• 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
Бүген кемнәр туган
  • 26 Октябрь
  • Резидә Галимова - җырчы
  • Раил Өметбаев - журналист
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
 
 

 
Архив
 
02.12.2008 Шоу-бизнес

“ТАТАРГА “ЕВРОВИДЕНИЕ” НӘРСӘГӘ КИРӘК?”

2009 елның “Евровидение” телевизион фестивале Россиядә узачак. Анда татар җырчысына да чыгыш ясау бәхете елмаймасмы? Татар шоу-бизнесы өлкәсендә әйдәп баручылардан берсе булган, ел саен татар эстрадасына дистәгә якын яңа исемнәр чыгарган “Барс-Медиа” компаниясе җитәкчесе Марат Гәрәев сүзләренчә, Татарстанда “Евровидение” сәхнәсендә җырларга сәләтле 2-3 җырчы бар. “Тик безгә “Евровидение” нәрсәгә кирәк?” - дигән сорау куя ул.

Россия эстрадасы җырчылары гомерләрендә бер тапкыр да “Евровидение”дә җиңгәннәре юк иде, 2000 елда татар кызы Алсу бу популяр музыкаль ярыштан илгә “көмеш” белән кайтты. Шуңа күрә хәзер башка татар җырчылары да эстраданың төп халыкара фестивалендә катнашу теләге белән яна башлавы гаҗәп түгел. Узган ел Татарстаннан Асылъяр Россия күләмендә үткәрелгән милли сайлап алу турына барып, “Күгәрчен оя кора” дип җырлап кайтты. Аның чыгышын без “Россия” каналыннан туры эфирдан карый алдык. Быелгысына җыенучылар турында әле берни дә ишетелми. Асылъяр чыгышы бу музыкаль проектка бик каты югары дәрәҗәдә әзерләнергә, күп финанс чыгымнары тотарга кирәклекне аңлатты. Рус эстрадасы йолдызы Дима Биланның чыгышы да шуны дәлилләде. Дима зур тырышлык белән икенче тапкыр “Евровидение”дә катнашып, Россиягә җиңү китерде. Алсуны да “Евровидение”гә кабат чакыралар икән, әмма ул анда башка чыгыш ясамыйм дип белдерде: аның хәзер тормышта башка мәшәкатьләре һәм максатлары җитәрлек. Мәсәлән, ул татар һәм башкорт телләрендә "Туган як" дип исемләнгән яңа музыкаль альбом яздырды. Аны Татарстан һәм Башкортстан территориясендә тарату белән "Барс-Медиа" шөгыльләнәчәк.

 

Шунысын әйтергә кирәк, "Евровидение-2009" өчен Россия күләмендә сайлап алу турында катнашырга теләүчеләрдән гаризаларны кабул итү турында 24 ноябрьдә “Первый канал” игълан итте. Бәйгедә 16 яшькәчә җырчылар чыгыш ясый ала. Аларның җырлары быелның 1 октябренә кадәр беркайда да яңгырамаган булырга һәм 3 минуттан артмаска тиеш. Сайлап алу милли турына гаризалар 2009 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.

 

“Барс-Медиа” җитәкчесе Марат Гәрәев фикеренчә, татарларга “Евровидение”дә катнашуның әлләни кирәге юк. “Иң элек бу фестивальгә нинди максат белән баруыңны билгеләргә кирәк. Катнашу өчен генә катнашумы, татарлыгыңны күрсәтү өчен генә чыгып җырлаумы? Минемчә, мондый очракта анда баруның мәгънәсе юк. “Евровидение”дә катнашу - финанс яктан дәлилләнгән булырга тиеш. Анда чыгыш ясау икътисади яктан файда китерерлек булсын. Чөнки бу халыкара фестивальдә яхшы, сыйфатлы номер күрсәтү өчен нык әзерләнергә, бик күп акча сарыф итәргә кирәк. Бу проект үзен икътисади яктан аклаганда гына аңа алынырга мөмкин”, - ди Марат Гәрәев. Ул Татарстанда “Евровидение”дә чыгыш ясарлык 2-3 җырчы бар дисә дә, аларның исемнәрен атамый.

 

Билгеле булганча, 2009 елгы фестиваль 1-16 майда үтәчәк, дип килешенде. Тантаналы рәвештә ул Мәскәүнең Университет мәйданында 9 майда кичке сәгать 8дә ачылачак. Ярымфиналлар исә 12 һәм 14 майда булачак һәм фестиваль тантаналы төстә 16 майда 23.30 сәгатьтә “Олимпийский” спорт комплексында яисә “Гостиный двор”да зур концерт белән ябылачак. Фестивальдә катнашачак илләрдән иҗади делегацияләр Мәскәүгә фестивальгә ике ай кала килә башлаячак. Россиядән 2009 елгы “Евровидение”гә Сергей Лазарев, “А-Студио” төркемен яисә Варвараны тәкъдим итү турында сүзләр бара.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 02.12.2008
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (9716) / 03.12.2008 22:56:36

Бал кызы, бэккэнгэ чакыр алайса)))

№13 (9714) / 03.12.2008 22:45:03

2нче  МИН, башкаларга кушылып пучтэк нэрсэлэр сойлэп утырасын инде син дэ

№12 (9707) / 03.12.2008 16:46:21

Пүчтә тема, пүчтәк фикерләр, и вобәе тема буенча сай йөзүче автор.
Алсу беренче урынны аласы иде әгәр ул марҗа булса. Чөнки ул вакытта Росия судлашып, аңа 1 урынны бирдертә ала иде.
"Мин" дөрес әйтә. Асыляр күгәрчен оясы турында түгел, карлыгачлар оя кору турында җырлады.
Асылярны яклап шул вакыт кайсыгыз таыш бирде? Или сез бик яхшы эстрады белгечләре, поэтому аңа тавыш бирергә не стоиломы?

№11 (9695) / 03.12.2008 09:39:19

<a>sdf

№10 (9693) / 03.12.2008 08:17:13

Татарның Ягудины да бар бит бозда биергә, скрипкада да Муса Маликовны уйнатырбыз!
Табыйк инде, җибәрик инде Мәскәүгә берәрсен!
Әнә, һич юкта Тимати барсын, поезга акча да кирәкми!
"Барс-Медиа" байый алмый кала, шул гына күңелне тырный!

№9 (9690) / 02.12.2008 22:35:57

Тотыш, Евровидениегэ утэрлек жырчысы булмагач, кирэк тугел дилер инде. Утэ алсалар, ыштаннарын да кияргэ онытып чабарлар иде. Айдар, Хэния, Салават анда утэ алмаячакларын, позориться итэчэклэрен белэлэр. Э Барснын Илнар Сэйпиефе, Иркэсе, примадонна Уразова, Ландышлары барса гына инде))) Элфинэ жинэргэ может)))) Хинд музыкасын яратучылар тавыш бирергэ могут. Яки Исхак хан,,, Может мубай барып карар?

№8 (9689) / 02.12.2008 22:21:05

Тотыш, 
о, бәлешне шәп пешерәм мин! телеңне йотарлык:))

клубны яшәтер өчен спунсор кирәк бит,әллә сразы зурдан купмыйбызмы соң?!( минем бәлеш тә ике кешегә генә җитәрлек була шул!:))

№7 (9680) / 02.12.2008 21:19:23

МИН, чынлап та, ужыс. "Ябалаклар оя кора", "Каргалар оя сутэ".....
Э жыры мина ошый.
Кандидатны республика хокумэте билгелэсен хэм ришвэткэ акча булеп бирсен, алайса.

№6 (9678) / 02.12.2008 21:15:05

Бал кызы, Язвынын фанаткасы бар энэ, э минеке ююююк. Эйдэ, минем фанатлар клубын оештырып жибэр эле. Очрашулар оештырырсыз, бик ялынып чакырсагыз, килермен. Бэлеш пешерэ белэсенме?

№5 (9677) / 02.12.2008 20:37:05

“Күгәрчен оя кора” дип җырлап кайтты...
нинди күгәрченнәр???? КАРЛЫГАЧЛАР!!!!

№4 (9675) / 02.12.2008 20:13:50

Россия эстрадасы җырчылары гомерләрендә бер тапкыр да “Евровидение”дә җиңгәннәре юк иде

Э кайсы ил жырчысынын гомерендэ ике тапкыр Евровидениедэ жингэне бар?

№3 (9673) / 02.12.2008 19:57:07

 Тотыш, 
синең юмор хисе шәп!

№2 (9669) / 02.12.2008 18:46:24

"Ул Татарстанда “Евровидение”дә чыгыш ясарлык 2-3 җырчы бар дисә дә, аларның исемнәрен атамый."
-Мин белэм - Салават, Айдар, Хэния.

№1 (9664) / 02.12.2008 17:39:37

"Бәйгедә 16 яшькәчә җырчылар чыгыш ясый ала"

дип яза интертат?? э олыраклар чыгыщ ясамыймы? можыт алсу белен биланга да 16 тулмагандыр? Ну асылъярга уж точно 30 дан да кимне биреп булмый.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar