поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.01.2013 Юмор

Яшәсен Унивесиада! (уены-чыны бергә)

Алга барабыз – биеп алабыз, дигəндəй... Чынлап та алга барабыз шикелле. Универсиада буласы вакытка отыры якынаябыз. Шушы арада гына күңелле яңалык килеп иреште: сөекле миллəтемезнең йөзек кашы саналган əһле калəмнəремез белəн бергə театр вə эстрада сəхнəлəре түрендə балкыган күптин-күп йондызларымыз да əлеге күркəм чарада катнашырга телəк белдергəннəр икəн!

Универсиаданың оештыру комитеты асылзатларыбыз өчен бихисап махсус өстəмə ярыш төрлəрен теркəргə һəм аларны тиз арада раслап мөһер сугарга өлгергəн дə инде. Хəзерге вакытта булачак каһарманнарыбыз фитнес-клубтан кайтып керми, һəркайсы ни белəн булса да шөгыльлəнə, əйтик, кемдер гер-штанга күтəрə, кайсылары бассейнда йөзə, берəүлəре, хет ярты килога ябыгып булмасмы дип, көннəр буе саунада утыра (иртəнге-төшке-кичке ашауны да шунда гына ашыйлар, бахырлар)...

Ялгышмасам, вакытны туктату ярышында җырчы Раяз Фасыйхов катнашачак. Җиңүгə аның йөз процент өмете бар дип уйлыйм: «Тукта, вакыт, тукта бер минутка!» дип шактый озак җырлавы белəн ул инде ярыйсы гына тəҗрибə туплады. Бəйге-ярышта кызып китеп, ялгыш кына үзенə үзе оттырмаса, һичшиксез, алтын кашык безнеке... гафу... аныкы булачак! Яңгыр туктату ярышында исə, билгеле инде, Буа егете Ринат Рəхмəтуллин маһы бирмəстер, шəт.

Ары киттек. Алдан ук куркып, калтыранып торам – эшлəпə чөю ярышы кискен көрəшкə əверелмəгəе, җəмəгать! Кемне яклыйм икəн, дип чилəнəселəребез алда əле, күрмəгəнне күрəселəребез алда. Асаф Вəлиевкə көч бирим дисəң, Мунир Рахмаевны кая куясың?  Корсак сикертү ярышы да гаять кызыклы ярыш булырга охшап тора! Монда безнең калəм əһеллəренə каршы чыгучылар булмастыр. Аларның кемнəр икəнен əйтмим əлегə, берсен мин аның көн саен күрəм болай да – өйдə көзге яныннан үтəр хəл юк...

Корсак сикертү дигəч искə төште... Каш сикертү ярышында Буа театрының яшь артисты, «атказанган халык гаишнигы» Рамил Шəрəповка тиңнəр булмас төсле. Хəер, бер шик бар икəн əле: зур проблема булып Шамкай калкып чыкмагае. Бу очракта Рамилгə «Шамкай абый төшемле гастроленнəн кайтмыйчарак торса иде!» дигəн телəктə булырга гына кала. Гастроль дигəн җирдəн Рамилнең үзенең дə кайтып җитүе икеле-микеле əле... Əйе, һəм театр директоры, һəм режиссёр, һəм атказанган артист Раил Садриевнең 2021 елның утыз икенче декабренə ук тəгаенлəнгəн гастрольлəреннəн тиз генə ычкынырсың... Эһе!..

Бүтəн шəхес булып сөйлəшү, башкалар кебек кылану ярышында Камал театры артисты Эмиль Талипов беренчелекне алырмы, əллə эстраданың иң яшь, өметле шамакайларыннан берсе булган Данир Сабировмы? Əлегə кəнкрит əйтүе кыен. Данир Айдар Галимовның җырлау рəвешен, аның сəхнəдə җитез хəрəкəтлəр ясап, вакыт-вакыт кырт-пырт итеп селкенə-җилкенə, иелə-бөгелə төшеп, хөкүмəт җитəкчелəренə парлы-парлы рəхмəтлəр һəм сəламнəр яудыру мизгелен үтерически охшатып кабатлавы белəн алдынгы урынга дəгъва кыла ала, əлбəттə. Əмма Эмильнең əлегə ачылмаган кəрте – кузыр тузы барлыгын, ягъни хəзерге илбашын гəүдəлəндерүе мөмкин икəнен истəн чыгармаска кирəк. Əлбəттə, көтмəгəндə Алмаз Хəмзин, атсыз йөреш ясап, үзенең барлыгын искə төшерүе ихтимал.

Ике һөнəрне бергə кушып ярышу бəйгесендə Салават Фəтхетдинов белəн Вил Усмановка тиңнəр табылмас сыман. Мəсəлəн, Салават быелгы концерт репертуарында булачак барлык җырын – искесен-яңасын, əле рəтлəп ятлап-өйрəнеп өлгермəгəннəрен дə – узыш машинасында җилдергəн арада җырлап өлгермəкче, имеш! Вил исə көрəш нəкъ кызган бер вакытта көндəшен инглиз акценты белəн урысча җырлап исəнгерəйтмəкче була. Хактырмы, юктырмы, агач кочу ярышында Роберт Миңнуллин белəн Рəсим Низамовның катнашырга исəплəре бар дилəр. Ярыш һəркемне таң калдырырлык булырга охшаган. Чөнки каен кочу буенча тəҗрибəлəре булган əлеге иптəшлəргə чит илдəн махсус маймыл агачы – коточкыч юан баобаб кайтартачаклар.

Универсиаданың иң төп ярышы, иң əһəмиятлесе – бəби табу ярышы булачак дип гоманлый журналист халкы. Монда, сукыр күзгə дə күренеп тора – бу ярышта ир-егетлəрнең барысы да пас. Андый-мондый берəр могҗиза булса гына... Бөтен өмет яшь гүзəлкəйлəребездə. Универсиада вакытында «маткапитал» дигəн төслерəк берəр өметлəндергеч вəгъдə биреп ташламагайлары дигəн шик-шөбһə бар. Ул чакта судьяларга кирəгеннəн артык эш өелмəгəе. Безнең татар кызлары көтелмəгəн хəллəр китереп чыга-рырга һəвəс халык – стадионны бала-чага чыр-чуына күмүлəре ихтимал. Чарасын күрмəсəк, бар дөнья халкы алдында (ярышларны «ТНВ-Планета» каналы нəм-нəм кабилəсенə кадəр ирештерəчəген белгəнгə күрə əйтүем) адəм рисвае булуыбыз көн кебек ачык.Шулай да алдан ук паникага бирелмик əле. Җиңү дəрте белəн яшик. Алга, газиз миллəттəшлəр, туп-туры Универсиадага таба!..
 


Ләбиб ЛЕРОН
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»