поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
05.12.2008 Шоу-бизнес

110 КИЛОЛЫ КАР КЫЗЫ

Хатын-кызга әз генә ит куна башласа, ул тәмам хафага төшә: ач йөри, тузга язмаган диеталарга утыра, үз гәүдәсеннән ояла башлый. Аеруча яшь кызлар шулай. Бу язманы укыгач, үзен таза дип санаучы кызлар үз-үзләрен ярата башласын, гәүдәләре белән "дуслашсын" иде дим.

Яңа елга 3-4 атна калды. Корпоратив бәйрәмнәр чорына аяк басабыз. Кыш бабай белән Кар кызы туйдырды. Ел саен шул бер үк образлар – картаймыйлар да, яшәрмиләр дә. Әмма быел Казанда үзенчәлекле Кар кызы барлыкка килде – 110 килолы! Бу образны уйлап тапкан һәм аның эченә яшеренгән Ольга Асманова ябык фәкыйрегез белән барысын да уртага салып сөйләште.

 

– Оля, Мәскәүдә "Шоу толстушек" дигән тамашалар бик популяр дип беләм. Димәк, бу гарасат Казанга да килеп җитте?

 

– Әйе, Казанда берничә шундый проект бар. Моңарчы "Милашки" дигән төркемдә өч кыз биедек.

 

– Барыгыз да "сөбханалла"мы?

 

– Әйе. Өчебез дә 100 килодан артык идек. Яхшы биедек, пластика шәп иде. Безнең кебек гәүдәле кешеләр арасында яхшы пластикалы кешене табу авыр.

 

– Ә ничек табыштыгыз соң сез? "Авырлыгы 100 килодан артык булган биючеләр кирәк" дип игълан биреп булмый бит инде?

 

– Нәкъ шундый игълан бирдем. Бер биючебез шулай табылды. Шалтыратучылар күп булды. Таза кызлар шактый, әмма үз тәннәреннән оялмаучылар сирәк. Бии белүчеләрне табу тагын да авыррак.

 

– Сезнең жанрда чыгыш ясар өчен тагын нинди сыйфатлар кирәк?

 

– Беренче чиратта комплекслар булмаска тиеш. Сәхнәдә үз-үзеңне матур тоту, көчле энергетикага ия булу, бии белү, матур сөйләшү шулай ук бик мөһим.

 

– Ә сөйләшә белү нәрсәгә?

 

– Чөнки безнең интерактив тамаша, халык белән эшлибез.

 

– Яшь буенча таләпләр бармы?

 

– Бар. 20 яшькә кадәрле хатын-кызлар, гадәттә, эшкә җитди карамый. Алар белән эшләве авыррак. Ә 40тан соң инде таза хатын бик үк матур түгелдер. Игълан биргәндә яшь таләпләрен күрсәтмичә ялгыштым. 50-60 яшьлек бик күп апалар шалтыратты.

 

– Сезнең яшегезне сорарга оялып торам...

 

– Оялма. 32 миңа.

 

– Тамашагызны халык ничек кабул итә?

 

– 95 процент "О-о!" дип кычкырып каршы ала, балалар кебек шатланалар. Ирләрнең иң беренче сүзе: "Менә бу күкрәкләр, ичмасам!" (8нче размер турында сүз бара – Д.С.). Аннары "запчастьләр" буенча сүтеп җыялар. Ә 5 процент чамасы бөтенләй кабул итә алмый: "Безгә тазалар кирәкми", – дип кенә җибәрә.

 

– Хатын-кызлар ничек кабул итә?

 

– Күбесе ошата. Тазараклары, гадәттә, яныбызга килми калмый. "Моңарчы кешегә күренергә дә ояла идек, сезне күргәч, кушылып биисе килеп китте", – диләр.

 

– Ябыгып карау теләге бер дә юкмыни соң?

 

– Тазарганбыз икән – тазарганбыз инде, нишләтәсең! Үзебезнең арада бер әйтем йөри: "Әгәр авырлыгың 100 килодан арткан икән, ябыгырга тырышуның мәгънәсе юк, чөнки плюс-минус 5-10 кило – әллә бар, әллә юк". Икенче яктан, кеше күзгә ташланырга тиеш. Сәхнәгә тал чыбыгыдай кызлар чыга икән, бик хуп, бик яхшы, әмма андый кызлар белән сәхнә тулы. Ә без – тансык.

 

– Хәтта экзотика дип әйтер идем...

 

– Әйе. Беләсеңме, зур гәүдәле хатын-кызның ике юлы бар. Беренчесе – үз кимчелегеңне яшерергә омтылу, гәүдәне максималь рәвештә каплый торган киемнәр алу һәм ирләр игътибарыннан качу. Икенчесе – киресенчә, үзеңнең гадәттән тыш гәүдәңә акцент ясау, башкалардан аерылып тору, игътибар үзәгендә булу. Мин икенче юлны сайладым.

 

– Яңа елда Кар кызы булып эшләмәкче буласыз. Клиентлар булырмы?

 

– Әлбәттә. Аларны менеджерым таба. Бәйрәм оештыручы агентлыклар аша эшлибез.

 

– Ә фотодагы Кыш бабай ник таза түгел?

 

– Әйтәм бит, максатыбыз – стандарт булмаган образлар тудыру. Кыш бабай шулай ук гадәти түгел – яшь һәм ачык чырайлы. Исеме – Данил.

 

– Ничек?

 

– Данил... Ул төнге клубта биюче.

 

– Яңа ел бик тиз узар. Аннары нишләрсез?

 

– Эшсез утырырга исәп юк. Балалар өчен "Смешарики" дигән яңа проектка тотынырга исәп.

 

– Телевидениедә эшләп карарга тәкъдим булмадымы?

 

– Юк, ул өлкәдәге кешеләр белән элемтәм юк.

 

– Ә белемегез нинди?

 

– Рус теле һәм әдәбияты укытучысы мин. Сәхнәне яратуым да мәктәп елларыннан, дөресрәге, лагерьлардан килә.

 

– Стриптиз биисегез килмиме?

 

– Юк, минем жанр күбрәк клоунадага тартым. Ә элеккеге коллективтан бер дус кызым стриптиз бии.

 

– Ул да 100нең теге ягындамы?

 

– Әлбәттә!

 

– Үзләрен таза дип санаучы кызларга нәрсә киңәш итәр идегез?

 

– Таза булуның бер генә авырлыгын күрәм. Кием табып булмый. Зур размерлы киемнәрнең күпчелеге 50-60 яшьлекләр өчен. Яшьләр аны кимәячәк. Ә бәяләре гадәти киемнәрдән 3-4 тапкыр кыйммәтрәк. Әйтерсең, анда 3-4 тапкыр күбрәк тукыма киткән. Карьера булдыру да, гаилә бәхете дә тазалыкка карамый, кызлар. Мин, мәсәлән, бик бәхетле хатын-кыз, хатын һәм әни кеше. Мин элек үз гәүдәмнән ояла идем. Әмма ирем мине нинди бар, шулай яратты. "Әйдә, ябыгып карыйм", – дигәч: "Бу турыда уйлама да!" – диде. 2 һәм 5 яшьлек ике малай үстерәбез. Балалар өстемә менеп яткач: "Әни, син шундый йомшак", – дип шатланышалар. Таза булуның бер авырлыгын да күрмим...

 

P.S. 110 килолы Кар кызына күлмәк тектерү 20 мең сумга төшкән.

 

Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 248 | 05.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы