Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

21.01.2013 Җәмгыять

Өмет яшәтә мине

Чистайда гомер итүче Сәрия Урманчеева ярдәмгә мохтаҗ. Аңа табиблар “спинальная амиатрофия взрослых” дигән диагноз куйган. 30 елдан артык Чистайның 2нче гимназиясендә балаларга музыка дәресләре укыта ул. Шуның 11 елын мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары да булып торган. “Соңгы арада музыка дәресләре генә укыта башладым. Йөрү авырлашты”, – ди Сәрия ханым.

“Моннан тугыз ел элек кинәттән аксый башладым. Күренмәгән табибым калмады. Әмма ГИДУВка барып эләккәч кенә, миндә ниндидер башка авыру барлыгын  ачыкладылар. Төгәл диагноз куяр өчен Мәскәүгә җибәрделәр. Ә анда исә менә шушы диагнозны куйдылар. Әлеге авыру нәселдән, стресс кичерүдән, организмга инфекцияләр эләгүдән булырга мөмкин икән”, – дип сөйли Сәрия Шәриповна.

Сәрия ханымга – 51 яшь. Мус­куллары кыскарып, аяклары йөрми башларга мөмкин икән аның. Үзе  авыруы турында барысын да белә. “Моннан өч ел элек  чирем турында белешә башладым. Интернетка кереп мине дәвалый алырлык клиникалар эзләдем. Бар ул андый клиника. Мәскәүдә урнашкан.  Күзәнәкләр куеп аякка бастырмакчы булалар. Әмма анда барыр өчен 1 мил­лион сум акча кирәк. Ке­шедән беркайчан да ярдәм сорамадым. Бу юлы да бик уңайсызланам. Әмма бер нишләп булмый. Яшисем, те­реләсем, үз аякларымда йө­рисем килә. Әле бит балаларым да башлы-күзле түгел. Дәү әни, әби шатлыкларын кичерәсем килә. Безнең гаилә өчен әлеге сумма күтәрә алмаслык. Без 10 ел буе 10 мең акчаны читкә куеп барсак та, аны җыеп бетерә алмыйбыз бит. Газета укучылар арасында мәрхәмәтле кешеләр булмасмы дип “Ватаным Татарстан” укучыларына мөрәҗәгать итеп карадым”, – ди ул.


Реквизитлар:

Получатель: Урманчеева Гельсария Шарипжановна

Наименование банка: Сбербанк России ОАО Чистопольское отделение №2555/053 г. Чистополь, ул. Ленина, д. 2а

Банк получателя: Волго-Вятский банк СБ РФ

Кор. счёт 30101810900000000603

Расч.счёт 30301810942006006215

БИК 042202603 КПП 165202001

Код КОНХ 96130 ИНН 7707083893

Код ОКПО 02821853

 

P.S. Күрсәтелгән счет Чистай өчен генә. 

Башкалар өчен бу лицевой счет : 42307810662154523695/48 

1

2

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 8-9 | 18.01.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№15 (827180) / 29.01.2013 09:29:11

Рэхмэт сезгэ, кызлар. Кешене куреп белмичэ дэ анын очен шул хэтле борчылучы мэрхэмэтле, изге жанлы кешелэр лэ бар икэн доньяда. Кемнен кем икэнен, узеннен кем икэненне белу очен бик зур сынау булды бу минем очен.
Остэге коментарийны язучы минем директорым Равилэ Хакимхановна. Ананрга да рэхмэтлэрнен ин зурысы. Ярый эле мэктэптэ шундый поддержкам бар, юкса состоянием уже бер генэ кон дэ эшли алырлык тугел. Шул мэктэпсез, балаларсыз яши алмам бит дип тырмашып йоруем.
Голсэрия Урманчеева

№14 (827176) / 28.01.2013 21:12:40

Ульяна! Алай тугел, Исэн калуыгызга соенеп, яхшылык эшлэгэнегез очен язган идем. Сезнен кебек кеше кайгысын якын итуче элегэ куренми бит! Рэхмэт яусын Сезгэ!

№13 (827167) / 28.01.2013 19:57:44

Мин менә нинди дип язуым түгел иде,Алла сакласын.Әгәр андый фикер калса Тәүбә-тәүбә,рия була күрмәсен.Киресенчә мин үзем Гөлсәрия апага рәхмәтле әле.Бәлки чыннан да аның аркасында гына исән калганмын.Кыскасы Аллаһка догада торыйк.Барыбыз да җир өстеннән йорибез.

№12 (827163) / 28.01.2013 19:42:24

Менэ бит, нинди кешелэр бар арабызда! Рэхмэт, Сезгэ!Ульянаны эйтэм. В контакте да торкем ачтык, байларга да хатлар яздык, фондларда яздык, котэсе генэ кала.

№11 (827161) / 28.01.2013 19:08:16

Ульяна килешәм!Өметсезлеккә бирелмәскә!!!Акча тизрәк җыелсын вконтактеда ,тагын башка сетьларда группалар оештырырга сообшестволарга постлар,перепостлар җибәрергә аларны көнс аен берничә тапкыр яңартып торырга кирәк.Кызыгызның кул астында интернеты булса әлләни авырлыгы юк.Төрле фондлар сайтларын эзләп табып шуларга хат язарга да кирәк.Ярдәм сорап хәзер көн саен берничә кеше мөрәҗәгать итә.Яңартып искә төшереп тормасалар кайдан барысын да истә калдырып бетерергә кирәк.Шуңа күрә м.руга да көн саен кереп карагыз,языгыз!

Администратор будь другом зинхар Гельсария ханым язмасын өскәрәк күчер әле.Ярдәм итик әле кешегә.Хәлебездән килгәнчә!

№10 (827135) / 28.01.2013 11:53:26

Гөлсәрия апа,акча барып җиткәнне белгәч шатлыгымнан елап җибәрә яздым.Чистайдан башкалар өчен күрсәтелгән лицевой счетка игътибар бирмәгәнмен дә,банклар буйлап тинтерәп йөргән идем.Ә нихаять кабул иттеләр дигән көнне, акчамны кесәмдә учлап юлны аркылы чыгып барганда мине зебрада машина бәрдереп китте.Асфальтка егылдым,бәрдергән машина ун метрлап узганнан соң гына туктый алды.Бу Аллаһ Тәгаләнең могҗизасы булды,югыйсә әҗәлем белән очрашырга 10 сантиметр ара гына калган иде.Әллә сезгә акча күчерәм дип барган ныклы ниятемне үтәп бетерер өчен гомерем бетми калды инде, әллә бәләкәй улым бәхетенә.Уң кулымны теге машинаның көзгесе генә сыдырып китте, асфальтта ятканда өстемнән башка машина узып китмәде.Курку белән котылдым, машинадан төшкән теге яшь кешеләр дә исән калуыма бик сөенде, алар да бик курыккан иде.Сулуым капкан килеш йөгереп бардым банкка.Кешеләр белән үз малының кечтеки генә өлешен булса да уртаклашкан кешегә Аллаһ Тәгалә йөзе, меңе белән кире кайтара диюләре хак икән.Гөлсәрия апа,өметсезлеккә бирелә күрмәгез,Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә шик белдерүдән сакланыгыз!Кешеләрдән сорамагыз да,ялынмагыз да, сез Аллаһтан ялварып дога кылыгыз. Ә Аның рәхмәте без уйлаганнан да киңрәк,Ул я кешеләр йөрәгенә мәрхәмәт салыр я башка төрле шифасын бирер, иншалла.Мин моңа ихлас ышанам!

№9 (826999) / 27.01.2013 00:12:33

Алла җүн бирсен берүк! Ярдәменнән ташламасын!

№8 (826915) / 26.01.2013 16:39:44

Ульяна, акчагыз килгэн. Бик зур рэхмэт. ходай узегезгэ дэ сэламэтлегегезне бирсен, авырмагыз. Шунысына куандым, димэк хэзер бу реквезитлар белэн акча кучэ.

№7 (826789) / 25.01.2013 20:56:18

Буген иртэн тикшерттек счётка акча кучеруче юк иде эле. Ноябрь аеннан бирле бары 110000 акча жыелды. Мэскэугэ бару бэхетенэ ирешу очен 932000 кирэк. Чистайлар белэн генэ эш итэ алмаганыбызны анлаганга Казанда эшлэуче кызым Татарстан кулэменэ чыгарга булды да инде. Голнара Зиннатуллинанын аякка басуын"Татарстан яшьлэрен"нэн укыгач анын очен шундый куанып еладым. Анарга бит шундый зур сумма кирэк иде. Ничеклэр тапты икэн ул аны. Я ходаем, минем очен шул сумма да, булдыра алмаслык биеклек. Эле дэ узем язам, куземнэн яшьлэр чишмэлэр булып ага.Кулынны сузып акча телэнудэн дэ авыр хэл юк икэн. Чистайда поддержать итэрлек байлар юк курэмсен. Юкса шэхэр хэм район халкынын яртысыннан артыгы куреп белэ бит мине. 50 яшемэ хэтле сэхнэдэ баянчы, солистка булып йордем. Мэктэптэ дэ эйдэп баручы укытучы булып торам.Сэламэтлек беткэч беркемгэ дэ кирэген юк икэн. Рэхмэт сезгэ, поддержать итэргэ тырышуыгыз очен.Жылы карашыгыз кунелдэ омет уята.

№6 (826769) / 25.01.2013 18:41:14

Акча килә башладымы,юкмы?Ник дәшмисез,активрак рәвештә язманы өскәрәк күтәрмисез?Татфонбанкта нихаят акчаны алып калдылар, возврат ясасалар ике атнадан кире килә диделәр.Анда карточный счет күрсәтелмәгән икән.Берәр мобильный телефон да күрсәтергә иде бит.Гөлсәрия апаның якыннары кайда соң сез?Тагын күпме җыясы калды әле???

№5 (826734) / 25.01.2013 10:35:36

Рэхмэт, Золфия!Анын бар омете газета укучыларда,интернеттагылар да.

№4 (826729) / 25.01.2013 09:54:38

Аллага шљкер, Гљлнара Зиннатуллина аягына баскан дилђр. Бергелеп Гљлсђрия ханыма да булышыйк.

№3 (826475) / 22.01.2013 11:57:51

Бу курсэтелгэн счет Чистай очен генэ икэн. Янадан мондый счетты остэргэ кирэк икэн. Лицевой счет : 42307810662154523695/48

№2 (826467) / 22.01.2013 10:41:28

Кичә Татфондбанкка кердем, аннан Сбербанкка - мондый расчетный счт юк диделәр.Акчамны (күп түгел инде ул, шулай да)учлап борылып китәргә туры килде.Телефон номерына яки дөрес счетка саласы иде бит?

№1 (826362) / 21.01.2013 16:27:47

Бергэлэшеп Голсэрия ханымга ярдэм итик эле! Кем купме булдыра ала, зинхар булышсагыз иде.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте