поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2012 Милләт

Егерме ел үткәч. Тагын бер очрашу

Корылтай эшендә Самара өлкәсеннән дә мәртәбәле кунаклар катнаша. Шулар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВ та бар. Ул бүген “Бердәмлек”тә үзенең уй-фикерләре белән уртаклаша.

Татар халкы өчен иң мөһим вакыйгалар рәтенә Татарстан Республикасының суверенитеты турындагы Декларациянең кабул ителүен һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырылуын кертергә кирәктер. Алар бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларны берләштерү чарасы буларак кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тырышлыгы белән “ТНВ – Яңа гасыр” телеканалы эшләп китте. Хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагында төрле регионнарда яшәүче татарлар тормышы турында хәбәрдар булып тора алабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы буларак, миңа аның утырышларында еш катнашырга туры килә. Һәм тәгаенләп әйтә алам: Бөтендөнья татар конгрессы һәм ул берләштергән 400гә якын милли оешмаларның эшчәнлеге дөньяда яшәүче 7,5 миллион татарга үзен бер милләт кешеләре итеп тоеп яшәргә мөмкинлек бирә. Без үзебезне бөек татар халкы дип атап, тарихи тамырларыбызны, телебезне белеп, гаҗәеп бай милли мәдәниятебез белән хозурланырга мөмкинлек алдык. Без, татарлар, бер һәм бердәм халык һәм безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез бар.

V корылтайга әзерлек барышында конгресс эшчәнлегенә карата төрле фикерләр ишетергә туры килде. Нинди генә теләкләр әйтелмәде! Тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Кайберәүләр Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетын Россиядән читкә чыгарырга да тәкъдим иттеләр. Янәсе, “Татарстан Республикасы җитәкчелеге йогынтысы булмасын өчен”. Бу уңайдан шуны әйтер идем: әгәр Татарстан җитәкчелеге, күпсанлы милли оешмалар, эре предприятиеләр һәм милли җанлы милләттәшләребез ярдәме булмаса, күп милли проектларыбыз тормышка ашырылмый калган булыр иде. Бу эшләр соңгы 5 – 6 елда бигрәк тә активлашты. Бу турыда конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның быелгы “Халкым минем” газетасының унынчы санында басылган язмасыннан укып белә аласыз.

Самара өлкәсендә дә күп милли эшләр башкарылып килә. Биредә эшләп килүче егермегә якын татар милли оешмаларының эше бер юнәлештә алып барыла: телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, тарихта эзле булу. Региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары да шул ук проблемалар белән шөгыльләнәләр, Региональ Диния нәзарәте белән бергәләп татар яшьләрен тәрбияләү буенча яңа проектлар өстендә эшлиләр. Безне аеруча татар авылларын һәм андагы милли мәктәпләрне саклап калу мәсьәләсе борчый. Самара өлкәсендә бүген 36 татар авылы бар. 1991 елда шуларның 27ендә татар теле укытылса, 2011 елда инде 17 мәктәптә генә татар теле дәресләре керә. Шуларның да ундүртесендә алар төп укыту планына кертелгән, калган өчесендә факультатив рәвешендә генә укытыла. Самара өлкәсенең Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл мәктәпләренең статусы елдан-ел төшә: урта белем бирү мәктәпләре тугызъеллыкка, алары, үз чиратында, “башлангыч”ларга әверелә баралар. Аска тәгәрәү процессын туктатмасак, ун ел да үтмәс, без инде телебезне дә, тамырларыбызны да белмәүче манкортларга әйләнербез.

2011 елда “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмалары инициативасы буенча Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өлкәнең татар теле укытучылары конференциясе уздырылып, анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, өлкә хөкүмәте, мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашып, күп планнар билгеләнгән иде. Бүген шуларны тормышка ашыру өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

Туган телне һәм милли культураларны саклап калу проблемасы күпкырлы һәм үз эченә күп факторларны сыйдыра. Шуларның берсе – гаиләдә туган телебездә сөйләшү. Статистика буенча 30 процент татар гаиләләре катнаш никахлылар. Бу очракта безгә Диния нәзарәте белән бергәләп яшьләргә дини һәм милли тәрбия бирергә кирәктер, чөнки тел һәм дин белеме бары тик гаиләдә генә саклана һәм тәрбияләнә ала.

Самарада икенче татар мәктәбе ачу турында шәһәр хакимияте белән килешү төзелүгә дә карамастан, бу эш сөйләшүләрдән ары китә алмады әле. Моның да сәбәбен ата-аналарның балаларын татар мәктәбендә укытырга теләмәвеннән күрәбез. Бу киртәләрне ватарга вакыт.

Самара өлкәсе делегациясе катнашында үтүче V Бөтендөнья татар конгрессы корылтае татарларны борчыган күп сорауларга җавап, татар милли оешмалары эшенә яңа импульс бирер, дип ышанам. 



Бердәмлек
№ | 08.12.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»