|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2013 Матбугат
“Самара татарлары” татар журналымы?Яңа ел алдыннан “Самара татарлары” дип аталган журналның беренче саны дөнья күрде. Ул “Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе”нең матди ярдәме белән басылган. Затлы кәгазьдән эшләнгән, фотосурәтләргә бай, төсле басма рус һәм татар телләрендәге язмалардан тора. Журналда Самара өлкәсе татарлары тормышындагы аерым вакыйгалар, милли хәрәкәттә кайнаучы шәхесләр, милләтара мәсьәләләр турында мәкаләләр, әңгәмәләр, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә кагылышлы мәгълүматлар урын алган. Шунысы да күзгә ташлана: һәр бит саен диярлек милли оешмалар башлыкларының фотосурәтләре, алар белән корылган әңгәмәләр. Шул ук вакытта бу язмаларның күбесе рус телендә язылган. Татар журналы булгач, ул ана телендә булырга тиештер бит? “Мда.. Каты безне урыс кысты. Аларның «Яңа ел»ларын каршы алып, аерыла алмыйбыз үзләреннән. «Мне бы не хотелось, чтобы татарский язык постигла участь умирающих языков». Минәхмәт Хәлиуллов урыс телендә кайгыра. Татар теле татарлар арасында гына сакланыр. Тупланып яшәргә кирәк, сибелеп түгел. Урыс телле журналлар чыгарып, татар теле сакланмас”, - дигән комментарий калдырган берәү “Азатлык” радиосы сайтында бу журнал турында бастырылган мәкалә астында. - Шагыйрь, журналист Илфак Шиһапов әйткәнчә, Интернетта татарның бер генә дошманы бар - ул татарча язмаучы татарлар. Димәк, татар сайтларында да, татар газета-журналларында да безгә ана телебездә язарга кирәк, - дип уртаклашты журнал турында үз фикере белән “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да. Ә “Матбугат.ру” сайтындагы комментарийларның бер¬сендә: «Татар журналы түгел» дигәнгә тагын бер дәлил - беренче санның тышлыгында ук журнал исеме һәм «С Новым годом!» сүзләре чиркәү шрифты белән бирелгән. Гомумән, «татар матбугаты» басмаларында мондый шрифт(лар)ны белер-белмәс куллану еш очрый башлады. Журнал кадәр журнал чыгарырга алынып, шуны гына да исәпкә алмаска инде... Әлләни зур акыл да кирәк түгел кебек шрифтларны аерырга...”, - диелгән. Моның белән килешми мөмкин түгел, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, бу шрифт “ижица” дип атала һәм аны, чыннан да, башлыча христиан басмаларында кулланалар икән. Бәлки, журналны чыгарыр алдыннан бу эштә бай тәҗрибәсе, осталыгы, белгечлеге булган кешеләрдән булачак басма турында төрле уй-фикерләр, киңәшләр белдерелсә, “чиркәү шрифты” кебек һәм башка хаталар китмәгән дә булыр иде. Журналның, гомумән, концепциясе, редколлегиясе бармы дигән сорау туа. Чыннан да, бердәмлек җи¬теп бетми шул безгә бүген. Әйтик, яңадан-яңа журнал-га¬зеталар уйлап чыгарганчы, инде күп еллар буена басылып килгән, халыкка яхшы таныш, азмы-күпме тиражлары булган шул ук “Азан”, “Бердәмлек” газеталарын хуплау, аларга матди ярдәм күрсәтү дөресрәк булмас идеме икән? Аларны да бит төсле итеп, затлы кәгазьдә, зур фотосурәтләр белән бастырырга һәм журналда урын алган шушы ук мәкаләләрне урнаштырырга була, аларның кайберләре шул газеталарда басылганнар да бит инде. Тик бу очракта тагын бер өстенлек – бу газеталарның тотрыклы язылучылары бар инде. Шунысы да күзгә ташланды: журналдагы аерым татарча язмалар, әйтик, Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае, “Түгәрәк уен” фестивале турындагылары нигәдер “Азатлык” радиосы сайтыннан күчереп бастырылган. Әйе, меңгә якын данә белән бастырылган журналны бушлай таратып чыгарлар да бит. Тик менә бушлай әйбернең кадере булмый, диләр. Шуңа күрә язылучылары булырга тиеш шул мондый басмаларның. Ә бүгенге көндә халык газета-журналларга язылырга ашкынып тормый. Шулай “Азан” белән “Бердәмлек” газеталарына да үз тиражларын елдан-ел саклап калыр өчен күп көч куярга туры килә. Ә инде төсле, затлы, кыйммәтле журналның хакын, тиешлечә аңа язылырга теләүчеләр санын күз алдына китерергә мөмкин. “Самара татарлары” журналын квартал саен чыгарырга ниятлиләр икән, киләчәктә аны тулысынча татар телендә һәм анда гади халык, аның көндәлек тормышы, проблемалары турында да аналитик язмалар күрергә насыйп булсын иде.
Фәнил ХИСМӘТОВ |
Иң күп укылган
|