поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.12.2008 Мәгариф

“МИЛЛИОНЕР” МӘКТӘПЛӘР

Моннан өч ел элек “Мәгариф” проекты кысаларында РФ президенты грантлар бирә башлады. Инновацион укыту программалары, яңа технологияләр кулланган мәктәпләр, әлеге грантны яулап, мәктәп бюджетын бер миллионга баета ала иде. Быел әлеге конкурста Татарстаннан 216 мәктәп катнашты, шуларның 87се, конкурста җиңеп, миллион сум акча эшләде. Кызык, миллион сум откан мәктәпләр нинди булалар һәм алар миллион сумны кая куялар икән?

БАЙЛЫК ӨСТЕНӘ БАЙЛЫК!

 

Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче  гимназия хакында күпләрнең ишеткәне бардыр. “Русиянең иң яхшы мәктәбе – 2004” конкурсында җиңеп, "Көмеш кыңгырау" яулаган, президент грантын – миллион сумны бер генә түгел, хәтта ике тапкыр алган бердәнбер гимназия ул.

 

Гимназия бик матур. Килеп керешкә заманча зур телевизор тора. Аллы-гөлле төскә керә торган фонтан, аквариум,  утырып ял итәргә йомшак утыргычлары булган яшел почмак. Андый ял итү урыннары һәр катта бар. Балаларның әйберләре югалмасын, китапларны, аяк киемнәрен һәр көнне алып кайтып интекмәсеннәр өчен һәр укучы өчен  бикләнә торган кечкенә шкафлар да урнаштырганнар.

 

– Без 2007 елда гына гимназиягә әйләндек. Бүген биредә 1200 бала укый, – дип  башлады сүзен гимназия директоры Любовь Кочнева. – Соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрдек, заманча төсмер алдык. Гимназиянең  базасы грант акчалары, ата-аналар һәм  биредә укып чыккан хосусый  эшмәкәрләр ярдәме белән яхшыра. Шулай ук, бездә түләүле хезмәтләр дә бар.

 

Чыннан да, биредә  укучыларының 40 проценты – эшмәкәр балалары, ә 50 процентыннан артыгы – интеллигенция гаиләләреннән икән. Ягъни, өстәмә хезмәтләр өчен түләү күпчелек  ата-аналарның хәленнән килә.

 

“Шулай да, гимназиянең матди-техник базасын һәм информацион технологияләрне камилләштерү өчен өстәмә финанслау кирәк, – ди директор. – Төрле грантларда катнашу, аларда җиңү безнең өчен зур мәртәбә дә,  ярдәм дә.  Әйтик, 660 мең  сум лингафон кабинетын җиһазлауга китте. Огртехника, интерактив техника – такта, трибуналар, мультимедия проекторлары, плазмалы панельләр алдык. Рус теле кабинетын 120 мең сумга җиһазладык, ноутбуклар, мобильле-интерактив класс һәм тагын бик күп нәрсәләр кайтарттык. Күпләр грантка документлар тутырудан куркып калдылар. Булган барлык эшләрне –  нәтиҗәлелекне, укытучыларның югары квалификацияле икәнлекләрен, яңа укыту программаларын, киләчәккә планлаштырылган проектларның барысын да туплап, тәртип белән язып бирергә генә кирәк бит. Кәгазь эше күп, әлбәттә. Кайда юк соң ул? Әгәр күрсәтерлек эшең,  нәтиҗәң бар икән, аны күрсәтергә иренмәскә кирәк. БДИ буенча бездә уртача балл – 4,2. Русия күләмендәге олимпиадаларда җиңдек, район һәм республикадагыларны әйтмим дә... Ике укытучыбыз 100 мең сумлык конкурста җиңде...” Моннан тыш, мактанырлык һәм күрсәтерлек тагын әллә нәрсәләре дә бар аларның. Мәсәлән, гимназиянең “Smile-TV” дигән үз телевидениесе эшләвенә ике ел тулган. Грант акчасына былтыр мәктәп типографиясе дә кайтартканнар, хәзер гимназиянең үз газетасы чыга башлаган. Мәгариф хәбәрләре белән таныштыручы  гимназия радиосы да бар. Тик иң гаҗәпләндергәне – яңа контроль системасы. Ике ел элек һәр кабинетка, коридорларга видеокамералар урнаштырып чыкканнар. Хәзер бер экранга карап кына мәктәптә ниләр булганын, дәресләрнең ничек барганын күзәтеп була! Контрольнең  бу яңа төре бик аз мәктәпләрдә генә бар икән. Грантка лингафонлы компьютерлы инглиз теле кабинеты да сатып алганнар.  Бу – инглиз телен тирәнтен укытыр өчен  интерактив такта, кирәкле программалы компьютерлар, колакчынлары булган  махсус бүлмә.  “Мондый кабинетлар хәтта Мәскәүдәге югары уку йортларында да юк”, – ди Любовь Петровна. Гранттан кергән   акчага пультлар ярдәмендә тестлар һәм сораштыру системасы да урнаштырылганр. Ягъни, һәр укучы төймәгә басып сораштыруда, тестта катнаша, нәтиҗә дә шундук килеп чыга.

 

Мобиль-интерактив класс дигән төшенчә безнең өчен яңа булса да, биредә моны инде күптән кулланалар: берничә ноутбугы, колакчыннар һәм башка кирәк-яраклары булган кечкенә генә тимер шкафны кабинеттан-кабинетка йөртергә мөмкин.  Күптән түгел гимназия укучылары “Большая перемена” дигән фестивальндә призлы  (500 мең сум) урын алып, үзләренә-үзләре музыка уен кораллары бүләк иткәннәр. Санап китсәң, ирешкән уңышлары бик күп укучыларның. “Тырышлыгыбызга карап бәяне дә дөрес бирделәр. Грант – яңа укыту программалары, технологияләр кертүне алшарт итеп куя. Ә ниндидер яңалык кертү – акчасыз-нисез генә була алмый,  ди Любовь Петровна. – Безнең бу дәрәҗәдә алга китүебездә,   ата-аналарның  ярдәме дә бик зур. Алар бюджет хисабына гына мәктәпне яшәтеп булмавын яхшы аңлый. Һәр ата-ана баласын тирән  белемле, тәрбияле итеп күрәсе килә.

 

Без конкурсларда тагын катнашачакбыз.  Алга куйган максатлар бик күп. Быелгы грант акчасына “Медиатека” төзергә телибез. Анда видеотека, аудиотека, фонотека, ягъни фәнни-методик тикшеренүләр үткәрә торган үзәк һ.б. булыр дип уйлыйбыз”.  Алга киткән   элиталы мәктәпнең дә проблемалары бар икән.  “Хәзерге көндә безнең берничә кабинетка түбәдән су керә. Бәдрәфкә, канализация системасына  капиталь ремонт кирәк. Мәктәпкә бит инде тиздән 30 ел булачак.Тәрәзәләрне дә алмаштырырга вакыт. Район бюджеты әле кайчан акча күчерә, билгесез.  Грант акчаларына менә шуларны ремонтларга да мөмкинлек бирелсен иде”, – дип, Любовь Петровна минуслы ягын да  әйтте.

 

ПЛЮСНЕҢ МИНУСЛАРЫ 

 

Әйе, грант акчасына мәктәпкә ремонт ясап, ашханә, чишенү бүлмәләренә, бәдрәфләргә җиһазлар  алып булмый. Шулай ук, мәктәп бакчаларында эшләргә трактор, башка төзелеш материаллары алу да грант акчасында каралмаган. Миллион сумга лаборатор һәм методик җиһазлар, тулы бер кабинет,  компьютер һ. б. шундый заманча техника алып була.  Шуңа да, әлеге “Путин миллионы” бик күп бәхәсләр китереп чыгарды.  “Президент миллионы акчадан да бигрәк, зур бәла һәм нервы бетерү ул, шуңа да күп мәктәпләр бу конкурста катнашмыйлар”, – диләр күп кенә  директорлар. Укытучылар да: “Туйдык бу кәгазь  боткасыннан. Кайчан балаларны әйбәтләп укыта башларбыз инде”, – дип зарланалар.  Грантның тагын зур бер кимчелеге бар – куелган срокка, ягъни ел азагына кадәр акчаларны үзләштереп, тотып бетерергә кирәк,  шулай эшләмәсәң, алар “яна”.

 

– Кәгазь боткасы гына бит ул миллион, – диде исемен һәм мәктәбен әйтергә теләмәгән бер педагог. –  Аны оту авыр түгел, туздыру кыен.  Яңа укыту программалары, яңа технологияләр кулланган мәктәпләргә генә бирелә җитмәсә. Ә матди яктан, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ мәктәпләрнең, бигрәк тә авыл мәктәпләренең, ул миллион сумны отарга бернинди шанслары юк диярлек. Каян  килеп авыл мәктәбе инновацион программаларны актив куллансын инде! Шәһәр мәктәпләренә таләп тә, игътибар да зур. Ә авыл мәктәпләренә дәүләт йөз белән борылырга  ашыкмый.

 

Арча районының Иске Чүриле авылы мәктәбе директоры бүтән фикердә. Бу мәктәп башкалардан әллә ни  аерылып тормаса да, Президент грантын  отып, мәктәп  кассасын миллион сумга баеткан. 

 

ИСКЕ ЧҮРИЛЕНЕҢ ЯҢА МӘКТӘБЕ 

 

Иске Чүриле мәктәбенә  (рәсемдә) күршедәге 7 авылдан килеп укыйлар. Биредә 177 бала белем ала. Башка авыллардан балаларны ике автобус йөртә. 28 укытучының 26 сы югары белемле.

 

– Матди база, укытучыларның белеме һәм коллективның бердәм булуы гына кирәк. Әгәр шулай булса – җиңәсең, –  дип сөйләде мәктәп директоры Гөлнара Заһидуллина. – Грантка документларны без 2006 елда ук  биргән идек. Барып чыкмады. Икенче елны да грант эләкмәде, аның каравы  миллион отар өчен нишләргә кирәк, нәрсәләргә басым ясарга – барысын да җентекләп аңлаттылар. Таләпләр дә һәр елны үзгәреп тора. Казанда шуның буенча укып, өйрәнеп кайттык. Быел менә ниһаять, җиңдек. Җиңел генә бирелми инде.  Кәгазь эше күп. Кайчакта кызлар төнге 11гә чаклы утыралар иде.  Коры бюджет акчасына гына мәктәпне ныгытып булмый. Әгәр дәүләт андый конкурслар үткәрә икән, нишләп әле катнашмаска? Күпләр бәлки куркып та калгандыр. Безгә барыбер тәтеми ул миллион дип... Алай да тырышып карарга кирәк. Туризм буенча күп кенә кирәк-яраклар, әйбәт чаңгылар, туплар кайтты әле менә. Тактага акбур белән язып утырасы  килми хәзер, интерактив тактага, 2 ноутбукка,  8 компьютерга заказ бирдек. Шушы көннәрдә 160 меңлек компьютерлар  кайтырга тиеш. Мәктәпнең үз  метеостанциясе  булачак. Музыкаль  уен кораллары  кайтты. Безнең бу миллион белән проблемалар килеп чыкмады. Заказ бирелде, барлык әйберләр вакытында кайтып бетәргә  тиеш.

 

Гөлнара ханым да әлеге миллионны мәктәпкә  бик кирәкле әйберләр алуга тотып булмавыннан зарланды: “Ул миллион сумның хет 10 процентын булса да җиһазлар алуга, ремонтка тотып булсын иде. Утырып укыр, язар өчен өстәле дә, урындыгы да, заманча шкафлар да кирәк бит.  Безгә тулы бер кабинетка, мәсәлән, физика яки химия кабинетына заказ бирү отышлы түгел. Бер кабинет 700 мең сум тора. Аны алсаң, калган әйберләргә акча аз кала.  Биология, химия  кабинетларына лаборатория җиһазлары гына кайтарттык”. Иске Чуриле мәктәбенә, чыннан да, яңа җиһазлар комачау итмәс иде. Казанның алга киткән мәктәпләре белән һич кенә дә чагыштырып булмый аны.  “Безгә бүген капиталь ремонт кирәк, стеналарны тулысы белән яңартасы бар, тәрәзәләр нык искерде. Киләсе елга ремонтка заявка бирдек-бирүен... булырмы, юкмы, ” –ди,  директор мәктәпне миллион отып кына тулысы белән яхшыртып булмавын искәртеп. Алай да, Иске Чуриле мәктәбенә бу миллион нык ярдәм иткән. “Балаларның яңа технологияле мәктәптә укуыннан бигрәк, миллион откан сүзе генә дә ни тора бит аның !” – диделәр укытучылар.

 

P.S.  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә 2009-2010 елларда   миллион сумлык грант алу буенча конкурс үткәрелмәячәк. Аның каравы, класс җитәкчеләрен, сәләтле яшьләрне, иң яхшы укытучыларны бүләкләү кебек дәүләт ярдәмнәре, һичшиксез, булачак. 

 


Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА
Татарстан яшьләре
№ 65 | 27.11.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»