поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2012 Интернет

Раил Гатауллин: “Татар иле” проектын оештыруда һәм финанслар ягыннан кыенлыклар бар”

“Татар иле” татар социаль челтәрен эшләгәндә ачыклык булырга һәм бу эшне бөтен татар дөньясы белән берлектә алып барырга кирәк. Бу фикер бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгырады. Әлеге проектны тормышка ашыру турында хисап белән проектны эшләүчеләрнең берсе Раил Гатауллин чыкты.

Аның сүзләренчә, “Татар иле”нә 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты базасында нигез салынган. Әлеге уку йорты КФУга кушылгач, проектка ярдәм кулын Ирек Шәрипов суза, “Татар иле” конгресс базасында дәвам итә. Ирек Шәрипов ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли. Билгеле булганча, “Татар иле” челтәрен конгрессның бишенче корылтае вакытында тәкъдим иттеләр.

Раил Гатауллин хәбәр иткәнчә, порталның төп өлешләре ачылган. Социаль челтәрдә, гомумән алганда, татар телен өйрәнү (онлайн), татар телендә сыйфатлы итеп аралашу, татарча мультимедия, татар дөньясына кагылышлы ресурслар, татар энциклопедиясе, электрон китапханә, фотогалерея белән танышу һ.б. бар. Татар телен өйрәтү Европа проекты буенча эшләнгән. Моннан конгрессның үз сәхифәсен ачып карарга, сораштыруларда катнашырга мөмкин булачак.

Раил Гатауллин бүгенге көндә проектны оештыруда һәм финанслар белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуын билгеләп үтте. Порталны эшләүдә профессиональ команда таләп ителә. Р.Гатауллин проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, комитет утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Комитет рәисе Разил Вәлиев “Татар иле” челтәренең татар халкы өчен мөһим проектларның берсе булуын билгеләп үтеп, порталны эшләгәндә татар халкына кагылышлы бай ресурсларны куллану зарурлыгын белдерде. Нәкъ менә әлеге порталда дөрес, матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү мөмкинлеген тудырырга киңәш итте.

Раил Гатаулинның мәгълүматы игътибарга алынды.  


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ --- | 15.12.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»