|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2012 Җәмгыять
Агулыйлар“Рен-TV” каналыннан сирәк кенә булса да “Жадность” тапшыруын карыйм. Русиядә халыкка көндәлек тормышта кирәкле товарларны сатуда ничек хәрәмләшүләрен, алдашуларын күрсәтеп тә бирәләр соң! Кайсыбер предприятиеләрдә безгә азык-төлек җитештерүчеләрнең ничек эшләгәннәрен күрсәткәндә чәчләр үрә тора. Шул ризыкларны ашап, без ничек үлмибез икән дип гаҗәпләнеп утырасың. Бигрәк тә ит, сөт ашамлык-эчемлекләренә ниләр кушып сатуга чыгарганнарын белгәч, кибетләрдән шундый ризыкларны ялгыш алмадым микән дип куркып куясың. Кайсыдыр өлкәдәге ит комбинатында ничек итеп колбаса, пилмән ясаулары, алып баручының сөйләве күз алдымнан һич китми. Җитештерүчеләр үләт базыннан егермеләп сыерның үләксә итләрен алып кайтканнар, хәтта кортлый башлаган башларын да алып кайтып идәнгә тезгәннәр. Бөтен җирдә кан, лайла, кортлар үрмәли, тараканнар чабыша. Менә шушы шакшы үләксәләрне әллә ниләр кушып эшкәртеп, пилмән ясыйлар һәм шуларны чиста-тәти пакетларга тутырып, кибетләргә озаталар. Нәзберек кеше бу тапшыруны караганда коскандыр яки телевизорын сүндереп куйгандыр, мөгаен. Лицензия сатып алып, сөт эшкәртеп сату белән шөгыльләнүче хуҗаларның ничек эшләүләрен дә күрсәтәләр. Әзер продукцияләрен алып китеп лабораторияләрдә төрле анализлар ясатып карадылар. Йә, Хода, сөт ризыкларының кайберләрендә сөтнең дәһеле дә юк икән! Организмга зыянлы әллә нәрсәләр кушып, ниндидер сыеклыкны алартып, агартып дигәндәй, чәчәкле-елтыравыклы пакетларга агызып, рәхәтләнеп сатуга җибәреп яталар. Ит ризыклары җитештерүчеләрнең беренчеләре пилмән, колбасаларны үләксәләрдән ясаса, колбаса җитештерүче икенчеләре тагын да “башлырак” булып чыктылар. Аларның колбасаларын җентекләп тикшергәннәр иде, анда итнең әсәре дә табылмады. Тапшыруны алып баручы сүзләренә караганда, лабораториядә анализ ясаучылар да әлеге колбасаларның нәрсәләрдән оештырылуларына төшенә алмаганнар. Комбинат сакчылары телерепортерларны төп җитештерү цехына үткәрмәгәннәр. Корреспондентлар: “Ашап карагыз”, – дип, комбинат җитәкчеләренә үзләрендә җитештерелгән колбасаларны бирделәр, тегеләре, билгеле, ашамады! Менә шулай, Марс Ахунов язганча, хәзер колбасада ит түгел, соя оны да юк икән шул... Балык эшкәртү цехларындагы әкәмәтләрне дә күрсәттеләр. Кибет киштәләрендә озак яткан кыйммәтле балыкларны (ат бәясенә аларны кем алып ашасын?) майлап-матурлап, кабат сатуга кую “серләрен” дә чиштеләр. Аларны агулы химикатлар, препаратлар белән майлап “яңарталар” икән. Чит илләрдән кайткан җиләк-җимешне әйткән дә юк инде. Сабагыннан әле генә өзелгәндәй күренүче ул матур җимешләрнең эчләрендә ниләр барлыгын бер Аллаһ та, җитештереп озатучы үзе генә белә инде. Геннары үзгәртелгән, иң хәшәрәт корт-бөҗәкләр дә тешләп карарга курыккан җиләк-җимешне ашыйбыз бит, туганнар... Инде килеп төп ризыгыбыз – ипи турында. Үз газетабыз “Т.Я.” язганча, бетте бит ул саф бодай, арыш оныннан күпереп пешкән, колмак чүпрәсе исе аңкып торган ипекәйләр. Мал-мөлкәткә туймас алыпсатарлар шул газиз ризыгыбызны да ярымясалмага әйләндерәләр. Бер тәүлек эчендә кайсы ипи әчи, кайсы күгәреп чыга, кайсы мамыклана ук башлый. Мондый ипиләрне эт, мәче, кош-корт та ашарга курка бит. Шундый сыйфатсыз була торып, ипи бәяләре атна саен диярлек үсеп тора, ә күләме, авырлыгы кими. Менә шундый сыйфатсыз ризык ашаган, агулы эчемлекләр эчкән, шуның өстенә әллә нинди агулы көнкүреш товарлары кулланган кеше ничек озын гомерле була алсын?! Йөрәк-кан тамырлары авырулары, рак, ашказаны-эчәк, үпкә чирләре кыра бит адәм балаларын. Үзебез утырткан бәрәңгегә кадәр агулап ашыйбыз лабаса!.. Шунысына хәйран калам: халыкның сыйфатсыз, агулы ризык ашауларын күрсәтеп, сөйләп, язып торалар, ә җаваплы кешеләрнең ник бер кыллары селкенсен! Шушы алдау-елдауларга каршы дәүләт күләмендә көрәшү чарасын күрергә кирәк бит инде! Эт өрә торыр, бүре йөри торыр дигәндәй, “мал кортлары” халыкны алдауларын, агулауларын дәвам итәләр. Дәүләт җитәкчеләре, үтә бай катлам без ашый торган ризыкларны кабып та карамыйдыр шул. Совет заманында ук югары җитәкчеләр өчен аерым иген басулары, мал фермалары тоталар дип ишетә идек. Хәзерге байларның хатыннары үз самолетларында үз очучылары белән сыйфатлы ризык алып кайту өчен көн саен чит илгә очалар, имеш. Кемнең кулында – шуның авызында. Без нәрсә ашасак та, алар нәрсә генә ашасалар да, беребез дә мәңгелек түгел, ахырда барыбызга да бер үк җиргә барасы... Чаллы.
Рәҗәб ӘХМӘТОВ |
Иң күп укылган
|