поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.01.2013 Җәмгыять

Күрше әби кемгә дә кирәкми хәзер... (Булган хәл)

Картлык... Авыр да икән ул картлык гомереңдә ялгыз калу. Беркемең дә яныңда юк, берсе дә ярдәм итә алмый. Дару төймәсен йотып җибәрер өчен стакан белән су бирүче дә юк, ичмасам! Карт кеше бит ул бала сыман, аңа ярдәм, булышу кирәк. Аңа чиләк белән су күтәрергә, мич алдына бер кочак утын алып керергә яки кыш көне кар көрәргә бик авыр. Әйе, хәзерге заманда һәр өйгә ут, су һәм газ кертелгән. Ләкин авылларда кайбер картлар һаман мич белән җылытылган өйләрдә яшиләр, чишмәдән алып кайткан су белән чәй эчәләр.

Безнең урамда да шундый ялгыз әби яши. Балалары юк, ә туганнары читтә. Бертуган апасы биш ел элек үлеп китте. Бу әби шулай берүзе яшәп ята. Әбинең өенә су да, газ да кертелмәгән. Шуңа аңа су белән утынны үзенә ташырга кирәк.

Әлбәттә инде, аның караучысы да бар, тирә-күршеләре дә булышып тора. Ләкин аңа барыбер авыр. Сөйләшергә, киңәшләшергә дә кеше кирәк бит.

Ул нигәдер гел калын киенеп йөри, хәтта җәй көнендә дә өстенә дүрт-биш кат кием кия, башына да ике яулык бәйли иде. Без көлә идек аңардан: “Ничек сиңа, әби, эссе түгел?” - дип. Ул безгә: “Әй, бәбкәм, минем радикулитым авырта бит, салкын ярамас дип киенәм”, - ди торган иде. Биткә ул кара гына, уртача буйлы әби. Бер белмәгән кеше аңардан хәтта куркып та китә иде кебек, ләкин аның күңеле бик йомшак, ягымлы иде.

 Без, бала-чага, җәй айларында аның йортындагы чирәмдә уйнарга ярата идек. Өй каршында чия, миләш, кура җиләге, шомырт агачлары үсеп утыра. Шул кура җиләген ашарга дип, әбидән сорамыйча гына бакчасына да кереп сыйланып чыга идек. Чиясе дә күп була иде, ләкин ахыргы елларны җимеш бирмәде. “Туңгандыр инде, бу елны кыш бик салкын булды”, - диде әби.

Ә инде яз айларында,чирәм төсле яшел капкадан килеп керүгә, чәчәкләр белән капланган шомырт ботаклары, коймадан салынып, хуш исләр тарата иде. Әби: “Тия күрмәгез агачка, чәчәк атып утыра торган чагы. Җәйгә үзегезне җимешләре белән сыйлар”, - дип әйтә иде. Безгә инде зыян гына итәргә булсын! Анда уйнарга кергәч: “Бәла-каза чыгара күрмәгез тагын!” - дип, безне саклап яныбызда утыра торган иде әбиебез. Әлбәттә, уйнап туйгач, без әбигә су яки утын кертеп калдыра, ә ул безне кәнфит белән сыйлый һәм рәхмәтен укый иде. Менә шулай авыр булса да, әкрен гына яшәп ята иде әле күрше әби. Ләкин бер көн эчендә барысы да үзгәрде...

Көзнең беренче ае үтеп бара иде. Бакча эшләре әкрен генә тәмамланып килә. Кайбер бакчалар бөтенләй кап-кара булып калган. Мин мәктәптән ул көнне иртәрәк кайттым. Укытучы апабыз авыру сәбәпле, безнең ике дәресебез булмады. Кайтып, өй эшләрен әзерли гына башлаган идем, телефон шалтырады. Трубканы әни алды. Ул бер генә сүз әйтте: “Әй, Аллам!” Трубканы кую белән: “Күрше әбинең өе яна!” - диде. Без, өйдәгеләр, йөгерешеп чыгып киттек.

Әти бакчада калган чүпләрне җыештырып йөри иде. Мин бар көчемә: “ Әти!” - дип кычкырдым. Әтигә ни булганын әйтүгә, ул күрше әби ягына йөгерде. Мин дә аның артыннан ашыктым. Әбинең өенә карап әле бөтенләй яна диеп булмый иде, ләкин тәрәзәләреннән ап-ак төтен чыгып тора.

 Әбине инде урамга чыгарганнар иде. Әти белән берничә абый чиләкләрдәге су белән утка каршы торып карадылар, ләкин ут өскә менә башлагач: “Чиләк белән генә булмый инде”, - диделәр. Әни дә, күршеләр дә райондагы ут сүндерүчеләргә шалтыратканнар. Ләкин алардан алдарак авылдагы үт сүндерү машинасы килеп җитте. Бер-ике егет шунда ук утка ташландылар һәм, веранда түбәсенә менеп, утны сүндерергә тотындылар. Ләкин шланг тишек булып чыкты. Аны ничек булса да каплап, авыл халкы егетләргә булыша башлады. Менә бер мәлне ут сүндерүче егетнең аягы таеп китте. Барысы да тын калды. “Егеткә бер-бер хәл булмадымы?” Ул-бу булмады, егетебез торып басты да эшен дәвам итте. Ут күршедәге сарайга да капмасын өчен, чиләкләп суны сарайга сибеп тордылар. Әби, мескенем, капка төбенә чүгәләгән дә шунда утырып тора. Аңа чәй да алып чыгып эчерделәр. Менә районнан да ут сүндерү машинасы килде, алар инде үз эшләрен җиренә җиткереп эшләделәр. Бер сәгать дигәндә ут сүндерелде. Аллага Шөкер! 

Барысы да тарала башлагач, әбине сул якта торучы күршесенә алып керделәр. Әйткәнемчә, аның балалары да, якын туганнары да булмау сәбәпле, аны караучысы кунарга үзенә алып китте.

Төнлә ут тагын кабынып киткән һәм өй бөтенләй янып беткән. “Төне буе машина гөрелтесе ишетелеп торды”, - диде әни. “Әгәр төнлә янмаган булса, авыл кешеләре белән өйне төзәтеп куйган булыр идек әле!” - дип сөйләде авыл халкы. Көндез янганы алай ук каты түгел иде кебек. Төнлә янганыннан соң иде кап-кара бүрәнәләр генә калган...

 Күрше әбине икенче көнне район хастаханәсенә илткәннәр. Анда картларны карый торган бүлек бар икән. Әбиебез рус телен бөтенләй белми. Хастаханәдә ул бөтенесе белән татарча сөйләшеп маташа, диләр... Мескенкәем... Ерактагы туганнары кайтып әбине үзенә алып китсәләр генә инде. Кемгә кирәк булсын соң карт кеше... Әбигә озак яшәргә дә калмагандыр, бөтенләй китеп барырга да вакыты җитә торгандыр... 

Аның йортын инде беркем дә төзәтеп тормас... Әбинең йорты берсенә дә кирәкмәгән кебек, ул үзе дә беркемгә дә кирәкми бит инде... Менә шулай, кеше бу дөньяда яши-яши дә, вакыты җиткәч, әкрен генә китеп тә бара. Дөнья шулай корылгандыр инде, күрәсең.

Лилия ГАЛИУЛЛИНА, Шенталы районының Денис урта мәктәбе, 10нчы сыйныф укучысы
 


Лилия ГАЛИУЛЛИНА
Бердәмлек
№ | 19.01.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»