• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
17.01.2013 Могҗиза

Су үгезен карарга бардык

Безнең Биектау районы Мәмдәл авылыннан өч-дүрт чакрым гына читтәрәк, табигатьнең җанга кадерле, искитмәле матур бер почмагында серле Ызынба күле бар. Исеме үк серле, сәер бит. Җирле халык күлгә бу исемне каян алып кушкандыр? Биләгән мәйданы да шактый – 16-20 гектарлап. Тирәнлеге дә 24 метрдан алып 56 метрга хәтле җитә.

Ызынбаның суы искиткеч тыныч һәм чиста. Ярларының көнчыгышка караган өлеше – кара урман, кеше аралап аяк басмаслык чытырман: миләш­лек, шомыртлык, кара карлыган. Төньяк-көньяк, көнбатыш яклары исә дала чәчәкләренә күмелгән болынлык, сирәк-мирәк кенә ак каеннар бизи.

Күлгә бер инеш тә коймый. Аннан бер инеш агып та чыкмый. Әмма шуңа да карамастан, аның суы иң коры килгән җәйләрдә дә гел үзгәрешсез кала. Мыскал да саекмый. Мөгаен, күл төбен­дәге исәпсез-хисапсыз чиш­мәләр аны һәрчак тулыландырып торадыр. Ә балык бик күп биредә, ниндиләре генә юк: алабуга, кызылканат, бәртәсләр, кушбашлар.

Тик якын-тирә авыллар­дагы халык күл тирәсенә ки­лергә ашкынып тормый. Хәт­та Сабантуйларда да бирегә килеп, җырлап-биеп, күңел ачып утырмыйлар. Чөнки күл турында шөбһәле, бик куркыныч риваятьләр йөри. Дөрес булса, бу күлдә моңа кадәр җир йөзендә күренмәгән коточкыч усал һәм зәһәр җан иясе – Су үгезе яши, диләр. Шушы җан иясен үз күзләре белән күреп, ипи тотып ант итүчеләр дә бар. Ә кайберләре Су үгезен үзләре күрсә дә, соңыннан үч алудан, өенә янгын җибәрүдән өркеп, бу хакта сөйләүдән бөтенләй баш тарта. Алай гына да түгел, әлеге җанвар әле хәзер дә, таң алдыннан чыгып, үгез булып мөгри, яр кырыенда көтүләп йөргән сарык-кәҗәләрне дер селкетә, дип сөйлиләр.

Әле күптән түгел генә Мәмдәлнең үзеннән бер агай болыннан күп итеп печән чапкач, күл буена туктап, бахбаен тугарып, үзе дә күлдә коенып чыгарга ниятләгән. Кая ул! Шулчак көтмәгәндә яр читендә әлеге җанвар күрен­гән. Агайның дөнья күргән биясе, коты алынып, тугарылып та бетмәгән килеш, дугасы, дирбияләре белән, хуҗа­сын ташлап, җан-фәрманга Мәмдәлгә таба сыпырткан. Агай үзе дә куркудан йөрә­генә инфаркт булып, авылына чак кайтып егылган.

Бер елны бер бәхетсезе әлеге күлдә бата. Аны судан эзләтергә дип, Казаннан водолазлар чакырталар. Бу егет­ләр тирән дип тормыйлар, төпкә хәтле төшәләр. Күл төбе саз түгел, урман икән. Алар, күл төбендә гасырлар дәва­мында ятып, балта-пыч­кы үтмәс тәмам сөяккә әве­релгән имән агачларын өскә күтәрә­ләр. Бөтен күл төбенә шундый агачлар түшәлгән булуын әйтәләр. Димәк, күл бик борынгы заманнарда ук җир убылудан хасил булган.

Узган җәйләрнең бер­сендә шушы төбәк язучылары Солтан Шәмси, шагыйрь Рафис Корбан белән Ызынба күленә Су үгезен күрергә, җай килсә, кинога төшерербез, тавышын магнитофон тасмасына яздырырбыз дип барган идек. Тик ярты көн көтеп утырсак та, ул өскә күтә­релмәде. Күрәсең, эше тыгыз булгандыр...

P.S. Язучы, журналист Альберт Хәсәновка 75 яшь тулу уңаеннан Татарстан язучылар берлегендә (Мөштәри урамы, 14) 17 гыйнварда 17 сәгатьтә иҗат кичәсе үткәрелә.


Альберт ХӘСӘНОВ
Ватаным Татарстан
№ 7 | 16.01.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (826196) / 19.01.2013 23:50:00

Админ,"Соңгы фикерләрдәге"-язмалар кая китеп баралар,аңлатмассыңмы икән ???

№12 (826192) / 19.01.2013 23:25:15

Равил дигән бер егетне белә идем ул авылдан.89-90 елларда.

№11 (826132) / 19.01.2013 12:41:37

Авыл апае,Ризван абый начар кеше түгел! Бу турыда үзе белән күрешкәндә сөйләде,сүз артыннан сүз чыгып.
Мин алай дип әйтмәс идем.

Ул күл,күл төбе, төбе ахыргача өйрәнелмәгән. Аның бик тирән җирләре бар дип әйткәннәр водолазлар. Баткан кешене эзләгәндә, күл төбен өйрәнергә вакытлары да белемләре дә юк.

Ызынбы шундый серле күл инде ул. Без, яшьләр, шунда су коена идек...

Матбугат.руда Мәмдәлләр,Мәмдәлдә укыганнар юк күрәсең,язарлар иделәр. Данлыклы авыл ул Мәмдәль!!!

Нинди данлыклы Мәмдәл мәктәбе иде.
Дөбьяз районындагы ике унеллык мәктәпнең берсе Мәмдәлдә булды!!!

№10 (826038) / 18.01.2013 22:01:58

Фотода Ызынбы түгелдер шәт? Хәйран зур күренә.

№9 (825896) / 18.01.2013 08:09:00

Астраль доньяда андый разумный җан ияләре бик күп яши.Төн карангылында яисә көндез дә ай фазасына карап алар безгә дә килеп чыгалар икән.

№8 (825849) / 17.01.2013 21:10:36

Ызынбыдан, менә сез бит язгансыз миңа, минем балаларыма тимәде дип, ә Ризван абыеңны якын да китермәгән хәттә. Димәк бит инде разумный җан иясе була. Кемгә ярый, кемгә ярамаганын, кем яхшы, кем начар икәнен белгән))))) Кызык, шундый җан ияләре бөтен җирдә булса, кешеләр әллә кайчан нәрсә ярый, нәрсә ярамый, нәрсә яхшы, нәрсә начар, кем әйбәт, кем холыксыз булганын аңлап, үзара кешеләрчә мөнәсәбәттә яшәрләр иде. Үзләренең холык -фигыльләрен яхшы якка үзгәртеп бетерерләр иде дә разумный җан ияләре белән тулы гармониядә яшәрләр иде. Эх!

№7 (825784) / 17.01.2013 16:48:53

Авыл апае,көлмә әле,анда нәрсәдер бар,это точно.
"Су үгезе" дип условно әйтеп йөртәләр. Үгездерме,крокаделдырмы кем күргән. Әмма зуур бер нәрсә күлдә яши это точно!
Көлмәгез,дөньяда ниләр булмас,өчсыз кырыйсыз дөнья бу.

Мәмдәлләргә сәләм!!!!

№6 (825768) / 17.01.2013 15:31:06

ана гайбэтче син исэнмени эле?ха,су угезенен кай урыны ошады?

№5 (825765) / 17.01.2013 15:25:25

Ха! Кемдер гомер буе су коенып яткан, балаларын коендырган, кемнеңдер аты да куркып качкан. Моның бер-бер хикмәте ни-нәрсәдә икән? Теге су үгезе кеше белән кешене аера белә торган булып чыккан.

№4 (825761) / 17.01.2013 14:43:50

Су үгезләре, Лох-несс динозавры,кар кешеләре җирдәге икенче параллель дөньяда яшиләр.Кайчакта ике дөнья арасында портал(ишек) барлыкка килә һәм алар адашып безгә килеп чыгалар.

№3 (825693) / 17.01.2013 12:07:22

Легендалар һәр якта бар.
Кем әйтмешли,күргән юк та,ишеткән бар.

№2 (825684) / 17.01.2013 11:33:35

Малай чакта Ызынбыда(без аны ЫЗЫНБЫ дип йөртәбез) су коена идек Балык та тота идек. Нәрсәдер бар дип әйтәләр иде шул,күргән булмады. Әле кечкенә балаларым белән дә су коенган булды.
Ризван абый сөйләгәне бар иде,атым куркып качты,үзен күрмәдем,су өстендә шундый зур-биек дулкыннарын гына күреп калдым дип.

Яшь чаклар искә төште,хай рәхмәт Альберт Хәсәновка!!!

№1 (825678) / 17.01.2013 10:47:58

су үгезе урысча нәрсә була соң ул?аның җан ияләренә берәр өрле зыяны тияме?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar