|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2012 Җәмгыять
Халык – дельтаплан артыннан ияргән торна көтүе түгел...XX йөз азагы – XXI гасыр башы, гомумән, вакыйгалар куелыгы белән аерылып торган кебек, узып баручы 2012 елга да тарих дәреслекләрендә шактый урын бирелер кебек. Ел башында илдә беренче төп сәяси вакыйга Президент сайлау иде. Аның беренче үзенчәлеге – сайлау Путинның Кремльгә яңадан әйләнеп кайтуы дип аталучы, иртән кояш чыгуы кебек үк алдан билгеле хәлне легитим итте, законлаштырды. Ирекле, хөр илләр өчен шактый сәер, тик Россия өчен гадәти нәрсә – алдан белә торып та, белмәгән булып кылану янәдән кабатланды. Ә менә ел азагындагы “дөнья бетә” дип саташу шуның киресе булды төсле. Белмәгән, аңламаган көе белдекле булып, уйдырма гарасатка чын-чынлап ышанып, шырпы, шәм артыннан чиратка тезелүләр. Юк-барга ышану халыкның хәтсез өлешенең болай да бик ачык һәм анык булмаган зиһенен тагын да томалап, аны сәяси, иҗтимагый мәсьәләләрдән кабат читләштереп торды. Бу шаукым сатылган шул шәмнәре, дизель-генераторлары, төзелгән бункерлары белән биредәге халыкның беркатлылыгын, мәгълүмат чаралары, имеш-мимешләр аша бик яхшы идарә итеп, аны миңгерәүләтеп булганлыкны тагын бер кат раслады. Елгыр сәясәтчеләр, төрледән-төрле алдакчы, провокаторлар, бездәге гавамның үзгәрмәвенә сөенеп, бу хәлләрдән соң янә кулларын уганнардыр, шәт. Еллар үтә, 2012 ел да тарихта калырга тора. Без – россиялеләр, һаман да җитлекмичә сабыйлыкта, сәерлектә, наданлыкта калабыз кебек. Россия дигән илдә мондый куанычсыз нәтиҗәне, кызганыч, үткән һәрбер елның азагында ясарга, чыгарырга мөмкиндер. Хронологияне бик сакламас-тан, сүзне ел азагындагы вакыйгалар белән дәвам иткәндә, коррупциягә каршы капылт кына көчәеп киткән көрәш турында да искәртмичә ярамастыр. Биредә бер нәрсә аңлашылмый: отставкалар, кулга алулар – масштаблы көрәшнең башымы, әллә чираттагы тузан кагып алу гынамы? Шикләнергә сәбәпләр юк түгел. Миллиардлар һаман да кемнәрнеңдер кесәләренә шуган чакта, Илбашы, үзе үткәргән матбугат конференциясендә, күзен дә йоммыйча, андый фактлар турында (“Оборонсервис”тагы хәлләр хакында) белмим, дип тора. Мондый гамәл ришвәтчелекне күпмедер аклау түгелме? Петр Iне искә алып, барысы да урлаша, чиновникларны утыртып бе-тергәндә эшләр кеше калмаячак, дию дә президент сүзе була алмый. Бу – чиновник һәм караклык сүзләрен синонимлаштыру, хәтта әйтер идем, бюрократиягә астыртын карт-бланш бирү дә бит. Ни өчен, мәсәлән, шул ук Европада чиновник намуслы була ала, ә Россиядә – юк? БСОга керү. Тырыша, тыпырчына торгач, Россия, ниһаять, анда үтте. Кирәкле, күптән көтелгән вакыйгамы? Белмим. Таможня пошлиналары югары сикермәгәндә, бәяләрнең акрынлап аска төшүе көтелә көтелүен. БСО – гомуми унификациягә, стандартлаштыруга кушылу. Ясый белмәгән көе, үҗәтләнеп, велосипед уйлап табып, аны үзебездә ясап утырасы булмаячак. Җитештерә белгәнне җитештереп, дөнья базарында үзебезнең киштәне табарга туры киләчәк. Тик көндәшлеккә юньләп каршы тора алмаган, болай да көч-хәлгә җан асрап килгән бездәге ярымреликтив җитештерү тәмам аягын сузарга да бик мөмкин. Хәер, чималчылыкны күп елларга кыйбла итеп алгач, моңа кайгырып утырасы да юктыр. Бу спектакль “Үзебез сайлаган язмыш” дип атала. Мәскәүдәге Болотная мәйданындагы вакыйгалар. Алардан соң митингларга, пикетларга каршы катгый законнар кабул ителү. Илдә сәяси активлык кимү. Көч структуралары хезмәткәрләренә түләүләрне, эш хакларын арттырып кую. Болар – илдә авторитарлык дәвам итүне аңлаткан бер үк чылбырның игезәк буыннары. Коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә кискен өскә сикереш. Халыкның бу сикерешне сүзсез генә йотып куюы. Безнең бер яңакка чабалар, икенчесен куеп торабыз. Бу да чын россиялеләрчә – мескенлек белән буйсынганлыкның дәвам итүе. Крымск фаҗигасе. Бу вакыйга ил хуҗалыгындагы хәтсез объектларның ярым ташландык хәлдә булуын исбатлады. Совет чорында тудырылган инфраструктура таушалды, тузды. Яңасын булдырырга, озак вакытка исәпләнелгән проектларга алынырга беркем дә атлыгып тормый. Халыкның гражданлык активлыгы артмый. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе бик акрын яхшыра. Сүзләр күп сөйләнелсә дә, күптармаклы, югары технологияләргә нигезләнгән җитештерү һаман киләчәккә күчерелеп киленә. Өндәүләр белән генә массаларны бөек казанышларга кузгатып булмый. Халык – дельтаплан артыннан ияргән торна көтүе түгел... Төп нәтиҗә, бәлки, шундыйдыр: дәүләт җитәкчеләре үзләрен һәм үзләре кылган гамәлләрне шактый уңышлыга санап йөрсә дә, Россия, башка еллардагы кебек, тотрыклылык белән торгынлык арасындагы тар коридордан хәрәкәт итүен 2012 елда да дәвам итте. Бар булганны караңгы төсмерләрдә генә сурәтләп утыру да бик үк дөрес түгелдер. Җитәкчеләребезнең, халыкның 2012 елдагы төп казанышы – ил, бик акрынлык белән булса да, алга бара. Агым уңаена бару, ягъни дрейф дигән нәрсә юк. Олы тетрәнүләр, гарасатлар, тормыш хәлләре кисәк начараеп китүләр көтелми. Татарстаныбызга килгәндә, төп вакыйганы, кызганыч, уңай тамга белән билгеләп булмый төсле. Ул да булса республика мөфтиенә һөҗүм һәм аның элекке урынбасарын үтерү. Россия мәгълүмат чаралары, Татарстан турында сүз чыкканда, “толерантлык” терминын бик кулланмыйлар хәзер. Республиканың дәрәҗәсе, биредәге милләтләр, диннәр дуслыгы күпмедер шик астына алынды дию дә дөрес булыр кебек. Бу – Татарстан кичергән сәяси югалту. Республика күләмендә әһәмиятле урын алып торган ике министрлыкта (Эчке эшләр, Мәгариф һәм фән министрлыклары) җитәкчеләр алышынуны да ел вакыйгасына кертергә буладыр. Ә икътисадка килгәндә, шактый тотрыклы эшләүче җитештерү системасы, егәрлекләрнең яңартылып, яналарын булдырып тору, шулар тәэмин иткән эзлекле үсеш 2012 елда да дәвам итте дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы өчен дә узган ел уңышсыз дип булмый. ...Яшәгән саен дөнья катлаулана, ул гына да түгел, анда гомуми активлык, Гумилевча әйтсәк, пассионарлык арта тора. Хәтта вакыт та тизләшкән кебек тоела. Мондый шартларда илдә дә, республикада да, икътисадый як булсын, сәясәт булсын, иминлек, ирек-хөрлек, демократия торышы булсын, башкалардан артта калмау бик кирәк. Барыгызны да туачак яңа 2013 ел белән тәбрик итәм!
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|