поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.12.2012 Сәясәт

Хакимият, соңарып булса да, азгынлыкны авызлыкламакчы

Үткән якшәмбедә Россиянең идарәче элитасы Путинның ышанычлылары белән очрашты. Сайлау алдыннан гына файдаланыла торган ышанычлылар институтын, күрәсең, Президентның даими таянычы итәргә ниятлиләр.

Илдәге сәяси хәлнең киеренке булуы ил җитәкчелеген яңа креатив адымнар ясарга мәҗбүр итә. Очрашу барышында Путин командасы Россиянең хәле еларлык икәнен яшереп тормады. Оборона министры Сергей Шойгу ышанычлыларга хәрби өлкәдәге хәлләрнең аяныч булуы турында сөйләсә, Кремль администрациясе башлыгы Сергей Иванов массакү­ләм мәгълүмат чараларын яшьләрне “дебильләштерү”гә (термин Ивановныкы) керткән өлешләре өчен тәнкыйтьләде. “Кыргыйлашу һәм әхлак түбә­нәю – җитди проблема ул”, – диде Кремль түрәсе. Түрә белән килешми калу бу очракта һич мөмкин түгел, чөнки сүзләре хак: Россия җәмгыяте инде ике дистә елдан артык үз нәҗесе белән уйнаган дивананы хәтер­ләтә, һәм халыкның аңын томалауда, аны фикер йөртергә сә­ләтсез бүкәннәргә әйләндерүдә мәгълүмат чаралары, заманча әдәбият һәм сәнгать төп рольне уйнады. Иванов әйтергә телә­мәгән тагын бер нәрсәне ис­кәртик: кыргыйлаштыру ил җи­тәкчеле­ге­нең соңгы ике дистә елдагы рәсми сәясәте иде. Сәясәт шул юнәлештә бармаганда, рәсми матбугат һәм телевидение, әдәбият һәм сәнгать нәҗесне, порнографияне, аз­гын­лыкның барлык төрләрен ул кадәр үк өскә калкыта алмаслар иде. Әмма үтеп баручы ел­да “Pussy Riot” төркеме белән булган җәнҗал шуны күрсәтте: кыргыйлар да баш күтәрә икән. Тагын бер нәрсә ачыкланды: оппозициянең башка төркем­нәрен репрессияләү артык зур кыенлык тудырмаса да, кыргый гыйсъянчыларга каршы көч куллану – шактый кыен мәсьәлә, шунда ук “кеше хокуклары” проблемасы өскә калкып чыга һәм бөтен көнбатыш матбуга­ты һәм бюрократиясе сиңа каршы аяклана. Санкцияләр бе­лән яный башлыйлар һәм башкасы, һәм башкасы. Җитмәсә, соңгы елларда инде Россиянең үз идарәче бюрократиясе арасында да кыргыйлыкны кеше хокуклары өлкәсенә кертеп караучы катлау үсеп җиткән. Нәтиҗәдә Путин шуны аңлады: “кеше хокуклары”на каршы ниндидер бер җитди нәрсә куймасаң, өнгә куып кертелгән җәнлек хәлендә калачаксың. Панк-төркемне үз канаты астына алган хокук яклаучыларга һәм көнбатыш идеологларына каршы оборона тоту җәй көне үк Россия дипломатиясенең бер мөһим юнәлешенә әверел­де. Россиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Александр Лукашевич “Pussy Riot” бе­лән бәйле җәнҗалда циви­ли­за­цияләр конфликты элементы барлыгы хакында белдерде һәм: “...пост-модерн Көнбаты­шында Европаның христиан тамырлары турында оныталар”, – диде. Хәтта башка конфессия вәкилләренең хисләрен хөр­мәт итәргә кирәклеген дә ис­кәр­тергә онытмады. 

Сентябрь аенда Путин яшь­ләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә багышланган ки­ңәшмә үткәрде һәм анда, Рос­сия Федерациясе милләтнең үзаңына читтән йогынты ясау омтылышлары белән бәреле­шә, дигән белдерү ясады. Президент бу очракта хак сөйли иде: көнбатышта хөкем сөргән чикләнмәгән ирекләр, җенси азгынлыкның, гомосек­суализм­ның, тотнаксызлыкның актив пропагандалануыннан җәм­гыять­нең алга таба үсешенә куркыныч яный. Көнбатыш җәм­гыяте әхлакый деградация сазлыгына үзе генә батып калмый, “демократия тарату” аның тышк­ы сәясәтенең төп өлеше булып тора, гадәти пропаганда чаралары гына булышмаганда, хәрби очкычлар һәм ракеталар хәрәкәткә килә, сәя­си һәм икътисадый басым ясау көн тәрти­бенә килеп баса.

Астына су керә башлаган Кремль администрациясе моннан үзенә янаган потенциаль куркынычны тиз тоеп алды: кыргый гыйсъянчылар Рос­сиянең рәсми түрәләре белән бер көймәдә булырга теләмә­деләр. Димәк, аларга каршы идеология булдырырга кирәк һәм көрәшә башларга. Әмма ситуациянең кызык ягы шунда: Кремльнең бу очракка ярашлы идеологиясе юк, чөнки инде ситу­ация күптән контрольдән чык­кан, әдәбият һәм сәнгать күптән тотнаксызлык сазлыгына баткан, деградация түрә­ләрнең үзләрен дә колачлап алга­н иде. Артык киң җәелер­гә Көнбатыш та ирек бирми, басымны көчәйтә. Көнбатыш­ның үзендә дә көрәш кискен бара. Евротүрәләр соңгы көн­нәрдә генә классик балалар әдә­биятына каршы көрәш оештырып яталар. Алар фикеренчә, әтинең эшкә баруын, әнинең балалар тәрбияләвен сурәтлә­гән әдәбият уку өчен яраксыз, чөнки андый әдәбият балаларда заманча тормыш турында дөрес булмаган карашлар формалаштыра. Еврокомиссиянең хатын-кызлар хокукы буенча комитеты дөнья балалар әдә­биятының әти һәм әни вазыйфаларын сурәтләгән әсәрләре хатын-кыз хокукларын боза дип турыдан-туры белдерә. Кайбер Европа илләрендә инде, гомосексуалистлар уңай­сызлана дип, “әти-әни” сүзләрен рәсми кулланылыштан бөтен­ләй тө­шереп калдыру турында карарлар кабул ителүен дә истә тотсак, озакламый традицион гаилә коруны экстремизмга тиңли һәм моның өчен җәзага тарта башлаулары да ихтимал. Дөрес, вакыйгаларның мондый үсеше зур оятсызлыкларга кү­неккән һәм аларны табигый дип санаган европалыларда да кайвакыт нәфрәт уята. Күптән түгел генә Фран­циядә ачуы чыккан халык төркеме гомосексуалистларны тәпәләп ташлады һәм бу хакта көнба­тышның бөтен мәгълүмат чаралары чаң сукты.

Классик әдәбият тыелгач, балаларга нәрсә укырга соң?

Көнбатышта инде балалар өчен җенси азгынлыкны, шәрә­лек­не, оятсызлыкны мавыктыргыч һәм табигый итеп сурәтләгән язучыларның тулы бер плеядасы үсеп чыкты, аларның әсәрләре бүген мәр­тәбәле премияләр ала. Алар күп, исемнәренә реклама булмасын өчен аларны санап тормыйм, чөнки китаплары рус теленә дә тәрҗемә ител­гән һәм киң рәвештә рекламаланалар. Путин һәм аның даирәсе, азгынлыкны чикләү турында баш ватып, моңа каршы нинди ноу-хау табыйк икән дип уйланганда, Россия­нең кайбер төбәкләрен­дә методистлар, балалар китап­ха­нәсе хезмәткәрләрен җыеп, балаларга нәкъ менә шул китапларны уку өчен тәкъдим итәргә кушалар. Бу хакта “Учительская газета”ның Тү­бән Новгородтагы хәбәрче­се Вера Кострова хәбәр итә. Вера белән минем берникадәр шәхси танышлыгым бар, ара-тирә хат алышкалыйбыз, эчкерсез хатларыннан беләм: ул – сирәк очрый торган намуслы жур­налистларның берсе. Шуңа да аның бу темага чаң кагуы миңа аңлашыла. Методистлар ул юньсез китапларны балалар белән бергәләп укырга өндиләр икән һәм аларның өстенлеген раслап алардан кайбер өзек­ләрне китапханәчеләргә укып та күрсәткәннәр. Вера Кос­тро­ваның сүзләрен тәрҗемәсез китерәм: “Во время чтения “наиболее интересных отрывков” сотрудницы детских библиотек заливались краской и не знали, куда прятать глаза”. Аптырагач, гаиләдә балалар белән бергәләп укырга тәкъ­дим ителә торган шул ки­тапларның берсен укып карадым: швед авторында талант дигән нәрсәнең әсәре дә юк, уртакул һәр татар язучысы аңа караганда уңыш­лырак яза алыр иде. Һәрхәлдә, популяр швед язучысы Астрид Линд­гренның “Бәләкәч һәм Карл­сон”ы түгел инде ул китап. Соңгысын заманча методистлар чүплеккә чыгарып ташларга, аның урынына интим хәл­ләрне неч­кәләп тасвирлаган китапларны беренче класс укучысына тәкъдим итәргә кушалар.

Путин һәм аның команда­сы­ның азгынлыкны авызлык­ларга тырышуы ни белән бетәр, әлегә патшалыкта бу өлкәдә хәлләр шундыйрак. Хәзер инде кайбер Россия мәк­тәпләрендә гомосексуалистлар мәхәббәтен тасвирлаган пьесаларны да драмтү­гәрәкләр сәхнәләштереп спек­такльләр куялар. Килә­чәк тагын нинди яңалыклар әзерләр. Җенне чүлмәктән чыгарган хакимиятләр аны авызлыклый алырмы? 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 245 | 12.12.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»