|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2012 Җәмгыять
Хатын-кызларны армиягә алыргамы?Россиялеләрнең 49 проценты фикеренчә, хатын-кызлар армиядә хезмәт итәргә тиеш, ләкин үз теләге белән генә. Superjob.ru порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Халыкның 43 проценты фикеренчә, армия – гүзәл затлар өчен түгел. Ә респондентларның 4 проценты туташ һәм ханымнарны армиягә мәҗбүри җибәрү яклы. “Гадел Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Москалькованың тәкъдиме хакында без “ВТ”ның узган җомга санында хәбәр иткән идек инде. Ул 18 яше тулган һәр туташка армиягә чакыру кәгазе җибәрергә тәкъдим итә. Хезмәт итәргәме-юкмы икәнен кызлар үзләре хәл итәргә тиеш булачак. Ә сезнең фикерегезчә, кызларны армиягә алырга кирәкме? Анатолий ЧЕБОТАРЕВ, Татарстан Хәрби комиссариатының халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары: – Мин әлеге тәкъдим турында колак очым белән генә ишеттем. Хатын-кызларга армиядә урын бар анысы. Ләкин ул хәрби боерыклар үтәүдә катнашырга тиеш түгел. Ә сүз хатын-кызлар өчен аерым батальон төзү хакында бара икән, билгеле, мондый нәрсә булырга мөмкин түгел. Гүзәл затларның атакага баруын ничек күз алдына китереп була? Һәм бу нәрсә өчен кирәк? Зөлфирә РӘХМӘТУЛЛИНА, Казанның 12 нче татар кызлары гимназиясе директоры урынбасары: – Юк-юк. Хатын-кызлар өй, гаилә учагын кайгырту өчен яратылган. Ватанны исә ирләр сакларга тиеш. Билгеле, хәзер “ирләшеп” баручы туташлар саны арта. Андыйларга эштә үрләр яуларга җиңелрәктер. Ләкин шәхсән без гимназиябездә кызларның мондый чалымнары белән көрәшергә тырышабыз. Аларны әни, гүзәл зат итеп тәрбияләргә омтылабыз. Хатын-кызларның лидер булырга омтылуында аларның да, ирләрнең дә гаебе бардыр инде. Кайвакытта гүзәл затлар чиген белмичә, артыгын кыланып куя, нәфис сыйфатларын югалта. Кайвакытта аларның тормыш юлына йомшак ирләр очрый һәм шуңа ханымнар тормыш тоткасына әйләнергә, барысына да үзе ирешергә мәҗбүр була. Изольда САХАРОВА, “Мисс Татарстана” оешмасы президенты: – Мин депутатларның мондый тәкъдимнәренә шаккатам һәм бик тискәре карыйм. Армия – хатын-кыз эше түгел ул, гүзәл туташлар чакырылыш буенча армиягә барып, казармаларда яшәргә тиеш түгел. Хатын-кыз өйдә генә утырырга тиеш дигән сүз түгел. Замана алга киткән дәвердә ханымнар бер үк вакытта яхшы әни дә була ала, иҗтимагый тормышта да катнаша. Ләкин мин, гомумән, хатын-кызларның артык көчле булуларына каршы. Аларның гер күтәрүен, авыр атлетика белән шөгыльләнүен дә аңлап бетермим. Николай ПАСЕЧНИКОВ, сак һәм мониторинг үзәге хезмәткәре: – Теләкләре булса, ник алмаска?! Ләкин моның өчен алар алдан әзерлек үтәргә тиеш, дип уйлыйм. Безнең оешмада да берничә хатын-кыз эшли. Ләкин алар бит безгә “урамнан” килеп кермәгән – ничә ел буе көрәш белән шөгыльләнгән, зур гәүдәле ханымнар. Аларга кайвакытта үзем дә каршы әйтергә куркып торам. Әнә шундыйларны армиягә алырга була. Ләкин моның өчен махсус законнар уйлап табарга кирәк микән? Хатын-кызлар бүген дә армиядә хезмәт итә ала бит.
|
Иң күп укылган
|