поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.11.2008 Сәясәт

УГО ЧАВЕСКА АЧЫК ХАТ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле Венесуэла Республикасы Президенты Уго әфәнде Чавес!

 

Шушы көннәрдә дөньякүләм мәгълүмат агентлыклары тараткан хәбәрләрдән Сезнең Конституциягә төрле үзгәрешләр кертергә җыенуыгыз хакында белдек. Бу максатка ирешүдә үзегез җитәкләгән Венесуэланың Бердәм Социалистик партиясе, икенче төрле әйткәндә, "хакимият партиясе" булышачак икән. Күп кешеләрне борчу утына салган әлеге яңалыкны 26 ноябрь көнне "Ватаным Татарстан" газетасы да бирми кала алмады. Сез, ил белән ике срок идарә итеп, хакимият дилбегәсен ун ел дәвамында кулыгызда нык тоттыгыз бит инде. Әмма ул гына җитмәгән икән Сезгә. Өченче срокка баруны тыйган Конституциягә буйсынып, 2012 елда бу урынны бушатырга мәҗбүр булачагыгызны уйлап йөрисез икән инде. Шуңа күрә һаман да хакимияттә калу юлларын эзлисез. Президент вәкаләтләре вакытын чикләмәү мәсьәләсен былтыргы референдумга чыгарган булгансыз бит инде. Узган ел ниятегез тормышка ашмагач та туктап калмадыгыз, ә барыбер үземнекен итәм дип, хәзер янә Конституциягә төзәтмәләр кертергә җыенасыз. Турысын әйткәндә, Сезнең үз илегездә авторитар режим урнаштыру теләген моңарчы да чамалап була иде. Әмма соңгы хәбәрләрдән күренгәнчә, Сез ватандашларыгыз алдында да, тарих алдында да коточкыч хата ясыйсыз. Сезгә хат язуымның сәбәбе дә шул.

 

Төп законда күңелегезгә нәрсәләр хуш килми соң? Сездә Президент вәкаләтләренең 6 ел белән генә чикләнүе канәгатьсезлек тудырды. Янәсе, Венесуэла кадәр ил белән идарә итү өчен алты ел ул – бик аз вакыт. Илбашы үз эшен ахырына җиткерә алсын өчен, аның вәкаләтләрен тагын бер-ике елга озайтырга кирәк, имеш. Планлаштырган эшләрегезне Конституциядә күрсәтелгән вакытта башкарып чыгарга өлгермисез икән, Сез аны тагын бер ел утырсагыз да, аннары кабат ике елга калсагыз да, гомумән, гомер буена да төгәлли алмаячаксыз. Булдыра торган кеше бер елда да әллә ниләр майтара алганын үзебезнең яңа сайланган Президентыбыз Медведев мисалында да ачык күрсәтә алам. Эшенә керешүенә әле берничә ай гына, ә ул инде Грузия белән хәрби каршылыкка кереп, аның армиясен дә тар-мар итәргә өлгерде. 

 

Тәнкыйди фикерләремне Конституциягә кертергә маташкан икенче төзәтмәгезгә карата да кабатлый алам. Янәсе, Конституциянең бер үк кешенең ике тапкыр гына президент булып сайлану турындагы маддәсен дә төзәтергә кирәк. Ике срок – бә-ә-әк зур вакыт ул, Чавес әфәнде. Тугры халкыма тагын да күбрәк игелекле эшләр эшләп калдырасым килә, дисезме? Ә нишләп Сез үзегезгә генә мондый миссия йөкләнгән дип саныйсыз? Венесуэла кадәр Венесуэлада Сездән дә булдыклырак, акыллырак, белемлерәк, президентлыкка сайланып, Сездән дә күбрәк файда китерерлек кеше юкмыни соң ул? Ә бәлки, үзегезнең генә гел хакимияттә булуыгыз аркасында, андый кешеләр үзләрен күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүмдер? Ә бәлки, Сез үзегезгә көндәш булырлык сәләтле җитәкчеләрне хакимияттән ераграк тотарга тырышасыздыр? Чавес әфәнде, халыкның Сезне ике срокка сайлап куюы да бик җиткән. Кәнәфигә тагын кайтырга азапланмагыз, зинһар. Кунакка килгәч, бер тәлинкә аш ашагач, икенчесен сорау ярый әле ул. Ә менә өченчесен дә таләп итү...

 

Менә территориаль, муниципаль берләшмәләр җитәкчеләрен халык сайламасын, ә дәүләт башлыгы үзе билгеләсен, дип тә тәкъдим итәсез. Җитәкчене билгеләп куйганда, Сез аның булдыклылыгына түгел, ә иң әүвәл шәхсән үзегезгә нинди мөнәсәбәттә булуына һәм даирәгездәге куштаннарның аңа карата нинди фикердә торуына игътибар итәсез бит. Икенче төрле әйткәндә, бер төркем түрәләрнең фикерен халыкның фикереннән өстән­рәк куясыз. Сезнең Венесуэла халкы үзләре яшәгән җирлеккә җитәкче сайлый алмаслык дәрәҗәдәмени инде? Мондый "хакимият вертикале"н Россиядә төзүнең бер генә мисалын әйтеп китә алам. Владимир Путин Президент булганда, Амур өлкәсенә губернатор итеп Николай Колесов дигән кеше билгеләнгән. (Сез аны белмисез, ул аңарчы Казанның "Элекон" заводын җитәкләде.) Әмма Путин куйган шушы кеше дә халыкның өметләрен акламаган. Аның урынына бүгенге Президентыбыз Медведев башка кешене билгеләргә мәҗбүр булды. Димәк, Путин кадәр Путин да хаталангач, Медведевка гына ышаныч юк инде ул. Ә Сезне, Чавес әфәнде,  алардан яхшырактыр дип уйламыйм.

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 245 | 29.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»