|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2013 Мәгариф
Сафаҗайда “Иң яхшы укучылар – 2012” (ФОТО)Кышкы каникуллар вакытында Сафаҗай урта мәктәбендә авылның яшьләр хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчеләре – ике туган Илдар һәм Ринат Аляутдиновлар инициативасы белән оештырылган “Иң яхшы укучылар – 2012” дип аталган бәйге булып үтте. Аның төп максаты – уңган, булган, зирәк, тырыш һәм иҗади укучыларны билгеләү, халкыбызның телен, динен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү. Беренче тапкыр уздырылган әлеге конкурста мәктәпнең 5-11 класс укучыларыннан торган сигез команда катнашты. Конкурс өч номинациядә оештырылган иде: мәктәп программасын үзләштерү, ислам дине кануннарын белү һәм иҗади номер. Беренче этапта һәр команда татар һәм рус әдәбиятлары, тарих һәм авыл тарихы буенча төзелгән сорауларга җаваплар кайтарырга тиеш иде (һәр командага үз уку программалары буенча биремнәр әзерләнгән). Икенче этапта укучылар дин, Коръән белән бәйле булган сорауларга җаваплар кайтардылар. Жюри әгъзалары: мәктәп директоры Рамил Мусин, авылның аксакалы Вафа Камалетдинов һәм Сафаҗай яшьләр хәрәкәте җитәкчесе, имам-хатиб Илдар Аляутдинов һәр җавапның төгәл, интонация белән, һәркемгә аңлашырлык итеп әйтелергә тиешлеген белдерде. Югыйсә, дөрес булган җавап өчен дә баллар киселде. Хәрәмнәр булмады. 1 2 3 4 Фотоларда: бәйгедән мизгелләр.
Р.ХАМЗИНА |
Иң күп укылган
|