• 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
Бүген кемнәр туган
  • 26 Октябрь
  • Резидә Галимова - җырчы
  • Раил Өметбаев - журналист
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
 
 

 
Архив
 
29.11.2008 Мәгариф

ФУРСЕНКО: "РЕСПУБЛИКА ТҮГЕЛ, МӘКТӘП ХӘЛ ИТСЕН"

Русия мәгариф министрлыгының күптән түгел Татарстанда узган федераль җыелышы турында фикер алышулар әле дә дәвам итә.

Мәгарифкә багышланган җыелышта Русиянең милли мәсьәләләр үзәге вәкиле Ольга Артеминко, “Бүгенге көндә Татарстанда сораштыру узган 100 баладан 82-се үзләрен Русия гражданнары дип танымый”, дигән фикер әйтте. Моны ул мәгарифтәге милли компонентның артык көчәеп китүе белән бәйли. Янәсе, туган телләргә өстенлек бирелеп, урыс теле икенчел булып кала. Татарстан җитәкчелеге исә бу фикерне ахмаклык дип саный. Шунлыктан  республика башлыгы Миңтимер Шәймиев Ольга Артеминко белән бәхәскә дә керергә мәҗбүр булды.

 

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу социологик тикшерүләр нәтиҗәсе дөрес булмаска мөмкин. Фурсенко да биредә кемнеңдер боерыгын гына үти. Куәт көчләре күптән инде Шәймиевка уч тота. Хәзер алар президентка сәяси яла якмакчы була. “Янәсе, Шәймиев мәктәп аша яшьләрне Русиягә каршы фикерләргә өйрәтә. Моннан да начаррак ахмаклыкны күргән юк иде әле”, ди Рәшит Әхмәтов.

 

Бу хәлләрдән соң журналист төрек лицейларын да искә ала. Бүген 50-дән артык төрек укытучысы Татарстаннан куылган. Киләчәктә татар телен дә мондый аяныч язмыш көтәргә мөмкин, ди ул.

 

Федераль утырышның йомгакларына караганда, анда катнашканнар, милли компонентны калдыру яклы. Алар һәркем туган телендә белем алырга, шул телдә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга, милли компонентны истә тотып төбәкләр укыту программасын төзергә хаклы ди. Утырышта катнашучылар,  федераль уку әсбаплары исемлегенә туган телдә язылган китапларны, уку программасын билгеләүче белгечләр шурасына  40%-ка кадәр төбәктәге белгечләрне кертү мөмкинлеге бирелергә тиеш дип саный. Шулай ук, алар 1992 елда Страсбург шәһәрендә кабул ителгән кече халыклар телләре Европа хартиясе буенча эшне дәвам иттерергә кирәк, ди.

 

Милли компонент Русиянең бик күп төбәкләренә кирәк булса да, аны кире кайтару мәшәкатен Татарстан күбесенчә үз өстенә алды. Республика җитәкчелеге һәр яклап, уйланылмыйча кабул ителгән канунны  кире кайтарырга тырыша. Русия җитәкчелеге исә, бу тартышуда тиз генә бирешергә уйламый.

 

Алай да, “Эхо Москвы” радиосында Андрей Фурсенко  төбәкләргә милли компонент хакында борчылмаска  киңәш итә. Аның сүзләренчә, “мәгарифкә яңа кануннар кертелгәч, укуның 70%-ты федераль үзәк тарафыннан билгеләнәчәк. Калган 30%ын ничек, нинди телдә укыту турында мәктәп үзе хәл итәчәк. Элек мәктәп белән төбәккә 25% кына бүленгән иде”, ди министр. Фурсенко сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрендә укучылар, барысы да хөрмәт йөзеннән генә булса да, татар телен өйрәнергә тиеш.

 

Әлегә милли мәгариф мәсьәләсе Татарстанда күпләрне борчый. Республикада татар җәмәгатьчелеге урамнарга чыкты. Президент Миңтимер Шәймиев үзе бу мәсьәләгә ныклап керешкәч, Русия җитәкчелеге дә азмы-күпме хафалана башлады. Әмма әлегә федераль үзәк белән төбәкләр арасында тартышу дәвам итә.

 


Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Азатлык
№ --- | 28.11.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№45 (12307) / 01.02.2009 13:22:02

Динар,укыйлар ,бар андый система.Тнв телевизоры курсэтте кичэ.

№44 (12299) / 31.01.2009 22:08:27

САЙТТА УТЫРУЧЫЛАРГА ЗУР СӘЛАМ!!!!!!!!!!!

№43 (12298) / 31.01.2009 22:02:45

Тилергәннәр язып

№42 (9990) / 07.12.2008 20:17:18

сәләм.

чын дөресе бер кемгә дә бер телне дә мәҗбүри укытасы түгелдер ул бәлки.

Язвы-пилеш фанаткасы,
чувашча физика уку турында әйттең син. күршедә зур татар авылы йукмы. йыракта бардыр. менә шунда интернет аша видео белән укып буламы икән ул.

татар грамматикасы дөрес түгел ул, дөрес түгел йә шикле булуын галимнәр үзләре дә беләләр, фәнни китапларда йазалар, ә шулны шулайдыр дигән гипотеза гына ул дип әйтеп тормайча мәктәпләрдә укыталар. дөрес булмаган нәрсәне йатлавы авыр инде ул. мәсьәлән, татар телендәге килеш урыс телендәге килеш белән чагыштырганда йук нәрсә дәрәҗәсендә ул чынлыкта.

№41 (9909) / 06.12.2008 01:02:35

Язмам дисэмдэ яздыртасыз бит э?
Мин дэ гади кеше,балаларны гел татарча сойлэшергэ ондэдем,лэкин ул барыбер менэ болай килеп чыга алар теле хэзер.
Минем улым зур булды,
Кичэ ана биш тулды.
Ике телдэ сойлэшэ,
Шак катасын сойлэсэ.
Кичэ килде авылдан,
Чут китмэдем акылдан.
Ати безнен город -ди,
Чем он лучше авылдан.
Анда хэзер бар да есть,
Газ,вода каймек ,мае.
Макмайнын бар как котедж,
Огромный сарае.
Зачем ходить магазинга,
Стоять очередта.?
Картошканы тракторлар ,
Высыпают да черта.
Молоканы коровалар,
Хэр кон ташый чилэклэп.
Дэвэника хлебны сама,
Пешереп бирэ илэклэп.
Помидорлар валенкида,
Пешэлэр красный булып.
А огурцы,кыяр,укроп,
Усэлэр банкы тулып.
Э компотлар усэ совсем,
Без света и без воды.
Там под домом ,яма тёмный,
Сколько раз сам лез туды.
А варенье какой хочеш,
Хошь черника,хощь алма.
Свеклодан там араке,
Прямо чайниктан тама.
Там магазин совсем нету,
Так есть маленький совсем.
Шырпы,мыло да бумага,
Аларга кибет зачем?.
Анда мясо живьём ходит,
Наверно мясо надоел.
Козёллары такой наглый ,
Рэшэткэдэн алма ел.
Безнен город эчендэ,
Баню пальцем посчитать.
А у них там деревняда,
Количество не считать.
У них мактяп-школа,
Не такой уж огромный.
Бер малайга биш уктучы,
Наверняка учёный.
Анда пъяный дядялар,
Совсем эшкя ермилэр.
Каждый день на читверенке,
Как свинья ерилэр.
Видать у них куры дома,
Вообще деньги не клюют.
Каждый домда акся много,
Всё на водку отдают.
Так.! Наверно и я тоже,
Буду жить деревняда.
Всё там растёт само собой,
Эш тэ юк не черта да.
Минем улым зур булды,
Хэзер егерме тулды.
Эллэ ничек сойлэшэ,
Анламыймын бер нэрсэ.
Ике сузе татарча,
Ике сузе урысча.
Шигеремне язармын дим,
Ойрэнгэчтен англисча.
Яртысын тошереп калдырдым.Автор З Э

№40 (9719) / 03.12.2008 23:29:09

авыл мокыты "тотмыш", мин сине анлап бетмэдем... эллэ эчеп карарга инде

Ник женлэнэсен, татар телен без бетермибез бит. мин балаларым чеп чи татар мэктэбендэ укыйлар. Аллага шокер. Аларнын ана теле татар теле. телле булу очен авылда яшэу, хэтта авыл мокыты булу да кирэкми, кунелен милли булырга тиеш. Бары шул гына.

№39 (9705) / 03.12.2008 16:28:18

Юк Римма, бу наезд түгел, ә эчкә җыелганның тышка чыгуы һәм, бәлкем болай яхшырак ишетерләр һәм аңларлар дип, читләтеп (Эзоп теле диләрме әле аны) әйтү. Сезнең фикерләрне, ул фикерләрегездәге авылда калганнарга мөнәсәбәтне күргәч туган фикерләремне җиткерергә тырышу.Һәм дә вә шул ук вакытта татар телен саклап калуда "авыл мокытлары", "колхозникларның" (и гүпчем, татар телен саклауда гына түгел, ә безнең бүгенге тормышта)тоткан урыннарының сезки шәһәр булганнарыннан бик үк артта калмаганлыгын аңлатырга тырышу. Ә соңгы җөмләгә килсәк аны болайрак аәларга була :"Татар түрә булса чабатасын түргә элә". Тик һәр татар үзенекен уйлап элә!
Менә шылай, Боламык, мин чыгышым белән генә түгел яшәешем белән дә авыл кешесе. Или сез, интернетта утыргач, авылдан булырга тиеш түгел дип уйлаган идегезме? Ә мин азандагы туганга телефоннан звонитҗ итеп әйтеп торам, ә ул яза. езнең ферма өенәбыелтелефон куйдылар би әле.(Прошу не заөикливатьсян последних предложениях).

№38 (9704) / 03.12.2008 15:37:19

татар теле сакланып калсын очен татар мэктэплэре булу топ шарт тугел. шуна бер-берегезне мыскыл итеп, колеп, авыл кешесе исеменнен язып, авыл халкын мыскыл итеп утыруыгыз ошамый. авыл мокыты  "тотмыш", син бит авыл кешесе тугел. чыгышын белен авылдан булсан да. ниге авыл халкыннан колэсен?

№37 (9703) / 03.12.2008 14:56:04

авыл мокыты  "тотмыш", минем балалар юк шул эле))
авыл мокыты "тотмыш", сез борчылмагыз, ваши ряды только крепчают)
и мин анламадым, бу наезд что ли?)))

№36 (9702) / 03.12.2008 14:50:19

Татар телен саклап калырга тырышучы Язва,Римма һәм Фанат,сезнең үз балаларыгыз (алар булган очракта), әлбәттә шәһәрнең татар мәктәбендә,или хәтә бе татар классында укый торгандыр инде,әме. Чөнки бит сез ШӘҺӘР КЕШЕЛӘРЕ. Мин үзем чеп- чи татар авылында яшәсәм дә, менә АВЫЛ МОКЫТЫ булу сәбәпле балаларымны читкә , урыс мәктәбенә йөртеп укытам. Үзебездә урта татар мәктәбе булса да.Мин моны үземнең МОКЫТЛЫГЫ аркасында эшлим. И ГҮПЧЕМ, БЕЗ, АВЫЛ МОКЫТЛАРЫ, ТАТАР ТЕЛЕН БЕТЕРҮ ӨЧЕН РӘСӘЙДӘ ИҢ КҮП ЭШЛӘҮЧЕЛӘР, ҺӘМ БӘЗНЕҢ "БУ" ЭШЧӘНЛЕК "ҺӘРВАКЫТ" күз алдында.
Сәлам сезгә, ...тан көрәк булучылар.

№35 (9700) / 03.12.2008 11:54:57

Мин белмим конечно, анда ни булганын. терпеть не могут категориясе ул татарлар белэн урыслардыр... мин Уфагубны укып барам монда. Э мыни башкортлар соенэдер.
Да, таяк белэн мэхэббэт казанып булмый, ул кочлэу дип атала. Шартлар тудырырга кирэк. Бугенге чиновникларнын, шул исэптэн депутатларнын сойлэгэн булып булыштыргаланы ул куз буяу гына.
Ник бабай буген генэ психлана, монарчы кайда булдылар. ладно инде хеть хазер психлана, ботенлэй дэшми калырга момкин иде. эле анын урында башка берэу булса, планны арттырып утэр иде, милли компонентны кубрэк бетерергэ кирэк безгэ дип отчет бирер иде....
татарча белучегэ 15% надбавка керту турында суз булыд, ул суздэ генэ калды. Менэ ул прэннек булыр иде. Ник эле мин эниемне больницага алып баргач, тэржемэче булып йорергэ тиеш. бар шундый татар булмаган врачлар, эни белэн татарча сойлэшэ. барып кочаклыйсым килеп китэ шуларны, рэхмэт эйтеп. бер малай, еврейлдыр инде ул, элементар эйберлэрне энигэ татарча эйтэ. бас, бармакка кара апа х.б..
Римма белэн Язвы хэм фанатым гына саклап кала алмас инде ул телне. Буген татар теле нигэ кирэк ул, язучыларга хэм журналистларга гына кирэк, дигэн чиновниклар бар танышларым арасында. Алар нидер хэл итэ алучы турэлэр. Кайберлэре авыл мокытлары. Каян чыга шундый имансызлык. буген иман-дин дэ телне саклау яклы тугел. Монарчы шул дин аркасында сакланды тел. Безнен гомеребезгэ житэр татар теле, э менэ оныкларыбызга булмас инде ул. Исеме генэ калыр. Иван явыз алымы белэн эшлэнми шул. курми калганда пычак кадыйлар арттан килеп тел аркасына

№34 (9699) / 03.12.2008 11:41:37

Язвы, курше тавыгы куркэ булып куренэ ул)) Башкортларнын да Корылтай утырышларын карасан, барсы да диярлек урысча сойли. алар да артык кочлэп кертэ алмый теллэрен. Мэктэптэ башкорт теле укытучыларын терпеть не могут(((( таяк белэн телгэ халыкта мэхэббэт устереп булмый.

№33 (9698) / 03.12.2008 11:17:52

Ин аянычы шунда, син дэ без дэ хаклы шул. Башлангыч мэктэп белэн генэ татарны саклап калып булмый. анын югары мэктэбе кирэк. Э бездэ кычкыртып урыслаштыру бара. Читтэге республикаларны эйтеп торасын, хет шушы Татарстаныбызда гына булса да татарчабыз..... Казан мэры барлык турэлэрне дэ инглизчэгэ урэтэ. Спартакиадага эзерлэнэлэр. ник берсе татарча урэник дип эйтсен. турэлэрнен балалары татар мэктэбендэ укымый шул ул. Исхаков вакытында азмы купме татарлык бар иде эле. Балык башыннан чери. Берничэ фанат кына телне саклап кала алмый....
Эх, башкорт булып тумавыма укенэм. Рахимов бабайга хэйкэл куяр идем. ничек устерэ, ничек саклый башкортларын. хазер энэ республикада бар турэлэр дэ башкортча урэнэсе ди, мэжбури. Молодцы...

№32 (9694) / 03.12.2008 08:18:23

И-и-и Язвы туганым, рәхмәт җылы сүзеңә, кәнишне. Тик безнең налоглар һәр укучы саен берәр укытучы тотарга барыбер җитмәс шул.
Без бит Казаннан ярдәм көтеп утырмыйбыз. Просто сезнең артык (Римма туганый дөрес әйтә) көчләп тагуыгыз, татарлар!!! дип мәйданда кычкырган лозунгларыгыз "ШАП" итеп безләрнең артына килеп төшә...

Әнә, "Якташаңны тап"та Буа битенә кереп карагыз әле. Ничек без "яратабыз" тугандаш халыкларыбызның телләрен. Без алар белән Матбугатка сыеша алмыйбыз да, алар безгә карата авыл мәктәбендә ничектер дип уйлыйсыз?????

Ягез, кем монда Геббельс оныгы?????


Түз, җаный, түз

№31 (9686) / 02.12.2008 21:48:49

"мин рус кешесе, ник баламны көчләп татарча укыттыралар, бу минем конституцион хокукларымны боза, гомумән бездә национализм" тибында иде" Да, килешэм, кочлибез, гайрэтлэрен чиктерэбез урысларнын. Жинелчэ генэ, уйнап, башыннан сыйпап укытырга кирэк.

№30 (9676) / 02.12.2008 20:29:50

Татар телендә белемне хотя бы башлангычта алырга кирәк. Диствителне, бер кәлимә сүз русча белмәгән татар баласы "сложение", "вычитание" дигән төшенчәләрне тиз генә анлый алмый, шуңа күрә математикаңа слабыйрак була. Монысы күп еллар башлангычта укытучы апа сөйләде. Урта мәктәптә әкренләп русчага күчәсен, чтобы нормальный факультетка укырга керер өчен, филфак блн журфактан башка. Ату бездә КАИга математика татарча биреп керү дигән әйбер каралмаган, ЕГЭны да татарча ясамыйлар.
"Эхо Москвы"дагы интервьюны тынлаган идем. Фурсенконын задумкасы начар тугел, анда урындагы методистлар, фэлэннэр-тогэннэр, берсеннэн -берсе узып ялагайланып,ничек тә "планны арттырып" үтәргә тырышачаклар. Аннары шунысы ачуны китерде, "Эхо Москвы"га сораулар Казаннан куп килгэн иде. Тик берсе дә татар телен яклап тугел, барысы да диярлек "мин рус кешесе, ник баламны көчләп татарча укыттыралар, бу минем конституцион хокукларымны боза, гомумән бездә национализм" тибында иде. Алып баручы ул сорауны берничә тапкыр биреп карады, Фурсенко "үзен яшәгән төбәк телен аз булса да белергә кирәк, ул бит дәүләт дәрәҗәсендә", дип җаваплады да, башка ул темага кайтартмады. "Безне татарча укытмыйлар, пажалысты, ярдәм итегез", диюче булмады.

№29 (9666) / 02.12.2008 18:31:17

пажалысты, не аскарблэт!!!!! фанаткама эдвэкэт булып китэм, бесплат. Хотя АНЫН бу вопроста карашы белэн килеешеп бетмэсэм дэ.... хэркемдэ аерым темаларда обострение булып ала ул, гаеплэмэгез аны.... Узегезнен дэ богештергэн урыннарыгыз житэрлек.
Ысталин мин Хитлер тогел, Ысталин да тогел. Больной кешелэр генэ андый зур шэхеслэр була ала. И ул неприятный и ахмак шаярту, минемчэ.... Узем юморной кеше булсам да, каз тэне чыкты... Бу Риммага да кагыла.... Кешелекне шундый больнойлардан сакласын инде Ходай алга таба. хотя, кем белэ, бер 2 дистэ елдан бугенге турэлэрне шолай эйтмэгэек, исэн булсак....
Фанаткам, син татарча укытыйк, татарча сулэшик дип булыр булмас мэктэп директорларыннан сорап йормэ, андагы татарларны уят, аларны котырт. КАБАТЛЫЙМ: Сез бит налогларны андагы гобернаторга тулисез, Шэймиевка тогел. Без инде болай да уз авызыбыздан озеп читтэге миллэттэшлэрне кайгыртабыз. Андагы халыкны котырт, прошение языгыз, забаствока оештырыгыз, наконец, мыни шунда мин дэ килермен, эдвэкэт булып... Безгэ беркем тэлинкэгэ салып торт китереп бирмэс, узебез пешермэсэк... Я сатып алмасак. Талап ала белмибез... эхлаклы халык.

№28 (9660) / 02.12.2008 15:48:28

Язвы-пилеш фанаткасы, блин башны катырма инде чит республикада яшим дип Мамадыштан язып)))))) Кайт Казанга, рабочие руки и мозги всегда нужны!

№27 (9659) / 02.12.2008 15:19:14

Rimma, куптэн шикленген идем инде аны, фанатка булуыннан ук... алайса язвы гитлер булып чыга тогелме сон?

№26 (9658) / 02.12.2008 14:55:22

"Кто знает один народ, одну культуру, одну религию - не знает ни одной!" Л.Я.Штернберг(журнал "Казань", №11/2003, стр.17)


Үзегез сез (плохое слово). Ни нәрсә турында сөйләгәнне аңламаган килеш кешегә пычрак атып утырмагыз әле, пажалысты.
Сезгә җиңел ул - артыгызда "бабай" бар. Ә безләргә нишләргә????? Татарча укыйбыз дип сорый башласак, "Әнә, Татарыстанга барып укыгыз, без үзебезнең телдә укытабыз!" - дисәләр????????

Сөрән, Римма, мин сезне за оскобление судка бирермен, пажалый. Язвы туган адбакат булырга ризалык бирсә.....

№25 (9657) / 02.12.2008 14:30:05

Язвы-пилеш фанаткасы – Геббельс оныгы булып чыкты))))))))))))))

№24 (9656) / 02.12.2008 14:20:53

Язвы-пилеш фанаткасы, әдәбиятның бары тик өскорма икәнен онытма. Синеңчә булса әдәбиятның да, тел дәресләренең дә кирәге калмаячак, чөнки тел аралашу һәм УКЫТУ коралы, ә кулланылмый торган корал корал түгел ул. Син геббельс сүзләрен кабатлыйсың үзеңчәрәк итеп булса да, ул әйткән бит: "...без басып алган халыклар үз телендә йөзгә кадәр саный алса шул җиткән" дип. Фашист идеологларының башка тәгъбире дә бар: "Халыкны үтерергә теләсәң, аның фольклорын (гына) үстер". Син шулар яклымы? Шуңа ошаган.


Сентябрь. Татарстан телевидениесе оптимальлэштерудэге «перегибы на местах» дигэн темага сюжет курсэтэ. Арча районы Штрэ авылы. Авыл мэктэбен курсэтэлэр. Мэктэп уку елына эзеррлэнгэн. Мэктэп директоры солидный гына ир кеше сойли. Курэсез мэктэп эзер ди. Укырга балалар бар. Лэкин районнан оптималлэштеру йозеннэн балаларны мэжбури курше авыл мэктэбенэ йортергэ куштылар ди. Автобус китергэннэр, лэкин ата-аналар балаларын автобуска чыгармаганнар. Шулай бер кон, ике кон чыгармаганнар. Оченче конне арчадан милиция начальнигы килеп «балаларыгызны курше авылга йортмэсэгез милициядэ учетка бастырабыз» дип яный. Шунын белэн оптимизация бу авылда башкарыла и милли компонент сакланып кала. Кайсы Татарстан турэсе монын очен булэклэнер, э кайсы Мэскэу турэсе жавапка тартылыр икэн? Угадай с трех раз.

№22 (9626) / 01.12.2008 19:23:18

Эй фанаткам, тобэклэрдэге татар мэктэплэре бармыни эле ул....... Аларны шушы конгэ кадэр калдырдылармыни..... Аны бит мин уземнен авылда торып хэл итэ алмыйм. шул тобэктэге татар кешелэренэ кирэк булырга тиеш бит ул. алар талэп итэргэ тиеш. алар налогларын Татарстанга тулэми, шул губернаторларына хэм Маскаугэ тули. тотасыз да, безне тэрбиялэгез, дисез. Казан кемне генэ тэрбиялэп бетерсен инде. тырыша ич инде, дорес, мин бу тырышлык аз, дип саныйм. Ну.... Монда татар жирендэ татар мэктэплэрен саклап булмый, Россия урысларныкы дип торган урыс илендэ кая ул.
беркон Эхо Москвы, радиосына берэу шалтыратып Россия православная страна, русская страна, дип чатнатып тора. Ведущий еврейлар да убеждать итэ алмады.... Андый шовинизм чэчэк ата инде, Фурсенко ишелэр, ахмак политика булганда

№21 (9623) / 01.12.2008 18:55:18

Язвы туганым, кызма әле син. Соравымны дөрес аңламагансың, туганым. Мин бит татар мәктәбендә укыйсы килү-килмәү турында сөйләмим - аны кем сорап тора инде - момент кыскартып куялар (реструктуризация)
Проблемага практик күзлектән чыгып карыйк әле:
Әйтик, мәсәлән, Чуашстандагы татар авылында, балалар саны кимү сәбәпле, мәктәп башлангычка калды диик. Бу татар авылының татар балалары күрше чуаш авылындагы урта мәктәпкә йөреп укырга мәҗбүр булдылар, ди. Ә ул чуаш мәктәбендә укытучылар, "без физиканы (пример) үзебезнең телебездә укытабыз" дисәләр, шушы класс саен утырган 3-әр, 4-әр татар баласына нишләргә?
Аңладыңмы соравымны?

Уф, минем дә психым чыга башлады инде. Төбәкләрдәге кечкенә татар авыллары турында ник берегез дә уйлап карамыйсыз соң????

№20 (9616) / 01.12.2008 15:31:22

Язвы-пилеш фанаткасы, анлатам... Синен татар авылында татар мэктэбендэ укыйсын килми икэн, кучеп китэсе инде. ник эле мин урысча укырга тиеш. элек татар мэктэбендэ марие да, чувашы да укый иде. ул авылларда совсем да мэктэп калмый инде хазер, оптимизироваться ителеп бетэсе...
Тучны мин Венесуэладан кайттым бик психланып, кайтсам монда сез милли компонетны бетереп ятасыз.... татар гимназиясен тэмамлаган балаларын югалып калганын (тел арксында) кургэнем дэ, ишеткэнем дэ юк. Проблема тудырып ятмагыз, ата-аналарнын ахмаклыгына ышанып. Шул ук татар гиманзиялэрендэ дэ татарча укый торып та балалар кластта татарча сулэшэ, так что ккуркасы юк, алар урыс була аламс дип.... Урыскэ эйлэнергэ араны смлап кына саныйсы....
мина тагын 1–2 сэгать кенэ каршы дэшми тор, утэ ул

№19 (9614) / 01.12.2008 15:09:20

Боламык туган, ызначыт, вывод№2:_ Язвы туган никакуй да Илфат абый түгел, Дмитрий Анатолич үзедер ул - бә-әк ачуланып кайткан Венесуэласыннан...

Язвы туганым, тынычлан әле, пажалысты, нервные клетки не восстанавливаются, ди. Зерә мине сүгеп ятма әле син. Лушшы бер нәрсәне аңлатып бир әле миңа: допустим, Россиянең барча төбәкләре дә үз телендә бөтен фәннәрне уку-укыту мөмкинчелеге ала диик. Ярар. Менә Чувашиядә чуашлар тотынды ди чуашча, Марида марилар марича укытырга. Әлеге дә баягы шул оптимизация аркасында төбәкләрдәге кечкенә мәктәпләр берләшергә мәҗбүр. Шулай итеп, татар авылының балалары күрше чуаш яки мари мәктәбенә барып укырга тиеш булалар, ди. Бу татар балалары физика-математикаларны чуашча яки марича укырга тиеш булалармы инде? Ә Татарстандагы чуаш, мари, һ.б.лар нишли? Хәзер бит бер үк мәктәптә берничә милләт баласы укый.
Аңлатыгыз әле мин наданга, пажалысты

№18 (9609) / 01.12.2008 13:19:27

Аня аня миным внучкамнын да тавышы киля, Фурсенконын внучкасы янында, ишыттигыз?! Акцент бар инды ачуланмагыз, татарлар!

№17 (9608) / 01.12.2008 13:15:40

Язвы: Е мене мечетлетрде де урысча вегазь бирелуе мине чыгырдан чыгара. Мектеп белен икесе янеше татарнын моселманнын мечетлере. Бу меселе хер вакыт кузгатылды, бу яшьлер форумунда да кузгаттык, емма димек хаман урыс теленде биреле икен килегез зинхар температурамны тошерегез! "Едринелин"ем кутереле, суз таба алмыйм.
Безнен узебезге корт чаккыры урысчаны ойренмеске кирек, жемегать, чукынсын 3 тиенлек бер конлек доньясы!

№16 (9606) / 01.12.2008 12:58:44

Фанаткам... Мин инде куптэн физик тогел. Мэктэптэ син эйткэн закунны без татарча укыдык. Татарча анлаттылар, татарча анладык... Ул мина комачау итмэде. Инде онытылган гына.... Эгэр НАУКА УРЫС телле генэ булса , синен татарын кирэкми. Милли мэгарифе, милли вузы булмаган халыкнын килэчэге юк. Телне пажалысты файда очен урэтмэгез балаларыгызга, бу безнен бурыч, эби бабаларыбыз рэнжемэсен очен эшлэргэ тиеш без аны. Инде син дэ эдэбиятны гына татарча урэнсеннэр дип торгач.... Тора бар барлык фэннэрне дэ урысча укытуга кунегербез, шолай тиеш дип кабул итэрбез. Аннан килер бер кон,, татар телен дэ урысча укыту проблемасы туар. Чонки белмилэр, анламыйлар диярлэр. энэ буген мэчетлэр урысча сулэшэ башлады инде. Тарихта булмаганны... Дин дэ татар теленэ каршы куела хазер. Миллэтлэр юк дилэр, узлэрен аулиягэ санаучы дин эхеллэре...

№15 (9603) / 01.12.2008 12:52:50

болай булса, мин тагын отпускыга иткэм, ачу итеп... авылыма...Анда интернет та юк, радиу да тынламыйм. ТВны куптэн караган юк.... Мин китмэсен дисэгез, даешь милли компонет!!!!!!!

№14 (9602) / 01.12.2008 12:37:18

Боламык, язвы гына тогел, Rimma да отпускыдан кайткан!

№13 (9600) / 01.12.2008 12:11:13

"Янәсе, туган телләргә өстенлек бирелеп, урыс теле икенчел булып кала"
Ник туган тел икенче булып калса да ярый микәнни?

"Татарстан җитәкчелеге исә бу фикерне ахмаклык дип саный"
Бик дөрес саныйлар!!!

“Янәсе, Шәймиев мәктәп аша яшьләрне Русиягә каршы фикерләргә өйрәтә. Моннан да начаррак ахмаклыкны күргән юк иде әле”
Моннан да ахмак фикер булырга да мөмкин түгел. Минтимер Шәрипович элек, Рәсәй өчен бик яхшы иде, хәзер ярамый башлаган икән

№12 (9599) / 01.12.2008 12:10:35

1) Язвы отпускадан кайткан.
2) Венесуэлада ажиотаж дип сөйли.
Вывод: Язвы отпускасын авылда түгел, ә Венесуэлада үткәргән!

№11 (9597) / 01.12.2008 11:48:25

Әй Язвы туганым, кайттыңмыни? Синнән башка савсим ыскушны.
Карале, мине алай бөтенләй манкортлыкта гаепләргә ашыкмагыз әле сез. Фикерләремнең сездән аермалы булуын аңлыйм. Но сезләргә мине аңларга авыррак - сез татар арасында яшисез.
Аннары, менә, мәсәлән, физикадан бер аңлатма:"Основными частями машины постоянного тока являются индуктор, с помощью которого создается магнитное поле,якорь, в обмотке которого наводится ЭДС индукции, коллектор и электрические щетки. Коллектором называются изолированные друг от друга проводящие пластины, присоединенные к катушкам..." Шуны татарча фәнни телдә язып бирегез әле. Миңа, мәсәлән, русчасын аңлау җиңелрәк.

Ярар, бала татарча укып чыкты ди физиканы. Ул баланың укуы Казанда гына дәвам итәчәкме?

Укытыгыз әйбәтләп татар телен, татар әдәбиятын, сөйләшегез өегездә татарча. Кайсыгызның баласы өйдә гел татарча сөйләшә? Үзегез дә яртылаш урысча сөйләшәсез бит, признайтесь.

№10 (9594) / 01.12.2008 10:44:28

Жэмэгать, карап карап торам да, мин югында эллэ нишлэп беткэнсез. Фанатым, син нишлисен????? Болай барса татар телен дэ урысча укытуга кучэчэкбез бит инде. Буген прафисыр булырга телэсэн, син диссертацияне урысча якларга кирэклеген белэсенме? Ботен фэн дэ татарча укытылырга тиеш, дисез. Ник мескен булырга тиеш эле туган телебез. Юридик та, эконимк та тел бар татарча. Медицина сузлеге бар. Барлык сузлеклэр дэ эшлэнгэн. Шолай булгач ни проблема, тотасы да кулланасы, эшлисе. Узара урысча сулэгшеп утырасы тогел.
Могаллим, син могаллим дип исемлэнсэн дэ, могаллим тугел. Ник укытмаска урыс баласын татарчага. Татарстанда яши икэн урэнсен. Мэсэлэн Чувашта яшэсэм, мин баламны бик телэп чувашсага урэттерер идем. Бу халык илендэ яшэгэч мин анын телен анларга, анын жырын анлап тынларга, аны хормэт итэргэ урэнергэ тиеш. Менэ шулай ботен Россиядэ булганда илебездэ бернинди проблема булмас иде.
Татар ботен Россиягэ сибелгэн. Анда телебезне урэну очен момкинлеклэр бармы? Ник эле берничэ йоз штук татар булган чит иллэрдэ момкинлеклэр табып балаларына татарча урэтэлэр, э бездэ юк. Озакламый татарчаны чит илгэ барып урэнеп кайтасы булмагае… Мэсэлэн Финлэндиягэ… Урыс илендэ балалар нинди тарих урэнэ, татарлар кеше ашаучы дилэр. Азатлык радиосы сойлэде бу хакта, бер газета кутэрелмэде.
Ачу чыкты, писхым… Анасын корт чаккыры…. Тел, миллэт тирэсендэ белер белмэс манкорт кузлегеннэн чыгып телэсэ нэрсэ язмагыз, сездэн башкалар да житэрлек. Фурчсенконы мактап утырасыз тагын. Ахмак сэясэт очен. Прибалтикада урысча кысалар дип кычкыралар. Белэм, бернинди кысу юк. Просто урыс ялкау ул, башка телне урэнергэ телэми. Э прибалтикада местный телне белу мэжбури. Аларга давай урыс телен генэ… шушы великодержавный шовинизм улагына су коймагыз пажалысты… журналистлар беренче чиратта анлы булырга тиеш бу яктан… сезне кем укыр тагын 20 елдан.
Фэнис, син бик доерс язасын да бит. Тулке миндэ дэ температурам кутэрелгэндэ голуцинация шулай булыштыргалый….
Упкэлэмэгез, бик ачуланып кайттым откпусктан…

№9 (9588) / 01.12.2008 09:26:36

Язвы-пилеш фанаткасы, физика да, математика да татарча укытылсын иде ул лучше. Мура тугел ул. Кешенен баш миенэ барыбер белем туган телдэ жинелрэк керэ. Уземдэ татыган кеше. Мин урыс мэктэбендэ укыдым. Математика белэн геометриядэ бер сэгать буе укытучы урысча такылдый-такылдый, аннары болар бигук анлап бетмэделэр шикелле ди дэ татарча анлата,монардан сон теманы анлау жинелрэк булып китэ кебек. татар балаларына татарча укыту доресрэк. Чонки безнен ярты дэрес укытучынын эйткэнен башта татарчага тэржемэ итеп утыруга китэ, аннары гына биремне эшлисен... не дело это. Ни татарчаны яхшы белмибез, ни урысчаны булып чыкты. без – шул урысча укытунын корбаннары. Хэрхэлдэ мин уземне шулай дип саныйм.
э урыс баларын татарчаны ойрэтудэ кочлэргэ кирэкми. энэ ипи-тозлык сойлэшерлек ойрэнсэлэр, рэхмэт. алайса татар теле грамматикасы белэн эшерэлэр

№8 (9586) / 01.12.2008 09:09:09

Фурсенко минемчә акыллы кеше аңа бәйләнмәгез. Урыс баласын чи чи чыйнатып татарча өйрәтергә тырышуыбыз дөрес түгел әлбәттә.Мин туксанынчы елларда мәктәпне чып чын татар авылынды укыдым. Дөресен әйткәндә минем дә татар теле дәресенә бер дә керәсем килми иде. Укытучы дәресне кызыклы итеп үткәрәалмый иде, җиңелгә санаганнан җиддилек юк, билге кемгәдер бик җиңел кемгәдер бик авыр куела иде... -я.п. фанаткасы. Татар теле синең тар карашыңнан күпкә киңрәк тә баерак та, фәнни яктан татар теле кулланылаалмый дип әйтү үз телеңә каршы бер хыянәт минемчә.

№7 (9579) / 30.11.2008 22:23:45

шулай калыр инде ул, тагын Татарларны Рәсәйне таркатуда гаепләрләр

№6 (9568) / 30.11.2008 09:19:05

Башсызлар,ни сулисез?Фурсенконын,Думанын хэм гомумэн Мэскэунен планы татар телен укытуны кимету тугел, э укыту стандартларында республика, олкэ(тобэк)олешен юкка чыгару. Шулай эйткэн бит узе! Федераль компонент хэм мэктэп компоненты гына кала! Э мэктэптэ теллэр укытуны директор, завуч, завроно, район башлыгыны телефон трубкасы хэл итэ. Буген бар, иртэгэ бетэ.
Миллэтлэрне туплап, яклап торучы милли республикаларны читлэштерергэ! Аннан сон милли республикаларны да сытарга. Шунсыз алар яши алмый.

№5 (9561) / 29.11.2008 21:42:53

"хөрмәт йөзеннән генә булса да, татар телен өйрәнергә тиеш."
Бу турыдан туры кимесү, акылыңнысытыйм!
Хөрмәт йөзеннән әнә үзе өйрәнсен һәм дә милли университет ачтырсын!

№4 (9555) / 29.11.2008 16:34:01

Такташ булса:
Фурсенконың сатыйм анасын!,
Укыттырмый татар баласын! -
дип язган булыр иде.
Шундый "акыллы-наданнар" кулында милләтләр язмышы...

№3 (9554) / 29.11.2008 16:33:03

Такташ булса:
Фурсенконың сатыйм анасын!,
Укыттырмый татар баласын! -
дип язган булыр иде.
Шундый "акыллы-наданнар" кулында милләтләр язмышы...

№2 (9548) / 29.11.2008 13:09:16

Фурсенконың оныгы шулай итеп кычкырганнан татарга ни файда??? Совсем маразмга китмәгез әле, пажалысты.
Ник бер нәрсә белән килешәсегез килми сезнең - физика, химия, алгебра-геометрияләрне татар телендә уку-укыту - мура!!!
Ә менә туган тел (ана теле, татар теле)һәм әдәбият дәресләре - башка мәсьәлә.

№1 (9546) / 29.11.2008 12:25:02

Ел 2020. Ботен Татарстаннын хем Ресейнен куп почмакларын билеп алган татар мектеплеренен чираттагы душембе конге иртенге жыелышы (линейкасы). Торле миллетнен балалары бер тавыштан татарча: "Ей, татар миллете! Синен тарихын тирен хем горурланырлык. Без яшь буын, тарихыбызны безден килген неселге анлатырга, халкыбызнын гореф гадетлерене садыйк калырга хем ботен жирде де уз газиз ана телебезде сойлершерге ант эчебез. Ей татарнын газиз кахарманнары, корештешлере! Рухыгыз шат, кунелегез тыныч булсын. Без татарнын якты килечегене ышанабыз, без татарлыгыбыз белен горурланабыз!". Бер тавыштан шушы жомлелерне кычкырып ейткен укучы балалар арасыннан Фурсенконын оныгынын тавышы тагын да кочле янгырый иде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar