09.12.2012 Җәмгыять
Нурулла Гариф афоризмнары
* Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.
* Кешенең нәфсесе үзе яшәгән галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере бәлкем шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.
* Күңелеңне байлыкка салудан саклан. Бу читлек-ятьмәдән исән-сау чыга алучылар бик сирәк.
* Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.
* Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.
* Күпләрнең якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып кала.
* Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә.
* Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә.
* Исерек яисә тәмәке тартучы кәләпүшле кешедән күңел кайта. Күңел кайткач кеше үлә.
* Бер күршем гомер буе эчте, бер кемгә зыяны тимәде, икенчесе бай яшәде, бер файдасы булмады... Кайсы күршем яхшырак булгандыр... Аңламадым.
* Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньяга булган карашын да тоныкландыра.
* Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел.
* Киләчәк үткәннәргә бәйле, ә акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире кайтмый, бары кабатлана гына.
* Ирек мәйданында үзгәреш. Элек Татарстан бәйсезлегенә каршы булганнар, бүгенге көндә берсен-берсе уздырып, Мәскәүне сүгәләр...
* Эштән алынган түрәләрнең аклануы күп очракта ваклануга кайтып кала.
* Күңел хыяллары һәрчак изгелектә булса да, аларның берсе дә дөньялыкка шытып чыкмады.
* Күңеле киң кешеләрнең яшәгән дөньялары башкаларныкыннан иркенрәк.
* Акылга таяну - акыллылык, көчкә таяну – көчсезлек билгесе.
* Шайтанда да өмет бар. Ул барыбер кешелек дөньясын бозып бетерәм дигән өмет белән яши.
* Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре аракы, наркомания, фәхишәлек...
* Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһә алмаучылар да бар.
* Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый.
* Сарык булсаң көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул.
* Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә – шундый бул.
* Үткәннәрне белмәүчеләрне киләчәктә онытачаклар...
* Акыл алу, акыл сатуга караганда очсызракка төшә.
* Татарның тарлыгы да, барлыгыда үзеннән тора.
* Татар түрәләре бозылса да исләнми...
* Үз тарихын белмәүчеләр читләр тарихын өйрәнә....
* Дин денсезлектән, тел илсезлектән саклый.
* Кешене олылап та, кечерәйтеп була.
* Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел.
* Һәр авылның үз тилесенә карап, үз бәһәсе була.
* Дөньясына ачулы булсаң да, үчле булма.
* Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.
* Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы мәңгелек.
* Дөньясы әйшәке диләр, үзләре шундый булганнар...
* Этләнә инде халык, үз хезмәте белән яшәгәне...
* Акланалар инде, мактанырлыгы булмаганнар...
* Халык вагайды диләр, үзләрен эре тотучылар.
* Авыл таркалды диләр, аннан күченеп китүчеләр.
* Эшләп ашарга кушалар, эшләмичә ашаучылар.
* Яшәдем, яшәүнең мәгънәсенә төшенмәдем.
* Дөнья малына алданып юкка чыга күпләр...
* Утыз ел укып кадакта кагарга өйрәнмәде...
* Сөйләшим дисәң авыз чайкарлык сүз табыла инде ул...
* Кешеләр эреләнгән саен вакчыллана баралар.
* Кешенең кыяфәтенә карап фикер йөртмәгез.
* Тәрбиясез кеше белеменең бәясе бер тиендә тормый.
* Әрсезлек белән оятсызлык очрашса бик тиз дуслаша.
* Таш атканга аш атма, таш та атма...