поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.01.2013 Җәмгыять

Язучы Адлер Тимергалин вафат

Күренекле татар язучысы Адлер Тимергалинның йөрәге тибүдән туктады. 1 гыйнвар көнне ул 82 яшен тутырган иде. Язучы белән хушлашу 17 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8дә Казанның Зорге урамында булачак (23 йорт, 90 фатир). Адлер Тимергалин туган ягы Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында җирләнәчәк. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Адлер Камил улы Тимергалин – татар язучысы, тәрҗемәче. 1931 елның 1 гыйнварында Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952 елда ул Ташкентка китеп, андагы Укытучылар институтына укырга керә. Институтның физика-математика бүлеген тәмамлаганнан соң, 1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җидееллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап, нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы хезмәтен башкара. 1970-1978 елларда ул – язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның январеннан яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли.

Адлер Тимергалин – татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән «саф фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр», «Кохау ронго-ронго», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм сайланма хикәяләр, повестьлар җыентыгы – «Кайтыр юллар»). Язучының иң яхшы әсәрләре, мавыктыргыч маҗаралы-фантастик сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи, әхлакый һәм иҗтимагый-coциаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны фәннең алдагы үсеш перспективасы яктылыгында югары гуманистик караш ноктасыннан сәнгатьчә хәл итәргә омтылуы белән кызыклы.

Адлер Тимергалин кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар, төрле фәнни башваткычлар, логик мәсьәләләр һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы буларак та билгеле. Аның образлы, җор тел белән язылган юмористик хикәяләре һәм парчалары «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Яшь ленинчы» газетасында басыла килә.

Тимергалин «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү Һәм бастырып чыгаруда якыннан катнаша. Ул шулай ук төзелештә, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-атамаларын җыйнау һәм халыктагы канатлы гыйбарәләрне туплау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара.

Адлер Тимергалин И. Ефремовның «Сердце Змеи» («Елан йөрәге») исемле повестен һәм башка рус фантаст-язучыларының аерым хикәяләрен («Тау күйе-нең серләре» җыентыгы, 1969) һәм А. П. Романовның «Конструктор космических кораблей» («Космик корабльләр конструкторы», 1983) дигән документаль әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. Ул шулай ук озак еллардан бирле мәктәпләр өчен физика дәреслекләре тәрҗемә итеп килә.

Язучы 1976-1982 елларда Татарстан Язучылар союзы каршыңдагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшләде. Журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Мәгълүмат Татар Википедиясеннән алынды.


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.01.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»