поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
26.12.2012 Тарих

Идел-Урал татарларының Госманлы җирләренә ХIХ гасырның 70 нче елларына кадәрге күчешләре

Бу мәкалә патша Россиясенең Идел-Урал төбәгеннән Госманлы дәүләте җирләренә күчеп килеп урнашу­ларның кайчан башланганын һәм мөһаҗирлекнең сәбәпләрен ачык­лауны максат итеп куя. Биредә барыннан да элек Россия һәм Госманлы империяләре алып барган сәясәт белән бергә алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә бу процесста әһәмиятле роль уйнаганын билгеләп үтәргә кирәк.

Госманлылар XIV гасырда, ягъни бәйлекләр дәверендә, Балканга үтеп керәләр. Фатих Солтан Мөхәммәд II (1451-1481) 1453 елда Византия империясен яулап алуны тәмамлаганнан соң, Госманлы күп халыклы һәм күп динле дәүләткә әверелә. Ул солтанлык иткән чорда Истанбулның төньягындагы Кара диңгез буйлары кыска вакыт эчендә яулап алына. Башта Кара диңгезнең көньяк ярларындагы әһәмиятле сәүдә портлары Амасра һәм Синоп, аннан соң Трабзон (1461) кулга төшерелә. 1475 елда исә Кара диңгезнең төньяк ярындагы Кырым ханлыгы Госманлы дәүләте вассалына әверелә. Шул рәвешле, бу вазгыять, генуэзлар сәүдә итә торган Кәфә, Судак кебек ышанычлы портларның һәм Азов һәм Кара диңгезләрнең Госманлы дәүләте хакимияте карамагына күчүенә китерә.

 

XVI гасырның урталарында, Идел буенда урнашкан Казан, аның артыннан Әстерхан һәм Себер ханлыклары бер-бер артлы Россия кулына төшкәннән соң, Кара диңгездән төньякка таба урнашкан җирләр һәм тора-бара Кара диңгез үзе дә бу ике дәүләтнең көндәшлегенә сәхнә була. Кара диңгездә барган көрәш 1768 елда башланган госманлы-рус сугышының ахырында имзаланган 1774 елгы Күчүккайнарҗа килешүе Госманлы дәүләте файдасына булмый. 1783 елда Тамань ярымутравын һәм Кубань вилаятен дә үз эченә алган Кырым ханлыгы Россия тарафыннан яулап алына. Госманлы дәүләте бу басып алуны һәм Грузиядәге рус хакимиятен 1786 елда – Истанбулда, 1792 елда Йашта имзаланган килешүләр белән таный [1].

 

XVIII гасыр ахырында Кара диңгез ике дәүләт арасында табигый чик рәвешен ала. Кырымның җирле халкы булган татарлар басып алу дәвам иткән елларда, җирләре яулап алыну сәбәпле, төркем-төркем Госманлы дәүләте җирләренә күчеп утыра башлыйлар.

 

Башлангыч чорда, нигездә, Шаһин Гәрәй хан хакимлеге астында яшәгән татарлар күчеп китә. Моннан тыш 1783-1784 елларда күчкән 8 мең татар арасында Кәфәдә яшәгән Госманлы дәүләте тәбәгасе (ватандашы)да шактый була [2]. 1828-1829 еллардагы Госманлы-рус cугышы һәм Кырым сугышы (1853-1856) чорында дәвам иткән бу күченүләр белән бәйле эзләнүләр алып барганда, мөһаҗирләр арасында чыгышлары белән Идел-Урал төбәкләреннән булган кешеләр һәм төркемнәр дә очрый. Алда, XIX гасырның ахырларында, күпкә артачак бу сан, әлбәттә, ул елларда кырым татарлары белән чагыштырганда күпкә аз. Тик шунысы ачык: Кырымнан күчүләр Идел-Урал татарларына да йогынты ясаган. Кырым сугышы елларында Кара диңгезне кичү куркыныч юл булса да, һаман да арта барган пароход сәфәрләре мөһаҗирләр өчен уңайлы шартлар тудыра, мөһаҗирләрнең санын арттыра.

 

Гомумән алганда, 1783-1922 еллар арасында Госманлы дәүләтенә килгән мөһаҗир татарларның саны якынча 1 млн 800 мең кеше тәшкил итә [3].

 

Бу сугышлар Россиянең мөселман халыкларына, бигрәк тә гаскәргә алынган яшьләргә, аеруча көчле йогынты ясый. Сугыш яралану яки гарипләнүләрне генә түгел, әсир төшү яки яу кырында үлеп калуларны аңлата. Патша Россиясе гаскәрләрендә руслар белән бергә сугышкан, госманлыларга әсир төшкәннәр арасында Урта Идел буе татарлары да очрый. Мәсәлән, 1790 елгы бер архив документында рус әсирләре арасында биш Казан төбәге татары барлыгы белдерелгән. Бу биш егет, мөселман булуларын сәбәп итеп күрсәтеп, азат ителүләрен сорап, үтенеч язуы язганнар [4].

 

Госманлы-рус сугышларында мөселман сугышчыларның гаскәрдән качып китүләре еш очрый [5]. Госманлы дәүләтенә эләккәч, аларның уртак теләге ватандашлыкка кабул ителү була. 1828-1829 еллардагы сугышта да моңа охшаш вакыйгалар күзәтелә. Мондый кешеләрне илдәш итеп кабул иткәнче, аларның шәхесе бик җентекле тикшерү үткән. Нәтиҗәләр уңай булган очракта гына алар ватандашлыкка кабул ителгән [6].

 

Кырым сугышында әсир төшкән рус гаскәриләренең кайберләре Ходавәндигяр вилаятенең (губернасының) Карахисары Сахиб санҗагына (өязенә) бәйле һәм Чифтәләр харасы (ат заводы) исеме белән дә мәгълүм булган Чифтлике Һомаюнга (солтанның шәхси утарына) урнаштырылганнар һәм шунда яшәгәннәр [7].

 

Балканга күчеп утырган халыклар

 

1853-1856 еллар Кырым сугышы Госманлы дәүләтенә күчешләр һәм мөһаҗирләргә бәйле мәсьәләләр белән йөзгә-йөз очраштырган беренче сугыш булды [8]. Австрия оккупациясендәге Әфлак һәм Бугдан (Румыния һәм Молдавия) төбәкләреннән җир өсте һәм диңгез юллары аша Румелигә (Румиле – Госманлы дәүләтенең Европа өлешендәге җирләре) килгән мөһаҗирләрне кабул итү, урнаштыру эшләре Силистрә губернаторлыгына тапшырылган була. Силистрә һәм бу губернага бәйле портлар мөһаҗирләр өчен империя җирләренә үтеп керү үзәкләре булып торган [9].

 

Кырым басып алынганнан соң, 1784-1850 еллар арасында татарларның бер өлеше Балканга күченеп китә һәм бүгенге Румыниянең Дубруҗа төбәгенә, Бабадаг белән Күстәнҗә (Констанца) районнарына урнаштырыла. Кырым сугышыннан соң мөһаҗирләр Дубруҗаның көньяк-көнбатыш тарафына урнаштырылалар һәм биредә Мәҗидия шәһәрчеген төзиләр [10]. Шул сәбәпле Дубруҗадагы Күстәнҗә һәм Мәҗидия шәһәрләрендә, Болгариянең Варна һәм Силистрә шәһәрләрендә шактый күп санда татарлар яши [11]. 1854 елда Дубруҗа русларның кулына күчә һәм көчле ныгытмалары булган Силистрә дә хәтта берара камалышта кала [12]. Болардан тыш без Күстәнҗәдә һәм кырым татарлары урнаштырылган Мәҗидия шәһәрләре әйләнә-тирәсендә казан татарлары да булган, дигән фикердә торабыз.

 

Шиһабетдин Мәрҗани хаҗга барышлый портлы шәһәр Измирдә туктавы, анда Сәйфулла бине Гали исемле якташы белән күрешүе турында искә ала. Мәрҗанине каршы алып, озатып калучы бу кеше Измиргә кадәр үзенең Күстәнҗәдә яшәгәнлеген, башта мал-мөлкәтле булып та, соңыннан байлыгын югалтып, мөшкел хәлгә төшкәнлеген сөйли [13].

 

1850 елга караган архив документында да бу төбәкләрдән Истанбулга җибәрелгән бер казан татары турында сүз бара. Варнада алдап талау белән шөгыльләнүдә гаепләнеп кулга алынган һәм Истанбулга җибәрелгән бу кешенең исеме – Йосыф бине Мөхәммәд. Биредә аның Россия кешесе һәм чыгышы белән казан татары булуы, Венгр эмигрантлары белән бергә Шумнуга китүенә бәйле мәгълүмат теркәлгән. Иленә кире кайту өчен, Россия илчелегенә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирелгәнлеге, көтелгән җавап килгәнче, жандарм идарәсе изоляторында тотылачагы турында да белдерелгән [14].

 

Польша татарлары арасында да Госманлы дәүләтенә күченеп килүчеләр булган. Польшадан килгәнлеген белдергән Мәхмүд бине Мостафа 1850 елда Истанбулда яшәгән бертуганы белән күрешү өчен гариза язган. Ул гаризасында ата-бабаларының Урта Идел буеннан килгәнлеге, үзенең намаз кылуын һәм «Фатиха» сүрәсен яттан белүен теркәгән [15].

 

Бу елларда төрле сәбәпләр белән Истанбулга килеп чыгучылар һәм Мәҗидия шәһәренә китәргә теләүчеләр булган. Әйтик, бер архив документында Казан мөһаҗирләреннән Мөхәммәт исемле кеше 1857 елда вакытлыча Истанбулда яшәве һәм Мәҗидиягә китеп, шунда төпләнергә теләве, моның өчен матди ярдәм соравы турында мәгълүмат теркәлгән. Ул алырга теләгән акчаның күләме мөһаҗирләргә бирелә торган 100 курушлык пароход билеты бәясе һәм 106 куруш кирәк-ярак акчасы булуы язылган [16].

 

Кырым сугышында рус гаскәре Балканда, Кавказда, Кырымда – берничә җирдә сугыша. Төньяк Баязитне кулга төшереп, Карска үтеп керә. Бу форсаттан файдаланып, Хәсән бине Мос­тафа һәм Хәсән бине Хөсәен исемле казан татарларыннан булган ике солдат сыену сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Диңгез юлы белән Трабзоннан Истанбулга килеп җиткәннән соң, рәсми оешмаларга Мәҗидиягә китәргә теләүләрен белдергәннәр, пароход өчен түләнгән 150шәрдән 300 курушлык билет бәясен түләүләрен сорап гариза язганнар [17].

 

Һаман да арта барган күчешләр нәтиҗәсендә халык төркемнәрен урнаштыру, вакытлыча булса да яшәү урыны белән тәэмин итүдә Госманлы дәүләте төрле кыенлыклар алдында кала. Зур төркем мөһаҗирләр турында сүз алып барсак, килеп туган кыенлыкларны хәл итү өчен, хөкүмәт тарафыннан башкарылган чараларның беренчесе яңа яшәү урыннары төзү булуын искәртеп үтәргә кирәк. 1863 елда Изник күле янындагы сазлы җирләрне киптереп, шунда өч-дүрт яңа авыл төзергә рөхсәт бирелүе – шул чараның бер үрнәге. Төзеләчәк авылларның һәрберенә якынча 50-60ар бүлмәдән (номердан) торган йорттан 150-200 кунакхәнә-йорт төзү һәм Идел буеннан килгән мөһаҗирләрне урнаштыру планлаштырыла. Тагын Идел буеннан башка мөһаҗирләр булса, аларны да, алардан соң киләчәкләрен дә – һәммәсен Изниккә җибәрергә дигән карар кабул ителә [18].

 

XIX гасырда көчәя барган панславизм идеологиясе һәм Россиянең көньякка йогынтысын көчәйтү сәясәте Балканда зур сугышлар кабынуга сәбәп булган, миллионлаган кеше моның йогынты астында калган. 1877-1878 еллардагы Госманлы-рус сугышыннан соң кул куелган Аястефанос (Сан-Стефано) һәм Берлин килешүе нигезендә, Румыния, Сербия һәм Карадаг бәйсезлек ала. 1912-1913 еллардагы Балкан сугышлары тәмамлангач, Румелидә яшәгән мөселман төрек халкы Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр була. Аңа кадәр Балканга урнашып яши башлаган кырым татарлары һәм чиркәсләр, шул исәптән казан татарлары да, икенче тапкыр күчеп китә.

 

Башта Румыниягә, аннан соң Төркиягә күченгән Казан төбәге мөһаҗирләренең бер өлешен Мәрмәрә районының көньягына, Бандырманың Манъяс күле яннарына урнаштыралар. Болардан 61 гаилә [19] яшәргә алачык булса да төзер өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, күл тирәсендәге камыш һәм җикәнне алачык төзүдә кулланырга рөхсәт сораганнар, дәүләткә түләргә тиеш салымнардан азат итүләрен үтенгәннәр [20].

 

Госманлының башкаласы һәм хәлифәлек мәркәзе Истанбулдагы Идел-Урал төбәге татарлары

 

XVIII гасыр ахырларыннан Госманлы җирләренә күчеп утырган халыкларга нисбәтле мәгълүматлар күп түгел. Бу хәл, мөгаен, ул вакытларда күчешләр белән бәйле дәүләт хезмәтенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган һәм билгеле бер җитәкчелеккә йөкләнмәгән булуыннан килеп чыккан. 1839 елдагы Танзимат фәрманы игълан ителгәнче, чик буендагы районнарга күчеп утырганда, я Истанбулдан җибәрелгән күрсәтмәләргә таянып эш ителгән, я мөһаҗирләр үзләре дәүләткә мөрәҗәгать итә торган булганнар. Истанбул идарәләре күчеп килеп урнашуларны билгеле бер тәртипкә кертү өчен, уңайлы төбәкләрне алдан ук билгеләп куйган.

 

1831 елда оештырылган һәм бер үк вакытта күчешләрне дә контроль астында тоткан Истанбул шәһәре идарәсе 1855 елдан соң заманча оешмага әверелә башлый. Мөһаҗирләрнең һаман да арта баруы исә 1859 елда Мөһаҗирләр комиссиясе оештыру заруриятен тудыра [21]. Бу комиссия мөһаҗирләр урнаштырылачак җирләрне сайлау, аларны ул җирләргә китерү, акчалата һәм башка төрле ярдәм итү (юл чыгымнары, чәчү орлыклары, азык-төлек) кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

 

Мөһаҗирләр комиссиясенә караган 1861 елгы бер эш кәгазендә Казан мөһаҗирләренә күрсәтеләчәк мөгамәлә алдагылардан үзгә булмаячагы белдерелә [22]. Әлеге мәгълүматка нигезләнеп, татарларының оешкан хәлдә күчеше бу вакыттан соң тагын да сизелерлек арткан, дигән фикергә килергә мөмкин. Казан татарларының Идел-Урал төбәгеннән күчешләре артуын 1861 елда Россиядә крепостнойлыкның бетерелүе, ягъни татар крепостной крестьяннарының азат ителүе белән бәйләү бик үк дөрес булмас. Чөнки казан татарлары арасында крепостнойлык бик җәелмәгән иде [23].

 

Дәүләттән матди ярдәм алу максатыннан язылган гаризалар белән танышу, бу төбәк мөһаҗирләре турында беркадәр мәгълүмат алырга мөмкинлек тудырды [24]. Госманлы дәүләтендә вакытлыча яшәүчеләр арасында да акчалата ярдәм алучылар булган. Дәүләт төрле сәбәпләр аркасында Россия, Кавказ, Урта Азия һәм Кытайдан Истанбулга килгән һәм матди шартлары начар булган мөселманнарга, хаҗиларга ярдәм иткән. Мондый мөгамәләнең яңадан-яңа күчешләр өчен дә юл ачкан булуы ихтимал.

 

Истанбулга күчеп килгән кешеләрнең азык-төлек һәм башка төрле ихтыяҗлары мәсьәләсендә Мөһаҗирләр комиссиясе, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүдән тыш, аларга көнлек акча бирдерү өчен дә тырышлык куйган. Шул рәвешле, мөһаҗирләргә кагылышлы күрсәтмәләр нигезендә, 12 яшьтән өлкән балалар да, зурлар рәтенә кертелеп, өлкәннәргә – 100, кечкенәләргә 50шәр куруш акча бирү турында карар кабул ителгән [25].

 

1841 елда Хаҗагянда Әхмәд Җәмил әфәнденең өендә кунак булган Казан кешесе Мирза Мөхәммәд Гариф бер айлык акча алу өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән [26]. Бер ел үткәннән соң, шул ук кешенең Кыршәһәрдә яшәгәнлеге, андагы дин галимнәре һәм башка кунаклар белән бергә аралашуы билгеле. Малия нәзарәте (Финанс министрлыгы) аның утыз көнлек чыгымнарын түләү турында карар чыгарган [27].

 

1847 елда Болгар шәһәреннән килгән, Хуҗа Әхмәт нәселеннән булган Мөхәммәт һәм Габделкәрим исемле ике бертуган Һашим ага исемле кешенең өендә кунак булганнар. Гаризаларына җавап йөзеннән, аларга ике ай буе көненә унар куруш акча бирергә, дигән карар чыгарылган [28]. Бу кешеләр соңыннан илләренә кайтып киткәннәрме-юкмы – бу хакта мәгълүмат теркәлмәгән.

 

Тагын бер документ Казан мөһаҗирләреннән булуы теркәлгән Мөхәммәт әфәнде исемле кеше белән бәйле. Матди хәленең авыр булуын әйтеп, бу кеше, үзенә акча түләүне үтенеп, Тиҗарәт нәзарәтенә (Сәүдә министрлыгына) мөрәҗәгать иткән [29]. Хаҗи Мөхәммәт Кәрим исемле казан татары исә гаиләсендәге тугыз кеше белән бергә, Госманлы дәүләте боерыгы астына кабул ителүен сорап гариза биргән [30].

 

XIX гасырның урталарында Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә белем алган, вакыт үтү белән саннары арта барачак мәдрәсә шәкертләре игътибарны җәлеп итә. Болар арасыннан казан татарлары имам Мөхәммәт һәм хаҗи Әхмәт, гыйлемнәрен арттыру максатыннан килүләрен белдереп, биредә яшәү дәверендә айга иллешәр куруш түләү билгеләнүен сораганнар. Аларның гаризалары Губернатор Мәҗлесе тарафыннан кабул ителгәннән соң, үтенечләрен канәгатьләндерү өчен, Малия нәзарәтенә тапшырылган [31].

 

Хәрбия (сугыш белемнәре) мәктәбе укучылары булган казан татарлары Габдеррахман һәм аның бертуганы Салих, Россия дәүләте боерыгыннан чыгып, Госманлы дәүләте боерыгы астына керү өчен гариза биргәннәр [32]. Шул рәвешле, Истанбул һәм башка шәһәрләрдәге белем бирү йортларына кабул ителү бер үк вакытта ватандашлыкка күчүнең бер юлы да булган.

 

Истанбулга килеп урнашкан Идел-Урал төбәге мөһаҗирләренең бер өлешенә караган мәгълүматларны мәктәп яшенә җиткән балаларын укырга биргәндә язган гаризалары аша эзләп табу мөмкин булды. Мәсәлән, 1869 елда Истанбулда Давутпаша мәхәлләсендә яшәүче бер казан татарының, берсе телсез булган ун һәм унике яшьләрендәге балаларын Сәнәгать (җитештерү белемнәре) мәктәбенә урнаштыруы эш кәгазьләренә теркәлгән [33].

 

Истанбулдагы казан татарлары ул чорларда мөселман катлавы яшәгән Фатих, Баязит, Солтанәхмәт, Нурыгосмания һәм Мәхмүтпаша районнарында көн күргәннәр. Моңа ватандашлыкка кабул ителү, түләүләр алуга ирешү эшләре хәл ителә торган рәсми даирәләрнең биредә урнашкан булуы да, мөгаен, тәэсир итми калмагандыр. Бигрәк тә юлчы пароходлары туктый торган Каракөй, Әминөнү, Сиркәҗи кебек портлар һәм пристаньнарга якын урнашкан бу районнарда Россия мөселманнары тукталып яшәп калган тәккәләр (дәрвиш гыйбадәтханәләре), ханнар (кәрван сарайлар) һәм кунакханәләр күп булган. Әлеге районнарның җанлы сәүдә үзәкләре булуы юлчыларның игътибарын җәлеп иткәндер. Чынлап та, сәүдә эшенә осталыклары белән аерылып торган казан татарлары арасында Төркиядә эшчәнлек алып баручылар да булган. 1855 елда казан татарлары Габдулла, бертуган энесе Хәсән һәм өч дусты, Истанбулда сәүдәгәрлек таныклыгы бирелүне көтеп, Хәрбия (сугыш мәсьәләләре) нәзарәтендә вакытлыча яшәп ятканнар [34].

 

XIX гасырның ахырларына таба Фатих Казаннан килүче мөһаҗирләр күпләп яшәгән районга әйләнә. Аеруча Фатих мәчетендә вазифа башкаручы һәм Фатих мәдрәсәсендә белем алучы Идел-Урал яшьләренең саны арта [35]. 1857 елда Истанбулда яшәгән Хәйрулла әфәнде исемле кеше, Вакыфлар (дини оешмаларның мөлкәте) нәзарәтенә биргән гаризасында Фатих районындагы вафат булган Хәсән әфәндедән калган Хыркаи шәриф тирәсендәге йортның үзенә бирелүен сорый [36]. Күчеп килгән вакыты төгәл билгеле булмаса да, Госманлы дәүләте боерыгына керүе хәл ителгән булганлыктан, Истанбулга шактый электән килеп урнашуы ихтимал.

 

1865 елда язылган бер гариза чыгышы буенча Казан шәһәреннән булган гаилә белән бәйле. Гаилә башлыгы хаҗи Мөхәммәт Габделкәрим вафат булганнан соң, гаилә кешеләре аның 250 курушлык айлыгының үзләренә түләнүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр [37].

 

Бу елларда Госманлы җирләрендә Идел-Уралның төр­ле төбәкләреннән килгән мөһаҗирләр яшәгән. Шундый төбәкләрнең берсе – Идел елгасы суларын Каспий диңгезенә койган җирләрдә урнашкан, шул ук вакытта сәүдә үзәге дә булган Әстерхан (Хаҗитархан) шәһәре. 1857 елга караган бер документта Әстерхан мөһаҗирләре булган, исемнәре белдерелмәгән ике кешегә гатия [38] бирелүе турында сүз бара [39]. Шулай ук Әстерхан кешесе булган Габдулла әфәнде дүрт кешелек гаиләсе белән бергә Истанбулга күчеп килгән. Дәүләттән матди ярдәм сорап язган үтенеч язуы җавапсыз калмаган, 1861 елда бу кешегә көнлек түләү турында карар чыгарылган [40].

 

Төркиядә яшәүче мөһаҗирләрнең туган җирләре белән элемтәләре өзелмәгән. Моның беренче сәбәбе бүлгәләнгән гаиләләрен яңадан берләштерү булса, икенчесе башка туган-тумачаларын да яңа ватаннарына алдыру булган. Моңа үрнәк итеп ун гаилә исеменнән язылган бер гаризаны китерергә мөмкин. Төп чыгышлары Җәрифкә шәһәрчегеннән булган ун ир мөһаҗир Истанбулда «Әмирләр ханы» дигән кәрван-сарайда яшәп ятуларын, Әстерханда 17 йорт булып яшәп калган гаиләләрен Төркиягә китерттертү өчен рөхсәт сорауларын белдереп язган уртак гаризага Йосыф Сөләйман дигән кеше кул куйган. Күчеп килүләренә рөхсәт соралган гаиләләрнең җидесе Җәрифкәдә, биш йорт Чёрный яр дигән районның Команлы авылында һәм биш йорт Бахтиярлифкәдә булуы турында рәсми оешмаларга мәгълүмат бирелгән [41].

 

Күчеп утырган гаиләләрнең туган җирләре, туганнары белән булган элемтәләрен дәвам итүләре аларга акча җибәреп торуларыннан да аңлашыла. Казанның Тәтеш өязе Урта Балтай волостенә кергән Кече Бакырчы авылының имамы мулла Гобәйдулла бине Хәмиднең улы Хәмидулла да Россиядә калган гаиләсенә акча җибәреп торган. Ләкин бик аз микъдарда булган бу акчаның энеләрен-сеңелләрен укытырга җитмәвен һәм ата-анасының да инде олы яшьтә булуын сәбәп итеп күрсәтеп, гаиләсен Истанбулга китертү өчен, Мөһаҗирләр комиссиясенә мөрәҗәгать иткән. Гаризасында гаиләсенең ун кешелек булуын белдергән. Комиссия, казан татары Хәмидулланың бу үтенечен үтәп, тиешле рәсми эшләрне башкару максатыннан, гаризаны Хариҗия (тышкы эшләр) нәзарәтенә җибәргән [42].

 

Күчешләрнең сәбәпләре

 

XVI гасырның икенче яртысы – ХVIII йөзнең соңгы чирегендә Россия хакимиятенә кергән Урта Идел төбәкләрендә яшәгән мөселман халыкларның көчләп чукындырылуы, басым астында булулары уйдырма түгел – чынбарлык. Россия мөселманнарының ватаннарын ташлап китүгә этәргән сәбәпләрнең беренчесе дини һәм сәяси басым астында калулары була.

 

XIX гасырның беренче чирегендә, ягъни Николай I (1825-1855) заманында, илдәге мөселманнарга карата карарлар чыгарылган. Христианлыкны саклау юнәлешендә миссионерлык эшчәнлеге дәүләтнең мөһим вазифаларыннан берсе буларак кабул ителгән. 1842 елда миссионерлар хәзерләп чыгару өчен, Казан рухани академиясенең ачылуы, христианлыкка күчүчеләрне салымнардан азат итү карары, акчалата ярдәм кебек кызыктыргыч чаралар белән беррәттән, 1822 елда мөфтиләрдән башка бөтен дин әһелләренә карата аларны түбәнсетә торган таяк җәзасы карары чыгарыла һәм 1850 елга кадәр көчендә кала [43].

 

1860 елларга кадәр Рус хөкүмәте белән христиан чиркәүләре алып барган миссионерлык эшчәнлеге, алынган төрле идарә һәм гаскәри чараларга карамастан, рус булмаган халыкларны христианлаштыруда һәм руслаштыруда куелган максатларга ирешә алмый. Ислам динен бөтенләе белән контроль астына ала алмаган рус авторитетлары, XIX гасырның икенче яртысында бу юлы тагын да хәйләле һәм тәэсирлерәк ысул уйлап табалар. Бу мәсьәләдә аларга ярдәм иткән кеше тел белеме һәм дин белемнәре галиме Николай Ильминский була [44]. Аның тарафыннан алга сөрелгән, җирле халыкларга үз телләрендә белем бирү һәм рус әлифбасын бу телләргә кертү алымының җәмгыятьне христианлаштыруда уңышлы булачагы фаразлана. Чөнки рус әлифбасын һәр халыкка үз сөйләм аерымлыкларын калкытып яраклаштыру һәм бу үзенчәлекләр нигезендә басылачак китаплар ярдәме белән мөселман-төрки халыклары арасындагы якынлык, бердәмлек, үзара аралашу өзелергә тиеш була.

 

Мөселманнарга карата кабул ителгән тагын бер чара Инҗилне (Евангелие) һәм башка дини язмаларны башта татарчага, аннары башка төрки телләргә тәрҗемә итеп, эчтәлегенең аңлаешлылыгын тәэмин итү, аларны җәелдерү була. Ильминский, татарларның үзләренә карата кулланылган үзенчәлекле руслаштыру чараларына каршы торуларын, хәтта башка төрки халыкларны татарлаштыруларын белә иде. Шуңа күрә ул үзенең әлеге алымы кыргыз-казахларны татарлашудан саклап калачак дигән фикердә тора иде. Сөйләшләрне, үзенчәлекләренә нигезләнеп, аерым төрки телләргә тәрҗемә итәргә тырышулар зур резонанс тудыра, хәтта төрки халыкларның үзләрендә дә яклау таба. Шулай итеп, рус язучыларының әсәрләрен төрле төрки сөйләшләргә тәрҗемә итү һәм бөтен төрки халыклар өчен аерым-аерым әдәби тел барлыкка китерү процессы башланып китә [45]. Ильминскийның методы, үзе яшәгән 1851-1891 еллар арасында гына түгел, үлеменнән соң да дәвам иткән, 1905 елга, хәтта 1917 ел революциясенә кадәр кулланылган [46].

 

Татарлар, хөкүмәт һәм православие чиркәве тарафыннан өзлексез һәм системалы рәвештә алып барылган сәясәткә каршы торып, ислам динендә калуларын дәвам итәләр. Рус дәүләте оешмалары ислам динен җәелдерүне катгый рәвештә тыйган булса да, татарлар башкорт, чирмеш һәм чуваш авылларына йогынты ясап, аларның ислам диненә кайтуларына сәбәп булалар. Эзләнүләрдән күренгәнчә, христианлаштырылган татарларның мөселманлыкка кире кайтулары XIX гасырның башыннан алып 1802-1803, 1827-1830, 1858-1870 еллар арасында һәм 1905 елда аеруча арта [47].

 

Санкт-Петербургтагы илчелектән Истанбулга тапшырылган Казан суд органнарында кайбер дәгъваларга караган мәгълүматлар мөселманнарның ул заманнардагы яшәү шартлары һәм хокукый яктан нәрсәләр өчен гаепләнүләре мәсьәләсенә беркадәр ачыклык кертә. 1867 елның 15 декабрендә чыккан суд карарында законнарга каршы килгән татарлар өчен шактый авыр җәзалар бирелгән: күзәтү астына алу, мәҗбүри хезмәт лагерьларена җибәрелү, Эчке эшләр министрлыгының раславы нигезендә Себергә сөрелү. Мәсәлән, Чистайга караган Никитино авылындагы бер төркем мөселман кешесе, хөкүмәттән рөхсәт сорамыйча, мәчет салуда гаепләнеп, акчалата штраф җәзасына тартылганнар.

 

1870 елның 27 февралендә Казан суд органнарында каралган 1417 номерлы дәгъва Зур Солабаш, Норма һәм Олы Битаман авылларында яшәгән татарлар белән бәйле. Бу кешеләр православие кабул иткән мөселманнарны диннән чыгарырга тырышуда гаепләнәләр. Чистай кешесе мулла Галим Сәмигулов ислам диненнән чыгуга каршы торучыларны теләкләрен аңлатып гариза язарга үгетләүдә гаепләнә. Шуңа өстәп, өендә ясалган тентү вакытында дини китаплар табылуы да күрсәтелгән. Миңлебай Хәлимовның гаебе исә – вафат булган кызын мөселман йолалары буенча күмүе, гарәп телендә дога укуы. Бәдретдин Миръянов һәм Сабит Сабитов ислам динендә калырга теләүчеләрдән имза җыюда һәм үзләренә кушылган рус исемнәреннән баш тартуда гаепләнәләр [48].

 

Казан губернаторының ярдәмчесе Розов 1866 елның июль аенда, янына Ильминскийны да алып, губернадагы мөселман диненә кире кайткан авылларны йөреп чыккан. Тикшерүне Югары Никитино авылыннан башлаган Розов үзенең отчётында мөселманнарның 1856 елда Галим Сәмигулов җитәкчелегендә турыдан-туры Санкт-Петербургка рәсми гариза җибәргән булуларын, әлеге гаризаның игътибарга алынмавына да карамастан, 1865 елда мәчет салып, бөтен авыллары белән шунда гыйбадәт кыла башлауларын терки. Мәчет 1866 елда халыкның каршы торуына карамастан яптырыла.

 

Казан губернаторы Скарятин 1866 елның 20 августында Эчке эшләр министрлыгына мөселманлыкка кире кайту мәсьәләләре турында язып җибәргән бер отчётында Казан өязе Олы Мәңгәр авылында булып үткән дингә кире кайту вакыйгалары турында яза. Биредәге христиан татарларның вафат булган кешеләрен православие ысулы буенча күмүдән баш тартулары һәм бу хакта рәсми язма рәвештә хәбәр бирүләре белдерелә [49].

 

Мәккәдәге Казан мөселманнары, бу авылда булып узган вакыйгалар турында шикаять хатын гариза рәвешендә язып, падишаһ һәм хәлифә Габделхәмид II гә җибәргәннәр. Бу вакыйгалардан соң 1878 елда Казан губернаторы авыл старос­талары аша мөселман авылларына белдерү тарата. Белдерүдә җиде яшен тутырган балаларның рус мәктәпләренә укырга җибәреләчәге, каршы килгән ата-аналарның җәзага тартылачагы хәбәр ителә. Моннан тыш чиркәүләрне төзекләндерү һәм тәртиптә тоту эшләренең мөселманнарга йөкләнәчәге, һәр авылда манара кебек биек урыннарга чаң эленәчәге дә белдерелә. Бу чараларга гаризалар язып каршылык күрсәтүчеләр исә таяк, төрмә һәм сөрген җәзалары белән куркытылалар. Казан губернаторы министрлыкның әмере белән гаскәр китертеп, карарларга каршы килгән кешеләрне күсәкләр белән кыйната. Казан өязенең Мәңгәр авылына кереп, хаҗи Шакир исемле 90 яшьлек картны, киемнәрен салдырып, халыкка гыйбрәт булсын дип, камчы белән суктыра. Аягы белән башына типкәләп: «Менә, Мөхәммәтнең башына тибәм!» – дип каһәрли [50].

 

Күмәк күченүләр һәм Анадулыга (Госманлы дәүләтенең Азия өлешендәге (гадәттә, Кече Азиядәге) җирләре) урнаштырылган халыклар

 

XIX гасырның икенче яртысыннан алып башта Кавказ, ә аннан Төркстан ханлыклары берәм-берәм рус хакимиятенең кулына төшә. Бу вакыйгалардан соң Идел-Урал төбәкләрендә яшәгән рус булмаган халыкларга, казан татарлары, башкортлар һәм чувашларга карата кабат системалы ассимиляцияләү алымнары кулланыла башлый. Мөселманнар бик көчле хрис­тианлаштыруга дучар ителсәләр дә, бу басымнар рус хөкүмәте максат итеп куйган нәтиҗәләрне бирми, хәтта, киресенчә, каршы торуны ныгыта [51].

 

Бу чорда Анадулыга Идел-Уралдан килүче мөһаҗирләрнең саны тагын да арта. Күчешләрнең башкаларыннан аермасы һәм уйландыра торган ягы мөһаҗирләрне биргән ил белән аларны кабул иткән ил арасындагы араның үтә дә ерак булуы, климат шартларының юл мәшәкатьләрен тагын да кыенлаштыруы иде.

 

Мәгълүм булганча, мондый күчешләр вакытында туйганчы ашый алмау, йогышлы авырулар һәм юл газаплары үлемнәргә сәбәп булган. Төркем-төркем мөһаҗирләрне кабул иткән Госманлы дәүләте сәламәтлеккә бәйле мәсьәләләрне кайгыртырга тиешле булган оешмалар кора башлый. Мәсәлән, карантин ысулы 1838 елда мәҗлес оештырылу белән рәсми төс ала. Аеруча порт һәм яр буйларында сәламәтлек саклауда әлеге оешма беренче дәрәҗәдә җаваплылыкка ия була [52].

 

Мөһаҗирләр Анадулыдагы яшәү урыннарына таратылганчы Истанбулда җыела торган булганнар. Аннан соң, барып урнашу җайлы булган шәһәр һәм авылларга җибәрелеп, җир бүлеп бирелгән, мөмкин очракта иген кырлары белән тәэмин ителгәннәр. Араларында үзләреннән алдарак килеп урнашкан туганнары янында төпләнү теләге белдерүчеләр дә булган, андый үтенечләр дә кире кагылмаган. Моңа үрнәк итеп Казан мөһаҗире һәм дин әһеле хаҗи Мөхәммәт исемле кешене атарга мөмкин. Олылардан дүрт кеше һәм балалардан торган гаиләсе белән Истанбулда яшәгән бу кеше хәерчелеккә төшүен, бу хәлдән котылу өчен, Кютахъяга бәйле Иске Шәһәрдәге туганнары янына китәргә теләвен белдергән [53]. Иске Шәһәрнең тимер юл буйларына урнаштырылган мондый гаиләләр биредә игенчелекнең алга китүенә дә этәргеч биргән. [54].

 

Чыгышлары буенча Казаннан булган Мөхәммәт һәм Габделгани исемле ике кеше, үзләре белән туган-тумачаларын (22 кеше) да алып, Төркиягә килгән. Болар үзләреннән алда күчеп киткән туганнары янына – Бурсага караган Яманлы дигән җиргә һәм Измиткә караган Чанаксуе Мәшәкүендәге Искемазар дигән җиргә җибәрелүләрен сораганнар. Әлеге җирләр әлеге төркемнәр барып төпләнү өчен яраклы дип табылган [55].

 

Бу җәһәттән, Ходавәндигяр вилаяте мөһаҗирләрне урнаштырыр өчен уңайлы җир булганлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Беренчеләрдән булып күчеп килгән Казан мөһаҗирләрен Ходавәндигярга урнаштырганнар. Биредә мөһаҗирләрнең туган-тумачалары белән бергә яшәр өчен белдерелгән теләкләре идарәчеләр тарафыннан игътибарга алынганлыгы архив документларыннан аңлашыла. Казан татарларының монда кардәш-ырулары яшәве күчешләрнең элек тә булганлыгына ишарә итә.

 

1866 елда Казан мөһаҗирләреннән 18 кешелек 4 гаиләнең Ходавәндигяр вилаятенең Тәпәҗик авылындагы туганнары янына урнаштырылачаклары, бу кешеләрнең паспортлары булганлыгы белдерелгән тагын бер документ табылды [56]. Моннан да күренгәнчә, араларында күчеп китү өчен, Россиядә рәсми документлар эшләтүчеләр, ягъни качак булмаганнар да очрый. Госманлы җирләренә килеп урнашкан 18 гаиләлек Казан мөһаҗирләрен Кырым һәм Дагыстан мөһаҗирләре белән бергә урнаштырырга дигән тагын бер карар кабул ителгәнлеге билгеле [57].

 

11 гаиләдән оешкан һәм барлыгы 40 кешелек төркем Казан кешеләрен Худавәндигяр вилаятенә кергән Михалич һәм Тәпәҗик дигән җирләргә урнаштырырга дигән карар чыгарылган. Боларның да туганнары янына төпләнергә теләүләре, паспортлары барлыгы белдерелгән [58].

 

Измиткә караган Элмалы (Алмалы) авылы тирәсендә 42 йорт булып урнашкан Казан мөһаҗирләре исеменнән бирелгән бер гаризадан аларның авыр шартларда яшәүләре аңлашыла. Мокатдәретдин исемле вәкилләре белдергәнчә, бу авыл кешеләре, инде ике елдан бирле чәчү орлыгы юнәтә алмыйча, үзләренә җитәрлек чәчү орлыгы бирелүен үтенеп дәүләткә мөрәҗәгать иткәннәр [59]. Тагын бер документта Казан мөһаҗирләреннән булган 7 йортлык бер төркемгә шул ук Измиттә җир бирелү хәбәрен очратабыз. Бу җир сайланганда, анда туганнарының яшәве исәпкә алынган [60]. Әлеге төбәкләрдә яшәгән халыкның берничә елдан бирле чәчү орлыгына ихтыяҗ тоюлары тагын бер документта белдерелә. Элмалы авылында яшәгән Казан кешесе хаҗи Габделгазиз үзенә башка якташларына караганда азрак бодай бирелүе турында шикаять язган [61].

 

Хиҗаз һәм Шамдә (Дәмәшкъ) яшәгән Идел-Урал кешеләре, аларның суфичылыкка булган бәйлелеге

 

Мөселманнар өчен изге саналган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре, Явыз Солтан Сәлим (1512-1520) заманыннан башлап Госманлы хакимиятенә керә. Шул рәвешле, падишаһлар хәлифәлектән тыш «хәдимел-хәрәмәйн» (Хәрәмәйнгә хезмәт итүче; Харәмәйн дип Мәккә белән Мәдинә шәһәрләренә әйтелгән – тәрҗемәче искәрмәсе) титулына да ия булалар. Бу исем изге шәһәрләрне карап, халкын тыныч һәм мул тормыш белән тәэмин итеп тору җаваплылыгын өстәгән. Һәр елны хаҗ вакытында алтын, бүләк һәм ризык төяп, башкала һәм хәлифәт мәркәзе Истанбулдан Хиҗазга таба кәрваннар юлга чыга торган булган. 1782 елда Үскүдардагы солтанатның хәзинә сараена казан татарларыннан 26 кешенең китерелүе, матди тәэмин ителүләренә бәйле күрсәтмә XVIII гасырның ахырында Идел-Урал белән булган бәйләнешләрнең көчле булуын дәлилли [62].

 

Хаҗга барып кайту башлыча берничә елга сузыла торган булган, хәтта араларында төпләнеп калып, кире кайтмаганнары да очраган. Мәсәлән, Уфа төбәгендә мәдрәсә ачып, бик күп шәкертләргә сабак биргән мөдәррис Габделхаликъ бине Габделкәрим (1844 елда үлгән), Казанда белем алганнан соң, 1798 елда Истанбул аша Хиҗазга барган. Аннан соңгы елларда да хаҗ сәфәренә чыккан Габделхаликъ бине Габделкәрим ике ел Мәккә белән Мәдинәдә, берәр ел Мисыр (Мисыр иле яки аның башкаласы Каһирә) белән Кодыста (Иерусалим), алты ай Шамда (Сурия яки аның башкаласы Димәшекъ) яшәгән [63].

 

1818 елда Казан дин галимнәреннән Габделкәрим әфәндегә билгеләнгән акчаны 180 курушка күтәрергә дигән күрсәтмә теркәлгән тагын бер документ белән таныштык [64]. Габделкәрим әфәнденең бераздан бу билгеләнгән акчаны тулаем алу өчен мөрәҗәгать иткән язуы да бар [65]. Ул заманнарда казан татарлары арасында Габделкәрим исеменең бик еш очравы күзгә ташлана. Фамилияләрнең кулланылмавы, мәгълүматларның да шактый чикле булуы сәбәпле, бу кешеләрнең шәхесен төгәл билгеләү мөмкин түгел.

 

Дәүләт, кирәк дип тапканда, хаҗга баручыларга ярдәм иткәнгә, хаҗ кылучылар да гозерләре белән мөрәҗәгать иткәннәр. Казаннан юлга чыгып, Хиҗазга барырга ниятләгән Мортаза исемле бер кеше, Искәндәриягә (Александрия) кадәр пароходта бушлай бару өчен гариза язган [66]. Мәккәдә мөҗавир [67] булган Казан мөһаҗире Демирполат исемле кеше азык-төлек, ягъни бодай бирелүен үтенеп мөрәҗәгать иткән. Үзе турында биргән мәгълүматта Һиҗри белән 1267 елда Казаннан гаиләсе, бала-чагасы белән бергә китүен, Мәккәдә мөҗавир булып торуын белдергән. Үзе генә Истанбулга барып кайтуын, ул югында ярдәм ризыгы таратылганга, гаиләсе өлешсез калып, юклыкка, хәерчелеккә төшүләрен белдерә [68].

 

Татарлар сәүдә эшчәнлеге өчен мәйданнарын Урта Азиягә күчергәннән соң, андагы мәдрәсәләр һәм фикер ияләре белән танышалар, дини һәм мәдәни бәйләнешләргә нигез салалар. Бу төбәктә барлыкка килгән тарикатьләрнең йогынтысына да биреләләр. Аеруча Бохарада булучыларның XVI гасырда оешкан Нәкышибәнди [69] тарикатенә керүләре һәм Идел-Уралда да нәкъ менә бу тарикатьнең җәелүен билгеләргә мөмкин. Гомумән, Оренбург Мөселман Диния нәзарәте тарафыннан алга сөрелгән рәсми ислам фикерендә дә нәкъшибәндиләр карашы хакимлек иткән [70].

 

XIX гасырның икенче яртысыннан алып руслар сәүдә юлларын һәм мәйданнарын үз кулларына төшергәннән соң, татар сәүдәгәрләренә Урта Азия капкалары бикләнгән. Икенче яктан, нәкъ бу елларда Госманлының башкаласы Истанбул һәм Каһирә кебек башка изге шәһәрләр белән бәйләнешләр ныгыган. Россия мөселманнары һәм хаҗилары Истанбулдагы нәкъшибәнди тәккәләренә бик еш килә торган булганнар. Шәһәрдәге тәккә, һанкяһ, завия, дәргяһ кебек дәрвиш гыйбадәтханәләре Әмир Бохари, Габдуллаһ Кашгари кебек Урта Азия дәрвишләренең исемнәре белән дә аталып йөртелгән. Урта Азия нәкъшибәндилеге бирегә үзбәк тәккәләре ярдәмендә күчә. Өскедар Солтантәпәдәге Үзбәкләр тәккәсе, Солтанәхмәттәге Бохара тәккәсе, Үзбәк һәм Шаһ Хәйдәр Ташкәнди тәккәләре моңа мисал булып тора [71].

 

Бу тәккәләр бер үк вакытта Төркстан һәм Кытайдан килгән хаҗиларның Истанбулда туктау һәм яшәү урыннары да булган. Мәсәлән, бохаралылар һәм кашгарлылар Мәхмүтпашадагы Үзбәк тәккәсендә һәм Әюп Солтан тәккәсендә куна кала торган булганнар. Казанлы хаҗилар исә күбесенчә казанлылар тәккәсендә тукталганнар.

 

XIX гасырда Мәккә һәм Мәдинә кебек изге шәһәрләрдә, Шамда яшәгән казан татарларының саны шактый булганлыгын күрәбез. Болар арасында казанлы, нәкъшибәнди тарикатеннән шәех Хафиз Мөхәммәтҗан исемле кеше 1847 елда Мәккәдә бер тәккә [72] салдыра. Дәүләт тәккәнең чыгымнары өчен акча, бу шәхеснең үзенә хезмәт хакы билгеләп ярдәм итә. Шул ук документта аның Мәдинәи мөнәввәрәдә мөҗавир булып торганлыгы да белдерелә [73]. Казанлы шәех Хафиз Мөхәммәтҗан әфәнденең шул ук вакытларда Истанбулда яшәгән якташы Гыйззәт исемле ярдәмчесе, эшләренең дәвамчысы да булганлыгы аңлашыла [74].

 

Хафиз Мөхәммәтҗан әфәнде, аннан соңгы елларда Мәккәгә мөҗавир булып китәчәген әйтеп, яңадан хезмәт хакы билгеләнүен сорап мөрәҗәгать иткән [75]. Хафиз Мөхәммәтҗанның Мәккә һәм Мәдинәдән соң Шамда яшәгәнлеген күрсәтүче тагын бер документ бар. Шам вәлилегенә (губернаторлыкка) аның исеменнән гариза биргән кеше – Габдеррахман исемле югары дини белем алучы бер шәкерт [76].

 

Башка бер документтан казан татары һәм нәкъшибәнди дәрвише булуын белдергән Хөсәен исемле кешенең, хатыны белән бергә юлга чыкканлыгы һәм Хиҗазга барырга теләве аңлашыла. Искәндәрия (Александрия) юлы аша барырга ниятләгән бу кешенең юл чыгымнарын күтәрүләрен үтенеп язган гаризасына уңай җавап бирелгән [77].

 

1852 елга караган бер документта исә Мәдинә шәһәрендәге Казан кешесе хаҗи Мөхәммәт Сафа, шәкерт Габдеррәхим әфәнде һәм Шам шәһәрендәге Хәмзәзадә Сәет Хөсәен әфәнделәргә бер микъдар акча түләүне билгеләү турында сүз бара [78].

 

Бу кешеләрнең изге җирләргә тартылуларының сәбәбен дини инанулары белән аңлатырга мөмкин. Шиһабетдин Мәрҗани заманында, Россиядә ислам әһелләренең тәрәккыяте (прогрессы) мөмкин булмаячак, шуңа күрә Төркиягә күчеп китүләре кирәк, дигән фикер бик киң җәелгән була. Ул вакытларда Казанның иң мәшһүр мөдәррисләренең берсе булган Мөхәммәт Габделкәрим хәзрәт [79] һәм башка бик күпләр нәкъ менә шул сәбәп белән күчеп китәләр. Ләкин Мәрҗани бу фикерне хуп­ламаган. Ул, тиешле реформалар үткәрелгән очракта Россия мөселманнарының алга китеше мөмкин дигән карашта торган [80].

 

Бу чорда Габделкәрим әфәнде исемле бер кешенең җиде кешелек гаиләсе белән Россиядән күчеп килүе, үзенә түләү билгеләнүен сорап, дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итүе теркәлгән тагын бер документ бар. Бу кешенең нияте Мәдинәгә барып төпләнү, ул мөмкин булмаса, Шамда торып калу була. Рәсми оешмалар тарафыннан тикшерү үткәрелгәннән соң, гаризасын кире кагу өчен җирлек булмавы белдерелә, 1863 елның 10 октябрендә үтенечен канәгатьләндерергә дигән карар чыгарыла [81]. Безнең фикеребезчә, бу кешенең алда искә алынган Габделкәрим хәзрәт булуы да мөмкин.

 

1897 елда хаҗ юлчылыгы вакытында Истанбулда тукталган имам Корбангали Халит угылы үзенең истәлекләрендә Казан кешесе мулла Мөхәммәт Кәрим хәзрәтнең вафат булуы турында яза, каберенә баруын белдерә. Каберенең Әдернәкапы тирәләрендә икәнен дә әйтә [82].

 

Идел-Урал җирлегеннән килгән һәм Хуҗа мулла Муса җитәкчелегендә тагын бер төркем мөһаҗир Шамга урнашу өчен гариза биргән. Алты йорттан 27 кеше булып оешкан бу төркем, «диннәрен саклап калу» максаты белән, туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булуларын белдергән. Шам һәм Сайда вәлиләренә бу кешеләр Госманлы боерыгы астына алынганнан соң, урнашачак җирләренә исән-сау барып җитүләрен тәэмин итү өчен, яннарына озатучы жандармнар бирергә кушылган [83].

 

Казан татарлары аеруча хаҗ юлы өстендәге борынгы мәдәният мәркәзе булган Шам вилаятендә төпләнеп калырга теләгәннәр. Идел-Уралдан килгән мөһаҗирләрнең бу җирләргә омтылуларының сәбәбе, безнең фикеребезчә, нәкъшибәндилектәге халидия [84] тармагының Сүриядә оешкан булуы иде.

 

Халидия тармагын казан татарлары арасында таныту өчен хезмәт куйган кешеләрнең булуы билгеле. Боларның берсе – Чистай мәдрәсәсен ачкан Закир Камалов [85]. Гарәп дөньясында халидия иң таралган ил – Сүрия булуы мәгълүм. Тарикатьнең Шамда тамыр җибәрүендә мәшһүр Хани гаиләсенең өлеше зур булган, тарикатьнең төп китаплары да бу гаилә кешеләре тарафыннан язылган [86].

 

XIX гасырның ахыры һәм XX гасырның башларында Истанбул, Мәккә белән Мәдинә һәм Шам кебек шәһәрләрдә төпләнеп калган казан татарлары белән беррәттән, Кавказның җирле халыклары, бигрәк тә Дагыстан кешеләре очрый. Моны Дагыс­тандагы ислам традицияләренең көчле булуы белән аңлатырга мөмкин. 1850 елда Дагыстан мөфтиенең уллары – Шамга, кайбер дин әһелләре исә Хиҗазга килеп урнашалар [87]. Дагыс­танлы нәкъшибәнди шәехләре Госманлы дәүләте шәһәрләренә бик еш килеп китә торган булганнар [88].

 

Бу еллар Дагыстан һәм Кавказ тарихында бик үзенчәлекле дәвер иде. Кавказда шәех Шамил һәм аның дуслары рус көчләренә күп еллар дәвамында каршылык күрсәтәләр, нәтиҗәдә, 1859 елда җиңелергә мәҗбүр булалар. Рус басып алуларына бәйле рәвештә, Кавказдан саннары миллионнарга җиткән мөһаҗирләр, эченә Балкан да кергән Госманлы җирләренә килеп урнашканнар. Шәех Шамил руслар тарафыннан әсир алынганнан соң, хаҗ вазифасын үтәү мөмкинлеге бирелүен сорый. 1869 елда Хиҗазга китә, кире кайтмый һәм Мәдинәдә вафат була.

 

Татарларның Дагыстан халыклары белән элемтәләренең башлангычы, Казан руслар тарафыннан алынганнан соң, татарларның Дагыстанга мөһаҗирлек белән бәйле ерак тарихка барып тоташа.Татарлар арасында ул җирләргә китеп белем алучылар да билгеле.Шул чорларда Дагыстанга күчеп китүчеләр булганлыгы, Казанда хәлләр бераз яхшыргач, бер өлешенең илләренә, кардәш-ыруы янына кире кайтканлыгы мәгълүм.Идел-Урал төбәкләрендә сакланган кайбер кулъязмалар, рисаләләр һәм Дагыстан дин галимнәренең әсәрләре, бу төбәкләр арасындагы элемтәләр һәм мәдәни багланышлар белән аңлатыла ала [89].

 

Йомгаклап әйтсәк, Идел-Уралдан килүче мөһаҗирләрнең социаль мохитләре бер-береннән шактый аерылып торса да, туган җирләрен калдырып китүләренең төп сәбәбе, нигездә, дини һәм икътисади хәлләре белән бәйле.Госманлы империясе, күпчелеге мөселман булган халкы һәм изге шәһәрләре күп булган дәүләт буларак, Россия мөселманнары өчен бик әһәмиятле ил иде.Шул ук вакытта уртак ноктаның бары тик дин генә түгеллеген, тарихи, этник һәм мәдәни тамырларның кардәшлеген дә игътибарсыз калдырырга ярамаганлыгын искәртеп үтү зарур.

 

Руслаштыру һәм христианлаштыру хәрәкәтенең Идел-Уралдан күчеп китүләргә көчле йогынты ясаганлыгы бәхәссез.Госманлы дәүләте белән XIX гасыр башыннан алып дәвам иткән дини багланышлар күчешләр өчен җирлек хәзерләгән.Соңга табарак Кырым һәм Кавказдан күчеп китүләрнең ишәюе дә Идел-Урал мөһаҗирләренең кыюлыгы артуга китергән.

 

XIX гасырдагы җиңелүләрдән соң, Грит һәм Румели кебек географик өлкәләрдәге Госманлы дәүләте боерыгы астында яшәгән халыкның Анадолуга таба чигенүе башланганда, патша Россиясеннән дә миллионнарча кеше ватаннарын ташлап китә башлый.Бу зур-зур төркемнәр Анадолуда яшәр өчен шартлары булган җирләргә урнаштырылалар.Зур кыенлыклар белән күчеп утырган мөһаҗирләр яңа ватаннарының чәчәк атуында, авыл хуҗалыгының алга китүендә үзләреннән өлеш кертәләр.XIX гасырның икенче яртысыннан соң арткан күчешләрнең башында казан татарлары Төркиянең көнбатышына, тимер юллар булган төбәкләргә урнаштырылган.Җитештерү түбән, авыл хуҗалыгы да артта калган елларда күчеп килеп урнашкан казан татарларына бүлеп бирелгән җирләр шактый дымлы һәм уңдырышлы булган.

 

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

 

Чыганаклар:

1. Hasan Şahin, «Kaynarca’dan (1774) Paris Barışı’na Kadar Şark Meselesi Perspektifinden Osmanlı-Rus Münasebetlerine Genel Bir Bakış», Türkler, C. XII, Ankara, 2002. – s.532.

2. Alan Fisher, Kırım Tatarları, (çev. Eşref B. Özbilgin), Selenge yay., İstanbul, 2009. – s.114.

3. Kemal Karpat, The Ottoman Population (1830-1914), University of Wisconsin press.,Wisconsin, 1986. – p.66.

4. HAT 1398 / 56158, 29 Zilhicce 1204 / 09.09.1790.

5. Geniş bilgi için bkz. Nedim İpek, «Rus Ordusundaki Türk Askerlerinin Osmanlı Tâbiiyetine Geçmesi (1911-1917)», Tarih ve Toplum, sayı: 145, Ocak 1996, s. 14-19.

6. C. AS., 1106 / 48925, 05 Zilhicce 1243 / 18.06.1828 Rus ordusundan firar eden iki nefer hakkında alınacak tedbirlere dair olan bu belgenin orijinali, tamire muhtaç durumda olduğundan görülememiştir.

7. A. MKT. MHM. 74 / 29, 7 Zilhicce 1271 / 20.08.1855 Бүгенге көндә Иске Шәһәр илчесе булган Чифтәләргә Кырым һәм 1890 еллар ахырындагы Казан мөһаҗирләре җирләшәләр Günümüzde Eskişehir’e bağlı bir ilçe olan Çifteler’e Kırım ve 1890 sonrasında Kazan muhacirleri (Kuruhöyük köyü) iskân ettirilmiştir.

8. Osmanlı Belgelerinde Kırım Savaşı (1853-1856), (haz. K. Gurulkan, M. Küçük, Y. İ. Genç…), Başbakanlık Devlet Arşivleri Genel Müd. yay., Ankara, 2006, s. VI.

9. Ahmet Cevat Eren, Türkiye’de Göç ve Göçmen Meseleleri, Nurgök matb., İstanbul, 1966, s. 40-41.

10. Nedim İpek, Rumeli’den Anadolu’ya Türk Göçleri (1877-1890), TTK yay., Ankara, 1999, s. 4.

11. A. MKT. UM., 412 / 55, 07 Zilhicce 1276 / 27.06.1860.

12. A. MKT. NZD., 323 / 69, 18 Safer 1277 / 05.09.1860.

13. Mercani, (yay. Salih bin Sabit Gabidullin), Maarif neşr., Kazan, 1915, s. 8-9.

14. HR. MKT., 33 / 42, 19 Cemaziyelahir 1266 / 02.05.1850.

15. A.MKT. UM., 17 / 66, 27 Receb 1266 / 08.06.1850.

16. A. MKT. UM., 398 / 17, 5 Şevval 1276 / 28.02.1860.

17. İrade, Dahiliye, 25149, 05 Zilkade 1273 / 15 Haziran 1273 / 27.06.1857.

18. A. MKT. MHM., 278 / 90, 17 Rebiülahir 1280 / 01.10.1863.

19. Йорт санын дүрткә тапкырлап, якынча кеше санын чыгарырга мөмкин.

20. ŞD., 382 / 2, 02 Muharrem 1317 / 12.05.1899.

21. Ahmet Cevat Eren, Türkiye’de Göç ve Göçmen Meseleleri, İstanbul, 1966, s. 39-41.

22. A. MKT. NZD., 361 / 40, 27. Muharrem 1278 / 05.08.1861.

23. İskender Gilyazov, «XI-XVIII. Yüzyıllarda Çarlık Rusyası’nda İdil-Ural Tatarları», Türkler, C. 18, s. 413, Ankara, 2002.

24. C. ML., 331 / 13580, 20 Ramazan 1233 / 17.07.1841.

25. Ahmet Halaçoğlu, a.e., s. 80.

26. C. ML., 208 / 8575, 27 Cemaziyelevvel 1257 / 17.07.1841.

27. C. ML., 57 / 2611, 07 Zilkade 1258 / 10.12.1842.

28. C.HR., 131 / 6504/ 18 Rebiülevvel 1263 / 04. 04.1847.

29. A. MKT. NZD., 243 / 26, 7 Rebiülahir 1274 / 25.11.1857.

30. MVL., 825 /136, 18 Zilhicce 1275 / 19.07.1859.

31. İrade, Meclis-i Vâlâ, 179 / 6, 8 Cemaziyelahir 1275 / 14.01.1859.

32. HR. TO., 494 / 79, 20.12.1866.

33. ŞD., 2854745, 27. l. 1285 / 10.02.1869.

34. A. MKT. DV., 78 / 51, 15 Cemaziyelevvel 1271 / 03.02.1855.

35. Arzu Kılınç, «İdil-Ural’dan Göçler, Neden ve Sonuçları (19. yüzyıl sonu ve 20. yüzyıl başı)», Doktora Tezi, (danışman: Prof. Dr. Nadir Devlet), Marmara Üniversitesi, Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü, İstanbul, 2001, s. 80-81.

36. A. MKT. NZD., 232 / 49, 23. Zilhicce 1273 / 14.08.1857.

37. MVL., 872 / 36, 16 Cemaziyelevvel 1282 / 06.10.1865.

38. Иганә.

39. A. MKT. NZD., 248 / 15, 07 Cemaziyelevvel 1274 / 29.09.1857.

40. A. MKT. NZD., 368 / 59, 23. Rebiülevvel 1278 / 29.09.1861.

41. A. MKT. NZD., 398 / 21, 07 Şaban 1278 / 07.02.1862.

42. A. MKT. NZD., 402 / 101, 24 Şaban 1278 / 24.02.1862.

43. Aidar Nogmanov, «Relations Between State and Islam in the 18th. And 19th.Centuries»,, (haz. Halit Eren, Damir Ishaqov, Sadık Ünay), Tatar History and Civilisation, (çev. İlnur İ. Nadirov), Ircica yay., İstanbul, 2010, s. 233-236.

44. НиколайИвановичИльминский – (1821-1891) Пензадаруханигаиләсендәтуа. Казан руханилар академиясен бетергән.Көнчыгыш телләренә булган зур кызыксынуы аны мәдрәсәдә укырга этәргән.Башта ул Казанда православие дине китапларын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче бер комиссиядә эшли.1854 елдан Казан руханилар академиясенең төрек һәм гарәп телләре кафедрасында эшли.1858 елда Оренбургта чик буе комиссиясенә эшкә керә, төрки телләр буенча гыйльми тикшеренүләр башлый.1862 елда кабат Казанга кайта һәм 1870 елга кадәр Казан руханилар академиясендә һәм Казан университетында укыта. 1872 елдан вафатына кадәр Казан укытучылар семинариясенең директоры.

45. Nadir Devlet, Rusya Türklerinin Milli Mücadele Tarihi (1905-1917), TTK. yay., Ankara, 1999, s.162.

46. Jean Saussay, «Ilminskij et la politique de Russification des Tatars (1865-1891)», C M R S, Juillet-Septembre 1967, p. 400-425.

47. Agnès Kefeli, «Une note sur le rôle des femmes Tatares converties au christianisme dans la réislamisation de la Moyenne-Volga au milieu du XIX e siècle», L’Islam de Russie, p. 65-71.

48. HR. TO., 551 / 2, 01.02.1872 (француз телендә).

49. Gökgöz, Saime Selenga, Yevfimiy Aleksandroviç Malov: İdil-Ural’da İslâm Karşıtı Rus Misyon Siyseti, Köksav yay., Ankara, 2007, s. 403-404.

50. Y. Müt. Mar. Ev.57 / 50, 19.Ca. 1309 / 21.12.1891 (документ гарәп телендә).

51. Akdes Nimet Kurat, Rusya Tarihi, TTK yay., Ankara, 1993, 359-361.

52. Gülden Sarıyıldız, Hicaz Karantina Teşkilatı (1865-1914), TTK yay., Ankara, 1996, s. 7.

53. MVL., 511 / 92, 26 Cemaziyelahir 1283 / 04.11.1866.

54. Kemal H. Karpat, Osmanlı Nüfusu Demografik ve Sosyal Özellikleri (1830-1914), (çev. Bahar Tırnakçı), Tarih Vakfı Yurt yay., İstanbul, 2003, s. 49.

55. MVL., 721 / 88, 11 S 1283 / 24.06.1866.

56. MVL., 738 / 6, 13 Rebiülevvel 1284 / 15.07.1867.

57. MVL., 875 / 13, 18 Rebiülevvel 1283 / 31.07.1866.

58. MVL., 726 / 53, 01 Safer 1283 / 14.06.1866.

59. MVL., 528 / 58, 14 Zilkade 1283 / 21.03.1867.

60. MVL., 738 / 22, 19 Rebiülahir 1284 / 20.08.1867 (әлеге документны тикшерергә кирәк булганлыктан, оригиналы күрсәтелми).

61. MVL., 713 / 103, 24 Zilhicce 1282 / 09.05.1866.

62. C. DH., 326 / 16268, 29 Şaban 1196 / 09.08.1782.

63. Rızaeddin bin Fahreddin, Asar, C. II, cüz.10, Orenburg,1907, s. 96-99.

64. C. MF., 38 / 1882, 28 Cemaziyelevvel 1233 / 05.04.1818.

65. C. DH., 340 / 16997, 27 Rebiülevvel 1239 / 01.12.1823.

66. A. MKT. NZD., 377 / 32, 05 Cemaziyelevvel 1278 / 09.11.1861.

67. Йотрын-җирен калдырып, Мәккә һәм Мәдинәдә гыйбадәт кылып яшәүче.

68. A. DVN., 159 / 67, 14 Cemaziyelahir 1277 / 28.12.1860.

69. XIV гасырда барлыкка килгән бу тарикатьнең оештыручысы Мөхәммәт Баһаведдин Нәкъшибәнд була. 1388 елда Бохарада вафат булган Баһаведдин Нәкъшибәнднең кабере дә билгеле.

70. Alexandre Bennigsen-Chantal Lemercier-Quelquejay, Sûfi ve Komiser, çev. Osman Türer, Akçağ yay., İstanbul, 1988, s. 122-123.

71. Thierry. Zarcone, «Les Derviches Turkestanais et Indiens à Istanbul», Anatolia Moderna, II, 1991, s. 136-200.

72. Мәдинәдә казанлылар өчен аерым бер тәккә булган кебек, Мәдинәи мөнәввәрәдә дә Карабаш тирәләрендә Үзбәк тәккәсе корылган. Бу тәккәнең булуын, аны төзеткән Габделгаффур әфәнденең балавыз шәме сорап язган язмасыннан укып белергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат алу өчен карагыз: www.actaturcica.com/sayi5/III_1a_5.pdf

73. A. MKT. DV., 59 / 72, 02.09. 1268 / 20.06.1852.

74. A. MKT. NZD., 24 / 54, 15 Rebiülevvel 1267 / 18.01.1851.

75. A.MKT. UM., 432 /11, 29. Rebiülevvel 1277 / 15.10.1860.

76. A. MKT. DV., 185 / 37, 14 Ramazan 1277 / 27.03.1861.

77. ZB., 3 / 68, 11 Receb 1287 / 06.10.1870.

78. A. MKT. DV., 59 / 72, 02 Ramazan 1268 / 20.06.1852.

79. Дамулла Габделкәрим хәзрәт Буби мәдрәсәсендә дәрес биргән. Мөхәммәт Габделкәрим Бохарада укып кайтканнан соң егерме өч ел эчендә биш йөзгә якын шәкерт укытып чыгарган хөрмәтле шәхес булган.

80. Mercani, s. 534.

81. İrade Meclis-i Vâlâ, 22341, 24 Rebiülahir 1280 / 10 Ekim 1863.

82. İmam Kurbanali Halidoğlu, Tevârih-i Hemse-i Şarkî, Kazan, Ye. V. Kazakova matb., 1911, s. 570.

83. A. MKT. MHM., 230 / 87, 5 Safer 1278 / 12.08.1861.

84. Баһаведдин Нәкъшибәнд (1318-1389) тарафыннан оештырылган тарикать, Әхмәт Ясәви аша Маверавеннәхердә, Габделхаликъ аша Харәзмдә тарала. XV гасырда Анадулыда, XVI гасырда Һиндстанда тәэсире көчәя.Бу тарикать Һиндстаннан Мүҗәддидия исеме белән Хиҗазда, Гыйракъта һәм Сүриядә тарала.Сүриядә тарикатьнең халидия тармагы оеша.

85. Arzu Kılınç, «XIX. Yüzyılda İdil-Ural Bölgesinden Anadolu’ya Göçler», Türkler, C. 13, s. 899, Ankara, 2002.

86. Hamid Algar, «Halidiyye», TDVİA, C. 15, İstanbul, 1997, s. 296.

87. A. MKT. UM., 467 / 58, 13 Şevval 1277 / 24.06.1861.

88. A. MKT. UM., 343776, 09 Receb 1275 / 13.02.1859.

89. Ризаэддин Фәхреддинов. Болгар һәм Казан төрекләре. Казан, 1997, б.255.

 

Арзу Кылынч, доктор, Мигьмар Синан Нәфис сәнгать университетының (Истанбул) тарих укытучысы.


Арзу КЫЛЫНЧ, Истанбул
Безнең мирас
№ 5-6 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»