|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2012 Мәдәният
Гөлнара апа Зиннәтуллина аягына баскан!Журналист Гөлнара Зиннәтуллина әкренләп йөри башлаган. Бу көннәрдә химия дәвасын өйдә ала. “Кефирга салып, 80 шәр төймә дару эчәм”, – ди ул берни булмагандай. Шөкер, аңа ярдәм итәрдәй иганәче дә табылган. Гөлнара ни хәлләрдә икән, савыгамы, кабат эшкә чыгарга җыенмыймы? Әйтегез үзенә: “Без аны онытмадык, көтәбез, яратабыз”, – дип редакциягә бертуктаусыз шалтыраталар. Бик күп тапшырулар авторы, ут борчасы кебек тиктормас Гөлнара апа Зиннәтуллина белән кем генә кызыксынмый. Әйе, җитми бүген телевидениегә аның шикелле талантлы, эчкерсез журналистлар, аныкыдай җылы эчтәлекле, ихлас тапшырулар. Халкыбыз шуңа да юксына үзе кебек үк гади, самими Гөлнарасын.
Бала-чагадай һаман да ару-талуны белмәгән, эш-телевидение дип чабып йөргән Гөлнара апаны “Миеломная болезнь” чире бер дә көтмәгәндә якасыннан нык кына эләктереп алды. Ул хакта газетабызда язып чыккан идек. Арка мие чиреннән умыртка баганасы иләк кебек тишелеп бетсә дә, Гөлнара апа һаман да кояш кебек балкый, авыз тутырып елмая, көлә. Бик көчле рухлы шул ул безнең. Яман чир аяктан егуга, төннәр буе авыртып, сызланып чыгуга карамастан, һәркемне ачык йөз белән каршы ала. Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер гомер: чытык йөзең ачыла, күңелсезрәк чагың булса, кәефең күтәрелеп китә. Шуңа күрә дә таныш-белеш кенә түгел, аны ерактан гына белгән кеше дә, янына барам әле, дип атлыгып тора.
Әмма бу арада “кунак”лар сирәгәйгән. “Каникулга чыгардым аларны, – ди Гөлнара апа, көлеп. – Ял итеп алсыннар”. Ә чынлыкта, хәзер – салкын тидереп авыртулар, төчкерү-йөткерүләр чоры. Гөлнара апа әнә шулардан саклана. Шулай да, бер дә кеше өзелми Зиннәтуллиннар фатирыннан. Ахирәте Заһирә апа кергәләп чыга, туганнары бәлеш белән сыйлап киткән. Ул исә бик тә яз җитүен көтә. Бакчасын, үзе үстергән мең дә бер төрле аллы-гөлле чәчәкләрен сагына. “Гөлнара авырып киткәч, көзен бакчасына барып килдек. Чәчәкләр дә аны юксынып моңаешалар иде”, – ди бертуганы Роза апа. Апасы тагын бернәрсәне искә төшерде: туган авылы – Лаеш районы Хәерби халкы Гөлнара апага ярдәм йөзеннән акча җыйган иде. Ул көннәрдә авылда бер гаиләнең йорты янып көлгә әйләнеп, урамда калдылар. Әлеге хәбәрне ишеткәч, авылдашы өчен Гөлнара апа шулкадәр борчылган: “Апа, миңа җыелган акчадан аларга да өлеш чыгар әле”, – дип әйтә ди. Үзе урын хастасы, дәваланырга миллион сумнар сорыйлар, ә ул башкаларны кайгыртып ята. “Гомер буе шундый булды, кирәк дисәләр, соңгы күлмәген дә салып бирәчәк, бик юмарт ул, бер нәрсәсен дә кызганмый”, – ди Роза апа сеңлесе турында. Шундый булганга тамашачы күңелендә урын яулаган ул.
– И-и, җаный, кылтый-пылтый булса да, үзем йөреп торам әле менә, – диде Гөлнара апа телефоннан сөйләшкәндә. – Ашарга үзем җылытам. Таякка таянып булса да, аякка басу зур бәхет. Химия дәвасын гына авыррак кичердем. Ул гел шулай булыр инде, ияләшергә вакыт. Нишлисең, аннан башка булмый. Бүген-кичә ярыйсы инде хәлем. Бөтен нәрсәгә ияләнә, җайлаша адәм баласы. Мин дә күндем. Яңалыгым бар: “Татнефть” оешмасына ярдәм сорап хат язган идек. Шуннан, кая күпме акча күчерик, дигән хат алдык. Болай булгач, яшибез әле.
Гөлнара апага Казанда тагын ике ай химия терапиясе үтәргә кирәк. Аннан соң анализлары буенча Мәскәү белгечләре нәтиҗә чыгарачак. Израиль табиблары дәвалануны 12-15 миллион сумга төшәчәген әйткән иде. Алда тагын ниләр булыр? Укучыларыбызга яхшы хәбәрләр җиткерергә язсын!
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|