|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2008 Шоу-бизнес
УРЫСЧА УЙЛЫЙБЫЗ, ТАТАРЧА ҖЫРЛЫЙБЫЗ“Татар җыры” фестивале уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә ике дистәдән артык татар журналисты җыелса да, татар җыр сәнгате турында урысча сөйләштек. Ә радиодан татар сүзе яңгыратырга тиешле радиожурналистлар соңыннан аерым татарча интервьюлар оештырдылар. Матбугат конференциясенә “Барс-медиа” компаниясенең генераль директоры Марат Гәрәев һәм фестивальнең генераль продюсеры Фәрит Таишев килгән иде. Икесе дә татарча бик шәп сөйләшә. Баштарак “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та булачак дип вәгъдә биргәннәр иде. Ул “Татар җыры – 2008”нең оештыру комитеты рәисе. Әмма Илшат Юнысович күренмәде, авырый диделәр. “Татар җыры”н заманында “Барс-Медиа” белән ТНВ кулга-кул тотышып башлаган иде. Гала-концертны турыдан-туры эфирда күрсәтүләрен әле хәтерләүчеләр бардыр. Аннан кулдашлар арасында ниндидер аңлашылмаучанлык чыгып, фестиваль телевидениесез генә уза башлаган иде. Ә менә быел исә дуслык кабат яңарган. Марат Гәрәев моны үзләренең телевидениедәге бушлыкны – музыкаль тапшырулар челтәрен тулыландыруылары белән аңлатты. “Аңлашылмаучанлыклар чыкты, әмма тавыш чыгарып ачуланышып йөрмәдек, – диде Марат Мәүлетович. – Безнең кабат бергә эшли башлавыбыз – нормаль күренеш. Без телевиденеидә үз эшебезне күрсәтү, рекламалау өчен ел саен 9 миллион сум акча тотабыз. Тагын да зуррак чыгымнар тотып, махсус каналлар ачып торуның мәгънәсе юк дип саныйм, ТНВ безне канәгатьләндерә”.
Быелгы фестивальнең тагын бер яңалыгы: 19 декабрь көнне барлык катнашучылар “тере тавыш”ка җырлаячак. Аларга “Барс-медиа”ның инструменталь ансамбле һәм Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестры уйнаячак. “Татар җыры”ның бер көне бары тик “тере тавыш”тан гына торачагына әле күпләр ышанып та бетми икән. Тик бу хәбәр дөрес, җәмәгать. “Тере тавыш” – “Барс-Медиа”ның яңа проекты.
“Татар җыры” быел да “Йолдызлар фабрикасы” концертыннан башлана. Компания инде бишенче ел рәттән кастинг уздырып, үзенә яңа җырчылар туплый. “Яшь чебешләр” өчен беренче зур сынау – нәкъ менә бу фестиваль. Быел кастингта 600 кеше катнашкан, шулар арасыннан 12 сен сайлап алганнар. Концертта алар бер җырны ялгыз гына һәм бер җырны танылган җырчылар, ягъни мэтрлар белән башкарачак. “Фабрикантлар” үзләрен 18 декабрьдә күрсәтәчәк.
20 декабрь исә – гала-концерт. Бу көнне ел дәвамында “иң-иң” дип табылган җырларга һәм җырчыларга “Алтын барс” сыннары тапшырачаклар. Быел тагын бер номинация барлыкка килгән: ул – “10 еллыкның иң яхшы хиты”. Баксаң, “Барс-медиа” компаниясе оешуга 10 ел тулган икән. Номинация шул уңайдан кертелгән. “10 еллыкның иң яхшы хиты” исемен Илнар Сәйфиевнең “Талбишек”, Вәсилә Фәттахованың “Туган як” һәм Ләйсән Гимаеваның “Яшьлегем чишмәләре” җырлары дәгъвалый. Бу җырлар, чыннан да, инде берничә ел телдән төшми. 10 ел буена исә компания 50 миллионлап альбом чыгарган. Төгәл санны әйтмәделәр, коммерция сере икән.
Исемлектә ике кызык кына номинация бар. Ул “Ел ачышы” һәм “Ел ташкыны” (“Прорыв года”). Соңгысы, мөгаен, эстрадага ажгырып, ургылып, бәреп керүне аңлатадыр. “Ажгырып” керүчеләр өчәү – Алинә Шәрипҗанова, Илшат Вәлиев һәм Диләрә Илялетдинова. Ә “Ел ачышы” исеме өчен алты яшь җырчы көрәшәчәк. Алар – шул ук Диләрә, Алинә, Раяз Фасыйхов, Мөнир Рахмаев, Ленар Сәйфиев һәм Илвина. Минем фикерне сорасалар, Раяз Фасыйховны яки Мөнир Рахмаевны сайлар идем. Икесе дә, чыннан да, ачыш. Дөрес, икесе ике юнәлештә эшләүче җырчы һәм аларны яшьлек һәм “Барс-медиа” гына берләштерә,. Мөнир үз энергетикасы, стиле белән йокыга талган яшьләрне уятып җибәрсә, Раяз бертөсле тавышлы (яки тавышсыз) агымга яңа төс өстәп җибәрде. Аны курыкмыйча вокал ягыннан көчле егет дияргә буладыр.
Былтыр мин “Елның иң популяр җырчысы” һәм “Елның иң халыкчан җырчысы” арасында аерма эзләгән идем. Быел “популяр җырчылар”ны ачыкламаячаклар, чөнки ул номинация юк. Аның каравы “Елның иң яхшы җырчысы” бар. Башка үзгәрешләр юк диярлек. Җырчылар составында да, номинацияләрдә дә. Шул ук Айдар, Салават, Хәния, Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Әлфинә Әзһәмова, Иркә...
Гаҗәп, әмма быел матбугат конфренциясендә “халык сайлаган җырлар”, “халык сайлаган җырчылар” дигән сүз, гомумән, яңгырамады. Ялгышмасам, рекламада да юк. Җырларның да, җырчыларның да “Барс-медиа” белән эшләүчеләр арасыннан сайлап алынганлыгы билгеле бит инде, шулай булгач, нигә аларны монафыйкланып нигә “сайлатып” торырга. “Барс-медиа” коммерция оешмасы, шоу-бизнес өлкәсендә монополистлар. Бездә үз радиолары, үз газеталары булган һәм шундый зур фестивальләр оештыручы (быелгы фестиваль бюджеты 12 миллион сум) компания бары алар гына. Үз товарларын ничек телиләр, шулай рекламалау да – аларның үз эшләре. Беренче чиратта алар акча эшли. Әнә бит, Марат Гәрәев та бөтен сорауны акча санаудан башлый. Елның иң популяр җырларын тудырган авторлар быел да читтә калачак, чөнки ел дәвамында аларга болай да инде 2,5 миллион сум гонорар түләнгән. “Киләселәре килсә, урын табып утыртырга тырышырбыз”, – диделәр.
Марат Мәүлетович безне, ягъни журналистларны да фестивальгә, алай гына түгел, “Барс-Медиа” эшчәнлегенә икътисадый күзлектән карарга һәм профессионалларча язарга өндәде. “Профессиональ язу” – ул урыс матбугатындагыча шоу-бизнес турында аналитик мәкаләләр язу икән. Без наданнарга шулай аңлаттылар. Юкса без аларны гел тәнкыйтьләп кенә торабыз, ничек акча эшләүләре турында уйлап та бирмибез икән.
Нигездә, менә шулар. “Татар җыры” фестивале 18-20 декабрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак. 8 ел буена фестивальдә лауреат исеменә 67 җырчы һәм төркемнәр башкаруында 149 җыр лаек булган. “Алтын барс” сынында үзгәрешләр юк. Елдагыча ул алтыннан коелып, бриллиант күзле булачак. Ә, бер әйберне онытканмы икән. Марат Гәрәев татар эстрадасында “Евровидение”гә җибәрерлек ким дигәндә өч җырчы бар диде. Исемнәрен әйтмәде, “Татар җыры” сәхнәсенә чыккач күрерсез диде.
Гөлнара САБИРОВА |
Иң күп укылган
|