поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.12.2012 Юмор

Батулла мелла хикәятләре

Комган

 

Шантыйны партиядән чыгардылар. Каян белгән парторг Кутыр Гафи, каян белгән райком секретаре Кырчын Далашев Шантыйның сөннәткә утырганын. Шантыйның әбисе оныгының теңкәсенә тиеп бетте: адәм көлкесе, әстәгъфирулла, шушы яшькә җитеп, һаман сөннәтсез йөрисең, сиңа тавык суярга да ярамый. Мин үлгәнче сөннәткә утырмасаң, бәхил түгел, диде.

 

— Әби, мин партийный бит, миңа ярамый! – дип караса да, әби каты торды: – Бу атнаны сөннәтчегә барасың!

 

Якын-тирәдә генә сөннәтчесе дә юк бит әле аның. Шантый мал духтыры, аръякның исерек Турак янына китте. Исерек Турак ара-тирә сөннәтче вазифаларын да башкара иде. Шантыйдан бер литр аракы, бер түтәрәм каз алгач, егерме биш яшьлек Шантыйны яткызып, Турак сөннәт ясады.

 

Шәп булды. Бот арасы чәнчешсә дә, Шантый ашыгып, өенә кайтып:

 

— Әби, мин сөннәтле, мин тавыкларны үзем суячакмын! – дип сөрән салды.

 

Өйдә бәйрәм булды. Сөннәтне шәпләп юдылар.

 

Икенче көнне үк парторг Кутыр Гафине, Шантыйны райкомга чакырттылар да келәм башына бастырдылар. Сорау алу башланды. Ике потлы гер чаклы йодрыгы белән секретарь Кырчын Далашев ялтыравыклы өстәл почмагына сукты, почмак кителеп төште.

 

— Скандал! – дип кычкырды Кырчын. – Коммунистлар партиясе члены сөннәткә утырсын, имеш! Хакмы бу эш?

 

Шантый ыкы-мыкы килә башлады.

 

— Хак! – диде парторг Кутыр. – Турларыннан узганда үзем ишеттем: мин сөннәтле, тавыкларны үзем суям, диде.

 

Кутыр сүзенә генә ышанмыйча, секретарь әйтте:

 

— Ышанычлы булсын, күрсәт! – диде.

 

Бичара Шантый бюро членнары алдында чалбарын төшерергә мәҗбүр иде.

 

— Сөннәтле кешегә КПССта урын юк! – дип Шантыйны партиядән чыгарып аттылар.

 

Фаҗига иде бу Шантый өчен. Бетте карьера. Бетте тормыш. Партиядән чыгарылу ул партиясез булуга караганда да куркынычрак иде. Партиядән чыгарылганнарга караш төрмәдән чыккан кешегә караганда да тискәре иде. Әллә урманга менеп, агачка асылыныйммы, дигәндә аңа дусты Сырлан очрады.

 

— Бик бетерешмә әле син, ахир! – диде Сырлан. – Баш ватылып, күз чыкмаган, син сөннәтеңне кире кайтар, кире кайтарсаң, партиягә кире алачаклар.

 

— Тик сөннәтне ничек кайтарырга соң? – диде аптыраган Шантый.

 

Сырлан тагын әйтте:

 

— Турак синең кисеп ташлаган өлешен тегеп куйсын! Бетте-китте.

 

Шантый исерек Турак янына китте.

 

— Каян табыйм инде мин синең ул нәстәңне? – диде Турак. – Мин аны тиреслеккә чыгарып аткан идем, карга-козгын алып китмәгән булса...

 

Айнымас Турак чүплектә казына башлады, ләкин Шантыйның сөннәт тиресен табалмады. Шулай да ул кичә генә үлгән әтәч мәетен күреп шатланып куйды.

 

— Ярамаган тагын, шушы әтәч кикриген тегеп куярмын! – дип пәкесе белән әтәч кикриген кисеп, өйгә алып керде.

 

— Ят! – дип кычкырды хуҗа.

 

Шантый ятты. Операция уңышлы узды. Тагын бер литр аракы, тагын бер түтәрәм каз Турак өендә калды.

 

Икенче көнне Шантыйны дусты Сырлан райкомга алып китте. Шантыйның гаризасын алып, шаһитләрне чакырып, янә бюро утырышы булды. Гаделлек җиңде. Шантыйның чалбарын тагын төшертеп, сөннәтенең кире кайтканлыгын күреп, партиягә яңадан алдылар.

 

Эшләр худта. Шантыйның әтәче иртә-кич гел кычкыра торганга әйләнде. Хатын-кызлар да Шантыйга ныграк тартыла башлады кебек. Ләкин парторг Кутыр Шантыйны тагын парткомга чакыртты. Бу юлы Шантыйның персональ эше каралачагын әйтте. Тагын партбюро җыйдылар, сүзне парторг Кутыр башлады:

 

— Җә, иптәшләр, җыелышып беттек, башлыйк.

 

Президиум әгъзалары үзара пышылдашып алды.

 

— Димәк, башлыйбыз! – диде парторг. — Бүгенге көн тәртибендә коммунист Шантый Жумбавызның шәхси эше карала. Сөйлә, Колатун!

 

Колатун Куштан кирәкмәсә дә тамак кырыштыргалап, язганнарын укый башлады.

 

— Менә, ни... иптәшләр, нәрсә дип әйтием, иеме, кых... иптәшләр аны ни... яшереп торасы юк иеме... кых... – Колатун графиннан стаканга су агызып, йотып куйды. – Көпә-көндез булган хәлләр инде, иптәшләр, һич кенә дә гафу ителә торган эш түгел, иптәшләр, бу безнең коммунистик әхлакка туры килми, ие... ни... Бу — Шантый Жумбавызның иң зур җинаяте, котчыккыч әхлаксызлыгы, әгәр дә ул һаман да шулай җәзасыз калса, башкалар да аннан күреп, аныңча эшли башласалар, кая китә ул, иптәшләр, ие... Моңа кадәр дә Шантый җинаять өстендә тотылып, бер котылган иде. Мин, иптәшләр, җинаятьчене бу юлы катгый җәзага тартырга, күргәзмә хөкем итәргә тәкъдим ясыйм, башкаларга да сабак булсын.

 

Парторг Кутырның көр тавышы яңгырады:

 

— Колатун, турысын әйтеп сүлә! – диде Кутыр. — Шартлатып әйт, башка иптәшләр дә аңлап калсын!

 

Колатун Куштан тагын тамак кырды:

 

— Кыхым, әйтәм, иптәшләр, әйтәм, шартлатып әйтәм бу җүнсезнең җинаятен. Без бөтен көчебезне, вакытыбызны кызганмыйча, фидакарьләрчә батырлык белән халык зиһенен томалап торучы агу булган дингә каршы көрәшәбез, гореф-гадәтләрне, хорафатларны, төрле ырымнарны төбе-тамыры белән йолкып алу өчен күпме еллар мәшгульбез, иптәшләр, ә арабызда бар шундый элементлар, ул элементлар безнең изге эшебезгә аяк чалалар, иптәшләр: менә бу кабахәт Шантый Жумбавыз – шул корткыч элементларның берсе. Мин аның белән күрше булып өч ай ярым тордым, иеме... кыхым... шул өч ай ярым дәверендә мин аның һәр адымын күзәтеп, язып, фотога төшерә бардым... Ул... ул... әйтергә генә оят... юк, телем әйләнми, иптәшләр...

 

Колатун Куштан сүзен өзде. Парторг аягүрә басты:

 

— Әйт, Колатун, гадел хөкем өчен дөреслекне әйт. Әйтергә оят булса да әйт!

 

Колатун тирән сулыш алып әйтте:

 

— Шантый Жумбавыз, иптәшләр, бәдрәфкә, әбрәкәйгә чыккан саен тәһарәт ала: хатыны да, между прочим! Хатыны да комгансыз тышка чыкмый аның. Хатынын да, иптәшләр, Жумбавыз, хәтта балаларын да шуңа өйрәтә, иптәшләр, ие... Бу кадәр наданлык, бу кадәр артта калганлык белән килешеп булмый, иптәшләр... ие... Оятсыз ул Шантый. Комганын яшереп тә алып чыкмый, ичмасам. Аның хатыныннан күреп, минеп хатын да комган сатып алып кайткан, ие, кыхым... Жумбавыз кеше күрсен дип, өйрәнсеннәр дип, комганын юри болгый-болгый ишегалдында йөри.

 

Залда тынлык урнашты. Шантыйның ияге күкрәгенә тигән, халык Шантый өчен куркып утыра иде.

 

— Дөресме шул, Шантый? – диде парторг. – Танма! Тансаң, гаебең зурая гына.

 

Тынлык.

 

— Менә дәлилләр! — дип Колатун өстәлгә өч комган чыгарып бастырды. Бик матур нәфис җиз комганнар иде алар. — Менә аның комганнары... Менә сурәтләре... ие...

 

Колатун сурәтләрне берәм-берәм карарга тотынды, һәр фото саен күзен акайтып: «о-о... и-и... у-у...» авазлары чыгарып озак кына караганнан соң, сурәтләрне бюро әгъзаларына тапшырды, тегеләре өелешеп фотолар өстенә ябырылды. Кемдер хихылдады, кемдер аһылдады.

 

— Бу комганнар синекеме? – дип кычкырды парторг.

 

— Менә экспертиза! – диде Колатун: — Комганнарда Шантый белән хатынының бармак эзләре.

 

— Дөресме шул? – дип кабатлады парторг.

 

Шантый телгә килде:

 

— Дөрес, иптәшләр, мин танмыйм, минем комганнар.

 

— Менә, күрдегезме, иптәшләр, – диде паторг. — Үзе дә танмый. Шаһитләр, дәлилләр белән китереп кыскач, «дөрес» дими кая барасың!

 

Парторг бюро әгъзаларына иелде, әгъзалар һаман аһылдый-хихылдый сурәтләр карый иде.

 

— Сездә җинаятьчегә карата сораулар бармы? – диде. Сурәтләрдән аерылмыйча гына барысы да «юк», «юк» дигәнне аңлатып кул изәделәр. — Димәк, Шантый Җумбавызның җинаяте тулысы белән расланды. Бу җинаятьчегә, бу корткычка безнең арада урын юк.

 

Бюро әгъзалары пышылдашып алдылар, алар хөкем карары белән риза иде. Парторг тантаналы тавыш белән:

 

— Шулай итеп, иптәшләр, — диде. — Шантый Жумбавызны, кылган җинаяте өчен һәм шундый ярамаган эшкә хатынын, балигъ булмаган балаларын котыртканы өчен ике статья нигезендә каты җәзага тартырга. Аны партиядән чыгарып, комганнарын конфисковать итеп, тәһарәт алырга мөмкинлеге булмаган җиргә, строгий режимлы төрмәгә утыртырга!!!

 

Касторка

 

1935 ел иде бу.

 

Гөндәрле авылының Мескен Сәхи исемле бәндәсе үзенең сөяр-сөймәс хатыны Гаптия белән этле-мырлы яшәп ята иде. Мескен Сәхинең каралты-курасы юк, өялдысыз салам түбәле мунча кадәр бер йорт. Мал-туары юк, хәерче нәсел. Аның кушаматы да «Мескен» иде. Мескен хәерче булса да, эчәргә җаен таба үзе тагы. Гаптия ике көннең берендә самавыр янында гел бертөрле тавыш белән иренең канына тоз сала.

 

— Өйгә игътибарың юк... Йортка кот кунмый... Мунча салам дидең, салмадың... Күршеләр яккан мунчага йөрүе оят инде, билләһи... Ичмасам, кара булса да бер мунча салып бир...

 

Мескен Сәхи аек булса, дәшмичә генә хатынының колагын бораулаганын тыңлап утыра-утыра да, йокларга ята яки каравыл өенә чыгып китә.

 

Мескен Сәхинең күршесе Шәрхемулла Мораты сөекле хатыны Сәлҗия, өч баласы белән тату гына, матур гына яши иде. Морат Сәхидән дә фәкыйрь иде. Алар сыер, сарык асрар дәрәҗәдә түгел, әмма Моратның хатыны Сәлҗия бер кәҗә алырга күптән хыяллана иде, ләкин заемнар түли-түли акча арттыра алмый йөдиләр иде.

 

Гөндәрле авылының мәчет манарасын шул елда кистеләр. Манара кисү модага кереп киткәч, авыл советы рәйсе Хөрдун башкалардан алдарак өлгерергә тырышып, Гөндәрле манарасын кисәргә Мескен Сәхи белән Шәрхи Моратын яллады. Хөрдун манара аударучыларга 300 сум вәгъдә иткән.

 

Мескен Сәхи манараны кисәргә шатланып риза булды. Өенә кайткач ул хатынына кычкырды:

 

— Карчык! Булыр сиңа кара мунча! – диде. – Йөз илле сумга ак мунча да салырга була.

 

Сәлҗия исә иренең манара кисәргә ризалык биргәнен ишетеп, өйдә кара буран куптарды:

 

— Башың икемени синең? Алла йортына кагылырга син кяфер түгел! Ике аягыңның берсен дә атламыйсың! – дип кычкырды.

 

— Ә кәҗәне нинди акчага алабыз? Үзең бит «кәҗә алыйк» дип колак итемне ашадың! — диде Морат хатынын шушы сылтау белән җиңүенә нык ышанган хәлдә.

 

Ләкин Сәлҗия каты торды:

 

— Ник чукынып китми кәҗәсе! Тефү, әстәгъфирулла! Сөт эчмәбез, ләкин халык алдында йөзебез ак булыр.

 

Морат нишләргә белми, аптырап калды, ничек итеп Хөрдунга җавап бирерсең? Бу юлы да Сәлҗия аңа ярдәмгә килде:

 

— Эчем китә диген! Вәссәлам! Барма мәчет кырына!

 

Шулай булды да, икенче көнне иртүк Хөрдун Моратлар капкасына кагылды.

 

— Морат! – дип кычкырды рәис. – Сәхиулла инде күптән мәчет янында балта тотып басып тора, син нишләп ятасың, пычкыңны алып, чаптыр, тиз бул! Марш мәчеткә.

 

Сәлҗия иренә пышылдап:

 

— Бар, тиз бул әбрәкәйгә йөгер, шуннан чыкма! — диде.

 

Сәлҗия мич авызындагы комганны алып, иренә тоттырды:

 

— Пычтырда шунда! Ыңгырашкан бул!

 

Морат комган тотып, өйдән атылып чыкты да әбрәкәйгә кереп бикләнде. Ул арада Сәлҗия капканы ачып, Хөрдунны ишегалдына кертте.

 

— Кайда ул ниччастный Морат? – дип кычкырды рәис.

 

— Эче китә! Әнә, әбрәкәйдә! – диде Сәлҗия.

 

Хөрдун әбрәкәйгә якын килеп:

 

— Ни булды? – дип сорады.

 

Эчтә комганнан пычтырдап агызылган су тавышы ишетелде, Морат ыңгырашып куйды.

 

— Э-э, үлә-әм...

 

— Ни эчтең, ни ашадың ул кадәр эч китәрлек итеп? – диде рәис.

 

Сәлҗия иреннән алда өлгерде:

 

— Кызыл аракы дип кастуркы эчкән, нәләт!

 

— Син кызыл аракыны бушатып, юри кастуркы салгансың! – дип ыңгырашты Морат.

 

Хөрдун:

 

— Авызкайларыгызны... – дип мыгырдана-сүгенә чыгып китте.

 

Манара кисүгә каршы торырлар дип Хөрдун районнан милиция чакырткан иде. Милицонерлар дүртесе дүрт башка басып, халыкны мәчеткә якын җибәрмәделәр. Мескен Сәхи мәчет түбәсенә менеп, кадак суыргычы белән калайларын куптара башлады. Халык Сәхигә каргыш атты.

— Мәлгунь! Имансыз! Тәмуг кисәве! Кулың чересен! – дип туктаусыз кычкырып тордылар.

 

Манараны Мескен Сәхи берүзе аударып, 300 сумны чикмән чабуын киң итеп ачып, чалбар кесәсенә урнаштырды да күрше урыс авылына китте. Сәхи өч йөз сумның тиенен дә өенә алып кайтмыйча, урыста биш көн эчеп ятты. Алтынчы көнгә киткәч, аны хатыны, балалары өстерәп алып кайтып, лапаска яткырдылар.

 

Ак мунча да, кара мунча да аракы парлары булып махмырга әверелгән иде. Ике тәүлек аунап ятканнан соң, бераз айнып, Сәхи аягына басты. Бригадир Зөләй аңа эшкә әйтте:

 

— Сәхи, җитте, күп ял иттең, эшкә чык! Малатилкага көлтә биреп торырга кеше юк! – диде.

 

Мескен Сәхи айныр-айнымас эригегә төшеп китте. Трактор гөрләп эшләп тора, молотилкага каеш кигезелгән. Тракторчы Расих белән бригадир Зөләй Мескен Сәхине көтә. Сәхи молотилка барабаны янына килеп, җиңнәрен сызганды да, тракторчыга кул изәде, молотика уылдап эшли башлады. Сәхи хатыннар кулыннан билбавы киселгән көлтәләрне алып, молотилкага каптыра, молотилка көлтәләрне умырып алып кереп китә, ике йөк көлтәне суктырып бетерәм дигәндә генә, әллә нәрсә булды: Сәхинең әллә башы әйләнеп китте, әллә аягы тайды, әллә җиңе чишелеп, тешләр арасына чолганды, аның уң кулы көлтә белән бергә молотилка барабанына кереп китте. Сәхинең акырган тавышы ишетелде, молотилка аның кулын иңбашына хәтле капкан да тунапмы туный, халык аһ итте, трактор сүнде. Салам өемен, ашлык көшелен чәрдәкләнгән сөяк, кан каплаган иде. Мескен Сәхи уң кулсыз калды. Аны хастаханәгә тиз алып киттеләр, байтак ятканнан соң чыгардылар. Ләкин тора-бара аның иңбаш сөяге чери башлады, табиблар да, им-том да аны коткара алмады. Авыртуына чыдый алмыйча, шулай акыра-акыра Мескен Сәхи бу дөнья белән бәхилләште.

 

Халык гөж итте:

 

— Манара кискәнгә аны Алла сукты! Мескен Сәхигә авыл халкының каргышы төште! – диделәр.

 

Шәрхи Мораты сау-сәламәт калды. Бер ел да узмагандыр, Морат заемга акча отты, шактый зур сумма иде ул, бераз бурычка кереп, откан акчага кушып, Морат сыер сатып алды. Кәҗә саварга хыялланган Сәлжия рәхәтләнеп сыер сава башлады.

 

Хатыны Сәлҗия аркасында Морат «кызыл аракы урынына касторка эчкәненә» куанып бетә алмый иде.

 

Нармальны

 

Йөрисен йөрде, күрәсен күрде, татыйсын татыды инде Кучкар исемле егет. Ул төпләнергә, акыл утыртырга уйлады. Аның күптән таныш бер кызы бар. Филисә исемле. Филисә дә аңа ягымлы карый иде. Сүз каткан булса, Филисә, һичшиксез, аңа кияүгә чыккан була иде. Кучкар аңа егерме бер яшендә өйләнә иде дә, аның койрыгы гаиләгә катып кала иде. Кызны ошатса да Кучкар аңа сүз катмады. Әле кочмаган күпме гүзәлләр аны көтә. Шуңа күрә, ул Филисә өметләнерлек гамәл кылмады. Кучкарның хатыннарны «урып барганын» Филисә күрә, белә иде. Шулай да, Кучкарның бер шактый мактарлык гадәте бар иде: ул йөри торган кызларының берсенә дә «мин сиңа өйләнәм», димәде. Аерылышканда да күңелләрдә юшкын калдырырлык итеп, тупас аерылышмады, дусларча аерылыша иде. Ташлашкан кызлар аңа нәфрәтле, үчлекле булмады, хәтта алар Кучкарга рәхмәтле дә иде. Ошата икән йөрсен, ләкин өйләнер, дип өметләнмәсен.

 

Ни гаҗәп, Филисә дә кияүгә чыкмады, юкса ул гүзәл, мөлаем кыз.

 

Кучкар Филисә белән йөри башлады һәм алар озакламый өйләнештеләр. Зөфаф кичендә Кучкар хәйран калды: аның кәләше Филисә гыйффәтле кыз булып чыкты. Кучкар аның кыз булуын шарт итеп куймаган иде дә. Утыздан узган гүзәл бөтен була ала микәнни? Никах укытылды, туйлары матур узды, кияү мунчасы да шәп булды, кияү коймагы да тәмле иде. Тормыш итәр өчен Кучкарның бөтен җире җитеш иде. Фатиры, машинасы дигәндәй, Филисә дә йорт яме иде. Филисә Кучкарны чынлап сөя иде. Кучкар башкалардан күпме наз күргән булса да Филисәдәй ягымлы хатынны очратканы булмады.

 

Ләкин Кучкар Филисәнең гыйффәтле килеш сакланганына аптырый иде. Аның башына бәйләнчек бер уй кереп урнашты. Ни өчен шундый чибәр, ягымлы кызга башка егетләрнең күзе төшмәгән, ни өчен аны кочмаганнар, ни өчен... Бик аптыраткач, Филисә көлемсерәп әйтте:

 

— Сине көттем! Йөрерсең-йөрерсең дә, барыбер минем янга килерсең дидем.

 

Матур әйтте. Җавап Кучкарга ошады. Ләкин теге уй һаман кыймылдый: нигә минем хатын гына кыз килеш калырга тиеш?

 

Кучкар ешрак салгалый башлады. Салган саен ул хатынына бәйләнә:

 

— Ничек алай булды соң әле бу? Нүҗәли син беркем белән дә...

 

— Тигәнәк! – диде Филисә. – Миңа синнән башка кеше кирәк түгел иде.

 

Кучкар усал көлде:

 

— Һа-а, мин Алланың кашка тәкәсе түгел! Башка ирләрдән бер дә артык җирем юк, синең арттан йөргәннәрдән дим... Димәк, синең нинди дә булса серең бар... Бәлки, син ирләр белән йоклап та бөтен булып кала белә торгансыңдыр, ә?

 

Моңа кадәр хатын иренең бәйләнүләренә көлеп кенә карый иде, соңгы җөмлә аның күңелен чеметеп узды. Ул әйтергә сүз табалмады.

 

— Саташкан! – гына диде дә тынып калды.

 

— Башкалар бит миннән мәһабәтрәк иде... Ни өчен син мин йөреп туйганны көтеп, миңа кияүгә чыктың?

 

Филисә сүзсез генә:

 

— Уф-ф! – дип куйды.

 

— Ю-ук, син әйт: ни өчен син башка ирләр белән йокламадың, ә?

 

Хатын сөйләшүне әле һаман шаяруга борырга тырыша иде, бу юлы шактый җитди итеп:

 

— Сайладым-сайладым да, картая башлагач, кияүсез утырып калмыйм дип сиңа чыктым. Шушы ир уртасы кешегә кияүгә чыгыйм да, яшьрәк егетләр белән типтерим дип чыктым. Миңа әле күз атучылар да-ху-ху...

 

Үңәченә кылчык кадалгандай, Кучкар төртелеп калды, тамак кырды, кирәге булмаса да ютәлләп алды да әйтте:

 

— Ә-ә, алай булса эш башка! Мин әллә берәр серең бармы, дип торам. Бу — нармальны! – диде дә Кучкар тынычлап йокыга китте.


БАТУЛЛА
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»