поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2013 Авыл

Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады

Авылда мал чалу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Хуҗа кеше иң элек барлык кирәкле коралларны – бавын, пычагын һ.б. хәстәрләп куйса, хуҗабикә исә үз чиратында ашау-эчү мәсьәләсен кайгырта. Мал чалган көн авылда бәйрәм санала, шуңа күрә табын да бәйрәмчә булырга тиеш. Шулай итеп, ярты эш инде эшләнгән дисәң дә була, тик хәзер сугымчыны гына табарга кирәк. Менә монысы бүгенге көндә авылда бер бәла...


Кая барыйм, кемне дәшим?..


Күп кенә җирдә авыл буйлап китсәң, мал чалырлык бер генә кешене дә таба алмассың. Кайсының аек көнен туры китереп булмый – андый кешенең үзе ни дә, эше ни. Ир-атларның күбесе бу эшкә алынырга курка да әле, күпләрнең исә жәлләп кулы күтәрелми. Мөгезле эре терлеккә түгел, кош-кортка кагылырга җөрьәт итмәүчеләре дә бар. Бөтен авылга бер мал чалучы булса, рәхмәт әйтәсең. Әмма бөтен кеше дә аңа баргач, чиратың килеп җиткәнне генә бик озак көтәргә туры килә. Бәлки, кайбер якларда малларны бетерүнең, азрак асрый башлауның да бер сәбәбе шулдыр? Авылларда мал чалу иң җаваплы һәм иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Кулы да тәмле булсын, чиста да эшләсен, шарты да туры килсен дисең бит әле...

Мал чалучылар хезмәте оеша башлаган

Соңгы вакытта исә авыл җирендә бу мәсьәлә дә хәл ителеп килә бугай. Җәйге чорда акчаңны түләсәң, бакчаң да сукаланган, печәнең дә чабылган һәм алып кайтылган кебек, сугым чорында да мал чалып кәсеп итүче төркемнәр оеша башлаган. Берничә кеше берләшә дә, төрле авылларга, хәтта районнарга да чыгып, мал чалу хезмәтен башкара. Балтачта да бар андый төркемнәр. Әле менә күптән түгел генә әлеге районда яшәүче Роза апалар да, үгезләрен суярга кирәк булгач, кеше эзләп мәшәкатьләнмәгәннәр, мал чалучыларга гына мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның эшеннән бик канәгать калган алар. Мал чалыр өчен кирәк булган бөтен коралларны үзләре алып киләләр, бөтен эшне башкарып китәләр. Кыскасы, хуҗа кешегә бер мәшәкате дә калмый икән. Ике-өч сәгать вакыт эчендә иң зур эшләрнең берсе башкарыла да куя. Роза апаларга 3 кеше килгән.


Егетләрнең бу кәсепкә керешүләренә инде бер генә ел түгел. Шуңа күрә заказлары да күп. Кыш айларында буш торган көннәре бөтенләй дә юк. Дөрес, сугымчыларның җәй көне дә эшләре җитәрлек анысы. Бер көнгә 4-5 хайванга кадәр чалырга туры килгәли икән. Халык алар белән 3-4 көн алдан ук килешеп-сөйләшеп куя. Мамадыш, Саба, Малмыж, хәтта Ульяновск якларыннан да, безгә килегез әле, дип шалтыратучылар бар, ди. Хезмәтләре дә әллә ни кыйммәт түгел: бер баш үгез чалган өчен 1000 сум акча сорыйлар. Ашау-эчүне хәстәрләүне дә таләп итмиләр. Хәер, озаклап утырырга вакытлары да юк инде, чөнки икенче бер гаилә дә түземсезлек белән аларны көтә.

Дөрес, мал чалучы төркемнәр арасында да төрлесе була: кемдер намус белән, барлык дин кануннары буенча эшли, ашыкмый-кабаланмый гына эшен чиста-пөхтә итеп тәмамлый. Икенчеләр исә акча эшләүне генә күздә тотып, ашык-пошык эшләп китү ягын кайгырта.

Мондый хезмәтнең тарала башлавы авыл халкы өчен бик файдалы. Бу кемгәдер хезмәт хакы булса, икенчеләрне зур мәшәкатьтән коткара бит әле.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә республикада терлекчелек буенча күрсәткечләр тотрыклы. Ит җитештерү буенча 12 процентка арту күзәтелә, ә менә сөт җитештерү 1 процентка кимегән. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җиткерде. Шулай ук ул республикага дуңгызларның Африка чумасы үтеп керү куркынычы булуын әйтте. Аның әйтүе буенча, Татарстанда рөхсәтсез, тиешле документларсыз һәм ярамаган урыннарда терлек продукциясен, бигрәк тә дуңгыз итен сату очраклары артып киткән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мал чалучыларга киңәшләр


– Хайванны чалырга бер көн кала ашатмаска кирәк. Су гына эчертегез. Нәтиҗәдә ашказаны һәм эчәкләр бушап калачак. Бу аның эчен алуны җиңеләйтәчәк, икенчедән, ит тә озаграк саклана.

– Чалыр алдыннан хайванны борчымагыз, кыйнарга һич кенә дә ярамый. Болар барысы да итнең сыйфатына тәэсир итә.
 


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ | 17.01.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»