поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Гыйнвар
  • Зинира Рамазанова - җырчы
  • Әминә Бикчәнтәева (1913-1986) - язучы
  • Альбина Насыйрова - дәүләт эшлеклесе
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
 
 

 
Архив
 
18.12.2012 Милләт

Самара депутаты Гомәр Вәлитов: "Татар акылы төштән соң"

Самара губерна Думасы депутаты Гомәр Зөфәр улы ВӘЛИТОВ – өлкәбезнең татар милли оешмалары белән тыгыз элемтәдә яшәүче милләтпәрвар. Без аның белән илебезнең иң четерекле мәсьәләләренең берсе – милли сәясәт хакында әңгәмә кордык. Укучыларыбызны да татар депутатының уй-фикерләре белән таныштырабыз.

- Гомәр әфәнде, Сез Россия Федерациясенең милли сәясәтен ничек бәялисез?

- Бүген илдә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе, билгеле, милли сәясәт. Соңгы вакытларда Россия Федерациясе тарафыннан илдә яшәүче урыс булмаган халыкларның хокукларын кысу, аларны милли төсмерләр буенча эзәрлекләү көннән-көн көчәя бара. Күптән түгел миллиардер Михаил Прохоровның милли республикаларны үзгәртеп кору, дөресен әйткәндә, бетерү турындагы чыгышы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Аның фикеренчә, илнең территориаль яктан дөрес бүленмәве икътисади яктан нәтиҗәле түгел, имеш. Шуңа күрә Россия күләмендә чикләрне һәм Россия Конституциясен үзгәртергә кирәк.

Бу - бик тә куркыныч чыгыш, әлбәттә. Татар халкына һич кенә дә Татарстан Республикасын югалтырга ярамый. Шуңа күрә дә без үз фикеребезне, катгый сүзебезне әйтергә тиешбез. Милләтебез алдына килеп баскан шушы гаять зур куркынычны күреп һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык тоеп, моңа каршы чыгарга кирәк.

Әле бит Прохоров бу фикерне әйтте генә. Ә бит милли республикаларны бетерү, Россиядә бер милләтне генә өстен итеп калдыру турында сүзләр күптән бара инде. Хәзерге вакытта дәүләт күләмендә бу хакта доктриналар төзелә, закон проектлары эшләнә. Әйе, әлегә программа закон дип игълан ителмәгән, әмма ул тормышка ашырылыр кебек…

- Сезнеңчә, бу аяныч хәлләрнең сәбәбе нәрсәдә соң?

- Габдулла Тукай «Шартлар» дип аталган әсәрендә «Сыйнфый азатлыкка килмичә, милли азатлык турында сөйләп булмый», дип яза. Бу чыннан да шулай.

Милли сәясәт тә акча мәсьәләсе белән бәйле. Бүген Россия дәүләтендәге миллиардерлар Татарстанның шулай матур һәм бай яшәвен телиләрме әллә? Алар аны ничек тә булса үзләренә буйсындыру юлларын эзлиләр.

Гади татар халкы сыйнфый коллыкта яши, аларны иң элек милли капиталистлар таласа, аннан соң Россия капиталистлары талый. Үз чиратында илебезнең ике федераль бюджетына якын акчасы Америкага эшли. Бу очракта нинди милли азатлык турында сүз барсын, ди?

- Татарстан Республикасының тормышы матур, дип әйттегез. Безнең Самара өлкәсенең хәлләре дә мактанырлыкмы?

- 1991 елда Куйбышев өлкәсе үзенең потенциалы белән Татарстан Республикасына караганда 26 процентка көчлерәк иде. Кызганычка, соңгы 20 елда Самара өлкәсе бик биреште, ә Татарстан үзенең мөмкинлекләрен саклап кала алды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы безнең өлкәгә караганда 36 процентка көчлерәк. Димәк, самаралылар 62 процент көчләрен югалтканнар.

Бер яктан,  без милләттәшләребез - татарстанлылар өчен шатланабыз, әмма «Самара өлкәсенә ни булды соң?” - дип борчылабыз. Нигә өлкәбез мондый аяныч хәлдә калды? Моңа үзебез гаепле, дуслар. Җитәкчеләрне кем сайлый соң? Без, әлбәттә.

- Сез өлкәбезнең татар оешмалары белән бик дустанә мөнәсәбәттә яшисез һәм алар белән уртак проектлар өстендә эшлисез. Милли хәрәкәткә, татар лидерларына нинди бәя бирер идегез?

- Борынгылар: «Башны артка борып, алга барып булмый», дигәннәр. Әлбәттә, кичәгене - телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне - саклап калырга тиешбез. Әмма аның белән генә чикләнү дә дөрес булмас. Ул безнең алда торган беренче мәсьәлә булса, икенчесе - халкыбызны тупларга, алдыбызга уртак һәм төп максатларыбызны, аларга ирешү юлларын билгеләргә кирәк.

Минемчә, өлкә татарлары арасында бердәмлек, бер-беребезне аңлау җитми. Һаман нәрсәдер безне бүлә, нәрсәдер безгә җитми. «Татар акылы төштән соң», - диләр бит. Көн кайчан кичкә авышыр икән соң?

Икенче бер мәкаль: «Татар бар җирдә хәтәр бар», ди.Чыннан да, без үз-үзебезгә дошман түгелме? Без бөтен мөмкинлекләребездән файдалана белмибез! Кайсыбыздыр - банкир, кайсыбыздыр - депутат. Бергәләп эшләгән очракта һәрберебез милләтебез үсешенә ярдәм итә алыр иде. Безгә һәрбер кешенең сәләтен, мөмкинлекләрен файдаланырга кирәк. Һәммәбез адымнарыбызны киңәшеп эшләгән очракта гына алга таба бара алачакбыз.

Ә бездә нинди хәл? Ул “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен искә төшерә. Анда Кысла, Аккош һәм Чуртанның үзара килешмичә эшләүләре, һәрберсенең үз ягына тартуы, шуңа күрә бернинди нәтиҗәләргә дә ирешә алмаулары тәнкыйтьләнә бит. Нәкъ бездәгечә.

Үз милләтемә катгый рәвештә бәя бирергә курыкмыйм. Безнең халык — бик кызу ул. Аннан бездә мин-минлек бик көчле. «Мин» түгел, ә «без» дияргә кирәк. Без бергә булган очракта гына матур нәтиҗәләргә ирешербез.

Мәсәлән, Самара губерна Думасында безнең коммунистлар партиясе бик көчле, дип исәпләнә. Нәрсә белән көчле соң ул? Без - бердәм. Безнең фракцияне һәрвакыт мактап мисалга китерәләр. Без бер-беребезгә таянып эшлибез, шуңа да эшебез нәтиҗәле.

- Әлеге нәтиҗәләр белән дә уртаклашыгыз әле?

- Мин авыл хуҗалыгы комитетында эшлим. 2007 елның апрелендә сөт, ит җитештерүчеләргә дотацияләр түләргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан идем. Шул вакытта фикеремне кире кактылар: “Совет власте бетте, иптәш коммунист”, - дип көлделәр. Тик мин барыбер ел буена шушы тәкъдимемне әйтә килдем, министрлар, губернаторлар белән очрашу вакытында бу мәсьәләне гел күтәреп чыктым. Куанычка, минем фикердәшләрем дә табылды, һәм алар минем тәкъдимемне якладылар. Һәм шөкер, бөтен депутатларны да ышандыра алдык. Шуннан соң авыл хуҗалыгына дотацияләр, субсидияләр каралды, алар соңгы елларда түләнеп киләләр.

Әле күптән түгел генә 2013 елга өлкә бюджетын расладык. Анда авыл хуҗалыгы өчен бүленгән акчаларны саклап калырга, киметмәскә тырыштык.

Комитетта авыл кешеләре аз булу сәбәпле, андагыларга сала тормышын һәм проблемаларын аңлату бик авырга туры килә. Шулай да көрәшәбез.

Камышлы авылында күптәннән инде зур төзелеш бара - әле һаман белем бирү үзәген сафка бастырып бетерә алмыйлар. Яңа губернатор килгәч, төзү тагын да әкренәйде, чөнки хәзер барлык сметалар, документлар ныгытып тикшерелә. Бу мәсьәлә тизрәк уңай хәл ителер һәм төзү эшләре җанланып китәр, дип өметләнәбез. Шушы уңайдан министрлар белән очрашам, сөйләшүләр алып барам, үз ярдәмемне тәкъдим итәм.

Камышлы авылындагы Сок елгасы аша Бозбаш авылы юлына чыгаручы күпер дә искергән. Аны төзер өчен 2013 ел бюджетында тиешле күләмдә акча расладык. Камышлы районы авылларының юлларын рәткә китерү өчен дә берникадәр акча тотылды.

- Сезгә үзләренең көндәлек тормыш проблемалары белән милләттәшләребез күбрәк мөрәҗәгать итәләрдер?

- Әйе. Шунысы кызык: сайлаулар вакытында татар авылларында яшәүчеләр  минем өчен тавыш бирми, үземне башка милләт кешеләре сайлый. Ә хәсрәтләре булганда, милләттәшләрем: “Син бит - татар, син бит - туган-кардәш, ярдәм ит инде”, - дип минем яныма агылалар.

* * *

Самара өлкәсендә татар халкы сан буенча икенче урында тора. Әмма Самара губерна Думасының 50 депутаты арасында тик ике генә милләттәшебез бар. Шуларның берсе - мин булсам, икенчесе - Ринат Идрис улы Яһүдин.

Кызганычка, татар халкы депутатлыкка үз милләттәшләрен никтер сайламый. Әлеге дә баягы «Татар акылы төштән соң», дигән мәкаль искә төшә… 


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (822817) / 18.12.2012 19:10:14

төштән соң да бар микән ул акыл дигәннәре татарда?

татарстан татарларында осубо!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar