поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.12.2012 Милләт

Татар идеясе

Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда үз-үзен саклап калырга тырышкан һәр милләтнең ниндидер үз милли идеясе булырга тиеш. Мәсәлән, русларның, алар тарафыннан бөтен дөнья­ны рухи яктан коткарырга дәгъва итүче «Рус идеясе» бар. Ул идея Ф.Достоевский тарафыннан уйлап чыгарылган һәм менә шундый фикерләрдән гыйбарәт иде: материаль яктан ярлы Россия киләчәктә үз рухилыгы белән череп барган Европа цивилизациясен коткарып калырга тиеш иде. Рус халкы, үз йөрәгендә Раббыны саклаучы һәм христиан динен башкаларга таратучы буларак, башка халыклар белән берләшеп бөтендөнья күләмендә гадел бер җәмгыять төзергә тиеш иде.

Төрекләрнең төп идеясе – Төркияне бәйсез, көчле һәм көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп төзү иде.Бу идеяне тормышка ашырыр өчен, кәмалчелек (кәмализм) идеологиясе кулланылган.Кәмалчелек исә Кәмал Ататөрек күзлегеннән аңлатылган төрек мил­ләтчелегенең һәм теләктәшлегенең (солидаризмының) катнашмасыннан барлыкка килгән бер доктрина иде.Хәзер дә бу идеология Төркия Конституциясенең нигезе булып тора.

Яһүдләрнең идеясе – Израиль ярдәмендә бөтен еврейларны рухи яктан берләштерү һәм шуның аркасында дөньяга тәэсир итү (Библиядә яһүдләр бөтендөнья халыкларына укытучы булырга тиеш һәм алар Раббы (Бог) тарафыннан сайланган халык, дип язылган).Израильнең конституциясе булмаса да, бу эштә аларга Тәүратка һәм Талмудка нигезләнгән борынгы милли традицияләре ярдәм итә.

Англосаксларның (инглизләрнең  һәм америкалыларның) идеясе – үз илләрендә кеше хокукларын һәм демократияне саклау һәм ныгыту, шул өлкәдә бөтендөнья өчен үрнәк булып, бу кыйммәтләрне башка халыкларга тәкъдим итү.

Англиянең дә Конституциясе юк, ләкин аларда тарихи демократия традицияләре бик борынгыдан килә һәм алар, шулар нигезендә тәрбияләнеп, яхшы гына яшәп киләләр. Шул уңайдан бөтен дөньяга мәшһүр «Инглиз холкын (характерын)» гына искә төшерергә мөмкин.

Минемчә, менә бу ике борынгы милли традициягә (яһүди һәм инглиз традицияләренә) нигезләнеп, хәзерге вакытта АКШ дөньяның иң көчле дәүләтенә әйләнде.

Русларның, инглизләрнеке кебек, тарихи демократия традицияләре юк.Шуңа күрә дә «совет халкы» һәм Советлар Союзы дигән нәрсәләр тиз арада юкка чыкты.

Ә татарның милли идеясе бармы? Уйлавымча, татарның төп идеясе ул – милли азатлык идеясе.

Милли азатлыкка һәр халык үз дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) тәшкилендә (составында) да, ирешә ала. Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация тәшкилендә аңа ирешеп булмый.

Киләчәктә татар идеясен тормышка ашыруда милләтебез нык һәм бердәм булырга тиеш. Шуны башкарыр өчен милли идеологиябез кирәк.

Идеология нинди булырга тиеш соң? Әүвәл татарның тарихына күз салу мөһим.

Ш.Мәрҗанигә кадәр (XIX гасыр уртасы) татарның колониализмга каршы көрәше дини азатлык идеясе нигезендә алып барылган. Россия шартларында ул чордагы мөселманның лозунгы:

«1. Кадими (ортодоксаль) исламга таянып яшәү;

2. Хатын-кызларны укытмау;

3. Европа цивилизациясе казанышларын (төгәлрәк әйткәндә, рус культурасы казанышларын) үз­ләштермәү һәм рус телен өйрәнмәү» була.

Татарны көчләп чукындыру сәя­сәтенә каршы көрәштә мондый рухи юнәлеш шул заман шартларында уңай йогынты ясаган. Ә инде XIX гасырның икенче яртысында, Россиядә буржуаз мөнәсәбәтләр киңәйгән чорда, татар буржуазиясе рус капиталистлары бе­­лән ярыша алырлык хәлдә булыр өчен, яңа идеологиягә ихтыяҗ туа.

Нәкъ шушы вакытта Ш.Мәрҗани өч яңа идея тәкъдим итә:

1. Иске догмалардан арынган һәм яңача аңлатылган исламга таяну.

2. Татар телен һәм тарихын өйрәнү һәм үз-үзеңне татар итеп тану.

3. Европа казанышларын үзләш­терү һәм рус телен өйрәнү.

Бу карашны бөек галимнең тү­бәндәге сүзләре дәлилли: «Дөньяда­гы төрле телләрне белергә, белем тупларга ислам дине каршы түгел... Фәкать иң элек исламны яхшы аңларга, иманны ныгытырга кирәк. Иман нык булса, русча уку гына зарар итмәс. Мөселманча (татарча) белмичә, русча укып калу ярый торган эш түгел».

Кыскача итеп әйткәндә, Ш.Мәр­җани исламлашу (исламчылык), татарлашу (татарчылык), заманчалашу (заманчалык, модернизация, ягъни дөнья цивилизациясе казанышларын үзләштерү) дигән өч элементтан (яки принциптан) торган яңа идеологик система тәкъдим итә. Аны кыскача идеологик өчлек дип тә атарга була.

Ш.Мәрҗанинең татарларны руслар белән ярыша алырлык, заманча бер халык итеп күрәсе килгән. Минемчә, заманча булу – ул, үз заманыңнан артта калмыйча, алга китү һәм берьюлы үз милли йөзеңне дә саклап калу дигән сүз. Моның ачык мисалы – япун милләте.

Соңрак Ш.Мәрҗани тәкъдим ит­кән идеологик «өчлек»не башка төрки галимнәр һәм сәясәтчеләр дә күтәрә башлый.

Мәсәлән, шул ук өч элементтан торган идея турында 1905 елда «Хәят» гәзетасында азәрбайҗан галиме Хөсәен Али болай дип яза: «Без, төркиләр, исламга инанырга, төрки тойгылар белән рухланырга һәм Европа цивилизациясе җимешләрен үзләштерергә тиешбез».

Аның бу мәкаләсенең исеме дә «Төркиләшү, исламлашу һәм аурупалашу» дип атала.

1923 елда төрек социологы Зыя Гөкалп, шушы өч принципка таянып, «Төркичелекнең нигезләре» дигән китап яза.

Кәмал Ататөрек, шул китапның эчтәлеген үз фикерләре белән баетып, кәмализм идеологиясен иҗат итә. Ләкин ул әлеге идеологик өчлекнең исламчылык принцибына бик каты чикләр куя һәм өчлек икелеккә генә кайтып кала (төркичелек һәм заманчалык принциплары гына кала).

ХХI гасыр башында Рәҗәп Әрдоган хөкүмәте исламчылык принцибы идеологиясенә яңадан мөрәҗәгать итә: «икелек» «өчлек»кә әйләнә.

Мин бу «өчлек» системасын бик дөрес дип табам, чөнки аның фәлсәфи бер нигезе бар. Барлыкның (бытие) бөтен матди һәм рухи әйберләре бу принципка нигезләнә. Мәсәлән, физикада – су «сыекча, боз һәм бу» рәвешендә була. Геометриядә һәр аралыкның (пространствоның) озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бар. Философиядә – тезис, антитезис, синтез. Җәмгыятьтә – хасса (затлылар, элита), урта сыйныф һәм гавам (халык массасы).

Хәзер инде яңадан татар мохитенә кайтыйк. 1917-1918 елларда татар идеясе халкыбызның милли-мәдәни автономия рәвешендә Россиядә төзелүе күздә тотылган чын Федерация структурасына керү иде. Ләкин большевиклар хакимиятне яулап алгач, бу планнар чәлпәрәмә килде.

Аннары, ХХ гасырның 20 нче ел­ларында татар коммунистлары «мил­ли коммунизм» байрагы астында большевистик режимның кысаларын­да ниндидер, чикләнгән булса да, милли азатлыкка ирешергә теләгәннәр иде. Ләкин Мәскәү 1930 елда бу юлны да япты.

Хәзерге заман татарлары белән ча­гыштырганда, Ш.Мәрҗани һәм Г.Ту­кай чорында яшәгән татарлар күп­кә ныграк һәм бердәмрәк иде. Аларның бер теле (рус телле татарлар юк дәрәҗәсендә иде), бер дине (атеистлар бик аз иде) булган. Социаль планда да татарлар бердәмрәк иде, чөнки аларның байлары халыкның мәгариф, дин, хәйрия вакыфлары (фондлар) кебек институтларын тәэмин итәр өчен, үз акчаларын сарыф кылганнар.

Хәзерге чор татарына караганда, Совет илендә яшәгән татар да бердәмрәк иде. Телдә бердәмлек әле саклана иде. Мәсәлән, 1953 елда Татарстанда бөтен татар балаларының 95%ы татар мәктәпләрендә укыган. Ислам дине урынына халыкны коммунистик идеология укмаштырып тора, кешеләрнең эш хаклары бер-берсеннән нык аерылмый торган чор иде.

Шуңа күрә 1990 елда, коммунизм идеясен милли-азатлык идеясе алмаштыргач, социаль яктан бердәм татар халкы суверенитетка иреште. Чөнки хасса һәм халык бердәм иде. Ул елларда идеологик «өчлек»нең фәкать ике принцибы («икелек») – татарчылык һәм заманчалык эшләде. Исламчылык читтә калды.

Шунысын да ассызыклап әйтү мөһим: татар җәмгыятендә капитализм чоры башлануга милли рух белән сугарылмаган компрадор буржуазия,  хасса барлыкка килә, һәм бу социаль катлам халыктан ерагая бара. Бер үк вакытта Мәскәүнең басымы көчәя. Шушы факторлар аркасында милләтнең бердәмлеге какшый һәм без суверенитетны югалтабыз.

Хәзерге татар иҗтимагый тормышында идеологик «өчлек»нең ике принцибына – заманчалык һәм исламчылыкка өстенлек бирелә.Та­тарчылыкка яки милләтчелеккә килгәндә, бу тармак Мәскәү тарафыннан бик нык чикләнә, чөнки ул, кагыйдә буларак, бәйсез дәүләт идеясе белән тыгыз бәйле.

Бүгенге милләтебез нык таркау хәлдә, чөнки, беренчедән, социаль планда ул череп баеганнарга һәм ярлыларга бүленә, икенчедән, аралашу өлкәсендә татар телле һәм рус телле татарлар барлыкка килде, өченчедән, дин өлкәсендә, бер яктан – мәчеткә йөрүче мөселманнар, икенче яктан, дөньяви зыялылар бар (мөселманнарның үз арасында да бүленеш бара), дүртенчедән, татар милләтен төрле этник төркемнәргә бүлергә тырышучылар да юк түгел.

Бу таркаулыкны бетерүдә, минем­чә, әлеге «өчлек»кә, ягъни татарчылыкка, исламчылыкка һәм заманчалыкка нигезләнгән идеология төп роль уйнаячак. Бу өч принцип һәр татарның йөрәгендә бер-берсенә сыенып яшәргә тиеш. Бер принципка гына таянып, без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз.

Мәсәлән, татарчылык принцибына нигезләнеп, татар мәктәпләре, булачак Татар университеты, мәдәният учреждениеләре һәм, гомумән, бөтен дәүләт аппараты эшләргә тиеш булачак. Шул ук принцип безгә тел өлкәсендә таркаулыкны һәм руслашуны туктатырга ярдәм итәр иде. Шуның белән без татар телен теориядә генә түгел, ә гамәлдә дә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрер идек.

Хәзерге Россия шартларында тел мәсьәләсе – сәяси проблема. Россиягә татарның көчле һәм югары мәдәнияте кирәкми, дип раслыйм. Башкача булса, бердәм дәүләт имтиханын татарча бирүне тыймаслар иде.

Кайбер яшьләрнең радикаль исламга китү сәбәпләренең берсе, ми­немчә, җөмһүриятебездә татарчылык юнәлешен тиешле дәрәҗәдә үстермәүдән килә. Әйтик, бөтенләй татар телен, мәдәниятен белмәгән татар егете үзен чын татар итеп хис итә алмый. Ул үзен рус дип тә санамый, ләкин аңа үз-үзен барыбер ничек тә булса билгеләргә кирәк, нәтиҗәдә, яшь кеше үзен мөселман дип саный башлый. Мондый руслашкан татарларның шактые татар теленә, традицияләренә игътибар бирмәгән радикаль ислам төркемнәренә тартыла. Шуңа күрә Татарстанда татар телен, рухын һәм мохитен яңа баскычка күтәрергә кирәк. Сүз «югары татар культурасы»н булдыру турында бара.

Хәзерге заман яшьләренең күп­челеге мәгълүматны телевидение аша һәм интернеттагы электрон газеталардан ала. Алар татар тапшыруларын безнең телевидение рус телевидение­се белән ярыша алырлык дәрәҗәдә булган очракта гына караячак. Нишләп безгә телевидениедә җитди һәм аналитик тапшырулар оештырып, аларга тирән һәм оригиналь фикерләүче галимнәрне чакырмас­ка? Андый белгечләр Мәскәүдә генә түгел, бездә дә бар.

Татар телевидениесенең тематикасын һәм сыйфатын күтәрмичә, аңа яшьләрне җәлеп итү мөмкин түгел. Бу аяныч хәл татар теленең кулланыш даирәсен тарайта. Бездә сәясәт, икътисад, хакимият кебек темалар телевидениедә юк, күбрәк «тамаша» күрсәтәләр. Чөнки түрәләребез «без сәясәт белән шөгыльләнмибез, өстенлекне икътисадка бирәбез», дигән фикерне халыкка сеңдерергә тырыша. Җитәкчеләребез сәясәтне инкарь итсәләр дә, ул үзе безнең  ишеккә терактлар белән шакый, ә без һаман: «Без сәясәтчеләр түгел!» – дип сөйләнәбез.

Кайбер кешеләр: «Балабызга татар теле кирәкми, чөнки аның белән югары белеем алып булмый, акча эшләп, карьера ясап та булмый», – дип әйтәләр. Минемчә, дуңгызның да ашарына бар, аны түбәсеннән су  акмый торган җылы фермада тоталар. Ләкин ул үз табагына борыны белән төртелеп ашаганда, күктәге йолдызларны күрә алмый, чөнки ул – дуңгыз. Ләкин без бит кешеләр, «йолдызга мохтаҗ кешеләр»!..

Рус мәктәбендәге рус балаларына караганда, татарча укыган укучыларыбызга уку йөге зуррак һәм авыррак булыр, ләкин белемнәре дә киңрәк булыр, дигән фикер белән мин килешәм.

Безгә, татарларга, бер генә юл кала: татар мәктәпләрендә укып та, рус телен русларның үзләреннән ким белмәскә.

Бу уңайдан карьера турында шунысын әйтәсем килә: Беренче Президентыбыз М.Шәймиев һәм хәзерге Президентыбыз Р.Миңнеханов та татар урта мәктәбен бетергән кешеләр һәм алар менә дигән карьера ясаганнар. Хикмәт бәлки баланы фәкать рус мәктәбендә укытуда түгел, башка нәрсәдәдер?

Татар теле мәсьәләсен дәүләткә генә аударып калдыру ярый торган эш түгел. Бу эшкә һәрберебез катнашырга тиеш. Шундый кайбер чаралардан түбәндәгеләрне тәкъдим итәсем килә: гаиләдә татарча гына сөйләшү, руслар арасында да татар кешесе белән туган телдә сөйләшү, катнаш никахларга каршы булу, базарда-кибеттә татарча сөйләшкән сатучыга өстенлек бирү, татар эшмәкәренең фирмасына эшкә күбрәк татарны алу һәм эшне татарча алып бару, бай татарларга торакларны бер тирәдәрәк сатып алу һәм шул тирәне татар кварталына әйләндерү – бу татар бакчаларын, мәктәпләрен, мәчетләрен оештыру эшен җиңеләйтер.

Татар теле ешрак эштән соң, ял вакытларында уздырылган чараларда яңгырый, шуңа күрә татарга күбрәк аралашырга, иҗтимагый эшләрдә активрак булырга кирәк. Балаларны да андый чараларга алып бару мәслихәт, алар, рус мәктәбендә укып, рухлары белән ата-аналардан аерылмасыннар иде.

Исламчылык принцибына килсәк, аның нигезендә татар милләтен ныгытучы ислам юнәлешен тарату һәм мөселман интеллигенциясенең  киң социаль катламын булдыру мөмкин.

Мөселман интеллигенциясе булмыйча, «югары» ислам да барлыкка килмәс. Хәзерге зыялыларның күпчелеге формаль мөселманнар гына. Алар бөтен нәрсәне рациональ фикерләү аша гына аңларга өйрәнгән, исламга да карашлары шундыйрак. Шуңа күрә аларны дингә тарту өчен, Ислам аша гыйбадәткә генә түгел, ә фән, логика һәм фәлсәфәгә дә бору кирәк.

Практик яктан бу мәсьәләне хәл итәр өчен, мәчетләр янында мөселман мәдәни үзәкләре эшләргә тиеш. Анда татар һәм чит телләре өйрәнү курслары, ислам фәлсәфәсе, мәдәнияте һәм сәнгате буенча лекторийлар, төрле түгәрәкләр эшләргә тиеш. Биредә конференц-зал, спортзал, бассейн һәм кафе да артык булмас иде. Мондый мәдәни үзәккә намазга басмаган кешеләр йөри башлап, алар әкренләп намазга да басарлар. Шулай итеп, интеллигенциябезне мөселманнар белән бераз берләштерер идек.

Икенче мәсьәлә – ул традицион һәм радикаль исламның каршылыгы.

Әйтик, ваһһабилектә яшь мөселман Коръәнне һәм төп хәдисләрне өйрәнә дә алар нигезендә бөтен нәрсә турында үз хөкемен чыгара ала, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр турында да. Аның өчен беркем дә авторитет түгел, хәтта мөфти дә. Яшь кеше өчен нинди чиксез ирек һәм мөстәкыйльлек! Менә шул нәрсәләр яшьләрне радикаль исламга тарта да инде.

Исламны фәлсәфә аша аңларга тырышу омтылышым минем «Милли идеология һәм дин», «Почему нет мусульманской интеллигенции?» дигән мәкаләләремдә чагылыш тапкан. Аларны интернеттан укып була.

Ә традицион исламда хәлләр ничек тора? Анда яшь мөселман үз мөстәкыйль фикерен әйтер алдыннан, Коръәннән башка бер абруйлы мөселман фикерен, аннары – имамның, аннары – мөфтинең, аннары – ТР Президенты каршында эшләүче диннәр буенча киңәшчесенең – МВД һәм ФСБ фикерләрен өйрәнергә мәҗбүр. Традицион исламның «вертикале» менә шушындый яшь мөселманны ирекле фикерләүдән мәхрүм итә.

Мөфтиләребез чиновникларга әйләнеп баралар. Хәтта МВД белән хезмәттәшлекләрен газеталарда рек­ламалаштыралар. Ә бу күренеш аларга яшьләр арасында популярлык өстәми.

Әлбәттә, мин җәмгыятебездә иминлек һәм кануннарны үтәү тарафдарымын, ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Безнең илдә теоретик планда булса да дин дәүләттән аерылган. Ә гореф-гадәт белән бәйле булган ислам (традицион ислам) дәүләт басымы астына эләккән. Традицион ислам иреккә, мөстәкыйльлеккә сусап ята, ул ирекле булмаса, исламның башка агымнарына тәгаен оттырачак.

Радикаль ислам тарафдарлары, нигездә, ярлы, белеме аз булган социаль катлам вәкилләре. Радикаллар (фундаменталистлар) исламнан фәлсәфәне, фәнне, сәнгатьне һәм мистиканы, ягъни теологиядән тыш бөтен нәрсәне алып ташлыйлар. Шулай итеп, исламның бөтен төрлелеге, бөтен байлыгы һәм Коръәннең төп идеяләре (яшәеш кануннарын өйрәнү, игелекле эшләр башкару һәм гадел җәмгыять төзү) онытыла.

Ә бит урта гасырлардагы гарәп-мөселман цивилизациясенең рухы бу цивилизацияне тәшкил иткән культураларның, диннәрнең һәм этносларның төрлелегеннән гыйбарәт иде.

Минемчә, мөселман илләренең артта калуы да аларда культураның һәм фәннең түбән дәрәҗәдә булуы белән бәйле. Алар, бәйсезлек алып та, беренчел исламның рухилыгыннан, аның хөр фикереннән файдалана алмаганнар. Шуңа күрә аларның дәүләт структуралары я дөньяви милләтчелекнең тупас диктатурасы, яисә бик тар кысаларда аңлатылган теология (клерикализм) нигезендә төзелә иде. Хәзер инде диктатура да һәм тар теология дә үз потенциалларын тулысынча югалткан.

Хәзер гарәпләр алдында ике юл: беренчел ренессанс исламның рухына кайту яисә Европа юлыннан китү.

Күптән түгел булган гарәп революцияләре гарәпләрнең шул бөек борылыш чатында торуын раслый.

Бездә, татарда, андый проблема бармы? Минемчә, юк, чөнки татар милләте ул борылышны инде Ш.Мәрҗани заманында ук (ХIX гасырның урталарында) ясый башлаган. Милләтебез өч принципка таянган идеология буенча алга бара һәм  гарәпләрдәге кебек чиктән-чиккә сикерергә ихтыяҗ юк.

Шулай итеп, татар исламында өч юнәлеш шәрехләнә: 1) рациональ фикер йөртүче зыялы мөселманнар; 2) традицион хәнәфи мөселманнар; 3) радикаль мөселманнар. Традицион мөселманнарга фикер­ләү­дә мөстәкыйльлек, ә радикаль мөселманнарга исламның бай мира­сын белү һәм исламга интеллект күз­легеннән бәя бирү җитми. Ләкин бу өч юнәлештә фикер йөрткән мөселманнар үзләрен бер­дәм татар милләте вәкилләре итеп тоеп, аларның фикер төрлелеге һәм бәхәсләре милләткә зыян китермәсә, менә шундый исламчылыкны һәм исламны татар исламы итеп атарга була, һәм шундый исламчылык безгә кирәк тә.

Заманчалык (модернизация) ди­гән­дә, мин Д.Медведев кебек, алдынгы фән (Сколково), техника һәм технологияләрне генә күздә тотмыйм. Минемчә, заманчалык принцибының күпкә мөһимрәк ягы бар. Бу принцип нигезендә урта сыйныфны зур социаль катлам итеп үстерү һәм шуның нигезендә татар милләтенең социаль бердәмлеген булдыру мөмкин. Ә күпсанлы урта сыйныф вәкилләре барлыкка килү белән, хәзерге вәхши капитализм социаль капитализмга әйләнә башлаячак. Мәгълүм булганча, кешелек тарихында урта сыйныф бөтен илләрдә дә иң милләтче сыйныф булып саналган.

Бу өч принципны чынбарлыкта гамәлгә кертеп буламы дигән сорау туарга мөмкин.Минемчә, бу идеологик «өчлек» нигезендә «татар җыеннары» системасын төзеп була.Әлеге җыеннар татар халкының милли-мәдәни һәм кайбер социаль проблемаларын хәл итә алыр иде.Һәр җыенның башында өч инициатив һәм абруйлы кеше торырга тиеш.Алар халык тарафыннан сайлана.Татарчылык юнәлешен – укытучы яки галим, исламчылык юнәлешен – мулла яки исламны белгән кеше, заманчалык юнәлешен эшмәкәр алып барырга тиеш.

Бу иҗтимагый оешмалар БТК һәм дәүләт органнары белән дә элемтәдә торырга мөмкин, ләкин аның җитәкчеләре дәүләт органнарының курчакларына әйләнергә тиеш түгел, югыйсә, бу идеянең тамырына балта чабу булыр иде.

Менә шундый җыеннар татарның тормышында милли гражданлык җәмгыятен һәм демократияне үстерү өчен мөһим нигез булып тора ала.

Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: әлеге өч принциптан торган идеология хәзерге татар милләте өчен иң оптималь булыр дип уйлыйм. Татар халкын укмаштыра торган анык һәм җыйнак идеологик тәгълимат кирәк.Иманым камил, без бөтенебез дә шул туры һәм дөрес юлдан барсак кына, татар идеясен, һичшиксез, тормышка ашырачакбыз.

(Җыен турында тагын да җентекле мәгълүмат алу өчен, интернетта «Татарская община как выход из тупика» дигән мәкаләмне укыгыз).

Рафаэль Мөхәммәтдинов,

тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге 

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре 


Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ
Безнең мирас
№ 10-11 | 29.12.2012
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»