|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2012 Мәгариф
Тәкъдимнәрнең 90 проценты хупланганРФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Соңгы вакытта, беренче укылыштан соң тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең күбесе исәпкә алынмаган икән, дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу чыннан да шулаймы соң? – Закон проекты безнең комитетка кергәннән соң, 1760 төзәтмә кертелеп, шуның 340ы кире кагылды, 290ы кабул ителде, калганнарын исә карап бетерергә кирәк. 600гә якын төзәтмә кабул ителеп, проект 60-65 процентка яңартылыр дип көтелә, – дип белдергән парламенттагы түбән палатаның мәгариф комитеты рәисе Александр Дегтярев матбугат киңәшмәсендә.
Шулай ук комитетка 40 мең коллектив мөрәҗәгатьләре, 500 меңләп гражданнар хатлары кергән. Алар гадәттә социаль гарантия, укытучыларга кагылышлы ташламаларны саклауга бәйле.
Мәгълүм булганча, безнең парламент Дәүләт Думасына 17 төзәтмәне исәпкә алырга тәкъдим иткән иде. РФ парламентының мәгариф комитеты әгъзасы, депутат Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, мәгариф комитетында тәкъдимнәрнең 90 проценты хупланган. Алар бары тик башкачарак вариантта кабул ителгән. Депутатлар төзәтмәләрне хокукый нормаларга туры китереп редакцияләгән. Кире кагылганнары да бар. Болар – югары уку йортлары тәмамлаган яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү, мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүне муниципаль берәмлекләргә тапшыру турындагылары. Ә менә туган телгә кагылышлы мәсьәлә ничек хәл ителәчәк икән соң? Татарстан туган телләрне өйрәнү буенча гамәлдәге законда каралмаган өстәмә нормалар тәкъдим иткән иде. Алар исәпкә алынмаган. “Халык телләре турында”гы Закон, Конституция нигезендә төбәкләргә дәүләт телен расларга бирелгән вәкаләтләр хәтта аерым маддә булып билгеләнде”, – ди Думада республика мәнфәгатьләрен яклаучы Илдар Ирекович.
Ә менә авыл мәктәпләрен үзгәртү авыл җыены ярдәмендә хәл ителергә тиеш, дигән төзәтмә хупланып кына калмыйча, юридик яктан тагын да камил һәм тулырак итеп шәрехләнгән. Шулай ук моңа кадәр төбәкләргә югары уку йорты ачу хокукы бирелмәгән булса, хәзер алар аны оештыра алачак.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|