поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
10.12.2012 Мәгариф

Мәктәптә тәртип булырмы?

Советлар Союзын сүгүчеләр булса да, кайда-кайда, ә менә мәктәптә ул вакытта тәртип иде, дип искә ала ул чорны өлкәнрәк буын кешеләре. Күпләр моны бүгенге яшүсмерләрнең кыланмышларын күреп телгә ала.

«Без мәктәптә укыганда башта октябрят, пионер, аннары комсомол булдык. Ул заман өчен кагыйдәләрне төгәл үтәү (пионер галстугын онытсаң да өйгә кайтарып җибәрәләр иде), кануннардан читкә тайпылганнарны отрядларга кабул итмәү кебек нәрсәләр хас булды», дип сөйли мөгаллимә Нурания Сәлахова.

 

Инде болгавыр 90 нчы елларда болар бетерелеп, кеше кыйбласын югалтты, рухи кыйммәтләргә омтылыш акча туплау белән алышынды. Бу белем, тәрбия йорты – мәктәпкә дә тәэсир итми калмады: укучылар арасында авторитетлар, «элиталар» оешты. «Андый «шәхесләр»не ни мәктәп коллективы җиңә алмый, ни хокук саклау органнары җаваплылыкка тарта алмады. Чөнки ул балаларның яклаучысы тулы бер районнарны «ясак» түләргә мәҗбүр итә иде», дип искә ала мөгаллимә.

 

Нурания Сәлахова бүген инде лаеклы ялда. Телевизор экраныннан күреп,  яшүсмерләр усаллыгының яңадан калкып чыгуына битараф кала алмый. Аның фикеренчә, 90 нчы елларда яшьләр җинаятьләре өчен үкенсә, бүгенге буында бу бөтенләй юк. “Кыйнау, көчләү, үтерүдә катнашкан яшүсмерләр үзләре турындагы тапшыруларда көлеп-елмаеп ук утыра”, ди укытучы. Шуңа алар сугыш видеоларын интернетка элергә дә тартынмый. Киресенчә, шул рәвешле үзен күрсәтүгә, танылуга омтыла.

 

Вәхшилек нәрсәгә бәйле?

 

Мәктәп психологы Елена Третьякова сүзләренә караганда, мондый яшьләр үз-үзенә ышанмаган шәхес үрнәге. Аларның туу вакыты авыр 90нчы елларга туры килде. Гаилә институтының таркала башлавы да нәкъ менә шушы чорда башланды: ир-атлар эчүгә сабышты, гаиләләрен ташлап китә башлады. Шунлыктан тулы булмаган гаиләләрдә үскән балалар үз өстенә җаваплылык алудан тартына торган булып формалашты. Тулы булмаган гаиләдә әниләр йә хәмер белән мавыга, йә гаилә йөген үзендә тартып, балаларына тиешле игътибар, тәрбия бирми. Ә андый балалар өчен гадәттә мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү кебек хисләр ят була.

 

“Сугыш-үтереш булган фильмнар да вәхшилеккә китерә. Боевиклар исә “тимер пәрдә” төшкәч күпләп экранга чыкты. Хәзер андый уеннар, фильмнар һәр бала өчен үтемле. Тәрбияле, тулы гаиләләрдә дә андый әйберләрне караталар”, - ди психолог.

 

Авыр хәлдә калсаң, нишләргә?

 

Күршебездә яшәүче Алинә Шәрипова да вәхши яшьләрнең корбанына әйләнә язды. Быел Казан колледжларының берсенә укырга кергәч, ул төркемендәге бер кызның кырын каравын сизә, ләкин моңа игътибар бирмичә, укуын дәвам итә, дуслар табып алар белән аралаша. Көннәр узган саен акыллы, иҗади кызга теге кырын караган кызның ачуы арта гына бара. Ул дәресләрдә төрттерүгә керешә, гарчә Алинәгә бәйләнерлек сәбәпләр булмаса да. Алинә исә итагатьле генә җавап биреп килә.

 

“Берьюлы Люзия мине коридорда тотып алды да, синең йөз-кыяфәтең минем ачуны чыгара, колледждан китмәсәң, без сине гарип итәбез дип әйтте”, - ди Алинә. Моннан тыш, кызның сүзләренә караганда, дошманы аның телефон номерын табып, сүгенү сүзләре белән смслар җибәрә, төрмәдән кайткан абыйлары белән яный. “Әлеге вәзгыятьтә яшүсмерләр куркып кала, мин исә әнием белән киңәшләштем. Ул бу хакта кураторыбызга, ә аннан директорга хәбәр итте. Әгәр тагын янаулар булса, хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итәргә уйладык”, - ди 16 яшьлек кыз.

 

Аноним хезмәтләрдән тартынмагыз

 

Илнең төрле төбәкләрендә яшьләр арасында бер-берсенә янау, кыйнау очраклы еш була хәзер. Әле алай гына да түгел, кешене мәсхәрәләү, кыйнау очракларын видеога төшереп, интернетка да куялар. Хокук белгечләре әйтүенчә, 100 кыйнау очрагының 2-3 үлем белән тәмамлана. Әлегә 14 яше тулмаган үсмерләрне җинаять җаваплылыгына тартып булмаса да, Россия Дәүләт Думасы бу чикне төшерергә җыена. Ләкин белгечләр фикеренчә, закон белән куркыту гына түгел, тәрбия сыйфатын да үстерү зарур.

 

Мәктәп психологы Елена Третьякова бала, яшүсмерләр хокуклары турында, аноним ярдәм хезмәтләре барлыгын махсус тәрбия сәгатьләрендә, дәресләрдә сөйләргә кирәк дип саный. Ә инде реаль янау очракларында куркып калмаска, республиканың кеше, балалар хокукларын яклый торган органнарга мөрәҗәгать итәргә, консультация алырга чакыра. Ярдәм итүче махсус аноним кайнар линия телефоннары да бар (әлеге телефон номерлары белән менә монда тынышып була). Кесә һәм стационар телефоннардан аларга шалтырату бушлай. Чаллы шәһәрендә мондый номер буенча татарча да киңәш алырга мөмкин.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы