поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
11.12.2012 Милләт

Немец егете татар теленә гашыйк

«Сезнең республикада рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәгә ия, дип беләм. Шулай булгач, ни өчен Казанда гел русча гына сөйләшәләр соң, нишләп руслар татарча белми?»

Матиас Ханкель исемле немец егете белән очрашуга баргач, аның беренче сүзе шул булды. Ул Германиянең Франкфурт-на-Одере шәһәре егете. Берлинның Ирекле университетында белем ала. Моннан 3 ай элек Казанга рус теле буенча белемен камилләштерергә килгән. Хәзер исә мәш килеп... татар телен өйрәнә егет.

 

- Матиас, ни өчен нәкъ менә татар телен өйрәнергә булдың?

 

- Мин рус телен инде 3 ел укыйм. Башта Берлинда өйрәндем, хәзер исә аны камилләштерү өчен Казанга килдем. Татарча исә мин монда гына ишеттем. Әлеге тел миндә шундук кызыксыну уятты. Мин рус телен генә түгел, татар телен дә үзләштерергә булдым. Татарча яңа сүзләр ятлау, язарга, укырга өйрәнү миңа бик ошый.

 

- Татар телен өйрәнү авыр биреләме?

 

- Бик-бик-бик авыр. Мин хәзерге вакытта биш тел беләм: алман, инглиз, поляк, рус һәм татар телләре. Ышандырып әйтә алам, араларыннан иң авыры - татар теле. Монда суффикслар, кушымчалар бик үзенчәлекле кулланылыш ала. Минем өчен бу бик кызык һәм шул ук вакытта бераз сәер дә.

 

- Татар теле дәресләренә йөрү ошый, димәк...

 

- Әлбәттә. Шунысын гына аңламыйм - миңа Татарстанда татар һәм рус телләрен дәүләт телләре, дип сөйләделәр. Тик ни өчендер, шәһәр урамнарында татар телендә аралашучылар юк диярлек. Барысы да русча гына сөйләшә, хәтта татарча белүчеләр дә үзара рус телендә генә аралашырга тырыша. Ә иң сәере - татарлар русча яхшы белә, ә руслар татарча бик начар аңлый һәм сөйләшә, яисә инде бөтенләй белми. Бу бик кызганыч...

 

- Матиас, ә син монда татар телен кайда үзләштерәсең?

 

- Мин КФУның Көнчыгыш телләр һәм халыкара багланышлар институтында үткәрелә торган татар теле курсларына язылдым. Атнага ике тапкыр шунда йөрим. Дәресләрдән тыш та татар телен үзләштерергә тырышам. Эчтән генә сөйләшеп йөрим, яисә инде үзем кебек үк чит илдән килеп татар телен өйрәнүче студентлар белән аралашам.

 

- Татарстанга килү теләге кайчан туды?

 

- Минем күптән инде Россиягә киләсем килә иде. Тик Мәскәүне түгел, ә башка шәһәрне сайлыйсым килде. Казан турында укыганым да, ишеткәнем дә бар иде. Бактың исә, безнең университет Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итә икән. Әлеге яңалыкны белгәч, тәвәккәлләдем.

 

- Казан ошадымы соң инде?

 

- Дөресен генә әйткәндә, мин аны кечкенә генә провинциаль шәһәр дип уйлаган идем. Ә монда тормыш кайнап тора, бөтен җирдә төзелеш эшләре.

 

- Димәк, Казан өметләреңне тулысынча акламады?

 

- Юуук, әлеге шәһәр миңа бик ошый. Минемчә, Россиянең башка калалары арасыннан Казан иң кызыклысы. Монда ике мәдәният, ике дин һәм ике тел бергә берләшкән, дус-тату яшиләр. 2013 елда Универсиада да була икән әле. Кызганычка каршы, монда була алмыйм ул чорда. Визамның вакыты чыга.

 

- Германиягә кайтып киткәч, татар телен онытырсың инде...

 

- Нишләп алай дисез? Мин аны алга таба да үзләштерергә телим. Монда татар телле дусларым да бар. Алар белән скайп аша татар телендә аралашачакмын. Киләчәктә Казанга тагын килергә уйлыйм. Дусларымны да алып килеп күрсәтәсем килә.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 11.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы