поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2013 Авыл

Ринат Гайнуллин: Татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең шулкадәр түбәнгә тәгәрәве - хурлык!

Икмәк - икмәккәй! Бигрәк кадерле дә, хөрмәтле дә бит син! Шунысы гына кызганыч: ата-бабалардан мирас булып калган изге җирләрнең кадерен белүчеләр саны елдан-ел кими бара. Юкса шушы мул иген кырларына читтән килгән кешеләр хуҗа булып йөрмәсләр иде, шушы авылда туып үскән ир-егетләр үзләре эшкәртер иде аларны. Кошки районының Яңа Фәйзулла авылына барып җитеп, Ринат Минбәшир улы Гайнуллинны эзләп табуы кыен булмады.

- Авылдагы тугызъеллык мәктәп ябылгач, намусы җиткән халык аны сүтәргә кереште, хәтта идәннәргә җәелгән линолеумга кадәр куптарып алып киткәннәр. Татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең шулкадәр түбәнгә тәгәрәве бик зур хурлык, минемчә. Чуваш һәм рус халкы яшәгән авылларда мондый хәлнең күзәтелгәне юк, - дип башлады сүзен Ринат әфәнде. - Авылга хөкүмәт ярдәме булмагач, таркалмый хәл юк. Бер тиен акчага тилмереп яшәгәнче, шәһәрдә яшәвең хәерлерәк дип, яшьләр авылдан чыгып китү ягын карыйлар. Ни хәл итмәк, һәркемгә дә терлек асрап, гади крестьян тормышына риза булып яшәү сыйфаты бирелмәгән бит.

- Сез үзегез авылда калгансыз бит. Сәбәбе бармы?

- Әти - әнием бик карт, аларны ташлап китә алмадым. Вөҗданым кушмады. Үзем дә шәһәр кешесе түгел: терлек асрап, чабыш атлары тәрбияләп, сабантуйларда катнашырга яратам. Ялларын туздырып талгын искән җилгә каршы уйнаклап йөгергән атларны күзәтүе дә чын ләззәт бит. Татарстан авылларында, үзебезнең өлкәнең Кошки, Челно-Вершины районнарында уздырылган милли бәйрәмнәрдә катнашып, призлы урыннар алып кайтабыз. “Агат” кушаматлысы - чабыш, ә “Каролина”- юртак атлар. Хуҗалыкта эшли торган атым да бар. Тагын әле унике баш сыер, сугым үгезләре, атлар асрыйбыз, 100ләп кош-кортыбыз бар. 50 сутый җир кишәрлегебездә терлек азыгына чөгендер, үзебезгә бәрәңге, яшелчә үстерәбез.

- Шулхәтле терлеккә ничек азык җиткереп бетереп була?

- Аллага шөкер, кредитлар алганым юк, фермер булып та теркәлмәдем. Үзем тапкан хәләл акчага тормыш алып барабыз. Җәй буе мул итеп печән әзерләдек. Җир пайлары өчен бирелгән ашлык җитмәсә, сатып алырга туры килә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. Шәһәрдә байларны баетыр өчен көне-төне эшләгәнче, үз җиремдә үзем теләгәнчә яшим мин.

Ә кешегә ялланып, никадәр бил бөксәң дә, “Син авыл кешесе, бөтен нәрсәң бар”, - дип, тиешлесен дә түләмиләр әле. Әйтерсең лә һәр кеше терлек асрый ала! Бер тонна бодайның бәясе генә дә сигез мең ярым сум тора бит! Әле кайчан гына бер татар авылына барып чыккан идем. Андагы терлек караучылар нибары ике мең ярым сум хезмәт хакы алып эшлиләр. Ә бу эшнең авырлыгын сөйләп бетерерлек түгел бит. Авырып китсәң дә, арып егылсаң да, кунак килсә дә, син барыбер эшкә барырга тиеш...

Ринатның йортында ”Нива- Шевроле” машинасы басып тора. Башка төрле техника да җитәрлек. Ул үзе газ һәм электр белән эретеп ябыштыру һөнәрен дә үзләштергән. Вакытында заготовитель (хәзерләүче) булып эшләгән әтисе Минбәшир абый каны ага аның тамырларында. “Минем әтинең белеме ике класс кына булса да, ул биш йорт салган кеше”, - дип горурланып сөйли әтисе турында Ринат Минбәшир улы.

Ә әнисе Сания апа колхозда сыер савучы булып эшләгән. Бүген алар төпчек уллары Ринат тәрбиясендә яшиләр.

Хәзерге заман яшьләре әти-әниләре сатып алып биргән диплом белән бик ерак китә алмыйлар. Аларның күбесе җырлап-биеп, футбол уйнап йөрергә генә тели. Уйлап карасаң, чынлап та, футболчыларга һәм артистларга гына яхшы акча түләнә дә. Ә авыл җиренә игътибар, ярдәм юк диярлек.

Ринатка барлыгы егерме өч яшь кенә әле. Ул мәктәптә укыган елларында авыл сәхнәсендә уйнап, бөтен кызларны да үзенә караткан егет. Аның актерлык сәләтен, сәхнәдә тормышчан образлар тудырырга таланты булуын күргән укытучылар аңа театр училищесына барырга киңәш итсәләр дә, егет яраткан авылына хыянәт итми. Әмма сәхнә егеткә тормыш иптәшен табуда булыша. Татарстаннан Яңа Фәйзуллага кунакка кайткан шәһәр кызы Лилия аңа бер күрүдә гашыйк була. Бүген инде яшьләрнең мәхәббәт җимеше Риназ үсеп килә. Лилия дә авылга береккән. Кызганычка, мин килгәндә ул шәһәргә, читтән торып укый торган институтына имтихан бирергә киткән иде.

Әйе, Ринат Минбәшир улы кебек җаны-тәне белән авылга бирелгән кешеләр белән аралашкач, күңел күтәрелеп китә. Хакимиятнең аңлы сәясәте ярдәмендә авылларда шундый яшьләр күбрәк кала башласа, алар таулар актарырга да сәләтле бит. Шулай Яңа Фәйзулланың да, башка татар авылларының да гомерен озайтып, аларны таралудан саклап булыр иде.


Нурсинә ХӘКИМОВА, Кошки районы, Яңа Фәйзулла авылы
Бердәмлек
№ --- | 20.01.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»