поиск новостей
  • 07.02 "Назлы кияү". Тинчурин театры. 18:30
  • 07.02 "Гәүһәр" нәфис сүз һәм татар биюе фестивале, КЦ "Чулпан", 15:00
  • 07.02 "12 адым" Г.Кариев театры. 18:30
  • 08.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр". Тинчурин театры. 18:30
  • 08.02 "Яратып туялмадым" Г. Кариев театры. 18:30
  • 09.02 "Идегәй". Тинчурин театры. 18:30
  • 09.02 "Гөлчәчәк" премьера. Г.Кариев 19:00
  • 10.02 Концерт группы Кино. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.02 "Алай түгел, болай ул". Тинчурин театры. 18:30
  • 10.02 "Йосыф" Г. Кариев театры 18:30
  • 11.02 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 17:00
  • 11.02 "Бәхетле көнем" Кариев театры 13:00
  • 11.02 "Кичер мине,әнкәй" Кариев таетры 18:00
  • 12.02 "Өч аршын җир". Тинчурин театры. 17:00
  • 12.02 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры 18:00
  • 14.02 "Гашыйклар тавы". Тинчурин театры. 18:30
  • 14.02 "Асылкош җыры" Кариев театры 13:00
  • 14.02 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры 18:30
  • 15.02 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 16.02 " Ромео һәм Джульетта" Кариев театры 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 07 Февраль
  • Илсөяр Иксанова - шагыйрә
  • Рузил Мөхетдинов - программист
  • Фәрит Салихов - журналист
  • Мәгъсүм Гәрәев - язучы
  • Галим Мөхәмитшин (1911-1956) - язучы
  • Марат Мөлеков (1930-1997) - җәмәгать эшлеклесе
  • Мортаза Рәхимов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Ирина Шәрипова - модель
  • Татар теленен анлатмалы сузлеген \ 3 томда\ сатам.Г.Ибрахимов исемендэге тел ,эдэбият хэм тарих институты, Татарстан китап нэшрияты.Казан,1981 ел.89046715456 Языгыз.
  • Нәкый Исәнбәтнең "Фразеологизмнар сүзлеге"н (2 нче томы), "Татар халык мәкальләре"н сатып алам. 89503231758. Языгыз.
  • Яхшы хәлдәге Фиат Линеа машинасы сатам (2010 елгы, төсе серебристый, пробегы 200 мең). Бәясе 300000 сум гына. Казан. тел.89274307917.
  • Продаётся однокомнатная квартира в Советском районе г.Казань. тел.89503270154
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Казаннын Завойский урамында 2 булмэле зур фатирны арендага бирэм. 89178738213 комиссия юк.
  • Казан шәһәрендә 1 булмәле квартир снимать итәбез( 2 татар мөселман кызлары). Гвардейская, Даурская урам тирәләре. 89506659890
  • Питрэч районы Юнусова авылы. Шэл сатыла кэжэ жоныннан 2 шт. 2000 сум. Алфинур 89093080463
  • Казанда яисэ шэхэр тирэсендэ квартиралар, ойлэр ремонтлыйбыз (штукатурка, шпатлевка, обои ябыштыру, ванна булмэлэре, плитка, электрика, буяу эшлэре х.б.). Эш тэҗрибэсе зур, оста куллар, чисталык, матурлык. Килеп улчэп, карап киту бушлай. Уртача бэялэр. 89061103971 Рушан.
  • Йомырка сатыла 75сум. 57 квартал 89372917054
Архив
 
10.01.2013 Җәмгыять

Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләре

Рәнҗү
Эх, бабайлар!..

Әйтмәкче булалар;
«Кошлар бит сезнеңчә сайрамый...
Агачлар сезнеңчә шауламый.
Төтен дә сезнеңчә аунамый...»

Сызланып, үртәлеп
эчемнән мин дә әйтәм:
яшьләрнең күбесе
телемнең асылын, аһәңен аңламый!..

Бу җиргә сөлектәй ябышкан
килмешәк турында әйткән юк...

 «Ник алай? Ник болай?» дип уйлап,
әрнүгә сабышкан чакларда,
искән җил кистереп яңакка сыдырды –
«Җиңелмәскә иде!»

Күп җирләр йөрелә.
Күп илләр күрелә...
Чагыштырасың да күргәннәрне,
күпчак
читнекеннән безнең ким чыга...
Сәбәпләрен кем ди төпченсен!
...Чит күзләрдә горур өстенлек:
«Җиңелмәскә иде!»

Төштә, имеш, бер йомгакны
әй сүтәм, әй сүтәм!..
Килеп чыкмасынмы бер мәлне,
гүяки сихерче төене эченнән,
кан белән тырналган бер язу –
«Җиңелмәскә иде!»

...Көч барда, акылга хаҗәт юк.
Беркемнең беркемгә әҗәт юк...
Күпме ул рәнҗелгән кавемнәр
хәмердә ысланган бу илдә!
Коллыкка тарылган өнеңдә...
Зарланма! Шыңшыма! –
Тел юк дип, рух юк дип...
«Җиңелмәскә иде!»

Ишетәм саңгырау өннәрне
Ерактан-ерактан:
 урманнан,
  даладан,
   курганнан...
«Сезгә бик авырдыр,
 авырдыр, оланнар!...»

...Сабантуй мәйданы ягына
баһадир бер егет ашкына урамнан.
«Җиңелмәскә иде бу юлы!
 Җиңелмәскә иде!»

Элек һәм хәзер

Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде.

Хәзер укып вакланмыйлар,
һәммәсе «иҗат» итә!..
Китап башын «китап» ашый
торган заманга җиттек.

Яшьләрдә — экран-китап.
Кызык та ул, яңа да.
...Кәгазь-китап охшап калды
рәнҗетелгән анага.

Аккош күле урманында

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
Тома ятим хәзер... Ераклаша
әти-әни исән елларым.

Күпме дуслар китте соң елларда,
бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә
күрәм сыман йөргән юлларын...

...Исәрләнеп йөрим әрле-бирле,
кәүсәләргә килеп сарылам.
Йөзләремә бәргән сагыш җиле
исә сыман кыйбла ягыннан.

Язлар-көзләр кабатланып тора.
Гомер фасыллары бер генә!
Яшьлек үткәч, шәфәкъ офыгында
Картлык дигәннәре күренә.

...Күпме югалтулар!.. Ә тапканнар?
Ачыкларга гомер бардырмы?..
Вакыт үтүләре кызган саен,
әкеренәя бара адымнар...

Агачлар да ава. Үсә яңалары.
Урман үзгә күренә эңгердә.
Кешеләрдән кешеләргә күчкән
шатлык-кайгы гына мәңгедер.

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
...Бер юаныч: күрәм улларымның
күзләрендә килер елларым.

Һәммәсе якыннар...

Яшәлгән гомерләр,
язылган китаплар,
күрелгән шәһәрләр,
яраткан хатыннар —
һәммәсе якыннар!

Кырдагы игеннәр,
иртәнге ак карлар,
судагы дулкыннар,
уттагы ялкыннар —
һәммәсе якыннар!
Ай-кояш, йолдызлар,
тургайлар, былбыллар,
дус-ишләр, көндәшләр,
җырчылар, акыннар —
һәммәсе якыннар!

...Үзем генә үз-үземә
чит-ят кебек карап торам.

Замана

Күкне иңли көчле канат!
Җиргә сеңгән зәгыйфь каурый...

Биеклеккә карый-карый
кемдер үрли... Кемдер арый...

...Җирдә ята каты канат.
Күктә оча йомшак каурый...

Пентатоника

Бер заман монгол илендә
булдык без кунакта.
(Моңарчы нигәдер юлым
төшмәгән бу якка).

Безгә дип концерт куйдылар
ерак бер аймакта.
Сәхнәдән агыла җанга
шундый якын көйләр!
әллә Сарманда утырам,
әллә, дим, Әлкидә!..

Идел шавын да ишетәм,
дала җилләрен дә...
Шул көйләрдә тибрәнә ди,
Кытай илләре дә!

...Җыр тәэсиреннән бер мәл
бу җир улы булдым.
Үзем сизмәстән, билләһи,
татар-монгол булдым.

Ураза

Бүген кемгә ни яхшылык
эшлием? дип уянсам —
таң алды сәхәрем шул.

Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул.

Төшләр
Хәерле төн! Тәмле төшләр!

Йоклаганда һәммәбез дә тигез.
Ярымүлем халәт тигезли.
Төшләр юллап, Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?

Татлы төшләр Аның бүләге ул.
Тик алары кыска булучан.
Яман төшләр саташтыра, баса,
тән изелә, тыпырчына җан...

Ни булса да, төшләр насыйп безгә.
Яшәүнең бу үзгә хикмәте.
Вакытларны кире кайтарырга
тик төшләрнең җитә кодрәте.

Кайчак яшьлекләргә кайтып була.
Очратып була әткәң-әнкәңне.
Ишетергә мөмкин тәүге ярның
назлы, татлы сүзләр әйткәнен...

Төш юраулар, белмим, язык микән,
Язмыш синең белән уйнаса...
Ә уйласаң, безнең гомерләр дә
бер кыска төш кенә ләбаса.

Кайтып төшә...

Туа бәндә.

Ята башта
биләвендә.
Тәпи йөргәч,
уйный аунап
идәнендә.
Исәйгәчтен
сабак ала
мәктәбендә,
ирешмәкче
максат куйган
дигәненә.
Балигъ булгач,
чыгып китә
дөнья буйлап
биләменә.

...Ә бер заман
түзалмыйча
сынауларның
иләвенә,
кайтып төшә
ләхеттәге
биләвенә...

Бер бәхете —
гомеренең
финал-ахырын
белмәвендә.

* * *

СССР чакта төзедек коммунизм.
Хәзер ни төзибез? — кем белә?..
Рәсәй милләтеннән димәкчеләр,
татар булып тугач, мин - бәла?

Үз телеңдә белем алу өчен
ялынырга, рөхсәт сорарга?
Мәҗит Гафурича сорау туа:
нәрсә карыйсың син, и Алла!..

Саталар...

Саталар һәм сатылалар...
Бар дөньясы сатуда!
Аерма шул: сату сүзен
кем ничек аңлатуда.

Саталар грам-мыскаллап,
саталар илләтә дә!
Кемнәрдер яшерен сата,
кемнәрдер — күрәләтә.

Саталар тәнен-гыйффәтен,
саталар урын-постын...
Сатасыңмы, сатыласыңмы —
син ни статуста, дустым?

... Һәммә кеше андый түгел
уеңда, дисең, хата.
Ышанмыйсың? Әнә чатта
кемдер гайбәтең, сата.

* * *

Томаннар эчендә югала еллар!..
Догасыз үтелгән шактые.
Уянса күңелдә үкенеч,
күзләргә яшь килә. Шат көе.

Офыклар артына күмелә еллар!..
Озата урманнар, үр-кырлар...
Яшь буын безнең чор турында
ни телдә, ни көйләр, ни җырлар?

Рәшәләр өстендә тибрәнә еллар!..
Хәтердә калмаган күп юллар...
Киләчәк түреннән безгә дип,
бер сыңар сәламне кем юллар?

* * *

Зарланырлык, үртәлерлек
Идел-Йортта хәлләр күп!..

Кара көчләр бассалар да,
барыбер түзәм! Кимсенмим!
Мондый чакта күпләр әйтер:
«Нишлием мин, нишлим мин?..»

Башны ияр чакларда да,
баш күтәреп эшлим мин!
... Җирдә ике татар калса,
шул икенең – берсе мин!


Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar