поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2013 Дин

Зиратта, кабер янында Коръән уку рөхсәт ителәме?

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән Татарстанның көньяк төбәге казые, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт ШӘРИФУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

Изге Коръән мөэмин-мөселманнарга күрсәтмә, шифа, рәхим-шәфкать һәм җитәкчелек буларак иңдерелгән. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Кем Коръән укый, аның мәгънәсен аңлапмы-аңламыйчамы, һәрбер укылган хәреф өчен – ун савап, ә Коръәнне уку үзе үк гыйбадәт”, – булыр дигән. Ә аны мәрхүмнәргә Аллаһның рәхим-шәфкатен һәм Коръән шифасын җиткерү өчен укырга буламы соң? Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яки сәхабәләрнең бу турыда ни дә булса әйткән сүзләре яки гамәлләре бармы? Әллә инде бу гамәлләр, кайберләрнең әйтүе буенча, уйлап чыгарылганмы?

Хәнәфиләр “кабердә һәм башка урыннарда мәрхүмнәр рухына Коръән уку дөрес, кирәкле гамәл” дип исәплиләр, ә мәрхүм рухына юнәлтелгән бу гамәлнең савабы аңа барып ирешә дип раслыйлар. Хәнәфи мәзһәбе буенча язылган фикъһе китапларында әлеге мәсьәләдә болай дип әйтелә: “Әгәр дә кеше намаз, зәкят, ураза, хаҗ, Коръән уку кебек гыйбадәтләр кылып, моны башкаларга багышлый икән, ул нинди ният белән генә моны эшләсә дә, болай багышлап гыйбадәт кылу – хак гамәл һәм ул кемгә багышлап кылынса да, ул кешегә моның савабы барып ирешәчәк. Ул кеше исән булса да, мәрхүм булса да моның зур әһәмияте юк”. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үз өммәте өчен корбан китерүе һәм мәрхүмнәр исеменнән хаҗ кылырга һәм сәдака таратырга, ә мәрхүмнәрнең кабере өстендә “Йәсин” һәм “Ихлас” сүрәләре укырга мөмкин булуы турындагы хәдисләрне китерәләр. Факиһ һәм хәдисләр белгече Айнидан (855/1451 елны вафат) башлап, бине Абидинга (1252/1836 елны вафат) кадәрге бар хәнәфи мәзһәбе факиһлары да шундый фикердә тора.

Бу мәсьәлә буенча кире, капма-каршы позициядә торган беркем дә юк. Алар арасында беренчеләре дә (мөтәкаддимун) һәм аннан соңгы буындагылары да (мөтәәххирун) бу уңайдан гел бер үк карашта торганнар. Бу галимнәрнең сүзләренә караганда, хәнәфи мәзһәбенең карашы шундый: әгәр дә кеше намаз, ураза, сәдака, хаҗ, Коръән уку кебек изге гамәлләр кылып, аның савабын мәрхүмнәр рухына багышлый икән, бу гамәлләрнең савабы мәрхүмнәргә барып ирешәчәк.  


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»