18.01.2013 Мәдәният
Мөхәммәт Мирза: Төшләрне мин Актанышта гына күрәм
Татар шигъриятендә Мөхәммәт Мирза исеме яңгырый башлаганга бик озак вакыт та үтмәде кебек. Чөнки ул шигърияткә соң килде. Рәсми урыннарда эшләгәннән соң, урау юллар аша килеп керде дә аһәңле иҗаты белән таң калдырды.
– Илфак әфәнде, сүзне әтиле-әниле балачактан башлыйк әле. Ул елларны ничегрәк хәтерлисез?
– Мин “Балачак хатирәсе” дигән хикәямдә Әнкәй турында яздым, Әткәй хакында да минем байтак шигырьләр язылды. Беләсезме, бәләкәй вакыт бит ул хәзер бер төш кебек кенә. Мин ул вакытны хәзерге заман белән чагыштырып карыйм. Авыл аеруча нык мохтаҗлыкта яшәде. Ни өчен аның шулай икәнен мин хәзерге акылым белән генә аңлый алам: авылда җир җитмәде. Авыл кешесе колхозга барып эшли, ә үзенең бер сыерын асрар өчен ничаклы чакрым читкә йөреп печән әзерләп кайта. Ярый ул эшләр кешең булса, кулыңнан килә торган булса. Минем Әткәй ике аяксыз иде, мәктәптә директор булып эшләде, мәктәпнең исә атлары бар. Җәй көне мәктәпкә утын әзерлиләр һәм атларга печән чабалар иде. Аларның бөтен вакытлары шунда үтте.
Безнең авылдан җитмеш кеше сугыштан кайтмаган, нибары 14 солдат кайтып, авылны тергезәләр. Берсендә унбер бала, икенчесендә тугыз бала, өченчесендә җиде бала була. Шулай итеп ундүрт солдатка 84 бала җыела. Менә бу тормышның бер мизгеле, шул бер авылның тормышына карап милләт турында да, дәүләт турында да, гомумән, кешелек турында да фикер йөртергә була. Мин ач тормадым, ләкин ач торган кешеләрне күрдем, ярлылыкны күрдем.
Безнең Чалманарат авылы олы юлдан унике чакрым читтә. Районга кайткач туган-тумачаларга барып керәсең дә, алар белән чәй эчәсең, зиратка кереп чыгасың, дога укыйсың да тагын чыгып чабасың. Кешеләр үлеп торалар, яшьтәшләр бакыйлыкка күчеп торалар, кайчакта җирләргә дә кайтып булмый. Авыл мине кабул итәрме, бәхилләрме? Мин бит бизнесмен түгел, мәчет тә салдырмадым. Нәрсәдер эшләдем сыман, авылдашларның кайберләренә укырга керергә ярдәм иттем, үземчә кемнәргәдер акыл бирдем, үземә күрә күпләргә ярдәмем тиде кебек. Авылны тергезер өчен без дә Әткәйләр шикелле нигез салырга тиеш идек. Ә хәзер авыл картаеп бара. Менә минем классташларның берсе дә (без егерме дүрт кеше укыдык) авылда калмады.
– Галәмне яулап алу теләгенә ирештегезме?
– Минем теләгем офицер булу иде. Безгә, Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”ын укыгач, сугыш романтикасы килеп керде. Сугыш башлана калса, сугышка барып, Әткәй өчен үч алу дигән ният, күрәсең, күңелдә булган. Мин офицер булдым. Армиядә хезмәт итеп кайттым. Партияле кешеләрне КГБга, милициягә җибәрә башладылар. Башта КГБга чакырдылар, мин бармадым. Соңрак барыбер милициягә китәргә туры килде.
Артист булырга да теләгем бар иде. Абыем Фаил Ибраһимов белән икәү мәдәният институтына укырга кердек. (Хәзер ул Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры.) Аны тәмамлагач икебез дә районга кайттык, ул халык театрында, ә мин радиода эшли башладым. Мәдәният өлкәсендә эшләргә дип кайттым, яшьләр арасында кайнап йөргәч тоттылар да, уйламаганда, мине район комсомолына алдылар. 13 ел милициядә эшләгәннән соң гына үземнең укыган белгечлек буенча эшли башладым, 3 ел ярым Актанышта мәдәният бүлегендә эшләдем, ә аннары 3 ел ярым Казанга килеп министрлыкта эшләдем. Шулай итеп 40 ел эчендә мин 5 урында хезмәт иттем. Эштән эшкә күчеп йөрмәс идем дә, чакырып алдылар.
– Милициядә яратып эшләдегезме соң?
– Мин анда бик үк теләмичә килдем, ләкин эшне барыбер җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Теләмичә килдем дип әйтсәм дә, тормышны аңлар өчен кирәк булгандыр ул. Тормышның төбе шунда. Анда бит нинди генә ситуацияләрдә калмыйсың. Ул эш минем сәламәтлегемне дә шактый алды. Шул елларда мин бик ныклап яза башладым. Милиционерлар рейдка чыгып китә, ә мин шигырь язып утырам. Төнге өчкә хәтле язып утырасың. Языла да языла... Укыганда да шулай булды: төнлә эшләп укыдык.
– “Дөнья кала, малы кала, и Мирза, җаныңа нур җыярга соңарма син!..” – дигәндә нәрсәне күз алдында тоттыгыз?
– Мин Коръәнне ныклап өйрәндем. Ислам мәдәниятен, Көнчыгыш фәлсәфәсен өйрәндем. Ислам фәлсәфәсе – ул мәңгелек фәлсәфә. Иҗатым Коръәнгә мөрәҗәгать иткәннән соң икенче төс алды. Менә минем “Адәм баласы” циклым Коръәнне укыганнан соң уйланулардан туды. Мин шул уйларымны “Адәм баласы” дигән бәйләмгә салдым. Адәм баласы – мин үзем дә ул, авылдашларым да, милләтем дә, гомумән, бөтен кешелек тә... Үземә бер калып, форма табып, Коръән фәлсәфәсеннән, ислам кыйммәтләреннән чыгып иҗат итә башладым. Хәзер инде миндә алты йөзгә якын бишьюллык тупланды. Алтмыш яшемә шуларны туп-лап китап чыгарам хәзер. Бу шигъри форма белән яшәү фәлсәфәсен биреп була.
– Актаныштан Казанга килү хыялыгыз идеме, яисә кушканга, чакырганга килдегезме?
– Тәкъдир, язмыш. Милициядә эшләгәндә Чаллыга чакырдылар. Ул Советлар вакыты иде, күчсәң, фатирын да, башкасын да бирәләр иде. Юк, күчмәдем. Минем Актанышта Әткәй белән Әнкәйне тәрбияләп яшисем килгән иде. Әткәй кинәт кенә алтмыш яшендә үлеп китте, мәктәптән эштән кайтты да, ятып, күзләрен йомды. Әткәй-Әнкәйнең фатихасын алдым дип беләм. Казанга чакырдылар. Килгәнемә үкенмим. Монда инде бөтенләй икенче тормыш. Ул чакта хөкүмәт җитәкчесе Р.Н.Миңнеханов миңа: “Син капитан кебек, гыйнварда районнарга чыгып кит, декабрьдә кайт”, – дип әйтте. Мәдәният министры урынбасары буларак, мин клублар-китапханәләр өчен җавап бирә идем, монда утырып кына эшләп булмый. 3 ел ярым эчендә без унсигез районның мәдәниятен үстерү буенча программалар эшләдек. Бөтен Татарстан миңа үземнең өй шикелле хәзер, Актаныш шикелле.
– Язучылар берлегендәге эшегездән канәгать калдыгызмы?
– Тулаем канәгать калдым. Иң беренче чиратта безнең яшьләр юк, Язучылар берлеге картайган, әдипләребезнең уртача яше илле тугызда иде. Алтмыштан узган, пенсия яшендәге әдипләр 184 кеше булды. Шуңа күрә ничек кенә булса да яшьләрне берлеккә тартырга кирәк иде. Яшь язучылар бар, ләкин китаплары чыкмый. Шуңа күрә без “Татнефть” белән дә сөйләшеп, яшь каләм тибрәтүчеләргә аерым стипендия булдырыйк, аларның китапларын бас-тырып чыгарыйк дип тырыштык. Элек бит Советлар Союзы вакытында альманахлар чыккан, без бу традицияне дә яңарттык. Икенче кылган гамәлләребез тәрҗемә өлкәсендә булды. Әдәби тәрҗемәләр тукталган иде. Без иң әүвәл 34 татар прозаигы һәм 65 татар шагыйре әсәрләрен тәрҗемә иттердек. Шулай ук тарихта беренче мәртәбә ике телдә “Татар шигърияте анталогиясе” төзеп чыгаруга ирештек. Анда 117 шагыйрьнең иҗаты урын алды. Нәтиҗәдә без үзебезнең тәрҗемә мәктәбен булдыруга ирештек. Аннан соң яшьләр өчен әдәби фестивальләр оештыру, аларның мәйданын киңәйтү җайга салынды. Әүвәл безнең бер генә иҗат фестивале бар иде. Ул – “Иделем акчарлагы”. Шуның өстенә яңа ике фестиваль барлыкка килде. Алар – Саҗидә Сөләйманова исемендәге фестиваль, Казан федераль университеты, Татар Конгрессы белән оештырылган “Илһамлы каләм” дигән бәйге. Нәрсә генә эшләнсә дә, яшьләрне иҗатка тартуга, татар әдәбиятын пропагандалауга юнәлтелде. Шулай ук тарихи һәйкәлләрне саклау мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлттек. Казандагы Татар бистәсе зиратында Г. Тукайның каберенә яңа һәйкәл-таш тергезелде, шулай ук бөек әдипләребез каберләренә дә һәйкәлләр куелды. Язучылар берлеге бинасын өр-яңадан төзекләндерү һәм Г.Тукай исемендәге клубны гамәлгә ашыру эшендә дә үземә рухи канәгатьләнү таптым.
Әлбәттә, башка илләр белән әдәби багланышларны да үстерергә кирәк иде. Без бу эшне дә башлап җибәрдек. Төркиядәге “Кардәшләр әдәбияты” журналы һәм Евразия дигән әдәби союз белән элемтә урнаштыруга ирештек. Элекке СССР Язучылар берлегенең дәвамчысы булган Международное сообщество писательских союзов – МСПС белән дә багланышлар җайга салынды. Нәтиҗәдә тәрҗемәләрне бөтен Россия күләмендә чыгаруга юл ачылды. Уртак премиябез дә барлыкка килде. Державин премиясе – бөтен Россия дәрәҗәсендәге премия. Менә боларның барысы да Язучылар берлеге эшләгән эшләр. Мин болардан канәгать.
– Актаныштан булу карьерага булышамы?
– (Көлә). Карьера – нәрсә дигән сүз? Бүген карьера ул – дәүләт тарафыннан бирелгән ниндидер зур финанс чыганакларында утыру дигән сүз. Банкир булып эшләү карьера булырга мөмкин, нидидер бер генераль директор яисә шундыйрак урында утыру карьера булырга мөмкин. Карьера дигәндә, бүген фәкать матди як кына күздә тотыла. Мин Язучылар берлегендә эшләгәндә гади эшченең уртача пенсиясе дәрәҗәсендә хезмәт хакы алдым. Иҗатта бернинди дә карьера була алмый. Актанышның Агыйделе дә, аның урманнары да, Әткәм-Әнкәм дә иҗади карьерамда зур роль уйнады. Бүген дә мин күңелем белән Актанышта яшим. Мин монда килеп эшлим генә. Төшләремдә мин үземне Актанышта дип күрәм. Актаныш – гомер бишегем, Әнкәем кебек газиз җир. Шуңа күрә, Актаныш–минем иҗатымның чишмәсе дә, күле дә, кайтып ятар түре дә...