поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
02.12.2008 Җәмгыять

ЗӘЙНЕ ХАТЫН-КЫЗ КУЛЫНА ТАПШЫРДЫЛАР

Атна ахырында Зәйдә яшәүчеләр өчен зур вакыйга булды. Республика җитәкчелеге район һәм шәһәрнең яңа башлыгы итеп Татьяна Воропаеваны тәкъдим итте. Моңа кадәр җирле башкарма комитет башлыгы вазыйфаларын башкарган 54 яшьлек ханым бүген Татарстанда район һәм шәһәр белән җитәкчелек итүче бердәнбер хатын-кыз булырга мөмкин. Үз вазыйфаларына рәсми рәвештә керешү өчен аңа җирле халык һәм депутатларның тавышы кирәк. Хәер, моның шулай буласына беркем дә шикләнми.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында, Зәй районы һәм шәһәре бер айга якын вакыт җитәкчесез яшәде. Ә яңа "глава"ның кем буласы ахырга кадәр сер итеп сакланды. Шимбә көнне районга Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның киләсе билгеле булгач исә, халык телендәге фаразлар күбәйде һәм кандидатлар исемлеге дә шактый киңәйде. Шунысы гаҗәп, Хөкүмәт җитәкчесе рәислегендә узачак киңәшмәгә берничә сәгать калып барганда хәтта җирле хакимият вәкилләренең дә күбесе район җитәкчелегенә кемнең тәкъдим ителәсен белми иде әле.

 

Шәһәрдә күптәннән көтелгән һәм әкренләп "сакаллы төзелеш"кә әйләнгән булачак мәктәп корылмасы, районда яхшы хезмәт хакы белән абруй казанган "Техно" оешмасы һәм төбәкнең төп предприятиеләреннән саналучы Зәй шикәр заводында булып кайтканнан соң, Рөстәм Миңнеханов түрәләргә төп яңалыкны җиткерде – җаваплы эшне Татьяна Воропаевага тапшыралар. "Дөньяда, илдә һәм республикадагы вәзгыятьнең гади түгеллеген барыбыз да белә. Шуңа күрә алга таба эшләргә кирәк, – диде республика Хөкүмәте башлыгы үзенең чыгышында. – Татьяна Воропаева сезнең белән күп еллар эшләде. Шуңа күрә аны тәкъдим итү дөрес карардыр дип уйлыйм. Бу кандидатка республика, министрлык һәм эре компания җитәкчеләре кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк".

 

Ә ярдәм инде бүгеннән үк кирәк. Татьяна Воропаеваның район башкарма комитеты башлыгы булып эшләгәндә әзерләгән чыгышыннан әнә шул ачыкланды. Әйтик, җирле предприятиеләр үзләре җитештергән продукцияне сата алмый интегә. Шикәр заводында яңа жом киптерү җайланмасы сафка бастырылган. Тик жомны алучы юк. Әзер, әмма сатылмаган продукция мең­ләгән тонналар белән исәпләнә. Шундый ук хәл "Техно" оешмасында да күзәтелә. Заводта 105 миллион сумлык 3,5 тонна плитә әрәм булып ята. Җитмәсә, моңа кадәр продукциянең 95 проценты Татарстаннан читкә сатылган. Бүгенге шартларда исә бу юнәлештә эшләве тагын да авырлашачак. Воропаеваның чыгышында район үзәк хастаханәсенең 30 елга якын капиталь төзекләндерү таләп итүче инфекция корпусын рәткә китерү, моңа кадәр чит шәһәрләргә йөреп акча тапкан, бүген исә эшсез калган 500гә якын кешенең язмышы, мәктәп һәм Боз сарае төзелеше, күпләрнең үзәгенә үткән тимер юл кичүе кебек мәсьәләләр дә телгә алынды. Район проблемалары белән яхшы таныш, шул ук вакытта нәрсәне кайда сөйлисен яхшы белгән ханымның аларны "Татнефть", төрле министрлык җитәкчеләре каршында ачып салуы юкка түгел иде. Хөкүмәт башлыгы Зәйгә җыелган түрәләргә шунда ук күрсәтмәләрен бирде.

 

Бүген Зәй шәһәрендә 5 мәктәп эшли. Әмма бу гына җитми. Шуңа күрә 600 бала икенче сменага йөреп укырга мәҗбүр. Бу хәлдән чыгарга мөмкинлек бирәчәк яңа мәктәпне сафка бастыру өчен 145 миллион чамасы акча кирәк. "Мәктәп киләсе елның 1 сентябрендә ачылырга  тиеш", – диде Миңнеханов. Хастаханәне төзекләндерү мәсьәләсе дә республика җитәкчелеге күзәтүендә булачак. Ә Боз сараен сафка бастыруга "Татнефть" белән бергә "Татэнерго" да өлеш кертәчәк. Шәһәрнең күптән түгел Ринат Фәрдиев исеме бирелгән ял паркын эшләп бетерү исә район халкы гына түгел, бу кешене белгән түрәләрнең дә намус эше булачак. Татарстан төзүчеләренә кирәкле продукцияне махсус бәядән Зәйдәге "Техно" заводыннан сатып алырга тәкъдим ителде. Ә менә эшсез калган кешеләргә ярдәм итү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларына өмет итәләр. "Киләсе елда исән калу өчен тырышачакбыз, – диде республика премьеры ахырдан. – Ничек тә булса предприятиеләрне саклап калырга кирәк. Зәй һәрвакыт иң тотрыклы төбәкләрнең берсе булды. Бу дәрәҗәне саклап калу өчен без дә ярдәм итәчәкбез".

 

P.S. Татьяна Воропаева 1954 елның 17 апрелендә Куйбышев өлкәсендә туган. Балалар бакчасында тәрбияче, һөнәр лицеенда директор, район хакимиятендә аппарат башлыгы, җитәкченең беренче урынбасары булып эшләгән.

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 246 | 02.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы