|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2013 Җәмгыять
![]() Әйтмә син начар сүз, әйтмә син...Беркөн генә укытучы хатыныма ияреп, мәктәпкә барып чыккан идем. Карап торышка алтынчы-җиденче сыйныфлар тирәсендәге бер төркем балалар, үзләренчә шаярышып-шаулашып, этешеп һәм төртешеп, мәктәп ишеге төбендәрәк торалар. Шаярышкан шәпкә, өлкәннәрне бөтенләй шәйләмичә, сүгенү сүзләре дә ычкындыргалап алалар. Ул гына да түгел, без килеп җитәрәк, кыскарак буйлы бер үсмергә төрткәләшкәндә катырак эләктеме, мәктәп диварлары чатнап ярылырлык итеп әшәке, катлы-катлы сүгенү колакны ярып керде. Сискәнеп китсәк тә, укытучы мондый очракта нишли ала? Аулакка алып китеп үткәрелгән әңгәмәнең нәтиҗәсе, тәэсире, җитсә, шул ярты сәгатькә җитәдер инде. Балаларның күпмедер өлешен тыңлатып булганда да, безнең халыктагы “җиңеләйтә торган” һәм “матур” сүзләр куллануны әңгәмә, үгет белән генә җиңәм димә инде. Көнкүрештә, эштә һәм урамда ишетелеп, көтмәгәндә-уйламаганда колакны шиңдереп алучы ул “матур” гыйбарәләрнең күпчелеге русныкы бит дип, “өлкән туган”га сылтау да бик үк дөрес түгелдер. Мәгънәле буласың килсә, алма алардан, кулланма. Кушучылар, мәҗбүр итүчеләр юк бит. Әйе, татар телендә андый сүзләр азрак. Үз телебезне күбрәк хөрмәт итсәк, күбрәк сөйләшсәк, алардан норматив булмаган андый лексиканы да азрак сеңдерер идек. Юк шул, нәрсә бар, барысын да уптым алдык һәм ала торабыз. Сәрхушлекне, динсезлекне, зинаны. Шул исәптән “түгәрәк сүзләр”не дә. Студент чакта сүгенүнең начарлыгын яхшы аңлап (совет чорында интеллигентлыкның бәясе бар иде әле), без ычкынган һәр ипсез сүз өчен пыяла банкага биш тиен акча салып бара идек. Ул банкада күпме акча җыелган чаклар булгандыр, хәзер хәтерләмим инде. Тик шуны яхшы беләм: бүгенге студентлар андый “пүчтәк” белән шөгыльләнми. Модада түгел бүген сүгенмәү. “Ялгыш” чыккан һәр сүз өчен акча салырга алар юләр түгел. Совет чоры димәктән. Бәлки ялгышамдыр, тик ул чорда сүгенү азрак иде. Нәрсә генә дисәләр дә, бүгенге җәмгыятебез шундый, анда уңаена караганда кире энергетика күбрәк. Халыкның зур өлеше даими рәвештә стресс кичереп тора. Сәбәпләрен язып торасы түгел, алар билгеле. Хроник стресстан котылырга тырышуның үзебез исәпкә алмаган бер ысулы инде ул сүгенү. Аңда яшеренеп яткан протест. Шунысы бик күңелсез: гаиләдә, балалар арасында да даими сүгенү сүзләре кыстырып сөйләшүче, һәр ике сүз арасына кыстыручы ирләр генә түгел, хатыннар да бар. Ә хатын кеше ул беренче чиратта ана бит. Сүгенүче ана ана була аламы? Андый гаиләдә үскән балалар сүгенмәсә бик тә гаҗәп булыр иде. Әле сүгенеп кенә калсалар ярый. Кайчагында ярый әле әшәке сүзнең әшәке икәнен, аны һич югы бар җирдә дә әйтергә ярамаганлыгын искәртүче мәктәп бар, дисең. Бала күңеленә андый аң сеңдерүче укытучылар. Мәктәптән чыгып киттеме, кеше затына бер җирдә дә “син берүк сүгенмә инде, яхшы түгел бит” дип акыл сатып тормыйлар. Барысы да синең тәрбияңә, эчке культураңа, аларның булу-булмавына бәйләнгән. Без инде хәзер азмы-күпме белемле халык, беләбез – сүзләрнең дә энергетикасы бар. Әле нинди генә энергетика! Сүз белән кешене дәваларга, терелтергә һәм киресенчә чирләтергә һәм үтерергә дә була. Ялгышмы, махсусмы әйтелгән авыр сүз күңелдә мәңгелек яра калдырырга мөмкин. Ул сүз кечкенә кара энергетик төер булып кеше миендә, хәтерендә яши һәм искә төшкән саен җанны кимереп, организмдагы уңай энергияне киметеп ала. Сихер дә бит – чын булса, кара, җимергеч энергиянең бер төре диләр... Сүгенгән кеше, бигрәк тә ачу белән сүгенгәне, үзеннән кара энергетика чәчә. Эчендәге бар нәфрәтне шул катлы-катлы пычрак сүзләргә төреп аны “эфир”га җибәрә. Нәтиҗәдә, әйләнә-тирәбезгә катлам-катлам булып җимергеч энергия пластлары урнаша, ята. Бервакыт, лабораториядә бодай орлыкларын начар сүзләр белән “яхшылап” эшкәртеп туфракка утыртулары турында язганнар иде. Утырткач, аларга шундый ук катлы-катлы кәлимәләр сеңдерелгән су сибеп торганнар. Нәтиҗәдә барлык орлыкларның 49 проценты гына тишелеп чыккан. Шундый ук орлыкларны догалар укып утырткач, шытым 98 процент тәшкил иткән. Сүгенүнең физик асылын бик төгәл аңлаткан тәҗрибә бу. Кемнәрдер әйтер: ул стрессны, ул кара энергияне эчемдә йөрткәнче, рәхәтләнеп катлы-катлы итеп сүгенәм дә тышка чыгарып ташлыйм, бушанып калам, дияр. Юк шул менә, әйткәнемчә, кара энергия алай бик еракка китми. Ул безнең тирә-ягыбызда, без яшәгән шушы мохиттә кала. Без яшәгән йортта, эш урыннарыбызда, урамнарда кара болыт булып асылынып тора да акрын гына кире үзебезгә күчә. Күпчелек халык карганып, башкаларны каһәрләп, дөньяны сүгеп йөрүдән туктагач кына без күпмедер чистарына, сафлана алыр идек тә бит. Тик булырмы икән ул?
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|