поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
24.12.2012 Җәмгыять

Хәйдәр (Мин белгән Гайнетдин)

I. Кызыл муенса

 

1982 елда Хәйдәрнең (Хәйдәр Гайнетдиннең) «Ут теле» исеме белән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ул вакыйга студент елларымда булды. Тулай торакта шунда ук сүз таралды. Җыентыкны күрәсе, сатып аласы, укыйсы килү теләге белән күпләр яна башлаганнардыр. Мин дә китап кибетенә йөгердем.

 

Сатып алдым, шул кичне үк укып та чыктым һәм күңелдә бу китапны «Кызыл муенса» дип атау теләге туды. Моның сәбәпләре дә бар иде. Беренчедән, аның һәр шигырендә куплетлары гүяки аерым-аерым яшиләрдер сыман тойгы калды. Икенчедән, аларны үзара ниндидер сизелмәслек җеп кенә бергә җыеп, бер шигырь ясап торадыр төсле. Ул җеп менә-менә өзелә дә шигырь-муенсалар куплетларга-төймәләргә таралалар да китәләр. Өченчедән, монысы инде «кызыл» булуларына хәйранлыктан, шигырьләре һәммәсе дә дөрес, тәртипле, ягъни коммунис­тик тәрбия идеологиясенә буйсынган. Ә югыйсә аларда «Яшә партия – яшик без!» ише лозунглар да, социалистик хезмәт батырлыгын данлау да юк, әмма коммунистик хис эченнән-тышыннан аңкып тора. Шуңа да «Кызыл муенса» инде ул.

 

Хәйдәр журналист һәм шагыйрь, язучы буларак, әлбәттә, тулысынча диярлек идеология вәкиле иде. Әмма ул үзен шул чакларда да коммунистик идеология хезмәтчесе дип санамаган. Безнең татар дөньясында демократия тойгысы хисләре чирләшкә, зәгыйфь, мескен бала сыйфатында дөньяга килде, баздагы бәрәңге сабагы кебек үрмәләп үскән булды. Аның һәр ягында коммунистик идеология һәм шул идеологиянең куәтле күләгәләре иде.

 

II

 

Минем хаталы уйлавымда Хәйдәр (мин аны Хәйдәр абый дип йөрттем югыйсә) телгә усал, төгәл, иң хәтәре – батыр иде сыман. Аның әйткәннәрен күпләр күтәрә алмаган кебек хәтердә. Катгый итеп әйтелгән төгәл сүз кешенең үзенә кайтарыла. Хәйдәрнең иң көчле шигырьләреннән берсе «Әйтер сүзем» дипатала. Аңа кереш буларак, эпиграф итеп Муса Җәлилнең «Соңгы җырым палач балтасына башым куйган килеш языла», шигъри юллары алынган.

 

Эчтәлеге дә гадидер сыман. Лирик геройның тел очында әйтер сүзе тора, әмма ул өзелмичә «сабагында калган җиләк кебек» кипкән. Сусыл чагында шуны замана авыз иткән булса, уйнап-көлеп алга омтылачак икәнлеге дә белдерелә. Әмма ул сүз әйтелми калган. Хикмәт шунда ки, әгәр дә ул сүз әйтелсә, шул әйтелгән сүзенә лирик герой кол булачагын белә, әйтми калдырса – ул әлегә аңа үзе хуҗа. Заман уза, ә сүзе лирик геройның тел очында кала.

 

Торгынлык чоры интеллигентының, тулы бер чор шәхесенең холкы да, сабырлыгы да, һәлакәте дә чагылдырылган шигырь бу. Хәйдәр дәвер һәм заманны күңеле аша уздыра, тоя, хәтта үзгәртергә мөмкин дип санаучы затлы әдипләребезнең берсе булды. Бу шигырендә аның лирик герое кызыклы күзәтү ясый: «Ак күбеккә баткан заман чаба, бу болытлар, гүя, ап-ак күбек», – ди ул. Шигырьнең беренче аккордында белдерелгән шул сүзләр ахырда әсәрнең фәлсәфәсен төйнәп кую өчен хезмәт итә: «Узып китте заман, карап калдым, баш очында һаман ап-ак күбек...»

 

Шагыйрьләр хыялны, өметне, хиснең сурәтен тасвирлаганда болыт символына еш мөрәҗәгать итәләр. Бу шигыре белән Хәйдәр, заманалар узуга карамастан, хыялның, өметнең, хиснең яшәешен кешеләрнең күңелләреннән югалмавын тасвирлый. Аның лирик герое – идеалист, аңардан тәүфыйк, мәртәбә, акыл бөркелеп тора. Әмма ул үз сүзенә үзе кол булудан курка, аны әйтми калдырып, замананың «уйнап-көлеп чабуына» ярдәм итмәгән, ягъни шул кирәкле, тиешле сүзен күңелендә җыеп, сүзенә, шул рәвешле үзенә хуҗа булса да, тик ахырда барыбер шул әйтми калдырган сүзенә коллыкка төшкән түгелме?

 

Хакыйкатьтә шулай килеп чыга да: күңелендәге сүзен кеше әйтергә тели, әмма белдерми калдыра, кат-кат үлчи, нидәндер курка, ахырда шул әйтелмәгән сүзе аның үзен үк юк итә. Бары тик сүздән гамәлгә күчү генә кешене коткарып кала ала. Бу әле әйткән сүзеңдә тору, аңа тугры калу гына түгел, бәлки рухыңны сүз авырлыгыннан азат итү юлы да.

 

Хәйдәр сүз кешесе иде. Әмма сүздә талымсызлык күрсәтмәде. Гадел хөкем итәме, юкмы – аңа бу хакта искәртергә туры килә иде – алар аны борчымый, ул бөеккә әверелә барды. Ак болытлар биеклегенә ирешү юлында кирегә борылырга теләмәгән шәхес гаделлекне үз күз күреме белән үлчи.

 

III

 

Хәйдәр сиксәненче еллар буынының иң талантлы шагыйре иде. Алар бер-берсен иҗатта танымаучы, тормышта санга алмаучы, тәнкыйтьтән аек акыл, затлы бәя, дөрес үлчәү өметендә яшәүчеләр булып тарих сәхнәсенә шәхси драмаларын трагик герой сурәтендә уйнап кереп киттеләр. Бу иҗтимагый һәлакәтебезнең ачык тамашасы иде. Ә тамашачы хәлендә калганнарга бары тик тетрәнү, шуның белән бергә күңел юанычы халәте килми мөмкин түгел. Һәм шулай булды да.

 

Хәйдәр белән 1990 елның июнь ахырында таныштым. Аңа кадәр мин аны күреп-танып белмәдем. Ул вакытта завод эшчесе идем. Казан йортлар төзелеше комбинатында өченче цехта формаларга салучы, аңа өстәмәдә төзелештә хезмәт куючы, алар белән бергә журналистика һәм әдәбият белгечлекләре буенча филология фәннәре кандидаты, тагын да шигырьләре, хикәяләре матбугатта күренгәләп алгалаган кешеләрдән булсам да, күңелем тулы сагыш уты яшәгән чаклар бу. Очраклы рәвештә генә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә кердем. Кичке вакыт. Журналистлар таралышырга өлгергән. Госман Садә һәм Хәйдәр Гайнетдинов бүлмәсенә уздым. Йомышым да юк иде сыман. Редакциягә менә-менә яшь каләмчеләр кунакка килергә тиешләр икән. Өметле талантлар! Андыйлар ниргәсендә йөрергә бер дә насыйп булмаганлыктан, тизрәк китү җаен уйладым. Радиодан Хәйдәр «Пәйгамбәрләр тарихы»н газеталарында бастырырга вәгъдә иткән. Ә аннары галимнәр арасыннан бу эшне башкарып чыгарлык кешене эзләгән, муллаларны йөреп чыккан. Ышандырып, җаваплылыкны җилкәсенә алырлык һичкемне табалмаган.

 

Беренче соравы да шул булды:

 

– Пәйгамбәрләрне беләсеңме?

 

Аның күзлеге калын, зур иде. Күзләре шарлар булып, бөтен бар йөзен каплап алгандай тоелды. Җавабым җиңел һәм гади чыкты:

 

– Беләм!

 

Ул шунда ук:

 

– Бер айдан язып китер! – диде.

 

– Ярар, – дидем.

 

– Вәгъдәме? – диде ул, ышаныргамы-ышанмаскамы кебек хис белән янган хәлендә. Инде күзләре дә кечерәеп, йөзенә дә елмаю чыкты.

 

– Ярар, – дидем.

 

– Булды, сөйләштек! – диде ул. «Күрербез», имеш.

 

Сүз беткәнне аңлап, әлегә кемнән әмер алганымны да төгәл генә белмичә, бүлмәдән чыгу ягына атладым. Хушлашасы идем.

 

– Тукта әле, болай гына китәсеңмени? – диделәр.

 

Тыелып калдым. Ни хакында сүз барачагын көттем. Әмма алар икесе дә чыгу ягына атладылар. Коридорның тәрәзәле очына килдек. Дөнья барышын сөйләшеп алу булды. Госман Садәдән:

 

– Ул абый кем? – дип, «хәзер киләм» диярәк киткән кешене сорадым. Гаҗәпләнде.

 

— Шушы бит инде гений Хәйдәр! – диде ул. – Аны да белмәскә!

 

Хәйдәр әйләнеп тә килде. Әмер дә итә башлады:

 

— Балалар күтәрелә. Алар белән очрашуга керәбез. Без очрашуны алып барырбыз, сөйләрбез. Сиңа да сүз булыр, пәйгамбәрләрнең берәрсе хакында кыскача гына хәбәр бирергә әзер тор! – диде ул миңа.

 

– Ярар, – дидем, гадәтемчә гади һәм җитди төстә.

 

Ул көнне очрашуда Йосыф пәйгамбәргә бәйле вакыйгалардан бераз сөйләдем. Балалар үз әсәрләрен укып сөендерделәр. Очрашу озакка сузылмады. Сәгать эчендә таралыштык та.

 

Бер айдан «Пәйгамбәрләр тари­хы»ның газета вариантын редакциягә китердем. Хәйдәр, кулына язмамны алып, авырлыгын үлчәгәндәй итте дә, өстәл тартмасын ачып, аны шунда салды, япты. Аннары:

 

– Ярар, булган бу! – диде.

 

Мин үз эшемә киттем.

 

Вакытлар узгач, «Пәйгамбәрләр тарихы» китабым басылып чыккач, интервьюлар биргәндә һәм сүз ара сүзләр чыкканда Хәйдәргә бу эшкә юнәлтүе өчен рәхмәтләремне әйтүне гадәт иттем. «Пәйгамбәрләр тарихы»ның газета варианты «Яшь ленинчы»да басылып чыккан вакытта Хәйдәр анда эшләми иде инде. Аңа рәхмәтләрем язмаларым дөнья күрүдә төп рольне башкарган мөхәррирләрне бәлки кимсеткәндер, алар алдында соңарып булса да гафу үтенәм: кичерә күрегез!

 

IV. Маҗаралар кешесе

 

Хәйдәр авантюралар остасы кебек тә иде. Аны турыдан-туры «ул авантюрист» дип әйтеп булмый, хата чыга. Хәйдәрнең авантюралары бары тик маҗаралык белән дөньяны ямьләндерергә омтылышыннан килә иде дисәм, ялгышмамын. Баштан ук тирәнтен уйлап, әмма импровизацияләргә урын калдырып, асылда акыллы шуклыкка корылган андый гамәлләрен ул ышаныч, мәртәбә белән оештырып алып бара белде. Әлбәттә, маҗара-авантюралардан могҗизалар да көтелә. Бу очракта шушы маҗарада катнашучылардан сабырлык, белми калучанлык тойгысы да сорала. Кеше юләргә калырга теләми, шунда ук саклану инстинкты уяна һәм мине ахмакка калдырырга итә бу дип уйлый. Шул сәбәпле күп вакытларда маҗараларның ахырына кадәр барып җитә алмыйча, әлеге маҗарадан могҗиза килеп чыкмый кала, уеннан уймак кына табыла. Хәйдәрнең могҗизалар коруы аның шуклыгыннан килгәнгә, дуслары аның нәрсә уйлаганын тиз төшенә иделәр. Үзләренең дә шул уенга катнашып китәргә осталыгы җитә.

 

Хәйдәр үзе белән сак булырга һәм үлчәп сөйләшергә өйрәтте. Асылда барлык фикер алышуларыбыз әдәбият тарихы, үз көнебез хәле тирәсендә әйләнде. Аның хәбәрдарлыгы киң. Югары белеменә өстәп ул әле әдәби курсларда укыган, Мәскәүнең бөек галимнәренең лекцияләренә йөргән. Әдәбиятка бәйле иркен карашлы кешеләр сирәк була. Хәйдәр татар әдәбиятының киләчәген хакыйкатьне мификлаштырып тасвирлау белән бәйле әсәрләр иҗат итү юлында дип белә иде. Аның көчле әдәби әсәр миф тудырырга тиеш, дигәне халкыбызның борынгы дөньяга карашын яңартырга кирәклек мәсьәләсенә килеп төртелә торды. Әмма ул мифларны фәнебездә кем өйрәнгән, тәртипкә салган соң? Бу өлкәдә галим һәм язучы Галимҗан Гыйльманов шөгыльләнүен белгәч, зур кызыксынуын сиздереп, аның хезмәтләре дөнья күрүен зарыгып көтеп алды. Аерым томнар буларак алар басылып чыккач, өстәл китабына әверелделәр бугай. Шушы юлда эзләнүләре Хәйдәрне галим-фольк­лорчы Фатих Урманчиев белән дуслаштырды.

 

Телевидениегә дә Хәйдәр импровизация ысулын алып килде. Узган гасырның туксанынчы елларында татар телевидениесе шуның аркасында күтәрелде дә. Кайвакытларда болай да була иде: Хәйдәрнең тапшыруы әзерләнә, әмма туры эфирга чакырылган кунагы килә алмый. Алып баручы журналист буларак, ул аны алыштырырга кеше эзли. Таба алмый. Ике сәгатьтән тапшыруы башланачак. Миңа шалтырата: «Килмәсәң, башка чакыру юк, беттең», – ди. Мин, сәбәп эзләп, әле кичә генә аларда чыгыш ясавымны искәртәм. Ул кабул итми. Кисәтүен кабатлый. Тыңлаучан кеше йөгерә инде. Эш өчен кирәк бит! Хәтта нинди сорау бирәчәген дә алдан әйтеп тормыйча, камера каршысына утырта. Импровизация ысулы, әлбәттә, көтелмәгән сорауга нигезләнә. Тапкырлык та, белем дә кирәк булгандыр? Ә ул киң мәгълүмат иясе затлы зыялыларыбыздан иде.

 

Шулай бервакыт үзе килде дә:

 

– Иртәгә синең турыда материал әзерләү өчен, туган якларыңа китәбез. Машинаң белән алып барасың, – диде. – Мөдәррис Әгъләмовыңны да алабыз!

 

«Жигули» машинасына утырган гына, йөртү осталыгым да чамалы чак­лар иде әле бу. Моңа кадәр алдарак минем хакта телетапшыру ясаячагы турында бер тапкыр тел төбемне тарткалап алуын да хәтеремнән җуймыйча, ризалаштым. Камерага төшерәчәк операторы Чаллыда икән. «Аны да үзебез белән алачакбыз!» – дип белдерде ул юлда.

 

Кайттык. Туган якларымны күрсәт­тем. Мәктәптә матур гына очрашу да уздырдылар, районда да яхшы кабул иттеләр. Туган йортымда кич кунып, икенче көнне Зәй тарафына юнәлдек. Инде белә идем: безнең бу кайтуыбыз, асылда, аның үз мәктәпләренең юбилеенда катнашу максаты белән дә икән. Анда Мөдәррис Әгъләмов та укыган, Роберт Батулла да, Наил Дунай да, тагын да күпме дан-хөрмәт ияләре, эшмәкәрләр, дөнья гамәлләрен җитәкләүчеләр...

 

Үз мәктәпләре директорына Хәйдәр, мул елмаеп:

 

– Үзем генә кайтмадым, менә бүләгем! Үзеннән сора! – дип миңа төртеп күрсәтте. Хәер, сүз без кайткан машина хакында бара түгелме дип тә уйларга мөмкин иде. Ул арада берничә күңелле мәзәк тә сөйләп алды Хәйдәр. Маҗарага маһирлыгы аны ал да, гөл дә итә иде шул.

 

Юбилей бәйрәмнәре бик матур узды. Батулланың шундый оста сөйләүләре, концертларының яхшылыгы – барысы да хәтеремдә.

 

Китәр алдыннан яныма мәктәп директорлары килеп басты. Юбилей бүләге хакында сүз катты. Мин инде нинди шаяртуга корбан булуымны тәмам аңлап җиткергән идем. Машинамда берничә китабым булып, шуларны бүләк итеп бирим, дидем. Ярый да аңа гына риза булсалар?

 

V

 

Минем хакта аерым тапшыру оештырыласын инде белсәм дә, ул турыда сүзне башка кузгатмадым. Берәр ай вакыт узгандыр. Операторының тырыш хезмәтен дә исенә алып, сабырлыктан да файдаланып, Хәйдәр ул эшен җиңел генә ахырына кадәр җиткерде. Аңа шул телевизион тапшыруы өчен зур рәхмәттә булдым.

 

Хәйдәр җырга бик тә маһир, ул сәнгатьнең дә чын остасы иде. Илһам Шакиров белән туганнар. Хәйдәрнең әнисе Гыйльмисафа – Илһам Шакировның апасы. Мөдәррис Әгъләмовка да туганлыклары барлыгын үзләре сөйләгәннәрдән, ишетелгән хәбәрләрдән беләм. Әтисе Гайфетдин ягыннан Хәйдәрнең нәселе әдипләребез Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, Рафис Сәлимҗановка барып тоташканын 2002 елда «Шәҗәрәләр» китабында шагыйрь һәм галим Дамир Гарифуллин тәфсилләп язып та чыкты, борынгы бабалары Йосыф исемле икәнлеген ачыклады.

 

Хәйдәр «Иске карурман»ны, «Уел»ны җырлый. Кайвакытларда Илһам абый Шакиров белән килеп чыгалар. Әдәбият, сәнгать турында иркенләп фикер алышабыз. Илһам абый Шакиров – гаять тә киң мәгълүматлы, титан шәхес. Бервакыт Хәйдәргә:

 

– Тавышың Илһам Шакировча матур, тетрәндергеч. Әмма аның ноталары шулкадәр түгәрәк, камил, матур чыгалар, ул хәтта ярымнарын да төгәл ала. Моңы – искиткеч. Андый җырчы башка юк. Аңа ияреп, аңа охшатып кына җырларга мөмкин. Тик андый иярчен җырчыны талантлы дип булмас. Ул кеше һөнәрче аталыр. Шулай түгелме? – дидем.

 

Сүзләремне, бигрәк тә «һөнәрче» дигәнемне авыр кабул итәрен башыма да китермәгәнмен. Аның йөзе үзгәрүеннән шунда ук артыгын сөйләп ташлавымны аңлап алдым һәм, гафу үтенеп:

 

— Дустым, зинһар, сине әйтүем түгел иде, – дидем. – Син бит җыр җырлап «тамак туйдыручы» түгел. Җырчылар исәбендә йөрмисең, язучы, журналист кешесең!

 

Әмма ул шушы «һөнәрче» сүзем өчен шактый ныклап үпкәләде, «аркам белән егып түбән салырга», моны башкалар алдында тел куәте белән башкара алу осталыгын күрсәтә белү ягыннан да ачылып китте.

 

VI

 

Дөрес аңларга кирәк: Хәйдәр фәрештә түгел иде. Хәер, адәм баласыннан фәрештә булуны таләп иткән дә юк. Ул мәктәп укытучылары гына укучыларының фәрештә булуларын телиләр һәм моны «баладан кеше ясау» дип атыйлар.

 

Бервакытны Хәйдәргә, бик талантлы шагыйрь булуын әйтеп, аңа «Ут теле» китабыннан бер шигырен укыдым. Ул, бәлки, шаяртамдыр дип уйлагандыр. Фикерләренең, сурәт­ләренең хакыйкатьне тирән ачып, тәэсирле итеп күңелләргә үтеп керерлек кимәлдә икәнлегенә басым ясадым. Ә никадәр гадилек, гадәтилек бу юлларда, табигыйлек!

 

Тормыш бит бу!

 

Дөнья куа-куа

Беттем инде менә өтелеп.

Нурсызланды бугай күңелем дә

Караучысыз калган өй кебек.

 

Күпме яшерсәм дә, сорашалар:

әллә каян, читтән уратып.

Сорасалар:

— Хәлем бик әйбәт! – дим,

әнкәйләрне була юатып.

 

Юатырга була сөйгәннәрне,

ышандырып була дусларны.

Бәйләнчекләр очрый калса әгәр:

– Төпченмәче, – дим мин, –

     юк-барны!

 

Тик йөрәкне булмый ышандырып, —

чыгар минутларын саный күк.

Елап туйган...

Хәзер ишек шакый

бикләп калдырылган сабый күк...

 

Гыйнвар, 1981 ел.

 

Әмма аның шулкадәр ачуы килде. Кулымнан китабын тартып алды да читкә томырды. Аңладым: ул үзенең шигырьләрен, алардагы күңел серләренең ачык сурәтләнүен сөйми икән.

 

VII. Дуслык мәсьәләләре

 

Хәйдәр үзенең кемлеген яхшы белүче кеше иде. Дәрәҗәсен түбән куймады. Кешене кеше илдә тоткан дәрәҗәсенә карап хөрмәтли. Хәйдәр бу кагыйдәне төгәл үтәп барды дип беләм. Бервакыт ул мөфти Тәлгать Таҗетдин белән килеп керде. Илдә дини сәя­сәтнең үзгәргән вакыты иде. Татарстан мөфтиятенең оешу җыелышы «Тукай» кинотеатрында узды. Эшне әйдәп йөрүчеләрдән Зөфәр хәзрәт (инде ул данлыклы архитекторлар исәбендә республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды) шул утырышның карарларын әзерләргә мине чакырды. Һәр төбәктә мөфти булуга шәригатьтә каршылык юк икәнлеген аңа гына түгел, бу юлы шул мәртәбәле җыелышка аңлатып, шунда ук эшләп биргән карарларым да булышлык иттеләр. Үзем белән алып килгән машинкада оештыру җыелышы барышында ук турыдан язып әзерләнгән шул карарларның кабул ителүендә өлешемне сөйләп, барлык җаваплылыкны үз өстемә алганымны сиздереп:

 

– Ялгышкан булсам, мөфти хәзрәт, мине ачуланыгыз! – дидем.

 

Тәлгать Таҗетдин миңа елмаеп карап торды да болай диде:

 

– Вакытлы, дөрес, кирәкле ул карарларның авторы сез идегезмени?

 

Шунда Хәйдәр, хәзрәтнең сүзләренә олы хөрмәт күрсәтеп:

 

– Динне мөфтиләрнең артуы үстереп җибәрә! – диде.

 

Инде сөйләшүебез тагын да җанланып китте. Кешеләрнең мәртәбәсен төгәл аеручы Хәйдәр оста дипломат шәхес буларак ачылды. Мөфти хәзрәтләренең акылы, белеме, дөньяга һәм дингә, милләткә карашлары күңелдәге икеләнүләрне юып ташлады. Бөек кеше икәнлеген төшендем. Мәҗлесебез иң четерекле мәсьәлә – дөньяви һәм дини кешеләр хакында фикерләшүләр белән уратылып алып барылды. Тәлгать Таҗетдин шунда Хәйдәргә һәм миңа дөньяви кешеләр булып калуыбызны теләп фәтвасын бирде.

 

Соңыннан да бу очрашуны искә алып сөйләшкәндә, Хәйдәрдән:

 

– Ни өчен мөфти безнең дин юлыннан китүебезне теләмәде икән? – дип сорагач, ул:

 

– Беренчедән, Тәлгать Таҗетдин бик акыллы кеше, икенчедән, синең-минем нинди камырдан ясалганыбыз күренеп тора, өченчедән, аларның анда үз дөньялары киштә-киштәлекләрендә мыскалына кадәр бүленгән! – диде.

 

Аңлаган кешегә шушылар да җиткән, күп вакыйгаларга аның бу билгеләмәләре ачык дәлил иделәр. Кабат ул темага әйләнеп кайтмадык.

 

VIII

 

– Сине Язучылар берлегенә алырга теләкләре бар! – диде бервакыт Хәйдәр.

 

– Белмим инде, – дидем мин аңа җавабымда. – Ул – «колхоз»га керү кебек нәрсә булмасмы соң?

 

Бу вакытта инде колхозлар таралып, бетеп маташа иделәр. Бер данлыклы һәм бөек журналист-язучыбыз да Язучылар берлеген колхозга тиңләп мәкалә язып чыгарган иде.

 

– Китапларың бар, исемеңнең танылуы да җиткән. Яңа төр, яңа фикерле кешесең, – диде Хәйдәр. – Аннары, дөрес аңла, кәҗәң килмәсен, хикмәте дә бар: сиңа ияртеп кенә тагын бер-ике кешене уздырырга кирәк!

 

Аның оста стратег, эшне оештыра һәм кора белүендә һичбер шигем юк иде, әмма кемнәр файдасынадыр мине «ширма», хәтта «көтү тәкәсе» итәргә теләвенә хәйран иттем. Артыма качырылып Берлеккә уздырылган кешеләр ахырдан барыбер дә рәхмәт әйтмәячәк, көнчелек күрсәтәчәкләр әле, җитмәсә.

 

Үз уйларымны сиздермәскә тырыштым. Икеләнгән булдым. Аннары, әгәр дә дустым икән, ни өчен миңа «ширма» язмышын юрый?

 

– Берлеккә кергәч, язган әсәрлә­реңне бастырып чыгару мәсьәләсен дә җиңел хәл итәрсең! – диде ул.

 

Бу сүзләре икеләнү-кирелекләремне юк иттеләр. Ничәмә китабым басылмыйча ятканын, китап нәшриятлары тарафыннан кабул ителми аптыратуларын исемдә тоттым.

 

Нәкъ Хәйдәр әйткәнчә булды. Аның кешеләр белән сөйләшә белү осталыгы, эшләрне стратегик яктан оста оештыруы үзен күрсәтте. Ә аннары ул, мәсьәлә чишелгәч:

 

– Амбразурага Газинурлар гына түгел, менә син дә капландың! – диде, вакыйгаларны көлә-көлә искә алып.

 

– «Колхоз»ны әйтәсеңме? – дип, мин дә шаярттым.

 

Язучылар берлегенә бишкуллап алсалар да, китапларымның, әсәр­ләремнең басылып чыгуына моның файдасы булмады. Әмма бәлаләре...

 

– Сине Язучылар берлегенең рәи­се итеп күрергә телиләр! – диде ул беркөнне, мине тәмам хәйранга кал­дырып. – Монысының срогы чы­га.

 

Бу юлы ике аяклап киреләнеп каршы чыктым. Минем ише сүз тыңламаучыларны чәнчә бармак белән генә җиңәргә өйрәнгән Хәйдәр бераздан килеште. Ишәген нуктасы белән бергә ташлап киткән Хуҗа Насретдинга әверелде. Сүзләре дә онытылды. Алар бервакыт кабат һәм кинәт калкып чыгарлар дип көтмәгән идем. Съезд якынлашкан саен, күңелгә утны аз-азлап сала-сала, ризалыгымны алуга иреште. Әмма мин аңа:

 

– Беркем белән дә сайлауларын үтенеп сөйләшмәячәкмен, беркемне дә үгетләмәячәкмен, дуслык хакына гына ул уеныңа катнашырмын, бу юлы да «ширма» булырмын, – дидем.

 

Язучыларның уенда мине рәисләре итеп сайларга теләге барлыгын күпләр телгә ала башладылар. Әлбәттә, ниятемне белү сәясәте генә иде бу, дидем үзалдыма елмаеп. Аларның да билгеле бер уен корбаннарыннан яки уенчыкларыннан булулары бик мөмкин иде. Рәислек һич тә кызыктырмады, ниндидер ят, шикле җир кебек тоелды миңа. Инде Хәйдәрнең сүзен аяк астында калдырмаска тиеш идем. Ул вакыттагы рәис әфәнде, чакыртып, ресторан сыйлары белән кунак итеп, уемнан кире кайтуымны сорады. Аңа бу эшнең миннән тормавын кат-кат, ничә мәртәбәләр аңлатырга туры килде. Ә ул барыбер дә үз шигендә, үз фикере коткысында калды. Мин инде күптән кемнәрнеңдер сәясәте барып чыксын өчен корылган «ширма» гына идем. Рәиснең үз дусларына да качып уйнарга яхшы җай иде бу. Әгәр дус­тым Хәйдәр шул көчле кешеләрнең берсе икән, мине ул уенга корбан итүенең асыл сәбәбе бар булыр, дидем, ролемне ахырына кадәр башкарасы гына калды.

 

Берлек съездының рәте булмады. Ул берни дә хәл итә алмыйча ябылды. Җәй урталарына җыелырга карар ителде. Аскы һәм өске агымнарга иярмичә калуыма сөенсәм дә, хәлемнең көенечле икәнлеген дә беләм, Хәйдәрнең, дус дип йөргән кешенең, нинди уенга мине корбан итүенә дә хәйранлыкта идем.

 

IX

 

Иң кыены шул – синнән уенчык ясауларын аңлап-белеп торасың, әмма бу тозактан чыга алмыйсың.

 

– Мине рәислеккә күрсәтсәгез, сикереп торам да, мин булырга теләмим дип, барысы каршында әйтәм!

 

Шушылай уемны-теләгемне Хәй­дәр­гә белдергән идем, ул:

 

– Шул сәгатьтә-минутта ук сукыр бер тиенлеккә әвереләсең киләме әллә! – диде усалланып, ачуланып. – Андый кеше синнән башка да булыр. Күрербез!

 

Хәер, дөнья йөзендә һәр җан иясенең үз урыны бар, диләр бит, шулай булсын да, ди...

 

Хәйдәр миндә Язучылар берлеге рәисе булу теләген тудыру эшенә инде ныклап кереште. Әмма аңа фән белән шөгыльләнү уенда булуымны, институтка эшкә күчеп йөрүемне бөтенләй әйтмәдем. Аның – үз уе, минем – үземнеке.

 

Ә «ширма» ролен башкарырга барыбер туры килде. Язучы кеше тормышны, халыкны аңларга, төшенергә теләсә, үзе белән уйнауларын күреп, шул уенның ахырына кадәр бара да белергә тиеш. Шулай уйладым, шулай эшләдем. Хәйдәр артында кемнәрдер тора һәм ул да аларның теләген үти иде, ахрысы. Югыйсә бу тормышның һәммә яклары да аны үз дулкыннарында йөртмәскә, ул үзе дә күп мәсьәләләрдән чикләнергә тиеш иде. Ә яшәеш аны һәммә эресе-вагы белән үз куенына алды. Дөньяның гүяки төзүчесенә, төзәтүчесенә, ия­сенә әверелә барды Хәйдәр. Ул әйткән сүзләрне бүген башкалардан ишетсәм дә сәерсенмим, аның һәр сүзе, фикере, теләге аларның акылы-күңеле аша узган икәнлеге сизелеп тора.

 

X

 

Хәйдәр озын буйлы, күркәм кешеләрнең берсе булды. Сүзе – сүз иде, тавышы – моңлы, эше – гамәл!

 

Аның балта эшенә осталыгы күпләрне хәйран калдырды. Идел артындагы дачасына ул зур бураны берүзе бурады, йорт итеп, камил итеп салып та куйды. Өендә дә тәртип, пөхтәлекне яратуы беренче урында тора, гаиләсен даими кайгыртып яши белде. Кул эшләрен камил рәвештә башкаруы барча кылган гамәлләреннән күренеп торды. Һаман да һәммә нәрсәне үзе башкарырга өйрәнгәнлеге сәбәпле, кешегә ялыну, башкаларга салыну кебек гамәлләр уена да кермәде Хәйдәрнең.

 

Зур бер Казан шәһәрендә генә дә танышлары, дуслары арасында балта осталары күп иде. Аларның хәлләрен белешеп тору, яннарына барып чыгып, тормыш, сәясәт, аң-мәгърифәт мәсьәләләренә кадәр җитеп фикер алышулары эчкерсезлеген күрсәтеп тора. Сөеп, үз итеп сөйләгән кешеләренең берсе – Нургали абзый – урман хуҗалыгы белән бәйле кешеләрдән берсе иде. Ул аның гадилегенә, хезмәттәшләренә карата гадел хөкемдә булуына исе китеп бәян иткәннәре хәтердә.

 

– Исерекләргә дә сүз әйттерми. Берәүләр кемнедер яманлап, гаеп итеп сүз катса, аны шунда ук туктата. Дөнья бу, тормыш бу, дия. Һәр кешенең үз урыны. Бүген болай булыр, ә иртәгә аннан да ышанычлы кешене табалмассыз, дия. Андый, Нургали абзый кебек изге җанлы адәмне сирәк очратабыз бу дөньяда!

 

Саба якларыннан булган урман хуҗалыгы хезмәткәре Нургали абзасына Хәйдәр баргалап йөрде. Аны идеал итеп күтәрүенә бераз аптырый да торган идем. Шул кеше белән таныштыруын үтенгәч:

 

– Ашыкма! «Кара урман» романымны язып бетерим, аннары... – ди торган иде.

 

Ул әсәренең язмышы миңа мәгълүм түгел. Әсәрләрен Хәйдәр хәтта басылып чыккач та күрсәтергә, фикеремне белергә атлыгып тормады. Үз иҗатына бәйле актан да, карадан да сүз әйттерәсе килми иде аның.

 

Дусларының берсе зур рәссам Фаил ага Зыязов иде. Аларны бергә еш очраттым. Югыйсә бездә танышсалар да, алга таба алар, Фаил агада очрашып, дөнья барышына бәйле әңгәмәләр корып, иҗат эше газап­ларын йөрәкләре аша уздырганнарында, күңел зарларына кушып, аптырашка да бирелми калмаганнар. Әдипләрдә һәм сәнгать кешеләрендә уртак уйлар белән яшәү тәртибе бар. Фаил ага Зыязовның Хәйдәр язган әсәрләр нигезендә берничә картина иҗат итүен сәнгатькәрләр генә түгел, музей-күргәзмә тамашачылары да яхшы белә. 1921 елгы ачлык турында Хәйдәр хикәя язгач, аның нигезендә ачлык темасына багышланган бүреләр турындагы Фаил ага Зыязовның картинасы күп кенә күргәзмәләрдә дә булды. Хәйдәр дә ул данлыклы рәссам турында телевизион фильм эшләде. Аны телевизордан кат-кат тапшырдылар. Ул шәхес аның зур ачышларыннан берсе иде, әлбәттә.

 

Кешеләрнең дәрәҗәләрен белү һәм аларны ихласлык, хакыйкать, намус призмалары аша күреп бәяләү Хәйдәргә хас сыйфатлардан берсе иде. Ул үзе өчен генә яшәгән, сүзендә берне сөйләп, гамәлендә икенче төрле булган, дан-дәрәҗәдән башканы сөймәгән, аңламаган әдипләргә карата каты бәгырьлелек күрсәтүне дөрес эшкә санады. Алар аны сөймәделәр. Җир шары ничек ике полюска бүленгән кебек тоелса, анда яшәүче кешеләр дә шундыйдыр инде: берләре – уңда, икенчеләре – сулда, дигәндәй.

 

XI. Журнализм

 

Бернинди әдип тә, бернинди әдәбият та бу «авырудан» азат түгел. Бигрәк тә татар әдәбиятына ул каты йокты. Хикмәте шунда: безнең татар әдипләре көн күрү, яшәү хакына газета-журналларда кәсеп итәргә мәҗбүрләр. Мәкаләләр язу, газета чыгару, теле-радио тапшырулар әзерләү, әлбәттә, журналистлар эше. Аларның үз хезмәт ритмы, үз яшәү тәртибе, язу, сөйләү, иҗат үзенчәлекләре дә бар. «Журнализм» гади сөйләм нормаларына нигезләнә, аңарда әдәби сөйләм принциплары юк дәрәҗәсендә. Ә безнең татар әдипләре, газета-журналларда хезмәт итеп, журналистлык кәсебендә шактый уңышларга ирешеп өлгерсәләр дә, әдәбияттан ераклаша баралар. Бу аларның язган әдәби әсәрләрендә ачык күренә башлый. Иң әүвәлдә әдәби стильне гадиләштерүгә омтылудан башлана, аннары әдәби формалардан публицистик калыплар өстен чыгарыла, инде образлы-сурәтле тасвирны фикер әйтү, хәбәр, вакыйга сөйләү алыштыра. Шушы өч адымнарыннан әдипләрнең әсәрләренә «журнализм» чире йокканлыгын күреп була. Кайсы гына, хәтта әдәби дип аталган журналны яки газетаны ачып укып карамыйк, шигырьме ул, прозамы, башкасымы – алар барысы да «журнализм» авыруы тәэсирендә туган «гарип» әсәрләрдән торалар диярлек. Бу авыруның диагнозы күптән билгеле. Матбугат органнары тууга ук, газета-журналларны «литературчина», ягъни «әдәбилектән» коткару өчен оештырылган зур кампанияләр, чыннан да, ахырда журналистиканы әдәбияттан «котылдырганнар». Бигрәк тә XIX йөз Европа, Америка, рус матбугатлары «әдәбилектән» савыккан һәм моның өчен әдип кулы, әдип күңеле, әдип акылы белән язылган чын әдәби әсәрләргә (шигырь, хикәя, роман) газета-журналларда киң урын бирүдән дә оста файдаланганнар, югыйсә, һәм хәзер дә бу шулай булып кала бирә. Журналистик сәхифә белән әдәби полосалар бер-берсенә буталмыйча бирелү укучыда аларны дөрес аңларга ярдәм итә, үзләренчә яшәүләренә шартлар тудыра. Әмма татар матбугаты, бигрәк тә совет чорында, башкача эш итте. Әдәби әсәрләрне дә журналистик алымнарга буйсындыру редакторларның төп эшенә әверелде. Шул чорда әдәбиятка «журнализм» йокты, ә журналистикада «әдәбилек» авыруы бетә барды. Журналистиканың мәйданы шактый киң иде.

 

Хәйдәр, иң беренче чиратта, зур һәм бөек әдип булды. Әмма әдәби формаларда җиңел фикерли алудан шактый читләшергә өлгергәнлеге әдәби әсәрләрендә ачык күренә торды. Ул моны үзе дә сизә. Аларга «журнализм авыруы» дигән диагноз куймый мөмкин түгел иде. Шунда ук Хәйдәрне кисәтергә дә тиешмен дип таптым:

 

– Зинһар, «журнализм»ны рационализм һәм натурализм белән бутамагыз, – дидем.

 

Әлбәттә, рационализм дигәндә – табигыйлек, натурализм дигәндә – тышкы, болай да күренеп, аң­ла­шылып торган чынбарлыкны сурәтләү күздә тотылуын белдердем. Минем аңлатмаларны ул бәхәссез кабул итә иде. Сүз «журнализм» мәсьәләсенә күчте. Татар әдипләренең күпчелеге, шагыйрьләре, язучылары газета-журналлардан алып өлгергән бу авыруларыннан савыкмаслык хәлгә калганнарын аңлаган Хәйдәр үзе дә ул аймактан чыгар юлны озак эзләде. Сурәтле фикерләүгә кайтуны ул мифлардан өлге алудан, үзе тоткан юлда – вакыйгаларны мифлаштырып бәян итүдә – табар сыман иде. Авыр иҗат газапларына бирелү аны изә башлады. Холкына да тәэсир итми калмады. Билгеле, язучы халкында тормышка хыял күзлеге аша карау гадәте бар. Моңардан аларны бары тик фән генә саклый ала. Юккамы алдынгы карашлы Европа әдипләре үзләрен гыйлем өлкәсе белән тыгыз бәйлиләр. Кайсын алсагыз да, яки ул физик, математик, яисә тарихчы, филолог. Электән Дантелар, Бокаччолар чорыннан ук шулай килә.

 

Боларны еш искә ала башлагач, Хәйдәр фән өлкәсе белән яхшылап кызыксына башлады. Галимнәр белән дуслыгын ныгытты.

 

Хыялдан азат булу дигәнне дә ул дөрес аңларга тиеш иде. Асылда, әдипләр юкны бар итеп күрү һәм сафсата бәласенә төшәләр. Һәр вакыйганы адәм башына килә алмаслык, тормышта булырлык түгел дәрәҗәдә катлауландыралар. Яшәеш чишмәгән, чишәргә теләмәгән мәсьәләне ке­ше акылы гына хәл итә алмый. Җәм­гыятьнең үсешеннән башка гына, нинди генә талантлы булма, күп нәрсәләргә ирешеп булмый. Хәйдәр боларны акылы белән аңлый, күңеле белән тоя, әмма әдиплек максимализмы, «журнализм» коткысы аңардан күпне таләп итә. Андый хисләр белән шаяру мөмкин түгел. Хисләрнең алдау, саташтыру көче бар.

 

Бервакыт ул графоманлык мәсьә­ләсен бәхәс мәйданына чыгара башлады. Бу гыйбарә артында нәрсә торганлыгын сорадым. Хәйдәр ул сүзне язуда талымсызлык дип аңлый икән. Мин көлеп куйдым. Андый вакытта ул икеләнеп кала торган иде.

 

– Дустым, – дидем аңа, – читтән кергән-кертелгән сүзләрдә, асылда, берничә мәгънә булучан. «Графоман» кәлимәсенең дә сүзгә-сүз эчтәлеге бар, шулай ук фикер үсеше тарихында аркасына алган йөге һәм, аннан килеп, телдә кулланылышы белән бергә, безнең үзебезнең ул гыйбарәне аңлау дәрәҗәбез.

 

Ул сөйләшүебездә графоманлыкның мәгънәсе идеологик яктан тотнаксызлык хәленә калу икәнлегендә тукталып калдык. Кичә кызыл таҗ киеп тә, бүген яшел чапан бөркәнүчеләр иде графоманнар.

 

Иҗат эше, әлбәттә, күңел хезмәте. Әмма акыл белән җан бергә береккәндә генә кешенең гамәлләре дөрес була башлый. Иҗатта күңелгә дә, акылга да бердәй таянырга кирәк. Иҗат ул, иң беренче чиратта, хакыйкатьне танып белүгә юнәлтелә. Хакыйкатьне төшенмичә, юкны бар итеп тасвирлау – иҗат түгел, саташу, графоманлык.

 

XII

 

Элекке эшемдә чагында Хәйдәр миңа еш килә иде. Институтта укыту эшенә күчүемә, бөтенләй башка тормыш башланды. Минем әле лекцияләрем, әле утырышларым, җыелышларым. Әүвәле ул айга бер килеп китсә, хәзер ярты елга бер минем ишеккә юлын төби. Әмма яңа дуслар, яңа хезмәттәшләр арасына кереп китә алмады. Безнең дуслык та суынды. Ул язу, иҗат эшенең авырлаша баруыннан зарланып, кайчакта шалтырата иде хәзер. Алар да бетте.

 

Теге вакытта, мәктәпләре юбилеена алып кайткач, аны туган авылына, Дүртмунчага, үзен генә алып барып килдем. Күпер асты ягында тыкрыклы урам булып, шундагы су буе юнәлешендә торган үзенең туып үскән йортына алып керде. Яз вакыты, яңгырлы, юеш, пычрак чаклар иде. Ишегалдына кергәч тә сул якта – таштан сарай, түрдә – терлек абзарлары, уңда – матур гына йорт. Янәшәсендә агачлар үсә.

 

– Өй каршындагы юкә агачы ауды бит, – дип, түрбакча уңаена алып килеп күрсәтте йортның ул вакыттагы хуҗабикәсе.

 

Ул адәм биеклеге урыннан шартлап сынган да шул килеш, киселмәгән хәлендә авып ята.

 

– Эче черек булган икән, – диде Хәйдәр. – Бала чагымда утырткан идем. Минем язмышка ишарә итә булыр!

 

Йөрәк жу итте.

 

– Агачтан да фал ачкач, нинди мөселман инде син! – дидем аңа, тәмам ачуланып.

 

Анысы дөрес инде: урман кисүдә күп иза чиккән кеше буларак беләм: агачны аударганда, бәласенең кайсы яктан сугарга мөмкинлеген даими аңлап, сизенеп эшләргә кирәк. Агач кисүнең җае бар. Мең исәптә бер ялгышу да харап итеп ташлый. Менә шуларны күздә тоткан акыллы кешеләр агач кисүдән сакланырга киңәш иткәннәр. Аларның ул сүзләре өзек чыбыклар аша тапшырылган, халыкта агач авуны-аударуны белә белгән юрауга кайтарып калдырганнар. Замана кешесе боларны гына белергә тиеш иде.

 

XIII

 

Дусларымны бик еш искә ала торган гадәтем бар. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фаил Зыязов, Гөлүс Хафизов... Саный китсәм – аз түгелләр. Хәер, артык күпкә дә җыелмыйлар. Барысын да атамадым. Догаларымда да «баргач кайтмый торган җиргә киткән» һәм монда калган дусларыма газап утларыннан саклавын һәм аларга яхшылыклар бирүен Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйм.

 

Хәйдәрнең үлем түшәгенә ауган­лыгын, телефоннан шалтыратып, Мөдәррис Әгъләм хәбәр итте. Те­ле­видениедән күрсәткәннәр. Кабатлаячаклар икән. Нәкъ шулай булды. Сюжетлары хәтергә уелып калды. Уйланылмаган хәл булган, хатыны пычак тотып эшләгән вакытта, Хәйдәр ялгышлык белән аның кул астына килеп кергән. Искә алуы да авыр. Икесе дә калын пыялалы күзлекләр кия иделәр. Бәла аяк астында гына шул.

 

Бу вакыйга дөньяның котын алды. Язучы халкында бераздан имеш-мимеш куерды, төрле фаразлар белән урамнар тулды.

 

Хәйдәр белән хатыны үзара тату, берсен-берсе бик тә сөешеп, яратып, бәхетле яшәделәр. Ул аңа авыз күтәреп авыр сүз әйткәнен мин белмим. Хатыны да аның һәр адымын аңлап, һәр сүзен кабул итеп, алдында келәм, аркасында мамык япма булып, хезмәтендә камил зат иде.

 

Нигә, ни өчен, ничек шулай аралары бәла белән киселгәндер – аңлашылмады. Гомер буе матур яшә-яшә дә әҗәл шуклыгыннан аякларың таеп китсен инде – алай бер дә дөрес түгел бит!

 

Көтелмәгән бәла аркасында Хәй­дәрнең хатыны Наилә ханым берьюлы ничәмә ут эчендә калды. Ялгышлыгы аркасында ирен югалтуы аны акылыннан яздырыр хәлгә җиткерсә, кеше теле, кеше сүзе, имеш-мимеш уйдырмалар бәла чоңгылына җанын төртеп төшергәннәрдер? Мәхкәмә хөкеме бер хәл, ил хөкеме, халык хөкеме аңардан мең тапкырлар авыррак түгелме? Аллаһы Тәгалә мондый чакта кем ягында була? Сөйгән хатынын ялгышлыгы өчен каһәрләүче Хәйдәрнең дуслары, танышлары, ялгышмыйбызмы? Имеш-мимешләрдән арынырга вакыт түгелме?

 

Бу уйлар ничә еллар күңелемне борчып, вакыт-вакыт изеп тордылар. Ул чишелмәс төенгә әверелде. Һәм көннәрнең берендә хәл ителде.

 

Эшемнән кайтып килә идем. Хәйдәрнең хатыны очрады. Гаилә хәлләрен белештем. Улы өйләнгән, Хәйдәрнең кабер туфрагына, Дүрт­мунчага, ел саен барып, зыярәт кылалар икән. Сагыналар үзен.

 

Мин башка һич сүз сорашмадым. Авыр туфрагына җиңеллек үтенечендә үз юлларыбызга киттек. Шул минутларда Хәйдәргә Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачканлыгын күңел тойгандай булды. Борчылулар тулы уйларымнан аерылдым. Инде Хәйдәр хакында сүз чыгып, танышларымнан берәрсе имеш-мимешләргә бирелсә, юкны сөйләмәскә киңәш итүне гадәтемә керттем. Юкка әйтелмәгән бит, бәла аяк астында, дип. Ул хәтта бөекләргә дә кагыла. Ә Хәйдәр узган заманыбызның бөек әдипләреннән берсе иде. Табигате белән шулай яратылган, талантлы, чиста, пөхтә, булдыклы, ярдәмчел кеше, чын шагыйрь, чын язучы! Каләмдәшләре арасында мәртәбәсе даими югары иде. Бервакытта да икетөрлелек, икейөзлелек күрсәтмәде. Шуңа да аны юксынабыз, искә алабыз, әсәрләренең кабат томнар булып халыкка чыгуын көтәбез.

 


Фәрит ЯХИН
Безнең мирас
№ 10-11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»