поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.12.2012 Җәмгыять

Каргыш тели күрмәгез!

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Минем сезгә соравым бар иде. Кемнең дә булса каргышыннан сакланыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Каенанамның бер яраткан сүзе бар. Ул, еш кына: «Мин чаян йолдызлыгында туганмын. Күземдә менә тап та бар. Андый кешеләрнең каргышы төшә торган була», – ди. Иреңнән рәхәт күрмә, балалар хәсрәтен күр, дип карганырга да күп сорап тормый. Аның алдында бер гаебем булмаса да, каргышларыннан куркам. Гел кабатлап, чынында да шулай булып куймасын дип борчылам. Аңа карата үпкәм дә юк анысы, олыгайгач, нәрсә әйткәнен үзе дә чамаламыйдыр инде. Гөлфинә Халикова».

Редакциябезгә юлланган хатның эчтәлеге белән без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВны таныштырдык.

– Рөстәм хәзрәт, әлеге хат авторына сез нәрсә киңәш итәр идегез?

– Килен кешенең каенанасы алдында чынлап та бернинди дә гаебе юк икән, каргышыннан куркырга кирәкми. Минем күземдә тап бар, каргышым төшә дип куркыту ул әдәпсезлек билгесе генә.

– Ә нинди кешенең каргышы төшә торган була?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең «Куркыгыз рәнҗетелгән кешенең догасыннан», – дигән сүзләре бар. Чөнки аның белән Аллаһы Тәгалә арасында бернинди дә пәрдә юк. Димәк, бер кеше нахакка рәнҗетелсә, ул шул минутта ук: «Йа Раббым, бу кеше мине рәнҗетте, үзенә дә шул кайтса иде», – дип дога кылса, бу кешенең догасы кабул булмауга бернинди гарантия дә юк. Бу кеше, бәлки, гомерендә бер тапкыр да дога кылмас, бәлки, ул шул минутка кадәр Аллаһы Тәгаләгә дә ышанмагандыр, тик рәнҗетелгән минутында Аллаһтан үзе дә шул хурлыкны үтсен дип яки шулай ук рәнҗетелсен дип сораса, Раббыбыз аны кабул итә. Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.в.) рәнҗетелгән кешенең догасыннан куркырга кушкан. Якын кешебезме ул, әллә бөтенләй дә чит кешеме – кем генә булса да, аны рәнҗетүдән сакланыйк, чөнки ул да Аллаһ бәндәсе. Бу – кеше рәнҗетүнең никадәр көчкә ия булуын күрсәтә торган үзенә күрә бер сабак.

– Фәлән кешенең үзенә кайтса иде дип дога кылу дин буенча ярый торган эшме соң?

– Гомумән әйткәндә, мөселман кешесе өчен иң хәерлесе – авызыннан ләгънәт сүзе чыкмавы. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрнең шулай ук, ләгънәт укудан куркыгыз, дигән сүзе дә бар. Сез кемгә дә булса ләгънәт укып, ул кеше аңа лаек булмаса, аның үзегезгә кире кайтуы бар. Әдәп-әхлак ягыннан да ләгънәт укымау хәерлерәк. Ләкин ләгънәт дигән әйбер бар. Кешеләр генә түгел, Аллаһы Тәгалә дә ләгънәт укый. Мәсәлән, Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, Аллаһ җиде төрле кешегә ләгънәт укыр, дип әйтә торган булган (алар җидесе дә аракы белән бәйле кешеләр): аракыны ясаучыга, аракыны эшләргә кушучыга, аны ташучыга, сатучыга, сатарга кушучыга, эчүчегә, эчкече белән бергә утыручыларга.

– Кеше каргышы җиде буынга кадәр төшә, диләр. Бу дөрес сүзме?

– Минем үземнең дә уйлап чыгарылган сүз генә түгелме икән дип уйлаганым булды. Бервакыт вәгазьгә әзерләнеп утырганда, шул хәдискә тап булдым. Хәдистән аңлашылганча, чынлап та рәнҗетелгән кешенең ләгънәте җиде буынга кадәр бара ала.

– Татар халкында каргыш ике башлы, юан башы үзеңә төшә дигән мәкаль билгеле. Моны ләгънәт сүзләре каргалган кешегә дә, үзеңә дә төшә дип аңларга кирәкме?

– Моны бер генә яклап аңларга кирәкми. Нахакка рәнҗетелгән кешенең догасы кабул була, дидек. Әмма бер сәбәпсезгә кешегә ләгънәт укучыга, телен тыя белмәүчегә үз каргышы үзенә кайта. Кызганыч, моны күпләр аңламый. Үзенә берәр бәхетсезлек килсә, мин фәлән кешене рәнҗеткән идем, бу хәсрәт шуның өчендер дип уйлап та карамыйлар.

– Хайваннарның да каргышы төшә, диләр...

– Әйе. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр, бер эт сәбәпле зиначы хатын-кыз – җәннәткә, бер мәче сәбәпле икенче хатын-кыз җәһәннәмгә керер, дигән. Бер авылда зиначы яһүд хатыны яшәгән. Эссе көндә су эчәсе килеп коега бара бу. Су алып эчкәч, кое янында сусызлыктан тилмереп, телен ялап торган этне күрә. Этне жәлләп, хатын аяк киеме белән су җыеп, аны эчертә. Аллаһы ризалыгы өчен эшләнгән әлеге гамәле өчен Раббыбыз аны җәннәткә кертә. Ә икенче бер хатын мәчесен өендә бикләп калдырып, берничә көнгә чыгып китә. Мәчегә ризык та, су да калдырмый. Үзе эзләнеп туклансын дип урамга да чыгармый. Мәче ул кайтканчы ачтан үлә. Һәм мәченең рәнҗүе аркасында Аллаһ аны җәһәннәмгә кертә. Игътибар иткәнегез бардыр, күпләр, ризык бирергә җыенган сымак, кул ишарәсе белән хайванны алдап чакыралар. Әйтик, көтүдән кайтучы сарыкларны капкадан керсен дип шулай эшлиләр. Мәче яки эт белән уйныйсы килгән бала-чага да шулай итә. Әмма шулай чакырып, бернәрсә дә бирмәү – гөнаһ. Ул, әлбәттә, ләгънәт укымый. Тик хайван акылы белән бу кеше мине ничек мыскыл итте, рәнҗетте, үзенә дә булсын дип, Раббыбызга ялварадыр. Күңелләрен күтәрер өчен ауга чыгучылар бар. Бу шулай ук ярый торган эш түгел. Ашарга ризыгың булмаса яки атылган җәнлекләрне сатып гаиләңне туендырырлык булса гына ярый. Песи балаларын суга батырып үтерүчеләр бар. Алай иткәнче, Аллаһка тапшырып урамга чыгарып җибәрегез. Яки булмаса, стерильләштерергә кирәк.

– Кызып китеп теленә килгән теләсә нинди сүзләр, шул исәптән каргыш сүзләре әйткән кешенең каргышы төшәргә мөмкинме?

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән моның ише ләгънәтләр кабул булмый. «Исра» сүрәсеннән аңлашылганча, кем дә кем ачуланып, уйламыйча карганса, Аллаһ мондый ләгънәтне кабул итми. Әмма ачуны йота да белергә кирәк. Мисал итеп шуны сөйлисем килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең күз алдында абыйсын үтерәләр. Үтерергә кушкан хатын-кыз аның корсагын ярып, бавырын кисеп чыгара. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ишетсен дип, шуны чәйни-чәйни ашый. Пәйгамбәр (с.г.в.) моңа бер сүз дә әйтми. Ул хатын-кыз соңыннан аның алдында ислам динен кабул итеп, Пәйгамбәр аның өчен иң якын кеше булып калган. Гафу итә, кичерә белү бик зур батырлык сорый, әлбәттә. Аның каравы савабы да зур. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә андыйларның гөнаһларын кичерә.

– Халык арасында каргалган авыл, каргалган урын дигән сүзләр дә киң кулланыла...

– Авылда мәчет була торып, азан әйтелмәсә, намаз укылмаса, ул халык афәт көтсен, диелгән хәдис бар. Ягъни бер-берен яхшылыкка өндәмичә, начарлыктан тыймыйча яшәгән халыкка афәт килергә мөмкин. Яшен суккан урынга йорт салырга ярамый дигәнне ишеткәнегез бармы икән? Бер хәдистә әйтелгәнчә, яшен Аллаһның ачуы төшкән урынга суга. Ул урын гөнаһлар күп кылынган, фәхешлек чәчәк аткан урын булырга мөмкин. Каргалган урын дигәннән, кайбер юллар зират өстеннән уза. Алар өстеннән йөрү тиешсез гамәл. Бу үзенә күрә бер сабак та булып тора.

– Хәзрәт, каргыштан котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Аллаһтан гафу үтенергә. Үзе өчен дә, әти-әнисе, әби-бабалары өчен дә гафу үтенергә. Нәселендәге кем дә булса берәүне рәнҗеткән булып, рәнҗетелгән кешенең кем икәнен белгән очракта аның янына барып гафу үтенергә кирәк.

* * *

Каргыш җиде буынга кадәр озата бара.

Каргаган телнең буе кыска, гөнаһы олы.

Кешене каргама, үзеңә төшәр.

* * *

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые:

– Аллаһ яраткан нәрсәне каргап дога кылу – гөнаһ. Кемдер сине урынсызга рәнҗеткән, үпкәләткән икән, Аллаһ хөкеменә тапшыр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кемдер үзен рәнҗеткән өчен рәнҗетүчене каргап, гел дога кылса, Кыямәт көнендә рәнҗетүченең рәнҗетелгән кеше алдында өстенлеге булыр», – диде. Бер кеше берәүне урынсызга каргаса, ул каргыш күккә менәр, күк кабул итмәс, җиргә төшәр, җир кабул итмәс, уңга-сулга барыр да иясенә кайтып керер. Шуңа күрә кеше каргаудан аеруча сак булу кирәк.

Күп кешеләр: «Бозганнар, бозым кергән», – дип борчылып йөриләр, авырыйлар, әмма аның урынсызга кеше каргау, кешенеме, берәр башка мәхлукатнымы урынсызга рәнҗетү, үпкәләтү нәтиҗәсе түгелме икән, дип уйлап та карамыйлар. Үзең урынсызга рәнҗеткән кешене исеңә төшер, гафу үтенеп, бәхиллеген сора, шифаның башы шунда булыр. Алай эшләмәсәк, кылган изгелекләребез Кыямәт көнендә бер урынсызга рәнҗеткән кешегә күчәчәк. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»