|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2008 Матбугат
“ВАТАНЫМ”НЫ КИОСКЛАРДА САТМАЯЧАКЛАР“Ватаным Татарстан”ны өйгә яздырып алмаучылар газетаны Казан киоскларында табып уку мөмкинлегеннән мәхрүм калдылар. Моңарчы аена 250 данә газетаны сатуга чыгарган “Горпечать” ААҖ “Ватаным Татарстан” белән төзегән килешүне өзде. Шәхси кулга күчкән оешманың яңа хуҗалары моның сәбәбен газетаны сатып байый алмаячаклары белән аңлата. Бу хәл моңарчы Татарстанның бүтән шәһәрләре өчен генә хас булса да, хәзер инде башкалабызда да татарның 90 еллык газетасын табып булмаячак. 1 апрель көнне безне генә түгел, ә республика һәм башкалабыз күләмендә чыга торган башка дәүләт газеталарын да шулай кызык иттеләр. Янәсе, сатылмый калган продукция күләме заказга бирелгән тиражның 30 процентын тәшкил итә, ә безнең газеталар белән эш итү чыгымнары алар өчен артык зур. Гомумән, эшмәкәрләр китергән дәлилләр хәзерге заманның үзенчәлеген һәм матбугатның торышын ачык күрсәтә. Алар җиңел холыклы газета, ялтыравыклы журналлар сатып кына табыш ала. Җитди газеталар исә үз сүзен укучыларына ирештерү өчен, киресенчә, зур-зур акчалар чыгарып салырга тиеш. Башка киоскларга да (хәзер дәүләтнеке юк бит инде, барысы да – шәхси кулларда) безгә юл ябык, чөнки аларда сатылу “хокукын алу”, газетаны кеше күренә торган җиргә куйдыру һ.б. өчен дә күпчелек редакцияләр күтәрә алмый торган чыгымнар сорала. Хәзер “Ватаным Татарстан”ны берән-сәрән алучы шәхси эшмәкәрләрнең “нокта”ларыннан гына табарга мөмкин. Күптән түгел исә “Татарстан почтасы” да безнең өчен тарифлар күтәрергә җыенуы турында хәбәр итеп “сөендерде”. Димәк, икенче яртыеллыкта безгә язылу бәясе тагын да артып китәргә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|