поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
05.12.2008 Шоу-бизнес

КАЗАНДА «ТАТАРЛАР» ДИСКОТЕКАСЫ АЧЫЛА

Татар милләтенең үзәге булган Казан каласында яшьләр тормышы һәрвакыт кайнап тора. Менә күптән түгел башкалада янә бер вакыйга турында мәгълүмат таралды – яшьләр өчен «Татарлар» дип аталган яңа дискотека ачыла икән. Моңа кадәр кайбер татар егетләре һәм кызлары Зөлфәт Зиннуровның «Күңел», «Курай» радиосының «Чәк-чәк» һ.б. дискотекаларында күңел ача иде, хәзер исә аларның тагын бер барыр, очрашып аралашыр урыны булачак.

«Татарлар» дискотекасын оештыру идеясе белән милләт җанлы бер төркем егетләр чыккан. Алар арасында - татар яшьләренең «Шәрык» клубы президиумы рәисе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе урынбасары Мансур Кашапов, КДУ аспиранты Тәлгать Кабанбай һәм «Яланаяклы кыз» фильмында Самат ролендә уйнаган егет Руслан Сафин бар. Алар татар дискотекаларын Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрергә ризалык алган.

 

«Татарлар» дискотекасының максаты — яшьләрне татар көйләренә якынайту һәм нәфис сүз сәнгатен үстерү. Хәер, моны коры дискотека гына дип тә әйтергә ярамыйдыр, чөнки ул татар яшьләренең күңел ачу кичәсе булырга дәгъва итә. Биредә татарча КВН, татар халык һәм шәрык биюләре, кызыклы уеннар, яшь җырчылардан музыкаль күчтәнәчләр һәм бик күп бүләкләр булыр дип көтелә. Тәүге дискотека танылган «Шәрык» клубы оешуының 102 еллыгына багышланачак. Шуңа күрә бу чараны «Шәрык» клубы проекты дияргә дә мөмкин.

 

«Өлкәннәр татар яшьләренең төнге клубларга йөрүен өнәп бетерми: алар анда спиртлы эчемлекләр кулланып, бозыклыкка өйрәнә, диләр. Чынлыкта да андый куркыныч бар. Шуңа күрә без киләчәктә «Пирамида»дагы барда спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга телибез», - ди Мансур Кашапов.

 

Шулай итеп, «Татарлар» дискотекасының беренче кичәсе 17 декабрьдә «Пирамида»да узачак. Дискотеканы бу өлкәдә биш еллык тәҗрибәсе булган Илдус Закиров алып барачак. Кичәгә килүчеләрне ди-джей LILU һәм ди-джей Данила биетәчәк. ИлГәрәй, IDELIA, T & В (татарча рэп), ALQANAT, Диана Таҗетдинова искиткеч шәп җырларын, Илмира Гатиятуллина гаҗәеп шәрык биюләрен бүләк итәчәк, КДУның татар филологиясе факультеты «Кәеф» командасы татарча КВН чыгышларын күрсәтәчәк. Кичәнең кунаклары - җырчы Илназ Сафиуллин, ISMAIL һәм «Рәхәт лукум» төркеме.

 

Дискотека кичке сәгать 9да башланачак. Керү бәясе: алдан алынган билет - 150 сум, 17се көнне «Пирамида» кассасыннан алганда — 200 сум торачак. Чараның мәгълүмати иганәчеләре: «Кәеф ничек?», «Безнең гәҗит» газетлары һәм «Intertat.ru» электрон газетасы. Дискотекага килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук «Intertat.ru» газетыннан да сюрприз әзерләнә.

 

Шунысын әйтергә кирәк: киләчәктәге дискотекалар өчен кызыклы темалар тәкъдим итәргә теләүчеләр булса, алар 17се көнне «Татарлар»га бушка керә алачак. Моның өчен тиз арада яңа дискотекага үзенчәлекле тема уйлап, аны info@intertat.ru адресына язып юлларга кирәк, җиңүчене ике билет көтә.

 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 03.12.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы