• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

02.12.2008 Җәмгыять

КҮРӘЗӘЧЕДӘ КҮРГӘННӘР

"Ленорман системасы, таро картасы, нумерология, руннар һәм кофе ярдәмендә, кул яки фотография буенча багам. Үткәнеңне, бүгенгеңне һәм киләчәгеңне сөйләп бирә алам".

"Күрәзәчелек итәм" ди­гән белдерү буенча шалтыраткач, телефонның теге очындагы ханым шулай дип тезеп китте. Бәяләре турында да искәртергә онытмады: "Үзегез беләсез, итек белән читек бер төрле тора алмый: сезгә күпме вакыт сарыф  итүемә карап, 100 сумнан алып 1000 сумга кадәр булырга мөмкин бәясе".

 

"Бозыктан арындырам", "Сөйгәнеңне кайтарам", "Тылсымлы ярдәм күрсәтәм" ише белдерүләрне еш очратабыз бүген. Чөнки күрәзә­челек итү отышлы, зур керем китерүче бизнеска әверелде. Күпме генә алдасалар да, ха­лык, Аллага шөкер, ышанычын җуймаган әле. Статистика мәгълүматларына караганда, кешеләрнең 20 проценты бик тиз ышанучан икән. Күрәзәчеләр менә шундыйларны кармакка тө­шерә. Багучы беренче сеанс өчен, гадәттә, күп сорамый. Казан өчен бүген бәя­ләр 200-300 сум тирәсендә. Әмма бу башы гына икәнен онытмагыз: күрәзәчегә бару күп очракта бер тапкыр бе­лән генә чикләнми. Ул синдә яки якын кешеңдә бозым йә берәр чир таба. Дәвалану яки бозымнан арындыру өчен тагын килергә кирәклегенә ышандыра ул кармакка эләгүчеләрне. Монда инде бәяләр дә үзгәрә – берничә мең сумнан алып дистә меңгә ка­дәр җитә. Башкалар сүзенә тиз ышанучы, аларның тәэсиренә эләгүче кешеләрнең кайчак, чыннан да, бар җире авырта яки аларга гел бәхетсезлек­ләр генә очрый төсле тоела башлый. Мондый чакта кем генә акча жәлләп торыр икән?

 

Ания апаның тормышы асты-өскә килә: сәламәтлеге какшый, тормышының рәте-чираты китә, эшендә авырлыклар килеп чыга, бердәнбер кызы да төрле күңелсезлекләргә эләгеп кенә тора. Кыскасы, тормышының элеккеге эзенә төшүенә аның тәмам өмете өзелә. "Өебездә бозым бар, ахры", – дип уйлый ул һәм багучыга барырга була. Күптән түгел генә дус хатыны үзен алда ни кө­тәчәген белергә барган була, аннан кирәкле телефон номерын алып шалтырата. Борчуларын сөйләп биргәннән соң багучы Ания апаның өен тикшерергә үзе килергә бу­ла. Килеп керүгә күрәзәче: "Өегездә бозым бар",– дип белдерә. Ярты сәгать тирәсе бүлмә буенча үрле-кырлы сикереп йөреп, әллә ниләр кыланганнан соң багучы "өйне чистарткан өчен" 3000 сум акча сорый. Китәр вакыты җиткәч, бозымнан тәмам арындыру өчен дип, кире кайтару шарты белән, Ания апаның кулындагы алтын балдагын, элгечтә эленеп торган кыйммәтле плащын, кызының яхшы киемнәрен сорап ала. Берничә атна узса да, Ания апаның тормышы үзгәрми. Күрәзәче дә телефонын алмый.

 

Күрәзәчелек белән шөгыльләнүче бер ханымны беләм. Аларга кайчан барсаң да өйләре тулы кеше була. Берәүләр дәваланырга, икенчеләр киләчәген белергә килә. Телефоннары да тынып тормый: күрәзәче янына килергә язылучылар җитеп ашкан. Танышымның ничек итеп эш итүен, аның янына нинди кешеләр килүен күзәткәләгәнем бар. Бактырырга гадәттә олы яшь­тәге ханымнар яки бөтенләй яшь кызлар килә. Аларга күп очракта бер үк төрле сүзләр сөйләнә. "Күрәзәче" тормышны яхшы белә, психология фәне белән дә яхшы ук таныш. Мәхәббәтен көтеп алалмаучыларга, тиз арада теләгең чынга ашар, дип вәгъдә бирә, әмма аңа ирләр күп булган җирләргә йөрергә, үзенә "йоклап йөрмәскә" киңәш итә. Кияүгә чыгарга атлыгып торучыларга исә ирләрне үз итү серләрен өй­рәтә, сырхауларга берәүгә дә зыян итми торган үлән тө­нәтмәләренең рецептын язып бирә.

 

Багучы танышымның китап киштәләренә дә күз салганым булды. Күрәзәчелеккә өйрәтүче китапларның ниндие генә юк анда. Телә­гән бар кеше дә фал ачарга өйрәнә алыр иде аларны укыса. Сихри көчкә ия булуның кирәге шул кадәр генә диюем.

 

Соңгы арада телевизордан да багучылар, төрле күрәзәчеләр турында тапшырулар арта башлады. "ТНТ" каналыннан баручы "Битва экстрасенсов" проекты, күрәзәчелекнең сихри көченә ышанучылар санын бермә-бер арттырып кына калмыйча, багучыларга бик яхшы реклама да булды.

 

Күптән түгел исә "Россия" телеканалы "Феномен" тапшыруын күрсәтә башлады. 10 экстрасенс, чиратлап, сәхнәдә үз мөмкинлекләрен күрсәтә, шул рәвешле бер-берсе белән ярыша. Дөресен әйткәндә, күрсәтелгәннәр күбрәк гадәти фокусларны хәтерләтә – телевидениенең мөмкинлеге бик киң бит. Әмма тиз ышанучы кеше боларның күз буу гына булуын аңлап җиткерми шул. Димәк, күрәзәчеләрнең эшчәнлеге тагын да популярлаша.

 

Кеше дигәнең кечкенә генә авырлыкка юлыкса да, ниндидер сихри көчкә таянырга, җиңел генә ярдәм алырга өметләнә башлый. Күп очракта исә проблемаларның сәбәбе үзебездә икәнен аңламый. Ә инде Аллаһы Тәгалә сынаулар җибәрә икән, димәк, сабыр гына кичерергә кирәк. Ә киләчәкне белү белән без берни дә үзгәртә алмыйбыз – язмыштан узмыш барыбер юк. Борынгылар тикмәгә генә: "Багучыга барма – башыңа бәла алма",– димәгәннәрдер инде.

 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 246 | 02.12.2008
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (9835) / 05.12.2008 13:16:48

Моны курэзэчегэ бармый гына да язып була иде. Ботка булган бу!


Ябалак, Алласызлыкны пропагандалыйсын ахры...

№3 (9655) / 02.12.2008 13:52:17

Ябалак, "...1937 елгы репрессиялэрне ник жибэрде икэн ул? Э Хиросимадагылар сабыр гына котеп утырганнардыр инде хавага эйлэнгэннэрен...." Тэнречелэр шундый ише сорауларны уз-узлэренэ биреп жэфаланалар.

№2 (9653) / 02.12.2008 13:14:55

"Ә инде Аллаһы Тәгалә сынаулар җибәрә икән, димәк, сабыр гына кичерергә кирәк."
1937 елгы репрессиялэрне ник жибэрде икэн ул? Э Хиросимадагылар сабыр гына котеп утырганнардыр инде хавага эйлэнгэннэрен.
"Южный парк" мультфильмыннан экият искэ тоште. Борын-борын заманда яшэгэн бер бай кеше. Аллага бик табынган. Жен килгэн дэ Алла янына: "Ул бай булганга сина табына, чонки син ана барын да биргэнсен. Анын бернэрсэсе дэ булмаса, ул сине бар дип тэ белмэс иде", - дигэн. Алла шуннан байнын бар байлыгын юкка чыгарган, бернэрсэсен дэ, хатыннарын да, балаларын да, мал-туарын да юк иткэн. Теге кеше hаман намазларын укый икэн. Алла эйткэн женгэ: "Менэ курэсенме, анын бернэрсэсе дэ юк, э ул барыбер мина табына".

Менэ шулай ул.

№1 (9651) / 02.12.2008 12:52:45

Бу Гузэл бигрэк фаталистка икэн.
"Ә киләчәкне белү белән без берни дә үзгәртә алмыйбыз – язмыштан узмыш барыбер юк".
Язмышны узен язасын аны, язмышны син узен ясыйсын, дип эйтергэ кирэк иде. Имеш, кайдадыр нэрсэдер язылып куелган икэн. Колке. Лэкин багучыга бармагыз дигэн кинэше эйбэт. Мэчеткэ йорегез.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте