Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

23.01.2013 Җәмгыять

Роальд Сәгъдиев: Татар булуым белән горурланам

21 гыйнвар көнне Татарстан Фәннәр академиясендә милләттәшебез, дөньякүләм танылган физик Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу тантанасы үткәрелде.

Төшкә кадәр аны Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган һәм юбилярның күкрәгенә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены таккан иде. Роальд ага, үз гомеремдә алган иң кыйммәт­ле бүләк бу, мин татар хал­кының улы булуым белән горурланам, дип җавап биргән иде моңа.

ТФАдә дә галимне көтел­мәгән бүләк көткән икән. Фәнни казанышлары өчен, ТФА президенты Әхмәт Маз­һаров аңа академиянең күптән түгел генә булдырылган алтын медален тапшырды. Р.Сәгъ­диев әлеге бүләкне беренче булып алды. Бу гаҗәп тә түгел: 1992 елны ТФА корылуын хуп­лап чыккан һәм шул ук елны аның хакыйкый әгъзасы булып сайланган иде ул.

Роальд аганы котларга кил­гән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында, Татарстан фәне абруен үстерүгә киләчәктә дә өлеш кертерсез дип ышанабыз, ди­еп кулын кысты аның. Парламент башлыгы президиумда утырган Роальд һәм Ринат Сәгъ­диевләргә ишарәләп, ике бертуган галимнең фән өлкә­сендә Ленин премиясе алуы – бик сирәк очрак; безнең күп кенә милләттәшләребезгә фән­гә юл ачтыгыз, дип Сәгъдиев­ләргә ихтирамын белдерде. Фәрит әфәнде Кремльдә Президент белән очрашу вакытында юбиляр белән Казан галим­нәренең хезмәттәшлек итү юлларын барланганлыгын да хә­бәр итте. Мәгълүм ки, үз заманында Курчатов исемендәге атом-төш энергиясе институтында, СССР Фәннәр акаде­миясе­нең Себер бүлегендәге Атом-төш физикасы институтында эшләгән, СССР Фәннәр академиясенең Галәмне өйрә­нү институты директоры булып торган Р.Сәгъдиев хәзер­ге плазма физикасын тудыру­чы­­ларның бер­се булды. 1990 елны, Америка Президенты булып торган Дуайт Эйзенхау­эрның оныгы Сьюзен Эйзенхауэрга өйлән­гәч, АКШта яши һәм Мэриленд университетында профессор булып эшли, шунда гыйльми тикшеренү­ләрен дә­вам итә ул. Атом-төш коралын җәелдерүне тоткарлаучы, илебезне һөҗүм ихтималыннан саклаучы атом-төш-галәм калканы булдыруга керткән өле­ше аның төп фәнни казанышларыннан берсе булды. Озын сүзнең кыскасы, атом-төш энер­гиясен кешелек файдасына җигүчеләрнең иң мәшһүр­ләреннән ул.

Әнисе туып үскән Буа рай­оны, әтисенең туган ягы Кама Тамагы районыннан килгән якташлары, Казандагы 19 нчы гимназия вәкилләре дә якташыбыз белән горурлануын бел­дерде. Буа шәһәреннән килгән Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары – физика фәнен аеруча яхшы үзләште­рүче Наил белән Таня исә үзләре академик кулыннан махсус бүләк – ноутбук алу бәхетенә иреште.

– Казанга, Татарстанга кайтуыма бик бәхетлемен, – дигән галим ахырда журналистлар­ның бик күп соравына җавап бирде.

“ВТ” исеменнән беренче булып без аңардан АКШта милләттәшләребез белән аралашасызмы, татарча берничә кәлимә сүз алышырга теләгән­дә сөйләшер кеше бармы, дип кызыксындык.

– Миңа инде күптәннән татарча сирәк сөйләшергә туры килә. Америкада Татарстаннан, татар төбәкләреннән килеп урнашкан шактый кызык­лы кеше яши. Күбесе АКШка миннән күпкә алдан килгән. Алар инде гаилә корып, бер­ничә буын булып яшәп ята. Хәзерге вакытта килеп тамыр җибәрүчеләргә караганда телебезне яхшырак та беләләр әле. Традицияләребезне сак­лап яшәргә тырышкан әлеге милләттәшләребез арасында бик кызыклы галимнәр бар. Мин шулар белән аралашам. Хәзер берсен телгә алып, икенчесен әйтмәсәм, үпкәләүләре бар.

– Татар концертларына барасызмы?

– Әле күптән түгел генә Петербургтан бас тавышлы Тимур Әбдекиев килгән иде. Ул үзе чыгышы ягыннан Баку татарларыннан. Консерватория тәмамлаган бу егет искиткеч матур тавышка ия. Хәзерге вакытта Петербургта Мария театрында барган операларда төп рольләрне башкара икән. Әле күптән түгел генә аңа Татар­станның атказанган артисты дигән исем бирелгән. Ул татар, урыс, итальян җырларын бик матур башкарды.

– Сколковода төзелә торган фәнни үзәк зур нәтиҗә бирер дип ышанасызмы?

– Сколковога әллә ни зур ышанычым юк. Чөнки хәзер үк инде анда проблемалар килеп чыгуы мәгълүм. Мин аны Се­бердәге академиклар шәһәр­чеге белән һич тә чагыштыра алмыйм. Аны оештыруга кү­ренекле галимнәр, фәнне оештыручы Лаврентьев кебек шәхесләр алынган иде. Монда исә эш башында Вексельберг кебек олигархлар.

– Сезнең сирәк очрый торган Роальд дигән исемегез кайдан алынган?

– 30 нчы елларда яшәгән совет яшьләре романтик булган. Алар Норвегиянең бөек сәяхәтчесе Роальд Амундсен­ның сәяхәтләрен бик кызыксынып күзәткән. Бер моторлы очкычка утырып, Котыпта адашып калган сәяхәтчеләрне кот­карырга киткән һәм шунда һәлак булган ул. Шуның хөр­мәтенә миңа Роальд исеме кушканнар.

Кордашларым ара­сында да адашларым байтак очрады. Ул заманда мондый исем бирү бер шаукымга әйләнгән иде.

– РФ Дәүләт Думасы кабул иткән Антимагнитский законга мөнәсәбәтегез ничек?

– Мин Дума урынында булсам, ятим, бигрәк тә чирле балаларны уллыкка яки кызлыкка алуда өстенлекне Россия ватандашларына бирер идем. Ә инде килеп туган вәзгыятьтә академик Алферовка тулы те­ләк­тәшлегемне белдерәм. Ул бик аз санлы депутатларның берсе булып әлеге законны кабул иткәндә каршы тавыш бирде.

– Милләттәшләребезгә мө­­рәҗәгать итеп нәрсә әйтер идегез?

– Без – татарлар – үзебезнең милли бердәйлегебезне сакласак иде.

– Олыгайган көнегездә Татарстанга яшәргә кайтырга җыенмыйсызмы?

– Миннән ярымшаярып, ярымҗитди итеп, нигә Сез татар кызына өйләнмәдегез, дип сораганнары бар. Әнә бит бик күп мәшһүр кешеләр татар кызларына өйләнгән. Бигрәк тә Урта Азиядә татар кызы алу абруй саналган. Күпләр өйлән­гәч, миңа дигәне калмаган. Инде кайту дигәне – минем өчен шактый катлаулы мәсьәлә.

– Төбәк фәннәр акаде­мия­ләре федераль академия белән чагыштырганда әллә ни әһәмиятле түгел дигән тискәре күзаллау бар.

– Мондый караш белән килешә алмыйм. Дөрес, совет заманында күп кенә фәнни институтлар Мәскәүдә, Ленинградта тупланган иде. Әмма төбәкләрдәге фәнни үзәкләр дә яхшы эшләде, фәнни мәк­тәпләр барлыкка килде. Казанда һәрвакыт бик яхшы математика мәктәбе бар иде. Менә ТФА президенты Әхмәт Маз­һаровның уйлап табулары нефть сәнәгатендә киң халык­ара куллану тапты.

– Сезнең Ринаттан тыш Роберт исемле энекәшегез дә бар икән.

– Роберт моннан ике ел элек вафат булды. Шулай килеп чыкты инде: ул фән юлыннан китмәде, гомерен совет ар­миясендә хезмәт итүгә багышлады. Ул Казан янәшәсендә генә диярлек урнашкан һава һөҗүменнән саклаучы зенит полкында хезмәт иткән иде. Кариб кризисы вакытында аларга шактый катлаулы хәлләрдә калырга туры килде. Армиядән азат ителгәч, ул финансчы, хәтта бер хосусый банкның вице-президенты да булып алды.

– Сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз?

– Мин 65 яшькә кадәр яратып туп тибә идем. Дөрес, әле чаңгыда йөрим. Йөгерүне дә ташлап бетермим. Кызганыч, эш күп булгач, байтак нәрсәдән баш тартырга туры килә.

– Безгә чит планеталардан килгәннәре булды ми­кән?

– Минемчә, юк. Әгәр дә кайдадыр тормыш булса, килми калмаслар иде. Дөрес, вакыт ягы да бар. Бәлкем алар үз­ләрендә яшәп киткәннәрдер инде. Галактикабыздагы планеталарда тормыш Җиргә караганда күпкә алданрак барлыкка килергә мөмкин. Нигә безгә килмәгәннәр соң? Әнә астрофизик Шкловский, күрә­сең, теге яки бу цивили­за­циянең эволюция процесслары үсешнең кайсыдыр этабында туктап калган, дип исәпли.  

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 12 | 23.01.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№57 (827241) / 29.01.2013 21:51:07

Бәй-бәй, энем, син 72 елгыең түгелме соң? )))))))

№56 (827234) / 29.01.2013 21:36:58

* №56, энем по себе не суди. көнчелек юк.
мин 70 яшен тутырып килүче бабай.

син дә бик белемле зыялыга охшамагансың шул...

№55 (827232) / 29.01.2013 21:30:50

минем, һәм адаш, үзегездән "А" да "Б" дә чыкмагач, башкалардан көнләшеп, аларны каралтырга тырышып кына бер ни дә майтарып булмый инде.
ГАЛИМ һәр вакытта да укытучы, укытучы галим түгел. Шуны да аңларлык хәлегез булмаган көе, көнләшеп утырмасагыз иде.

Сезең ишләр әнә, 6 ел укып та диплом ала алмыйча, сатып алынган диплом белән эшкә урнашучылар, юк академиянең академиклары, бер дүртле алганга институтка керә алмаганнар, үзе кебек үк әртислеккә укып та, әртис булып эшли алмаса да, аны уздырганга, номердан-номерга гайбәт язучылар.

№54 (827213) / 29.01.2013 19:34:08

Ачыклау: "кәшәкә сугучылар" дигәндә, сатып алынган кәшәкә сугучылар күздә тотыла... Именен, Һиминен, Иманын, тагы шуның ишеләр...

№53 (827209) / 29.01.2013 19:14:49

* №52

Кемнең баласы нинди булуда сезнең ни эшегез бар.

"олы кеше" булсагыз да, ТАТАР дигән халыкның барлыгын (сезнең балагыз татарча белеп үсте дип кенә, дөнья халкы татар дигән милләт барлыгын белми бит. Ә татарча белеп үсүче балаларыгыз булу мактауга лаек әлбәттә) БАР УКЫМЫШЛЫ ДӨНЬЯГА ТАНЫТУны татар халкына хезмәт дип танымыйсыз икән, сезгә ни әйтергә дә белмим инде.))) Роальд Зиннурович ише берничә йөз кеше булса, татар монкыртлары гына түгел, фән дөньясы белән бәйләнешле башка милләт вәкилләре дә ТАТАР белән кызыксыныр иде. Милләтне кәшәкә сугучылар да, сектантлар яклап пекет оештыручылар да түгел, ТАЛАНТлар таныта!!!

№52 (827196) / 29.01.2013 16:02:29

соры һәм *(клон). сезгә әйтергә телиләр,нинди файда ул татардан,татар халкына? ну шуннан, ул татар. балалары татар тегел!
-Татарстандагы,үндеркинд-татар баласын үз һөнәренә өйрәткәнме? ЮК!
-Татарстанда физиклар мәктәбе ачканмы? ЮК!
- өметле татар балалаын США китереп укытамы? ЮК!
нәрсәгә сез кала кызы киенгәнгә,сала кызы сөенгәндәй утырасыз? олы кешеләр үзегез. базар хатыннары дай ызгышырга бир сезгә. то же миңа МУ(да)ЖИКИ.

№51 (827190) / 29.01.2013 13:31:26

Бер мәзәк искә төште:
Прапорщик мылтык төзелеше турында әнгәмә алып бара.
-Петров, приклад нинди материалдан ясалган?
-Каты сортлы агачтан.
-Цевье нинди материалдан?
-Каты сортлы агачтан.
-Иванов, аң дәрәҗәсе түбәннәр өчен, тагы бер кат китаптан кычкырып укы!
-Мылтыкның приклады каты сортлы агачтан ясала. Цевье да шул ук материалдан була...
-Петров, ишеттеңме, шул ук материалдан!!!

Мин дә, икенче җөмләмдә, "Роальд Зиннурович дигән физик" диясе урынга "ул физик" дип язып ялгышканмын инде алайса. Форумда, мәзәктә язылган прапорщик ишеләр юк дип уйлавым өчен, гафу үтенәм.)))

№50 (827189) / 29.01.2013 12:24:29

Сорының "Ә ул физик, һәрдаим ТАТАР икәнен әйтеп, андый халык бар, ул халык томана түгел икәнен исбатлап тора." дигән җөмләсен укымадыәмы, или аңлый алмадыңмы "минем№49"? ))))))))))))))

№49 (827188) / 29.01.2013 12:19:32

особо "одаренный" сорыга аңлатам.
мин физик Сәгдиев турында язмадым!!!!!
"татар" Сәгдиев турында яздым,соры!!!

син чыннын да үзеңнең сорылыгыңны,көннән көн күрсәтә барасың.

игътибар белән укымыйсың дип исәплим инде,башың җитми укыганны аңларга димим.

№48 (827186) / 29.01.2013 12:00:05

минем

"Рядовой татар"ны бар дөнья белми, Роальд Зиннурович дигән физикны, бер аз булса да белеме булган, дөньядагы бар кеше белә. Ә ул физик, һәрдаим ТАТАР икәнен әйтеп, андый халык бар, ул халык томана түгел икәнен исбатлап тора.

Бер симпозиумда, Сюьзен ханым Россия башлангычын яклый башлагач, симпозиумдагылар:
-Ирең рус булгач, Россияне яклыйсың инде,-дигәнгә:
-Минем ирем рус түгел, ул ТАТАР,-дип җавап бирә...

№47 (827128) / 28.01.2013 09:58:35

бер дә горурлыгым да,ихтирамым да юк бу кешегә. ну и што ФИО татарча языла. ни файдасы бар аның татар халкына?
балары татар түгел.үзе җыйган гилми мирасы,татар булмаган баласына "кала". кемгә хезмәт итә суң бу адәм?!...
рядовой татар, и вәссәләм.
сүз куертуда мәгнә җук.

№46 (826989) / 26.01.2013 23:36:06

43 язганны мин дә аңламыйм.Ләкин Сәгъдиев фамилиясе чит илдә соклану уята ала икән,нигә без горурланмаска?
Киресенчә мәктәпләрдә укытырга тиешләр,мондый татарлар хакында!

№45 (826986) / 26.01.2013 23:28:37

Галим түгелмен,

андый әйберләрне аңларга теш үтми)))) шуңа ул.

№43 язганны алар аңламый да, белми дә. Алар аңлый торган тема - шоу бизнес....

№44 (826985) / 26.01.2013 23:25:10

Кызык бу татар. Телевизорда татар фамилияле артист күрсә,үлә гоурланып. Ә дөньякүләм галимгә үләләр бәйләнеп. Без шундыйлар белән горуланырга тиеш.

№43 (826983) / 26.01.2013 23:22:01

Сагдеев кайчандыр иң яшь килеш академик буларак, Гинесс рекордларына кертелгән иде (28 яштә), хәзер тора микән белмим. Аннан соң, ул чынлап та Америкага киткәнче үк халыкара атаклы галим иде, СССРның иң зур галимнәреннән.
Татарлыгы чынлар та югары кимәлдә үк түгел, тик кайберләренең татарлыкларын бөтенләй танымаганнарын исәпкә алганда, Татарстанга килеп китүе дә ярый әле.
Татарга андый бәйләнешләр дә кирәк, башкалары да. Шуд бәйләнешләрдән файдалана да белергә кирәк.
Ә Сколково турында - чын дөресен әйткән. дүрт Татарстан бюджеты кадәр акчаны тагын суга салды безнең тинтәкләр Мәскәүдә, 90-чы еллар булдыксыз олигархыларының алдынгы сафында барганнарының берсе Векселбергка биреп. Монда тагын бер момент бар. Калган бар хөкүмәт заказлары өчен дә конкурс таләп итә закон, селсовет коймасында ычкынган штакетны какканга кадәр. Ә Сколково проектына бернинди конкурссыз, бернинди смета, исәпсез бу бай кулына шул акчаны тоттырдылар да куйдылар. Аннан соң бушка бер-бер сутые берничә миллион торган меңнәрчә гектар җирне (тагын әллә ничә Татарстан бюджеты кадәр капиталны) Векселберг фамилиясе йөрткән өчен генә бүләк иттеләр дә куйдылар. В. анда коттеджлар төзеп сатып ята анда 70-әр миллионлап һәрберсен, фән белән шөгылләнүдән күбрәк. Ә Сколково - 90 % шул халыкара компанияләр өчен эшли, бу илгә сизелерлек бер файда да китергәне юк әле. Олимпия об-ектлары төзегән вакытта да ярты триллион акчаны шул ук В-га бирделәр бернинди сметасыз, конкурссыз, исәпсез, сансыз, аннан соң тагын ярты триллион, аннан соң тагын, тагын ...
Ә пенсионерларга түләргә - акчасы юк, аграр секторга да акча юк ...

№42 (826934) / 26.01.2013 20:23:21

Балалары Мәскәүдә, әтиләре аларны ташламады, булышып тора. Хатыны еврей булган, иренә ашарга пешермәгән, кер юмаган. Балалары үсеп беткәч, аерылышканнар. хәзер исәндерме Тулы информацияне- Олы Карамалдагы Фатыйма Сәгъдиевадан алып була, алар элемтәдә торалар.

№41 (826641) / 24.01.2013 00:57:37

//Мария театрында барган операларда// - ох, молодцы Рәшит Минһаҗ! Ниһаять, Мариинский театрны татарча дөрес яза башладылар)

№40 (826636) / 23.01.2013 22:17:51

http://www.newizv.ru/lenta/2013-01-23/176415-v-onkologicheskoj-klinik - бэлкем татар кызлары арасында да бардыр,шулай эшлэргэ ярамаганын.

№39 (826634) / 23.01.2013 22:15:01

Картлач))) монда клоннар булып тора шулай. Номерларны күрсәтәбез дә, туктыйлар алар.

№38 (826633) / 23.01.2013 22:14:54

балалары бар,лэкин татарча белмилэр икэн,киткэнче хатыны булганмы,юкмы анысын ьелмим

№37 (826632) / 23.01.2013 22:08:06

Галия, син игьтибар бирмэгэнсен дер.Итернетта ирлэрен суз башы,ни генэ булуга карамастан,ахыры хатын кызларны яратып чэйнэугэ,кайтып кала.Ни дэ эшлэп булмый,фантазия.

№36 (826631) / 23.01.2013 22:07:45

Роальд Сәгъдиевнен балалары бармы?
АКШка киткэнче хатыны булмаганмы?

№35 (826629) / 23.01.2013 22:05:05

аннары бит хэзер кукрэккэ хатын-кыз силикон да куйдыра икэн,уземнен андыйны тотып караган булмады,шулай да каты дип сойлэшэлэр

№34 (826627) / 23.01.2013 21:57:41

Кысылып карыйм әле.Имие каты булса без андыйларны яратабыз инде.КАтыга-каты ,йомшакка-йомшак инде.Үпкәләмәгез?

№33 (826625) / 23.01.2013 21:53:47

исем бар инде ул кэлэпуш,мэсьэлэн шлэпэ исемен алырга була,главное мин хатын-кыз тугел,ир кеше мин дип исбатлаудан Алла сакласын.шутка

№32 (826624) / 23.01.2013 21:53:40

Әле генә кунактан кайттым.М.р. ны ачсам минем никтан язып рәхәтләнгәннәр.Иркә дим,бу ни эш инде разберись пожалуйста ?

№31 (826623) / 23.01.2013 21:51:36

Бу язмаларнын Р.Сэгъдиев адресына ни катнашы бар икэн,жэмэгать?

№30 (826620) / 23.01.2013 21:45:40

*********, Исемен дэ булмагач,хатын кызнын назлы кукрэген тотып та карамагач,шул кадэр ахмак интернет ботына,бер генэ фикерем дэ юк,жэмэгать.

№29 (826618) / 23.01.2013 21:37:51

кукрэгеннэн генэ ничек белэсен инде анын сыйфатлымы юкмы икэнен

№28 (826617) / 23.01.2013 21:33:38

түбәтәй, мин ярыклы ирлэр белэн козыксынмыйм,э сыйфатлы хатын кукрэген яратам."Кэлэпуш" сузе узбэк сузе ул."Кэллэ" "баш"(голова)ны анлата.Андагы татарлар узбэк сузен,татарлаштыралганнар.

№27 (826610) / 23.01.2013 21:06:58

Ха,кәләпүш ярыклы ир булган.Син авыл апае түгелсеңдер инде?

№26 (826609) / 23.01.2013 21:06:24

менэ шулай кэлэпуш,кеше ышанмастай нэрсэне дорес булса да сойлэмэ

№25 (826607) / 23.01.2013 21:00:00

Галиягэ, хафаланма сердэш,ир мин,ир элегэ.Доньяда бумаганны язмым мин.

№24 (826605) / 23.01.2013 20:56:16

Бездә кәләпүшне авыл апайлары кияргә ярата.Алар барча җирне таш агы белән буярга яраталар.Яшәсен авыл апайлары!

№23 (826603) / 23.01.2013 20:54:30

Иркәгэ,Син анлап бетермэгэн ахрысы.Суз Роальд ягыннан "оештыру" бармый.Оешма,Общественная организация,турында бара.Татарстандагы халык чегэннэр булып Америкага кучеп китэ алмый бит.Халык уз тормышы белэн яши,Дэулэт турэлэре узенеке.Шэйми-Бабай,5 ел налог тулэмичэ,Татарстаннын данын ни кадэргэ кутэрде.Акчасы анардан булса,эше татарстан халкыныкы бит.Сез кимчелеклэрен курэсез дер,тик Рэсэйнен башка тобэклэре белэн чагышырганда мул яшисез.Минем горурлыгым,шуна кагыла,жэмэгать.

№22 (826600) / 23.01.2013 20:48:16

Што син,ха,Авыр күтәреп,җимерелеп эшләгән кеше түгел бит ул Сәгди абый.Хәзер әнә, эллэ нинди вука-вука дигән котырткычлар бар.Америкада эллә ниндиләре бардыр әле.

№21 (826599) / 23.01.2013 20:48:01

Менэ "Кэлэпуш" тэ узенен кем икэнлеген курсэтте.

№20 (826597) / 23.01.2013 20:40:39

Син нәстә түбәтәй,әллә нинди сузләр сулисең.Аңа сиксән яшь бит инде.Гыйшек уйнар чагы уткән.Олыларча суләш.

№19 (826595) / 23.01.2013 20:30:38

Ха,"фәнгә" өлеш керткәнен Сьюзаннадан белергә крәк.

№18 (826594) / 23.01.2013 20:30:24

"Роальд оештырса,узебезнен тел,эдэбиятны устеругэ никадэр булышыр иде"

Што син, син бит безнең мондагы оештыручылар менә диеп оешкан!!! менә дигән язучылар бар!!! менә дигән язучылар бар!!!!Менә дигән милли эшләр комитеты бар пардаментта. Все органзовано на высшкм уровне!!!!

Татар иленә бирелгән 17 млн рубльгә менә дигән татарча портал эшли...

"Монда теп жэннэт тэ,тэмуг та,шул кадэр эшчэн хылыкнын тормышы." Монысына да Роальд гаепле.

Кеше көлдермәгез инде я....

№17 (826593) / 23.01.2013 20:26:58

Эйе шул."Кэлэпуш"нен халык тормышына ничек итеп "колак бируен" без белмибездер...

№16 (826592) / 23.01.2013 20:24:10

Иркә,катыны монда кайткач mutter,fater, элэ, эти,эни дигэнме.Каян татарча белде икэн?Кызык эле бу.

№15 (826591) / 23.01.2013 20:21:58

Блкем кэлэпуш псевдонимы астында бик дэрэжэле чиновник яза торгандыр хэм ул Татарстанга тугры хезмэт итеп бик куп файда китергэндер,Галия без бит белмибез.

№14 (826587) / 23.01.2013 20:10:57

"Кэлэпуш"кэ
Э сезнен биредэ яшэвегез ни китерде?

№13 (826586) / 23.01.2013 20:02:10

э-э кэлэпуш,ул якларга да житештен мени инде.Соннэтле икэнен киналарда кусатмилэр бит инде.

№12 (826585) / 23.01.2013 19:58:51

картлачка,-Жаныем,Америкада 95% ирлэрнен сеннэткэ утыртылган.Минем дэ башта исем киткэн иде.

№11 (826583) / 23.01.2013 19:54:55

Галиягэ,Соры кортка,Мин фэн кешесе диеп акылны жуеп яшэу кемнедер,бик сокландырадор.Академик исемен алып Совет чоронда Татар булуын онытып,бугенге капиталистик чорда бабасын да санга сукмый яшэуче жил бабай ул.Минем ана кенлэшергэ,берни хэсрэтем юк.Анын белэн утырып бакча артына да чыкканым юк.Туфан ага,анын турында язганын укыгыз,астарак.Бетен каберлэрне ул торгызып бетерэ алмый.Сорау бирегез,анын Америкада яшэве узегезгэ ни китерде.Терле яктан.Матьди яктан гына тугел.Э менэ,Америка яхудлэре,узлэренен дэулэтенэ 25 млрд.сум доллар,ел саен биреп баралар.Ул акчаны тапмаса да,оешма, Роальд оештырса,узебезнен тел,эдэбиятны устеругэ никадэр булышыр иде.Рэсэйдэ яшэп мин дэ,татарлыкка мактанам,узем мишэр булсам да.Тик горурлану чыганагы Татарстан бит.Монда теп жэннэт тэ,тэмуг та,шул кадэр эшчэн хылыкнын тормышы.Шул кадэр биеккэ менеп тэ житкэч,80 яшенэ житеп,халкыннын тормышына колак бирмэу,яхшы монэсэбэт тугелдер.

№10 (826581) / 23.01.2013 19:46:26

Кэлэпуш, син соннэтле булуына кара.Америка катыннары соннэтлене бик ярата диеп язалар бит.Ул якларда татар ирлэрен яраталар диеп язалар бит.

№9 (826573) / 23.01.2013 19:15:37

Горурлану белән җанатарлыкны бер үк табигатле төшенчәләр дип табам мин. Ни беләндер, кем беләндер горурлана башлаганчы, аз гына булса да моңа ЛАЕК БУЛУ дигән нәрсәне истән чыгармаска кирәктер ул. Юкса бездә гамәле пиво чөмерүдән ары китмәгән хоккей җанатарлары, туган иле тормышын яхшырту өчен бармакка бармак сукмаган ватанпәрвәрләр ишәеп китте. Мондагыларның киләп сарып утыруы кайчак укшыта башламыймы сезне, җәмәгать?

№8 (826571) / 23.01.2013 19:02:32

Сьюзанны монда кайткач, белүчеләр, күрүчеләр Роальд абзыйның әнисенә әни, әни дип тора иде диделәр.

Минем уйлавымча, бу визит Татарстан хөкүмәтенә кирәк булган.Роальд абзыйга минем уйлавымча Татарстанның артык кирәге юк.Ул -фән кешесе, фәннең чикләре дә, милләте дә юк.

Бу очракта Галия һәм Соры корт белән килешәм. Дөнья фәненә өлеш керткән татарлар.

Нур, үзең чишмә булса да актарырга ярамагач, ник ипи черетәсең син???

№7 (826564) / 23.01.2013 18:21:22

Роальд Зиннурович, иң яшь академикларның берсе иде бугай. Кэлэпуш, СССРда чакта танылды ул бар дөньяга, Америкага киткәндә, ул инде авторитетка түгел, авторитет аңа эшли иде. Иң фундаменталь эше- плазманы магнит кыры ярдәмендә тоту ысулын эшләү. Роальд Зиннурович татарлык белән горурланса, мин үзем, шундый кеше белән бер милләттән булуым белән горурланам!!!

№6 (826562) / 23.01.2013 17:38:18

Татарстаннын ташландык зиратлары исэпсез куптер алар...Ни очен эле аларны Америкадан кайтып,80 яшьлек Роальд Сэгъдиев рэтлэргэ тиеш?!Э кылган гамэллэргэ килгэндэ,анын фэн олкэсендэге казанышлары искиткеч!!! Биредэ,дорестэн дэ,кончелек ярылып ята.

№5 (826555) / 23.01.2013 16:12:55

Туфан абыйның, шундый ачынып сөйләгәне хәтердә: Аның үзенең Мәскәүдә ВС депутаты булган чагында татар хәлләре, фәне турында киңәшергә дип милләттәше Сагдеев янына керүен, ә аның шундый мәнсезлеген күрүен - төкереп чыгып китүен - татарлык 1% юк анда диюе хәтердә.
Шулай ул, "тегеннән" якадан тота башласалар туган милләтең кирәк була башлый - шуны онытмагыз "планета" кешеләре!

№4 (826554) / 23.01.2013 16:06:47

Татарлык белән горурлану гына аз туган... Гамәл кылырга кирәк... Туган ягыңа кайтып бер изге гамәл кыл... ташландык зират, каралмаган чишмәләр, искергән мәчетләр, урмансы калган ташландык урыннар күп анда...

№3 (826544) / 23.01.2013 13:29:13

"Кэлэпушк"кэ
"Кончелек,учлек белэн тулган татарлык,
Тояп илтеп,Мэкэржэдэ сатарлык..." Г.Т.

№2 (826542) / 23.01.2013 13:19:39

Кэлэпуш, ))))

Роальд Сәгъдиев кебек бөтен Россия космос серләрен белүче булмаса, вряд ли Сьюзан Роальд бабайга караган булыр иде.Шулай диген ичмаса.Роальд бабай безнекеләргә кирәк,ул бит избранныйлар клубына вхож, без аңа вряд ли.Әмма тавышы калтырады сөйли башлаганда.Димәк татарлыгы белән горурлануы чын.

так шту, менә бу юлысы чынлап та, көнләшмәгез...

№1 (826535) / 23.01.2013 09:46:45

Америка президентынын,оныгы, Эйзенхауерга ойлэнмэгэн,булса(ул жэлэй хатынга исем китэ),бу татар манкортына,беркем дэ игтибар итмэс иде.Сукбай булып,эллэ кайчан жиргэ кумеп куерлар иде.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте