Тиздән баламны имезергә алып киләчәкләр. Ниһаять, рәхәтләнеп күзләренә бага, күкрәгемә коча алачакмын. Сүз белән аңлатып бетерә алмаслык әнә шул татлы мизгелне көтеп, йөрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып тибә. Башка вак-төяк мәшәкатьләр, авыртулар турында уйлыйсы да килми. Ә палатада яткан берничә хатынның башы зарланудан чыкмый. «Мин бу бала тудыру йортын бик яхшыдыр дигән идем. Ә монда заманча ремонтлары да ясалмаган, стеналары да буялмаган, башка уңайлы шартлар да юк. Танышларыма монда килмәскә кушам». Бар сөйләгән сүзләре шул. Журналист практикасында күргән шактый медицина һәм социаль яклау учреждениеләре белән чагыштырганда, 1 нче балалар тудыру йортын начар дип әйтеп булмый югыйсә. Димәк, нинди очракка ничек карыйсың инде. Аннан соң кем нәрсәдән тәм таба бит. Балда-майда йөзеп, һаман акча юк дип зарланып яшәүдәнме, әллә бар булганына риза булып шөкер итә белүдәнме.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (827178) / 28.01.2013 21:33:09

байлар рэхэттэн жылыйлар,ярлылар авырлыктан.

№8 (827088) / 27.01.2013 22:00:03

Бай хатыннары тоҗе акча эшлиләр,ирләре чыгып киткәч.Судьба.

№7 (827085) / 27.01.2013 21:53:12

Бай ирләрнең хатыннары пособияне бар дип тә белмиләр алар.
Бай булып күренергә теләгән ир кисәкләренең хатыннарын, кемнәр ишетер?

№6 (826752) / 25.01.2013 15:54:20

Эйе Гөлсинә. Моның ни турында икәнен аңлап булмый шул.-Һәркем зарлана,-дисәң,таман гына буласы.

№5 (826750) / 25.01.2013 15:15:14

Аңламадым, бу мәкалә акча җитмәүдән зарланучы хакындамыни? Игтибар, тынычлык дигән әйберләр булмаса, акча күзгә күренми ул.

№4 (826741) / 25.01.2013 12:48:36

Авыру туганнарны, акча җитмәгәндә генә карашырга тиеш булабызмы икән?

Бала табу дигәннән,акча түләмәвең әйбәт булган билгеле.Тик теге хатынны да аңларга була. Ул,табиплар аркасында инвалид калучылар күп булганга,баласының киләчәген куркыныч астына куярга теләмәгән. Роддом хәлләре әле дә 7 кат йозак астына. Бер генә акушерның да өстенә гаеп алганы юк. Балтач хатынының түземлегенә шаккатарсың, тәки ерып чыкты..

Сабырлыкка өйрәнгән халык издевательстволарга күп түзәчәк.
Роддомнар ремонт күрәсе юк, эшләмичә генә кешедән ике тапкыр декрет акчасы алулар..
Ә нигә алмаска соң?
... журналист халкы безне сабырлыкка өнди.
Сабырлык бу очракта килен белән кайнанага кирәк.Чөнки бу мөнәсәбәтләр, сатучы һәм кулланучы мөнәсәбәтләре генә түгел..

№3 (826740) / 25.01.2013 12:27:07

Шәһри Казанда да, нормальный мәкәлә укыр көннәр булыр икән. Аңлый белгән кешегә башы да, ахыры да бар, эчтәлеге дә бик урынлы. Астагы ике комментарий мәкәлә героена очраган гөмер шөкер итә белмәсләр үзләре үк түгел микән әле?

№2 (826735) / 25.01.2013 10:57:47

ни ахыры, ни башы. бу язма авторлары кайчан кешечә яза башларлар инде

№1 (826731) / 25.01.2013 10:03:56

Бу едрос пропагандасы дияр идең, прокурор балалары ясый торган махинацияләрне ачып салган....

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте