поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2012 Җәмгыять

Онытасым юк үлгәндә дә...

Бу урында бүтән язма булырга тиеш иде. Ләкин... Кечкенә кызым интернет аша үзе ясаган рәсемне җибәргән, шул сурәт бөтен җанымны актарды, болай да башымны кая куярга белми йөргән көннәрем иде.

Рәсемдә табиб бүлмәсе. Операция өстәлендә яшь кенә хатын ята. Почмакта карадан төренгән икенче хатын томан эчендә басып тора. Аңлашыла – болар икесе бер кеше. Ачык тәрәзәдән караңгы, йолдызлы күк йөзе күренә һәм анда кечкенә яктылык югарыга менеп күздән югалып килә, сабый бала шәүләсе шулай күккә аша. Табибның йөзе яртылаш битлек астында, тик күзләре аерымачык күренә, аның әрнү, җан газабы белән мөлдерәмә тулы карашы күктәге сабый шәүләсенә юнәлгән. Тораташ катып рәсемгә карап, клавиатурада хәрефләр җыям:

 

– Балам, ни булды? Син бит табигать күренешләрен, чәчәкләр ясарга ярата идең?

 

– Әни-җаным, борчылма, мин дус хатынымны әле генә сырхауханәдән алып кайттым, өч көн элек кенә. Елаудан туктата алмыйм, киңәш бир әле, нишлим икән? Сергей командировкада, өйдә үзем генә, куркам.

 

– Дус хатының ялгызы яши мени?

 

– Әйе, әни. Ире ташлаган аны, баласын алдырды, хәзер үкенә, нәрсә эшләргә белми, көн-төн елый. Миңа эшкә китәргә кирәк, аның башка беркеме юк. Үзенә берәр нәрсә эшләр дип куркам...

 

– Кызым, ташлап чыгып китә күрмә, берәр танышың белән сөйләш, син эштән кайтканчы аның белән утырсын. Үзең өч көнгә ял сорап карарсың. Баланы, авыруны карап тора торган хезмәтләр бардыр, шуларны эзләп тап, психолог та чакырт, артык кыйммәт булмый андый хезмәтләр.

 

– Рәхмәт, әни-җаным, әле дә син бар! Мин тәмам югалып калган идем инде. Сергей да ачулана: “Нигә гел әниеңне борчыйсың? Синнән башка да дүрт оболтусы бар бит әле әбинең”, – дип көлә миннән. Ә үзе берәр нәрсә булса, телефонга ябыша: “Ма-а-а-ма! Приезжай!” Әнкәй, мескен, тыннары бетеп, егерме минуттан килеп җитә, шундый жәл карап торырга. “Малаемны рәнҗетмә, яме, кызым”, – ди. Малае миннән ике ярымга зуррак гәүдәле. Ул утырып, мин басып торсам гына күрәм күзләрен. Шуңа сөйләшергә кирәк булса, утыр дим. Ничек рәнҗетеп була ул “Останкино башнясын?”

 

– Кызым, бала анага һәрвакыт кечкенә, көчсез, ярдәмгә гел мохтаҗ кебек тоела. Баласы киңәш-ярдәм сораса, ана теләсә-кайчан ярдәмгә ташлана. Кодагый да шулай, мин дә, Алла боерса, син дә шулай булачаксың. Шулай булмаса, кешелек күптән бетәр иде инде. Бәхетең – киңәш-табыш итим дисәң каенанаң яныңда, син миннән бәхетлерәк булдың. Баласының кайсы ягы йомшак, көчсезрәк, анасы сиңа караганда яхшырак белә. Киңәшне һәрчак аннан гына сора. Зарланырга кирәк икән, дус хатыннарыңа түгел, каенанаңа зарлан. Өйләнгәндә күп егетләр хәзер “икенче” әни бар, юа, җыя, нәкъ элеккечә яшим дип уйлыйлар. Ирең башыннан ук аңласын – хатын ананы беркайчан да алыштыра алмый, ананың урыны беркайчан да “бушамый”. Хатынның, ирнең үзләренә вакыт күп кирәк, анага гына кирәк түгел ул: ананың вакыты тулысы белән балаларыныкы.

 

– И-и, әни-җаным, охшасагыз да охшарсыз икән сез каенанам белән бер-берегезгә, апалы-сеңелле шикелле! Сергей сезне охшаганнар дигәч, “Шулайдыр, Тагил хатыны белән Ямаш хатыны бер үк төследер!” – дип көлгән идем. Сергейга әнисе нәкъ синең сүзләрне әйткән, ышанасыңмы? Каенанам синең хакта: “Әнисе бик акыллы күренә, аңа ышанып яшәгез, миңа берәр нәрсә булса, икебез өчен дә ул кала”, – дип әйтә икән. Әле безнең икебезнең дә әтиләр бар бит дигән идем, Сергей көлә: “Үзләренә әниләре кирәк әле аларның”, – ди. Әнисе шулай дигән. Безнең фатир өч бүлмәле бит, бәлки кышка гына булса да безгә килерсең, әни?! Шундый бәхетле чагым бит!

 

– Юк, балам, рәхмәт, әниемне үзем яныма яшәргә алам дип үзем дә кайчандыр бик ялгышкан идем. Хәзер генә аңлыйм: ана аерым баласында яши алмый, ул төп йортныкы. Һәр бала, кайтып, әнисе итәгенә ятып елый алырга тиеш. Андый вакытлар күп була.

 

– Әни-җаным, дөньяның бер рәхәтен күрмәдең бит әле син. Авыр хезмәттән сөякләрең җәелеп бетте, синең рәхәтләнеп көлгәнеңне күрмәгәнемә бер гасыр! Син бит хәзер каршыңдагы кешене дә күрмисең, гел нәрсәдер уйлыйсың, борчыласың, күзләрең гел яшьле...

 

– Юкны сөйләмә, кызым. Бала чакта иң бәхетле балалар идек. Кияүгә чыккач, миннән бәхетле хатын булмады, әтиегез эчми, тартмый торган тәрбияле кеше булып чыкты. Сүземне беркайчан да аяк астына салып таптамады, әниемне, туганнарымны санлап, хөрмәт итеп яшәде, урамнан сүз җыеп кайтып җанымны телмәде. Сезгә кул күтәрү түгел, әрли дә белмәде. Хәзер тормышым көйсезләнеп китте, үз гаебем белән, барысына да үзем генә гаепле. Кеше үз-үзен кулга ала алмый икән, беркемне гаеплисе түгел. Көчсез кеше түгел идем, югыйсә, ярдәм сорап килгән өрлектәй ирләргә булышам, үземә ярдәм итә алмас идемме?! Димәк, теләмим генә. Әллә кайчан “сындырган” булырлар иде инде мине, балам...

 

– Әни, мин сине уйлаганда рәсемдә гел зур болын ясый идем, анда зур таҗлы ромашкалар, кыңгырау чәчәкләре, йөзләгән төр чәчәк, күбәләкләр оча, кояш көлә яки кояшлы яңгыр ява, чәчәкләр елмая... Шундый 50дән артык рәсемем бар, бөтенесе астына “Әнине уйлаганда” дип язганмын. Ә хәзер сине уйлаганда беләсеңме нәрсә ясыйм икән? Күз алдыңа китер: көзге елга, югарыда авыр, соры яңгыр болытлары, тезелеп кыр казлары китеп бара. Яңгыр астында канат каурыйлары авырайган, ял итәргә урын эзлиләр. Җаннарыннан бәреп чыккан авазлары сары сагыш булып яңгырга урала да, елга өстенә коела... Яр буйлап таллар үскән, алар башларын суга игәннәр, алар да елый, әни, яңгыр түгел, күз яшьләре су өстен “чылата”, бөтен дөнья елый! Мин дә елыйм, табигатьне түгел, сине уйлыйм, сине “ясыйм” бит, әни! Нигә шундый рәсем, нигә шундый упкын ике “син” арасында? Йөрәгем көйсезләнә, тиккә түгел бит, әни-җаным, ни булды сиңа, яшермә, зинһар?! Нигә элеккечә дөнья яңгыратып көлмисең?

 

– Кызым, тормыш – зебра кебек, төрлечә була. Гел көлеп яшәр өчен тулысынча җүләр булырга кирәк. Син минем картаюымны күтәрә алмыйсың, шуны йөрәгең кабул итми, бары шул гына. Бу табигый хәл. Талгынрак тормыш дулкынына күчү чоры. Өйрәнгәнсез сез минем гел ярсып-давылланып яшәвемә. Гел алай була алмый, адәм баласы кайчак нык ара да, ял итәсе килә аның. Тынычлан, мин шул әниең, җәйдән соң көз килә, тик онытма, алда якты, саф кыш, аның артыннан ярсу, ташу-ташкынлы яз, чәчәкле җәй. Күп сөйләшә башладык, дустыңны онытмадыңмы, кайда әле ул?

 

– Әнә ич, караватта ята, елаудан туктады, аңлый бугай ул безнең сөйләшүне, башкорт кызы бит ул, билләһи аңлый, әни. “Какая ты счастливая!” – ди. Әни, тагын бер нәрсә сорыйм әле: Сергей нәрсә генә пешерсәм дә сыпыра да сала, нәрсәне аеруча яратканын ачыклап булмый, ничек белеп була аны? Ит бәлеше пешергән идем. “Я попробую, ладно, можно, ласточка?” – дип калган иде, мин салат ясап алып кергәнче ашап бетергән, әстәгъфирулла, тәүбә! “Кайсы төшеңә тыгып бетердең аны, әткәй белән әнкәй килеп җитә хәзер, аларны да чәй эчәргә чакырган идем бит”, – мин әйтәм. “Бигрәк әйбәт, әнине дә өйрәт әле шул әйберне пешерергә, шәп нәрсә икән”, – дип корсагын уып утыра. Ярый әле әзер камыр белән фарш бар иде, алар килеп җиткәнче тиз-тиз генә пәрәмәч пешереп куйдым. Чистый оятка кала идем. Үзләре килгәч сөйләгән идем, әткәй көлә-көлә үлә язды, әнкәй дә көлеп утырды: “Кызым, хатыннар беренче балаларын тудырмыйлар, ә загстан алып чыгалар”, – диде.

 

– Кызым, кодагый дөрес әйтә. Иреңнең нәрсә яратканын аңардан сора. Сергей сиңа нәрсә яратканын хәзер үтерсәң дә әйтмәячәк: бүген-иртәгә нәрсә пешерүең белән нык кызыксына әле ул, чөнки ят әле аңа безнең ризыклар.

 

– Әнкәй дә шулай ди, соңгы ике елда Сергей бездә ашамый, кәстрүлләрне ачып карый да, мин өйдә ашыйм дип, кайтып китә ди. Без хәзер әнкәй белән шимбә, якшәмбе көннәрендә “татар кухнясы” ясыйбыз, мин аны токмач кисәргә, чәкчәк ясарга, бәлеш-кыстыбыйлар пешерергә өйрәтәм. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе – латыш кухнясы. Аларныкы кызык, гел балыктан гына тора дисәң дә була. Беркөнне сөйләшә-сөйләшә өчпочмак ясый идек, бервакыт тып-тын калды, күтәрелеп карасам, әнкәй миңа караган да каткан: сыпыртам гына икән татарчалап! Әткәй белән әнкәй хәзер татарчага өйрәнәләр. Сергей инде аңлый гына түгел, сөйләшә дә. Мин дә аларча әйбәт аңлыйм. Әткәй әйтә, ун улым булса, унысын да татар кызларына гына өйләндерер идем ди. Әни, син килен булу бик авыр һөнәр һәм хезмәт, түзем, сабыр, нык булу, ә кайвакыт саңгырау, телсез булу сорала дигән идең. Алай түгел бит, мин хәзергә шулкадәр бәхетле, әнкәй мине пианинода уйнарга өйрәтә башлады, үзең өчен кирәк ул ди. Вальс биергә өйрәтә. Син мине чигәргә өйрәт ди. Хәзер чикмиләр инде дигән идем, минем сиңа охшыйсым килә, син белгән һәр эшне өйрәнергә телим, үзем белгәнне сиңа өйрәтәм ди. Әни, сиңа атап шигырь язган идем, әткәй тәрҗемәсен сорады, язып бирдем. Бик яхшы җыр чыгачак моннан, көен үзем язам дигәч ышанмаган идем, кичә студиядә эшкәртеп кайткан. Татарча көй бит бу, сез бит безнең көйләрдән бик ерак дигән идем, “Кызым, мин синең моңланганыңны ике ел тыңлыйм инде, татарлар кебек моңлы халык дөньяда берничә генә, аларның тарихы фаҗигале, шунлыктан аларда үзәкләрне өзәрлек, җелекләренә үткән моң-сагыш, дәрьядай киң, саф күңел”, – диде. Елыйсыларым килде, әни. Җырны туган көнеңә алып кайтабыз.

 

Әйе, бәхетле кебек балам, тик... Әйтелмәгән сүзләр артында дөнья үзе дә күтәрә алмаслык сагыну-сагыш сыкрый. Җаным әрнеп уйлыйм: балам да үзем кебек икегә “аерылып” яшәр микәнни?! Гомерем буе әнине сагындым, ул фермага кереп китсә дә, кайчан кайтыр инде дип күземне тәрәзәдән ала алмый идем. Әни үлгәч өч-дүрт ел, гомумән, томан эчендә узды. Мине тудырыр вакытта әни әнисен югалткан, бу кызыма авырлы вакытта үзем әнисез калдым. Бәлки анага чиксез берегү шуңа бәйледер? Нормаль халәт түгел бит бу. Ананы югалту хәсрәте, чиксез сагыну бәлки карындагы балага күчәдер? Нигә бала гомеренең иң бәхетле мизгелләрендә дә ананы югалтудан һәрдаим куркып яши? Нигә телефоннан иң беренче сүзе итеп, чиксез куркып: “Әни-и-и?” – дип дәшә бала? “Әү, кызым”, – дигәч, җиңел сулап куйганы колакка түгел, йөрәккә бәрелә? Нигә латыш егете Сергей: “Әти-әниеңне алып килмичә булмас, болай барса ике-өч елдан йөрәгең “отбой” бирәчәк”, – ди? Нәкъ шул сүзләрне миңа 25 ел элек татар егете Нурислам әйткән иде бит! Димәк, күзгә бәрелеп тора бу халәт. Әле бит үләсе бар, ни эшләр бу бала?! Бервакыт әтисенең туган көнендә:

 

– Мин әтине әнигә караганда яхшырак беләм, чөнки әни әтине 11 яшеннән генә белә, ә мин туган көнемнән үк. Әнигә исемен дә мин кушканмындыр кебек тоела, ул дөньядагы иң матур исем, минем иң яраткан исемем, аны мин генә куша алганмындыр, җәмәгать! – дип кунакларны көлдергән иде.

 

Авырлы вакытта әтисен яки әнисен югалткан аналарның, алар тудырган балаларның халәтләрен сораган идем, чәчләрем кыймылдашты – нәкъ без кичергәнне кичергәннәр, әтиләрен яки әниләрен югалтудан гомер буе уттан курыккандай куркып яшәгәннәр. Әти-әнисен югалтудан һәркем курка диярсез. Анысы шулай, тик үзенчәлек шунда – ана авырлы чакта кемне югалтса, мидә хәвеф булып шул “хәбәр” кала. Мәсәлән, мин авырлы чакта абыем үлде, гомерем буе ир туганнарым өчен ут йоттым, ә бит кыз туганнарым да нык-нык авырдылар, тик абыйларым үлеп бетте, ике кыз туганым, Аллага шөкер, исәннәр. Минем өчен телефон чылтыравы күптән инде бары начар хәбәр китерә торган әшәке әйбер кебек, кайчак хәтта калтырый ук башлыйм. Алсам, ике ел элек үлгән дустым Зөбәрҗәт: “Тизрәк килеп җит, үләм мин, Миләүшә”, – дип пышылдар кебек. “Х. асылынган, нишләп ятасың син? Сиңа соңгы кабат 12 тапкыр чылтыраткан, телефоныңны алмагансың!” – дип кычкырырлар кебек. “Абыеңны чәнчегәннәр, әлегә пычагын да алырга ярамый, участковый килсә кич кенә килеп җитәчәк, абыең юл чатында ята, ә тышта 45 градус эссе бит!” – дип дустым илереп кычкырыр кебек. Тагын күз алдымнан үтә: атка атланып уттай кызган дала буйлап 38 чакрым очам, абыем янына килеп егылам. “Ярамый, сеңел, кагылмаска куштылар”, – дип инәлгән җирле хуҗалык рәисе сүзләренә игътибар итмичә, сулыгып елап, абыемны үтәли чыккан пычакны каерып алам. “Бәлки исәндер?!” – дигән чиксез өмет белән күкрәгенә капланып йөрәген тыңлыйм, җыелган ирләр түзмиләр, кулларын җәеп каршы чыккан рәисне читкә этәреп, абыемны күтәреп күләгәгә – лапас астына юнәләләр. Дустым миңа бу коточкыч хәбәрне кесә телефоныннан түгел, гади телефоннан хәбәр иткән иде, югыйсә. Миңа үлгәннәр эндәшмәячәк, беләм, ләкин телефон чылтырауга, миндә “хәвеф” сигналы кабына. Яңадан шул хәбәрләрне кычкырырлар кебек, шуңа калтырыйм. Экранда кем булуга карамастан, тотып кына сылар идең, ләкин телефонсыз яшәп булмый икән. Ә 52 яшьлек танышым: “Кайда гына, ничә генә кабат күрсәм дә мине шпагат бавы шок хәленә китерә, бу хистән һич арына алмыйм, аңым югалыр дәрәҗәдә күрәлмыйм шул бауны, йортыбызда да тотмыйбыз”, – ди. Аңа 10 яшь вакытта, шпагат бавыннан элмәк ясап, абыйсы асылынып үлгән. Икенчесе судан шулкадәр курка, күпердән чыкканда укшый башлый хәтта. Оста йөзүче булган ул, судан чыкмый идем, ди. 1989 елда язгы ташуда аккан берәүне коткарганда батучы бар көче белән аңа ябышкан, икесе дә бата башлаган, шактый газаплангач, ияк астына сугып, батучыны “тынычландырган” бу һәм судан көчкә чыкканнар. Бик күпләрдә шундый хәлләр бар. Димәк, кызым да, үзем дә үлгәнче газапланачакбыз, бу бездән тормый, дәвасы юк икән...

 

Мамадыш районы, Ямаш авылы.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»