поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2012 Җәмгыять

Яңа керәшен кантуры (Ахыры. Башы 10 санда)

Сильвестр Гловацкий — иң нәтиҗәле миссионер

Казан епискобы Лука Канашевич һәм архимандрит Димитрий Сеченов тәкъдимнәре буенча Яңа керәшен кантурының яңа җитәкчесе итеп миссионерлык эшендә зур тәҗрибә туплаган Сильвестр Гловацкий билгеләнә һәм ул 1742 елның 18 декабрендә үз вазифаларын үтәргә керешә.

Сильвестр җитәкчелегендәге миссионерлар башта көтелмәгән каршылыкка тап була. Христианлаштыру өчен бүленгән акча Яңа керәшен кантурына килеп җитми. Белгәнебезчә, христиан динен тарату өчен елына 15 меңнән артык акча бирелергә тиеш булса да, 1743 ел өчен 18 мең акча 1744 елның июль аенда гына килеп җитә. Акча мәсьәләсе белән патшабикә Елизавета Петровна үзе шөгыльләнүгә дә карамастан, бу мәсьәлә бары тик 1746 елда гына хәл ителә. Ул елны кантур үткән еллар өчен дә 30745 сум ала, ә 1748 елны 39459 сум акча 1744-47 еллар өчен бирелә. Акча килү чукынучылар санын күпкә арттырып җибәрә. 1746 елда алар 74 мең кеше булса, 1747 елда исә 113 меңнән артып китә. Бу— күпләп христианлаштыру еллары өчен иң зур күрсәткеч һәм акча күләме белән керәшеннәр саны аерылгысыз булуга өстәмә бер дәлил.

Сильвестр тәкъдиме белән 1743 елның 28 сентябрендә сенат чыгарган указ нигезендә керәшеннәр өчен налог бөтен Казан губернасы татарлары өстенә салына һәм ул һәр гаилә өчен түли алмый торган салымга әверелә. Тарихчы Н.А.Фирсов мәгълүматларына караганда, Казан губернасында керәшеннәр өчен салым алты мәртәбә арта һәм һәр кешегә элекке 53 тиен урынына 3 сум 10 тиен түләргә туры килә. Шуңа күрә алдагы елларда татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән сенат исеменә керәшеннәр өчен салымнан азат итүне сораган үтенечләр килеп тора, тик алар канәгатъләндерелми.

Бу елларда христиан динен кабул итүчеләр санын арттыруга чукындыру процедурасын гадиләштерү дә тәэсир итә. 1746 елга кадәр чукындыру йоласын монахлар гына башкара алса, Сильвестр Гловацкий тәкъдиме белән бу инде гади чиркәү священникларына да рөхсәт ителә ала. Чукынырга теләүчеләрне Зөя монастырена китерү ихтыяҗы да юкка чыга.

Сильвестр күп мәртәбә миссионерлар командасын җитәкләп төрле төбәкләргә бара, шактый гына татар, ар-удмурт, чирмеш-мариларны чукындыра. 1744 елның ахырында — 1745 елның башында ул Вятка провинциясендә актив рәвештә миссионерлык эшен алып бара. Чукынып акчалата премия алырга теләүчеләр күп булганлыктан, ул кантурдан тиз арада акча җибәрүне үтенә, чөнки үзе белән алган 1610 тәңкә акчаны чукынганнар өчен бүләк итеп, кием-салым алуга тотып бетергән була. Бу бер баруында гына да ул биш мең ар-удмуртны чукындыра. Тик бу тарафта татарлар булмаганга охшый, чөнки татарлар арасында чукынучылар саны елына биш кешедән артмаган. 1782 елда Глазов өязендә 44 керәшен-татар саналган, ә мөселманнар саны 338 кеше була һәм алар Ильяс, Карин, Починошная авылларында яшәгәннәр.

Сильвестр атакай Алабугада керәшен мәктәбен ачу өчен шактый тырышлык күрсәтә. 1748 елның җәй айларында авылның Спас чиркәве тирәсендә, Туйма елгасы ярыннан ерак булмаган урында, керәшен мәктәбе төзү өчен урын күрсәтә һәм биредәге төзелешне һәрдаим күзәтеп тора. Укырга 23 татар, 15 чуаш, 3 удмурт, 9 мордва кабул иткән керәшен мәктәбе 1750 елның 1 гыйнварында эшли башлый. Мәктәпнең беренче укытучылары — дьяк Федор Кочкин һәм украиннардан Яким Магеровский. Тик бу керәшен мәктәбе Алабугада озак эшләми. 1751 елның 1 октябрендә мәктәптә янгын чыгып, ул көлгә әверелә, ә укучылары исә Казанга, Иске татар бистәсендә урнашкан керәшен мәктәбенә күчерелә.

Идел буе халыкларын чукындыру нәтиҗәсе (1743—1749 еллар).

 

 

Халыклар

Еллар

 

1743

 

1744

 

1745

 

1746

 

1747

 

1748

 

1749

 

Татарлар

 

-

 

139

 

159

 

184

 

371

 

1173

 

2041

 

Мордвалар

 

-

 

1189

 

3420

 

8183

 

14614

 

1035

 

117

 

Чуашлар

 

-

 

1756

 

2819

 

52545

 

79235

 

19172

 

9251

 

Чирмешләр

(Марилар)

-

 

661

 

242

 

4372

 

18486

 

4017

 

11163

 

Удмуртлар

 

-

 

292

 

4346

 

8685

 

686

 

3517

 

4431

 

Җәмгысе

 

10025

 

4037

 

10986

 

73969

 

113392

 

28914

 

27003

 

 

Сильвестр җиде ел Яңа керәшен кантурын җитәкләү вакытында 268326 кеше православие динен кабул итә. Бу елына уртача 38332 кеше дигән сүз. Ягъни күпләп чукындыру чорында миссионерлар тарафыннан ирешелгән иң зур нәтиҗә. Яңа чукындыру кантуры чукындыруда иң зур казанышларга 1746 һәм 1747 елларда ирешә: 73969 һәм 113392 кеше.

Нәкъ шушы елларда татарлар арасында да христиан динен кабул итү очраклары арта башлый: 1747 елда татарлар арасында 371 кеше православие диненә күчсә, чуашларда бу сан — 79235, мариларда — 18486, мордваларда — 14614, удмуртларда — 686, татарлар арасында православиегә күчүнең артуы алдагы ике елда дәвам итеп, 1749 елда ул 2041 кешегә җитә. Бу елларда (1745-1749) татар-мөселманнарны христианлаштыру Русиянең барлык төбәкләрендә алып барылса да, Зөя, Казан, Сембер өязләре сан ягыннан башка төбәкләрдән нык аерылып тора. Татарларның 90 проценты шушы өязләрдә чукындырыла.

Идел буендагы татарларны һәм мәҗүсиләрне көчләп чукындыру буенча зур тәҗрибә туплаган Сильвестр Гловацкий миссионерлык эшен камилләштерү, җанландыру өчен Себергә озатыла. 1749 елның 8 июлендә Сильвестр Мәскәү кирмәнендә урнашкан Зур Успения соборында Тубыл һәм Себер митрополиты итеп билгеләнү турында патшабикә Елизавета Петровна кулыннан указ алып, 25 олау белән Тобол шәһәренә юлга чыга.

Себер епархиясендә Сильвестр Идел буендагы шикелле үк христианлаштыруда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен төрле яңа тәкъдимнәр ясый. Иң әүвәл иксез-чиксез Себер җирләрендә миссионерлык эшен системалы алып бару өчен Долматов монастыренда керәшен кантурын оештырырга, керәшен татарлары яшәгән авылларда мөселманнар ярдәмендә чиркәүләр төзергә, чукынганнар өчен салым түләүне чукынмаганнар өстенә салырга, чукынмаганнарны керәшен авылларыннан икенче авылларга күчереп утыртырга, миссионерлык эшен алып бару өчен проповедниклар, толмачлар билгеләүне тәкъдим итсә дә, синод бу тәкъдимнәрне кире кага. Шулай да ул 1754 елда Тубыл шәһәрендәге Татар бистәсе уртасында Казандагы татар бистәсендәге шикелле үк чиркәү салдыруга ирешә.

Дин өлкәсендә чамасыз көчләүгә, төрле яктан басымга күнекмәгән Себер татарлары миссионерларның кылган гамәлләре турында сенат-синодка туктаусыз шикаятьләр язып торалар. 1750 елның 13 ноябрендә, 1751 елның 6 апрелендә, 23 июнендә, 5 июлендә синод яисә сенат исеменә язган хатларында митрополит: «Себер татарларын көчләп чукындыру очраклары юк», — дигән жавапны гына кабатлап тора.

Митрополит Сильвестр Гловацкий җитәкчелегендәге дини эзәрлекләү, урыслаштыру максаты белән православие динен төрле Себер халыклары арасында тарату Тубыл якларында да әлләни зур нәтиҗә бирми, биредә дә мөселманнар үз диннәрендә нык торалар, тик мәҗүси халыклар гына урыс диненә күпләп күчәләр. Бу хакта берничә мисал китерик. 1750 елда 1051 кеше православие диненә күчкән булып исәпләнә. Алар арасында— Краснояр өязендә яшәүче телеутлардан 1 мең кеше, ә Тубыл татарларыннан нибары 20 генә; тагын Исәт провинциясеннән 10 башкорт һәм сөргенгә сөрелгән 3 татар һәм башкорт чукындырыла. 1751 елда чукынучылар саны 1658 кешегә җитсә дә, алар арасында бары тик 6 Тубыл татары, ә чукынучылар арасында башкортлар һәм сөргенгә сөрелгән мөселманнар юк. 1752 елда Исәт провинциясендә татар, башкорт, мишәрдән 6 кеше генә урыс диненә күчә; 1754 елда шул ук провинциядә 25 татар чукына.

Митрополит Сильвестр атакайның үткәргән миссионерлык эшенә Себер татарларының нәфрәте, сенат һәм синод исеменә туктаусыз язылган шикаятьләре, бигрәк тә халкыбызның мәшһүр улы Батырша мулла җитәкчелегендәге 1755 елгы восстание бу руханины мөселманнар яшәмәгән урынга күчерү өчен этәргеч була. 1755 елның көз айларында ул Тубыл епархиясеннән китәргә мәҗбүр ителә.

Евмений Скаловский — күпьеллык җитәкче

Евмений Скаловский Зөядәге Богородицки монастыре архимандриты һәм Яңа керәшен кантуры җитәкчесе итеп 1750 елның 7 февралендә билгеләнә һәм бу вазифаны 14 ел буенча, 1764 елда кантур ябылганга кадәр тырышып үти. Казан епискобы Лука Канашевич 1749 елның 11 октябрендә синодка Зөядәге Богородицки монастыре архимандриты итеп Евмений Скаловскийны тәкъдим итә һәм аңарга бик уңай характеристика бирә: «Казан семинариясендә укытучы буларак, балаларны игелекле тырыш хезмәткә тәрбияли, урыс булмаган халыкларга Алла сүзен белеп тарата, чиркәүләрдә вәгазьләр укып зур абруй казана». Лука Канашевичның синодка язган бу хаты Евмений Скаловскийның язмышын хәл иткәндә иң мөһим роль уйнагандыр, мөгаен, чөнки ул 1750 елның 25 мартыннан рәсми рәвештә монастырь архимандриты булып эшкә керешә.

Архимандрит Евмений Скаловский (монах булганчы Филипп Соколовский) Украинада туып-үскән, Киев академиясен тәмамлагач, Казанда шактый еллар семинариядә укытучы булып эшли һәм 1740 елгы указ нигезендә миссионерлык эшенә җәлеп ителә.

Евмений Скаловский 1744 елда Уфа өязендә миссионерлык эшен җәелдерү буенча тикшерү үткәреп, башка диндәге кайбер кешеләрне үзе чукындырып китә.

1752 елда Яңа керәшен кантуры җитәкчесе Евмений Скаловскийның вәкаләтләре киметелә. Сәбәбе — Евмений Лука Канашевич белән киңәшләшмичә керәшен мәктәбендә эшләүче ике укытучыны кимчелекләрен табып эштән азат итә һәм ул урынга бүтәннәрне ала. Бу вакыйганы Канашевич үзен ихтирам итмәү дип бәяли һәм синодка шикаять юллый. Шушы шикаять нигезендә синод Яңа керәшен кантурын хезмәткәрләре, казнасы белән Казан епархиясенә тапшыра һәм миссионерлык эшен тулысынча епархиягә йөкли. Шушы елдан алып Евмений Скаловскийның миссионерлык эше буенча яңа башлангычлары күренми. Шулай да ул көндәлек миссионерлык эше белән җитәкчелекне дәвам итә.

Татарлар синод һәм сенатка миссионерларның көчләп чукындыруы хакында шикаятьләр язып торганнар. Мондый шикаятьләргә чик куяр өчен синод үзе теләп православие динен кабул итү хакында махсус документ кабул итә. Православие чиркәвенең Исламга булган карашын дөрес чагылдырган бу оригиналь документның урысча текстын тәкъдим итәбез: «...посланный божия глаголемы Магомет не есть и никогда не был от Бога посланный, но самый студный и лживый пророк и предтеча антихристов тако же закон его (Коран или Ал-коран названный) есть самый же лживый богомерзкий же и богопротивный и по таковому моему всесовершенному чрез проповедь узнанию, оного лжепророка Магомета и его Алкорана отрицаюсь и проклинаю». Формаль рәвештә һәр керәшен кул куйган бу документ христианлаштыру чорында бернинди роль уйнамаса да, ул замандагы миссионерларның исламга карашына һәм көчләү чынлап та булганлыгына бер дәлил.

1750 елларның урталарына кадәр дини һәм милли эзәрлекләү, татар һәм башка халыкларны көчләп чукындыру сәясәте Евмений Скаловский җитәкләгән Яңа чукындыру кантуры тарафыннан һичшиксез тормышка ашырыла. Бу вакытта инде мәҗүси халыкларның күбесе православие диненә күчә, мөселманнар исә миссионерларга каршылык күрсәтүне дәвам итәләр. Православие руханиларының бөтен басымы мөселманнарга юнәлтелә. Миссионерларның хезмәте дә әкренләп үзгәрә, алар православие диненә күчкән халыкларны яңа дингә күнектерү җәһәтеннән, күбрәк чиркәүләр салу, керәшеннәрне христиан догмаларын өйрәтү белән шөгыльләнәләр. 1751 елның З июнендә сенат яңа чукынган халыклар яшәгән авылларда, 150 йорт-хуҗалыкка бер чиркәү салу ниятеннән, ЗЗ яңа чиркәү төзү турында карар кабул итә. Бу вакытта инде хөкүмәт акчасына чукынган халыклар арасында 208 чиркәү салынган була.

Формаль яктан Евмений Скаловский кантур җитәкчесе булып саналуга карамастан 1755 елга кадәр Яңа керәшен кантуры белән турыдан-туры Лука Канашевич җитәкчелек итә, миссионерлык эшен дәвам итү өчен төрле чаралар күрә.

Идел буе халыкларын чукындыру нәтиҗәсе (1750—1762 еллар)

 
 

Унсигезенче гасырның алтмышынчы елларында чукындыру кантуры оештырган миссионерлык эшендә йомшаклылык сизелә, мөселманнарны һәм мәҗүси халыкларны православие диненә тарту буенча яңа омтылышлар күренми.

Шулай да татарларны христианлаштыруда ул заманда да көчләү кулланылган. Бу хакта янә бер мисал. Бу хәл Казан өязендә Нугай даругасының Акташ авылында 1760 елның башында була. Авылга поп Василий Иванов җитәкчелегендә Яңа керәшен кантурыннан ике солдат, керәшен-татарлары Александр Степанов һәм аның туганы Андрей Лукин килеп төшәләр. Башта авыл халкын христиан динен кабул итәргә үгетли башлыйлар. Чукынырга теләүчеләр табылмагач, халыкны камчы белән кыйнап та алалар. Тегермән янында елгада өч мәртәбә чумдырып, 12 кешене чукындыралар. Чукынучылар арасында Урка Аиткулова һәм аның кечкенә малае да була. Көчләп чукындырылган татарлар сенат исеменә хат язалар. Сенат бу хәлне тикшереп, «о нечинении иноверцам к принятию православной веры принуждения» дип указ чыгару белән чикләнә.

Бу вакытта инде мәҗүсиләрнең күбесе чукынган була, мөселманнарны көчләү исә әлләни нәтиҗә бирми. Патша тәхетенә Екатерина утыру да бу вәзгыятькә тәэсир иткәндер, мөгаен.

Лука Канашевич — Аксак Каратун

Казан епархиясенең епискобы Лука Канашевич халкыбыз хәтеренә хәзерге көнгә кадәр Аксак Каратун исеме белән кереп калган. 1738 елдан 1755 елның ахырына кадәр урыс булмаган халыкларны дини һәм милли эзәрлекләү, корал һәм камчы ярдәмендә православие диненә дүндерү, аларны көчләп чукындыруда иң мөһим, төп рольне уйнаган бу зат татар тарихында аерым урын биләп тора.

Данлыклы миссионерның кылган үзенчәлекле гамәлләрен тәфсилләп күрсәтер алдыннан бер искәрмә биреп китү зарур. Күп кенә тарихи язмаларда Лука Канашевич ялгыш Яңа чукындыру кантуры җитәкчесе итеп күрсәтелә. Бу дөрес түгел, күп китап-мәкаләләргә кергән уйдырма гына. Казан епархиясенең җитәкчесе, ягъни епискобы булган Лука атакай Яңа керәшен кантуры белән турыдан-туры җитәкчелек итмәгән, ул Зөядәге Богородицки монастыреның архимандриты булмаган. Казан епархиясе җирләрендә урнашкан Зөя монастыре, Яңа чукындыру кантуры миссионерлары, епископның кыйммәтле киңәшләрен тыңлап, «изге эш» алып барганнар.

Казан епискобы Луканың (Конашевич Лаврентий Кононович) туган елы һәм чыгышы билгесез. Конашевич Украинада шактый таралган Конон исеменнән ясалган фамилия булырга мөмкин. XVIII гасыр документларында Лука фамилиясе Конашевич түгел, Канашевич дип язылган, һәм без аны шулай кулланабыз. 1724 елны ул мәшһүр Киев академиясен тәмамлый һәм биредә укытучы итеп калдырыла. Ул заманда бу дини уку йорты Русиядә православие руханиларын хәзерләү буенча иң мәртәбәледән саналган. Шуңа күрәдер, Идел буендагы иң данлыклы миссионерлар да гадәттә Киевта белем алганнар. 1725 елда монахлык кабул итеп, Киев шәһәрендә урнашкан София монастырендә бераз хезмәт иткәннән соң, Мәскәүгә Киев епархиясе вәкиле итеп җибәрелә. 1728 елдан Мәскәү академиясендәге башлангыч классларга укытучы итеп билгеләнә. Санкт-Петербургта дворян балалары өчен махсус ачылган кадет корпусына иеромонах итеп куела. Башкалада хезмәт иткәндә үк ул миссионерлык эше белән кызыксына, мөселманнарны, мәҗүсиләрне, чит ил гражданнарын урыс диненә күчерүдә катнаша. Бу хакта берничә мисал китерик. Санкт-Петербург тирәсендә артиллериядә хезмәт иткән Енидеев фамилияле бер татар 1732 елда православие диненә күчәргә теләк белдерә. Изге синод аны, православие диненең нигезләре белән таныштыру өчен, Лука Канашевич янына озата. Канашевич биредә беренче мәртәбә татар кешесе белән очраша һәм аңа православие дине нигезләрен өйрәтә. Енидеевны Санкт-Петербург каласының үзәгендә урнашкан Исаак соборы протопобы Иосиф Чедневский 1732 елның 25 октябрендә чукындыра һәм аңарга Дмитрий дигән исем куша. Лука Канашевичның 1734 елда француз Мелардны һәм ике японны православие диненә күчерүе дә билгеле. Шул ук елның 16 мартында ул чирмеш Еремей Ильмюшкинны, чуаш Андрей Индиряковны, татар Салит Ахтяуловны чукындыра. Христиан дине нигезләре белән таныштырганнан соң, 1735 елның 24 апрелендә тышкы эшләр коллегиясе тәрҗемәчесе Мостафа Турчаниновны чукындыра. 1756 елны шушы Мостафа-Александр Турчанинов Санкт-Петербургта Петропавел крепостенда Яшерен кәнсәләрдә Батырша мулладан сорау алганда тәрҗемәче була.

1735 елның 20 октябрендә Лука Канашевич, кадет корпусындагы эшен дәвам итүгә карамастан, Мәскәү кирмәнендә урнашкан Симонов монастыре архимандриты итеп, 1737 елның 28 сентябрендә исә Устюг епархиясе епископы итеп билгеләнә. Тик ул биредә 8 ай гына эшләп кала, 1738 елның 9 мартында аны Казанга күчерү турында указ кабул ителә. Ул Казанга июль аенда килә һәм унҗиде ел буена, 1755 елның көзенә кадәр Русиядәге иң зур епархияне җитәкли, Идел буендагы урыс булмаган халыкларны күпләп көчләп чукындыру буенча зур эш алып бара.

Ул бигрәк тә Казанда православие дине тулаем җиңеп, аны урыс шәһәренә әйләндерү өчен тырыша. Лука Казанга килү белән урыс булмаган халыклар арасында миссионерлык күбрәк дингә үгетләп түгел, ә административ басым, көч кулланып тормышка ашырыла башлый. Аксак Каратун Казанны урыс шәһәре итү өчен шактый гамәлләр кыла. Моның өчен ул 1749 елның 3 маенда шәһәрдәге зур янгыннан оста файдалана. Татар бистәсендә башланган бу янгын тиз арада бөтен шәһәргә диярлек тарала һәм бик күп чиркәүләрне, торак йортларны юкка чыгара. Кремльдә генә дә Спас-Преображение һәм Троицк монастырьлары, Вознесение чиркәве, губернатор йорты, архивы белән губерния кәнсәләре һәм башка биналар янып көлгә әйләнә. Янгын башлануда гаепләп, Лука атакай 900 татарны бистәдән куарга һәм алар урынына урысларны күчереп утыртырга дип сенатка тәкъдим ясый. 17 майда ук, татарларны бистәдән куар алдыннан, Лука атакай тәкъдиме белән бистә уртасына тәре-хач утыртыла һәм биредә 8 ноябрьдә Захарий һәм Елизавета исемендәге чиркәү нигезе салына, һәм ул чиркәү тиз арада төзеп тә куела. Ул замандагы кануннар нигезендә чиркәү булган урында мәчет төзергә рөхсәт булмаган. Шуңа күрә, татар имамнары һәм морзалары Иске татар бистәсендә мәчет салуга рөхсәтне 1767 елда Әби патшаның үзеннән алырга мәҗбүр булалар. Алланың рәхмәте, ашык-пошык салынган чиркәүнең гомере озын булмый — 1825 елда, Русия патшасы Александр I Казанга килер алдыннан, ярым җимерек чиркәү урыны бөтенләй чистартып куела. Ә татарларны бистәдән куу мәсьәләсенә килгәндә, Лука Канашевич күпме генә тырышса да, аларны биредән куып чыгара алмый, гәрчә берничә татар гаиләсен урыслар яшәгән Поповка авылы янында Яңа татар бистәсенә нигез салырга мәҗбүр итсә дә.

Лука тырышлыгы белән Казанда, хәзерге Кремль урамында, Казан университетының геология факультеты булган бина салынып, биредә Казан семинариясе урнаштырыла. Ул Киев академиясеннән укытучылар чакыртып ала. Бу елларда Казан семинариясе дин әһелләрен хәзерләү буенча уку йортлары арасында Киев һәм Мәскәү академияләреннән кала өченче урында исәпләнә.

Лука Канашевич Идел буе халыкларын православие дине традицияләре буенча тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән төрле төбәкләрдә чукынганнар өчен 4 керәшен мәктәбе ачыла, 1754 елда исә ул дүрт мәктәптәге барлык укучыларны Татар бистәсендә махсус төзелгән мәктәпкә күчерә. Биредә 200 бала белем ала торган мәктәп комплексы ачыла һәм ул XVIII гасыр ахырына кадәр үз эшен дәвам итә. Менә шушы керәшен мәктәбен тәмамлаган руханилар чукынган татарларны, чуашларны, мариларны, удмуртларны һәм мордваларны ана телендә православие динендә тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.

Канашевич миссионерлык эшенә барлык көчен биреп, барча мөселман һәм мәҗүсиләрне православие диненә күчерергә һәм аларны чын урыска әйләндерергә тырыша. Тик ул кулланган ысуллар рухани-түрәләр тарафыннан да бик хупланмаган бугай, чөнки ул Казанга епископ булып килә, епископ булып китә. Ә бит Казан руханилары 1749 елның 22 июлендә синодка Лука Канашевичның миссионерлык эшендәге уңышларын, керәшен мәктәпләре, чиркәүләр төзүдә тырышлыгын исәпкә алып, аңарга— митрополит, анысы булмаса, архиепископ исемен бирүне сорыйлар. Тик бу хат эзсез югала, данлыклы миссионер дәрәҗәле исем ала алмый.

Татар халкы хәтерендә сакланган риваятьләрнең берсендә Лука Канашевич хакында мондый кызык юллар бар: «Күп еллар элек, Казанда мәчетләр булмаганда, урыс патшасы мәчет төзергә рөхсәт бирмәгән чорда, мөселманнар өйләрендә генә дога кылырга мәҗбүр булалар. Шул чорда Казанда бер архиерей яши. Ул бөтен татарны урыслаштырмакчы була. Ул күп кенә татарга урысларның кара чапанын һәм ыштанын кидертә, күп кенә мөселманны чукындыра. Татарларның теләген исәпкә алмыйча, архиерей аларны урыс итмәкче була дип татарлар министрларга хәбәр итәләр. Министрлар архиерейны ачуланалар һәм Себергә сөргенгә сөрәләр». Риваятьнең икенче вариантында Лука Канашевичны Казаннан Зөядәге монастырьга сөргенгә озаталар. Күп кенә мөселманнар аны коточкыч хәлдә күрәләр. Монастырь ишек алдында ул тузып ертылып беткән киемдә, муены борылып артка карап йөри икән. Бу риваятьнең өченче варианты да бар, анда Аксак Каратун болай сурәтләнә: «Аксак Каратун Зөя монастыренда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәре әйләнеп вафат булмышдыр. Безнең бистә халкы Мәкәрҗәгә барганда монастырь ишек алдында койма ярыгыннан карарлар икән. Аксак Каратун һаман арлы-бирле шунда йөрер икән; йөзе тискәре килгән икән. Патшаның әмере белән Аксак Каратунны төшереп монастырьга куйганнан соң, мөселманнар бераз иркенләп, йортлар һәм мәчетләр сала башлаганнар».

Шулай итеп, халык хәтерендә Лука Канашевичның миссионерлык хезмәте үзенчәлекле тасвирлана. Әлбәттә, мөселманнарны рухи эзәрлекләү, көчләп чукындыру өчен ул җавапка тартылмый. Шулай да, Батырша восстаниесе сабакларын искә алып, 1755 елның 9 октябрендә аны Казаннан Белгород епархиясенә күчерәләр һәм ул биредә 1758 елның 1 гыйнварында вафат булганчы җитәкче булып эшли.

Борис Ярцев — күренекле күчерүче

Керәшеннәрне һәм мөселман-татарларны туган авылларыннан икенче урынга күчерү христианлаштыру чорында бик мөһим урын алып торган һәм ул чукынучылар саны үсүгә нык тәэсир иткән. Күчерү ысулы православие динен кабул итүдән баш тарткан мөселманнарга каршы бигрәк тә еш кулланылган. Мохтаҗлык кына татарларны дин алыштырырга мәҗбүр иткәнен белгән миссионерлар элек яшәгән урыннан башка урынга күчереп утыртуны бик яхшы файдаланганнар. Синод тарафыннан кабул ителгән бер документта мондый сүзләр бар: «... селить из новокрещен только из татар, а других из разных вер крещеных таковой турбации не чинить, дабы де им, яко простому народу, в крещении препятствия не учинить, ибо-де в преданном им законе дальнего заблуждения в них не находится, а из махометанского-де закона своею волею б к призыванию и увещанию, кроме приключившейся нужды, ко святому крещению не приходят, не как де прочии беззаконные язычники, простой и подлый народ».

Туган илен, туган авылын яраткан, йорт-хуҗалыгын төзек, матур итеп тоту өчен тырышкан татарларның йортларын, җир биләмәләрен калдырып икенче урынга күчеп китәргә теләмичә православие динен кабул итәргә ризалашырга мәҗбүр булырлар дигән фикер миссионерларда юкка гына тумаган. Әлбәттә, яңа урынга күчереп утыртуны, бигрәк тә урыс авылларына, православие дине белән тизрәк таныштыру һәм урыс халкы белән тизрәк кушылу ысулы итеп тә караганнар.

Керәшен кантурында 1742 — 49 елларда күчереп утырту мәсьәләсе белән дворяннардан Борис Ярцев шөгыльләнә. Ул күп еллар кавалериядә хезмәт итеп, поручик дәрәҗәсен алып отставкага китә, 1738 елны Зөя шәһәре воеводасы итеп билгеләнә. Миссионерлык үзәге булган Зөядәге воевода башка диндәгеләрне чукындыруда да бик теләп катнашуын искә алып шушы эшкә билгеләнә дә инде. Сенат кабул иткән инструкция буенча Борис Ярцев чукынганнарны төрле кыерсытулардан сакларга, керәшеннәр өчен чиркәүләр төзергә, православие динен яхшы тоткан керәшеннәрне вакытында бүләкләргә, мәчетләр җимерүнең ничек баруын күзәтергә, ислам динен тарату очрагын булдырмаска, керәшеннәргә льгота бирүне, чиркәүгә килеп дога кылуны, дини бәйрәмнәрдә катнашуны күзәтеп торырга тиеш була. Ә керәшеннәрне элек христиан динен кабул иткәннәр янына яисә урыс авылларына күчереп утырту карала. Күргәнегезчә, Борис Ярцевның вазифалары миссионерларныкыннан аерылмый диярлек.

Борис Ярцев күчереп утырту кагыйдәләрен тормышка ашырганда башта ук керәшеннәр тарафыннан зур каршылыкка очрый. Керәшеннәр үз авылларыннан башка урынга күчеп китәргә риза булмыйлар. 1742 елда ук Борис Ярцев керәшеннәрнең туган авылларын, йортларын ташлап урыс авылларына, Саратов һәм Царицын арасына күчәргә теләмәгәннәрен танырга мәҗбүр була һәм керәшеннәр булган авыллардан мөселман татарларны күчереп утырту турында сенат указы чыгарта.

Борис Ярцев керәшеннәрне иң башта урыс авылларына күчерергә тырышса да, алар арасында мондыйлар табылмый. Без дә керәшеннәрнең урыс авылына күчеп килүе хакында архивта документлар әлегә тапмадык. Киресенчә, православиене кабул иткән татарларның элек чукындырылган татарлар яшәгән авылларга күчеп утыруы турында шактый документ Татарстан Республикасы милли архивында сакланган. Ул хакта берничә мисал: Казан өязе Сасна авылыннан чукынгач Мирон Осипов дип исемләнгән керәшен Евмений Скаловский карары белән Кушкет авылына 1755 елда күчерелә һәм керәшен кызы Марина Семеновага өйләнә; Уры авылыннан Сәгыйть Сәгыйтов (чукынгач Савелий Дмитриев) булып теркәлгән Чепья авылына күчерелә һәм дә керәшенгә өйләнә; Мортыш-Тамак авылындагы Алексей Иванов Шәле авылына күчерелә һәм керәшен Окулина Моисеевнага өйләнә.

1762 елда үткәрелгән халык санын алу материалларын өйрәнгәндә дә шуңа игътибар итәсең — рекрут булудан котылу максаты белән христиан динен кабул иткән татар егетләре керәшен авылларына күчерелгәннәр һәм анда керәшен кызларына өйләнгәннәр. Тагын шунысы кызык: гаилә корган егетләрдән хатыннары 5-6 яшькә олырак. Монысы да яхшы аңлашыла, чөнки ул заманда рекрут итеп 12-15 яшьлек балаларны да армиягә алганнар, ә кияүгә чыкканда керәшен кызлары балигъ булырга тиеш булган. Димәк, бу егетләрнең хәләл җәфетләре хатын гына түгел, ә дини тәрбияче вазифасын да үтәгәннәр. Миссионерлары менә шундый оригиналь ысул белән татарны православ динендә тәрбияләгәннәр.

Керәшеннәрне күчереп утырту, аларны мөселманнардан кыерсытудан саклау, мәҗүсиләр арасында уңышлы православие динен таратуны тирәнтен анализлаганнан соң Борис Ярцев 1744 елның яз айларында сенат һәм синод исеменә махсус хат юллый. Аның фикеренчә, христиан динен таратудагы төп кимчелек— православие динен кабул итмәүчеләрнең керәшеннәрне кыерсытуы. Алпавытлар да крепостной дәрәҗәсендә булганнар, христиан динен кабул итүгә карамастан, коллыктан азат ителми, төрле сәбәп табып төрмәгә утыртыла, олаучылыкка түләмичә тартыла, салымнан азат ителми, рекрутлыкка алына, алар өстеннән уйлап чыгарылган шикаятъләр языла. Мондый кимчелекләрдән арыну өчен ул түбәндәге чараларны тәкъдим итә:

— керәшеннәр булган урыннарда вулыс старшиналарын һәм йөзбашларны керәшеннәрдән генә билгеләргә һәм алар күршеләре арасында килеп чыккан аңлашылмаучылыкны җайга салырга тиешләр;

— керәшеннәрне кыерсытудан саклау өчен дворяннардан махсус управитель билгеләргә.

Сенат, бу тәкъдимнәрне урынлы булуын аңлап, Борис Ярцевны Санкт-Петербургка чакырып ала. Борис Ярцевның чыгышын тыңлаганнан соң, тәкъдимнәр кабул ителә. Шуңа өстәп керәшеннәрне кыерсытудан саклап күчереп утырту өчен Казан һәм Нижгар губерналарында өлкән офицерлардан берәр кеше, аның үзен саклар өчен 12 солдат һәм бер капрал билгеләнә. Воронеж губернасы Казаннан ерак булганлыктан, Борис Ярцевка һәрвакыт шунда яшәргә кушыла. Ярцевның ярдәмчесе итеп Цивил шәһәре дворяннарыннан чуаш телен белгән Андрей Завадский, Шацкидан Петр Антонов һәм Иван Оленин билгеләнәләр. Алар 1749 елда синод тарафыннан йөкләнгән вазифаларны яхшы үтәгән өчен бүләкләнәләр.

Борис Ярцев тәкъдиме белән 1743 елның 26 июлендә сенат «О принятии Новокрещенской конторой мер к целесообразному расселению новокрещеных инородцев Уфимской губернии» дигән указ кабул итә. Указ Ырынбур каласы тирәсендәге Сакмар шәһәрчегеннән алып Карабаш авылына кадәр Яңа Мәскәү тракты буена керәшеннәр өчен аерым авыллар, ә авылларда чиркәүләр төзергә боера. Бигрәк тә бирегә Иван Грозный заманында ук чукындырылып та православие динен үзләштермәгән татарларны күчереп утырту карала. Татарстан Республикасында Абрамовка, Кәләй, Илтен-Бута, Түбән Абдул исемле керәшен авыллары нәкъ шушы указны тормышка ашырган вакытта пәйда була да инде.

Керәшеннәрне күчереп утырту буенча уңышлы проект дип Нугайбәк кирмәненә һәм аның тирәсендә 10 авылга күчерүне атап булыр иде. Бирегә күчерелгән татарларны казак сословиесына язу 1736 елдан башланса да, 1740нчы елларда гына чын-чынлап гамәлгә ашырыла. Биредә башта чиркәү булмаган, керәшеннәрне дингә священник өйрәткән. Нугайбәктә һәм Бакалы авылында 1746 елда чиркәү дә төзелгәч, татарларга дини тәрбия бирү тагын да көчәя. Бирегә Казан артында чукындырылган татарлар белән беррәттән ислам илләреннән Русия мәмләкәтенә килеп урнашырга теләгән чукынган фарсыларны, әфганнарны, гарәпләрне, бохаралыларны, каракалпакларны күчерәләр. Алар әкренләп татар телен үзләштереп, керәшен татарлар булып китәләр.

1768 елда Нугайбәктә казак хезмәтендә 450 урыс һәм 685 чукындырылган мөселман була. Тик аларның күбесе христиан булып исәпләнә генә. Шулай да бирегә күчерелгән керәшеннәр белән системалы дини эш алып бару, казак сословиесенә күчерү һәм һәрвакыт урыслар белән аралашып яшәү нугайбәкләр дип аталган керәшеннәр формалашуга китерә.

Борис Ярцев керәшеннәрне бүтән урынга күчереп утырту белән бергә турыдан-туры чукындыру белән дә шөгыльләнгән. Кулланган ысулларын аңлар өчен бер мисал китерик. Бу— Тамбов провинциясенең Югары Лом өязендәге Решетино авылында 1744 елның 13 июлендә булган хәл. Гадәттә миссионерлар командасы белән очрашу өчен берничә авыл халкын бергә җыя торган булганнар. Бу авылга да тирә-як салалардан 500ләп татар чукындыру турындагы указны тыңлар өчен җыела. Борис Ярцев, 1740 елның 11 сентябрь указын халык алдында укыгачтын, басып тыңлап торган татарлардан «Кайсыгыз беренче булып чукына?» дип сорый. Тик җыелган татар арасында чукынырга теләк белдерүче табылмый. Киресенчә, алар бердәм рәвештә «Чукынмыйбыз!» дип җавап бирәләр. Моның белән килешергә теләмәгән миссионерлар башта авыл старостасын халык алдында эскәмиягә сузып салып, камчы белән кыйный башлыйлар. Камчы башка татарларга да эләгә. Тик шунда чыгырдан чыккан татарлар миссионер командасын саклап торган солдатларның үзләрен кыйнап ташлыйлар.

Ярцев шикаяте нигезендә Югары Лом өяз кәнсәләре 12 татардан сорау алып тикшерү үткәрә. Тикшерү вакытында татарлар Ярцевны ачуланмадык, солдатларны да кыйнарга теләмәгән идек, миссионерларның камчы белән кешеләргә сугуы гына солдатларны кыйнарга сәбәп булды дип аңлатырга тырышканнар. Тик бу авыл татарларына чукындыру өчен басым ясау алга таба да дәвам итә. Моңа түзә алмаган, чукынырга теләмәгән авыл кешеләре Тамбов якларыннан Ык буена, хәзерге Азнакай районы Илбәк авылына күчеп китәргә мәҗбүр булалар.

1749 елны Борис Ярцев, авырганлыктан, бу эштән азат ителә һәм аның урынына элек ярдәмчесе булып эшләгән Федор Вячеслов исемле кеше куела һәм ул вазифаларны ун ел дәверендә тырышып башкара. Тик бу юнәлештә әлләни зур казанышларга ирешә алмый, чөнки Батырша восстаниесе тәэсирендә татарларны үз авылларыннан икенче урынга күчерү тыелган була. Элегрәк, 1751 елның 7 августында, Федор Вячесловка дини эшләр буенча сенатны борчымагыз дигән указ тапшырылу да аның активлыгын чикләгәндер, күрәсең.

Көчләп чукындыру сәясәтен тормышка ашыру Идел буенда яшәгән татарларны миссионерлар күрсәткән урынга түгел, ә бәлки Урал, Себер якларына күчеп китәргә мәҗбүр итә. 1762 елда үткәрелгән халык санын алу вакытында Казан губернасында яшәгән 42185 ир-атның кайда икәнлеген ачыклый алмаганнар. Татарларның көнчыгышка качып китүе Казан губернасында татарлар санын шактый киметә. Элек Казан губернасы халкы арасында татарлар 22,2 процент тәшкил итсә, 1762 елда бу күрсәткеч 20,1гә кадәр кими. Татарлар саны арткан урыннар да бар. Бу бигрәк тә Уфа, Минзәлә, Бөгелмә, Ырынбур өязләре.

Яңа керәшен кантурын ябу

Екатерина II тәхеткә утыргач, Русия дәүләтендә ислам диненә мөнәсәбәт әкренләп уңай якка үзгәрә башлый. Әлеге үзгәрешнең нигезендә— мөселманнарның дини кысуга каршы, мөселманча яшәү өчен фидаи көрәше. Бу хәл миссионерлыкны да киметүгә китерә. 1762 елның 25 июлендә Казан епархиясе җитәкчесе итеп күпләп чукындыруны башлап йөрүчеләрдән булган Василий Пуцек-Григорович билгеләнә. Бу вакытта Идел буенда христианлаштыру процессы төгәлләнеп килә. Мәҗүсиләр инде тулаем чукындырылган диярлек. Миссионерлар да, дәүләт эшлеклеләре дә мөселманнарны көчләп чукындырып булмаганлыгын төшенгәнлектән, ислам динен инде Русия дәүләтенең куәтен күтәрү өчен файдаланырга телиләр.

1764 елның 6 апрелендә Яңа керәшен кантурын ябу турында сенат указ кабул итә. Указ нигезендә кантур эше туктатыла, башка диндәгеләрдән чукынганнар өчен салым түләтү, рекрут итеп алу, рекрутлыкка өстәмә акча җыю бетерелә, керәшен татарлар дәүләт крестьяннары сословиесенә теркәлә, кантур хезмәткәрләре, офицерлар килгән урыннарына кире кайтарылалар.

Шушы указ яңа керәшен һәм иске керәшен төшенчәсенә дә ачыклык кертә. Әйтергә кирәк, керәшеннәрнең барлыкка килүе хакында әлегә кадәр бәхәсләр бара. Тик ул бәхәсләрнең тарихи нигезе юк, алар үткәнне белергә теләмәгәнлектән генә хәзерге көнгә кадәр яши бирә. Менә шушы указ «яңа керәшен» дип православие динен беренче ревизиядән соң (1720 елларда Русиядә беренче халык санын алу шулай дип аталган) кабул иткәннәрне, ә «иске керәшен» дип моңа кадәр кабул итүчеләрне атый. Указ бу мәсьәләгә ачыклык кертсә дә, чынбарлыкта яңа һәм иске керәшеннәр бер авылда яшәгәнлектән, бер-берсе белән туганлашып-буталып бетәләр һәм алар арасында аерма юкка чыга диярлек. Шуңа күрә хәзерге керәшеннәр үзләрен бик борынгы чорда, кайберләре Иван Грозный заманында, ә кайберләре хәтта аңа кадәр үк христиан динен кабул иткән дип уйлыйлар.

Указ Яңа керәшен кантурын япса да, христианлаштыру буенча миссионерлык эшен бөтенләй юкка чыгармый, аны бары урындагы епархияләргә генә тапшыра. Казан епархиясендә— өч, Тобол, Иркут, Тамбов епархияләрендә— икешәр, Нижгар, Вятка, Рязан, Әстерхан епархияләрендә берәр дингә өндәүче (проповедник) билгеләнә. Анна Иоанновнаның 1740 елның 11 сентябрендә чыгарылган указы нигезендә алар миссионерлык хезмәтен алып барырга тиеш булалар.

 

Кантур җитәкчеләре

Еллар

Православиегә күчүчеләр саны

Ул еллардагы уртача сан

Алексий Раифский

1731-1738

2140

267,5

Димитрий Сеченов

1739-1742

22031

5507,7

Сильвестр Гловацкий

1742-1749

268326

38332,3

Евмений Скаловский

1750-1761

69924

5378,8

 

Яңа керәшен кантуры эшенә йомгак ясаганда мондый нәтиҗәгә килеп булыр иде. Хакимият белән бергә эш алып барган миссионерлар нәкь менә шушы елларда урыс булмаган халыкларны христианлаштыруда моңарчы күрелмәгән нәтиҗәгә ирешәләр. 33 ел дәвамында православие динен кабул итүчеләр саны 384226 җитә; (алар арасында татарлар— 12699 кеше). Иң күбе — 277326 кеше — 1743-1749 елларда православиегә күчә. Яңа керәшен кантурының иң нәтиҗәле эше дә шушы елларга туры килә. Бу— Лука Канашевич, Димитрий Сеченов, Вениамин Пуцек-Григорович, Давидовлар, Сильвестр Гловацкий, Иоанн Орловский, Евмений Скаловский кебек миссионерларның тырышлык нәтиҗәсе.

Югарыдагы таблица Яңа керәшен кантуры ирешкән «уңышларны» күрсәтә. Дүрт җитәкче арасыннан эшенең нәтиҗәлелеге белән Сильвестр Гловацкий аерылып тора. Күптән куелган ямьсез максатка ирешү юнәлешендәге бу нәтиҗәне дәүләтнең һәм православие миссионерларының триумфы дип карау дөрес булыр.

Башка диннәрне бетереп, Русияне бер динле православие дәүләтенә әверелдерүне максат итеп куйган күпләп христианлаштыру сәясәтен гамәлгә ашыру мөселманнарда табигый ризасызлык тудыра, күпләрдә нәфрәт уята. Халыкның мондый сәясәткә каршы көрәше Уфа өязендә 1755 елда Батырша мулла восстаниесе белән тәмамлана. Шушы восстание нәтиҗәсендә керәшеннәр өчен өстәмә салым, рекрут җыю туктатыла, җимерелгән мәчетләр урынына яңаларын салырга рөхсәт бирелә, иң явыз миссионерлардан Лука Канашевич һәм Сильвестр Гловацкий эшеннән азат ителәләр.

Хакимият белән бергә Яңа керәшен кантуры миссионерларының төп нәтиҗәсе — бер тамырдан яралган татар халкын дин ягыннан мөселманнарга һәм дә керәшен татарларга бүлү. Гасырлар дәвамында бүлү һәм хакимлек итү лозунгысын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бердәм генетик тамырлы татар ике дини халәттә кала һәм бер халыкта ике дин — ислам һәм христиан кыйммәтләренә нигезләнгән рухи мәдәният формалаша башлый. Ә Яңа керәшен кантурын ябу Русия дәүләтендә ислам диненең рәсми рәвештә танылган дингә әверелүе юлында бер адым ул.

Татар халкы ислам динен һәм халык буларак үзен саклап калу өчен барган фидаи көрәштә җиңеп чыга дип нәтиҗә ясау да дөрес булыр. Иң авыр елларда да ул төшенкелеккә бирелмәгән, мөселманлыктан ваз кичмичә, яшерен рәвештә мәчетләр төзегән, үз динен тоткан, исламга тугры булып калган. Миссионерларга каршы көрәш елларында ислам куәтләнә, мәҗүсилек калдыкларыннан чистара. Дини кысу кими төшүгә керәшен татарлары яңадан ислам диненә күпләп кайта башлый, һәм бу процесс XVIII гасыр башында башланып 1905 елга кадәр, Русиядә вөҗдан иреге игълан иткәнче бара. 


Фәйзелхак ИСЛАЕВ
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»